Исерек исәрлекләр

Исерек исәрлекләр

Нинди дә булса максатка ирешү ниятеннән алдан хәзерләнеп кеше үтерү очраклары юк дәрәҗәсендә хәзер. Аның каравы, карты-яше исерекләр аркасында кырылыша, шул сәбәпле республикада ел саен йөзләгән җан кыела.

Минзәләдә яшәүче 1990нчы елгы Артем Муринов дүрт тапкыр хөкемгә тартылып өлгергән инде. Моңа кадәр кеше кыйнаган, документлар урлаган һәм, әлбәттә, чит мөлкәткә кул сузган өчен чагыштырмача җиңел котылып килсә, быел апрель аенда кеше үтерүгә барып җитеп, өлешенә тигән көмешен алды ул.

2013нче елда Түбән Камадагы 4нче төзәтү колониясеннән вакытыннан алданрак азат ителеп кайткач та акылга утырырга уйламый Артем. Исерек килеш төрле юньсезлекләр кылып, административ җәзага тартыла, Минзәлә полициясендә махсус исәптә тора, узган кыш салган баштан машина йөрткән өчен 1 еллык шартлы срок ала. Эчкәч, эш урынында озак тотмыйлар, мәсәлән, «Кама беконы» ит комбинатыннан чыгаралар.

Шулай да вакытлы эшләргә йөреп, аз-маз акча таба ул. Соңгы вакытта төзү материаллары җитештерүче оешмада йөри. Язылышмыйча яшәүче хатыны Еленаның әйтүенә караганда, 18нче апрельдә дә шунда барырга тиеш була. Иртән хатын башка ирдән тапкан балаларын үз машинасы белән бакчага һәм мәктәпкә илтеп куйгач, ирен дә эш урыны янында төшереп калдыра. Ләкин А.Муринов уе башкада була. Яшертен сәүдәгәрдән әҗәткә литр ярымлы савыт белән спиртлы эчемлек алып, шул тирәдә ялгызы яшәүче шактый өлкән шешәдәше Е.Вячкилев фатирына керә. Аңа Ирина атлы бер эчкече хатын-кыз да иярә әле. Шул рәвешле аулак торакта өчәүләп сыйланалар.

Шул ук вакытта шәһәрнең икенче почмагында тагын ике ир уртасы кеше иртәдән эчү хәстәрен күрә. Дмитрий Киреев бер ярты кыстырып, апасы йортына килеп керә. Җизни тиешле 1978нче елгы Алексей Зесенко белән теге шешәне бушаткач, тагын өстәргә дигән уй тумый калмый ирләрдә. Якындагы «Магнит» кибетеннән алынган бер литр аракыны әнисе белән яшәүче Киреев йортында салырга уйлыйлар. Ләкин юл уңаенда фикерләре үзгәреп, алар да шешәле кешеләрне ачык чырай белән каршы алучы Евгений Вячкилев янына керергә була, чынлыкта, бәхетсезлекләренә таба атлый.

Алар килгәндә эчкече хатын чыгып киткән була. Хуҗа яңа килгән кунакларны А.Муринов белән таныштыра, тиз генә йомырка тәбәсе кыздыра, күкәй кабыгын вату өчен кулланылган пычакны өстәлгә куя… Дүрт сәрхуш утырган җирдә әлеге әйбернең үтерү коралына әйләнү мөмкинлеге зур була, билгеле. Лаякыл исерек Муринов, төрмәдә утырып кайтканга күрә, үзен «текә» егет итеп күрсәтергә керешә. «Яшь малай»ның шапырынулары өлкәнрәк шешәдәшләргә ошамый. Кыскасы, кунаклар арасында низаг куба. Барысыннан да олырак хуҗа кеше аларны тынычландырып та карый, әйтик, Д.Киреевны кухнядан зал бүлмәсенә алып чыгып, ни хикмәт, үзе белән шахмат уйнарга утырта… Әмма үзара кычкырышулар туктамый.

Бу җәһәттән Дмитрий Киреевның башына операция ясалган, гәүдәсенең уң ягы, бигрәк тә кулы юньләп хәрәкәтләнми торган инвалид икәнен искәртеп үтик. Димәк, ул кирәк була калса да үзен яклый алырдай кеше түгел. Әмма ул, баш миенә зыян килгән зат буларак, табиб-психиатрда исәптә тора. Күргән-белгәннәрнең әйтүенә караганда, теле йөгәнсез үзенең. Ул көндә дә дөртләп кабынган учакка майны сибә тора. Ләкин котырынган Муринов алдан аңа түгел, әйткәләшүдә кимен куймаучы А.Зесенкога һөҗүм итә, ягъни кухнядагы Алексейның аркасына теге пычак белән чәнчеп ала. Анысы Муриновны төртеп чыгарып, ишекне аягы белән терәп тора, теге читкә киткән арада тәрәзәне ачып, тышка сикерә.

А.Зесенко ишек артында Е.Вячкилевның Муриновка атап: «Син үтердең бит аны», – дип кычкырып тавыш куптаруын ишеткәч, чыгып кача. Бәлки, гомерен дә шулай саклап калгандыр. Д.Киреевның гына андый мөмкинлеге булмый. Муринов аның күкрәгенә, эченә берничә тапкыр чәнчи, алга иелгәч аркасына да кадап, язмышын хәл итә. Дмитрий шунда ук җан бирә. Суд-медицина эксперты мәрхүм гәүдәсендә пычак белән ясалган биш тирән җәрәхәт булуын, йөрәк, үпкә һәм башка эчке әгъзалар киселүен белдерә.

Бәхетенә, Зесенконың ярасы тирән булмый, сырхауханәдә тегәләр дә чыгарып җибәрәләр аны. Алексей теге өйдән чыгып ычкыну белән, якындагы «Ангелина» кибетенә кереп, ашыгыч ярдәм һәм полициягә хәбәр итә. Аннан соң туган-тумачаны аякка бастыра. Е.Вячкилевның әйтүенә караганда, Муринов өйдән Киреевның үле икәнен белгәч, дәшми-тынмый чыгып китә. Полиция бер сәгать дигәндә аны Ирина дигән теге хатын фатирында эзләп тапкач, шул ук көнне гаебен тануын белдереп беркетмә яза. Берничә көннән бердәнбер улын югалткан Нурания ханым, аңа кырыс җәза бирүне үтенеп, күрсәтмә бирә.

РФ Тикшерү комитетының Тукай районара бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Рамил Шакиров 1990нчы елгы Артем Муриновка карата җинаять эшен Киреевны аңлы рәвештә үтергән, Зесенкога тән җәрәхәте ясаган өчен ике маддә буенча кузгата. А.Муринов авыз-борыны җимерелүне сылтау итеп, үзен зарар күрүчеләр һөҗүменнән сакланучы итеп күрсәтеп, гаебен киметергә тырыша үзе. Әлбәттә, файдасы тими моның. Үз-үзен белештермәс хәлдәге исерекләрнең мондый гамәлләре законда аңлы рәвештә кешегә үлем китерү дип бәяләнә. Минзәлә район суды октябрь аенда 27 яшен тутырган ир-егетне 8 елга кырыс режимлы колониягә озатырга карар кылды.

Азнакай районының Актүбә бистәсендә булган фаҗиганең дә төп сәбәбен исереклек һәм үтерүче белән аның корбанының икесенең дә түбән тәгәрәгән кешеләр рәтеннән булуыннан күрергә кирәк. 1981нче елгы Эдуард Сергеев – караклыклары өчен берничә тапкыр утырып кайткан кеше. Туганнары аны кешегә зыян китерми торган юаш холыклы дип бәяли, бары тик хөкемнәре күп булу аркасында гына эшкә урнаша алмый, дип белдерә. Әлбәттә, аның эчәргә хирыслыгын берәү дә яшерә алмый. Өстәвенә, Эдуард төрле-төрле тилерткеч матдәләр кулланучы наркоман да икән әле.

Быел май азагында үги әтисе белән ачуланышып, туган йортыннан чыгып китә ул. Шул чорда үзе кебекләр рәтендәге никахсыз хатыны да үлеп китә. Сукбай хәлендә калган Эдуард шул бистәдә яшәүче 1986нчы елгы Артем Арсланов фатирына сыена. Бер ишегалдында уйнап үскән, ерак булса да туганнар алар. Икесенең дә әниләре алар турында дуслар дип сөйли үзе. Әмма хәзер бу сүзне куллану урынлы булмас. Чөнки Эдуард «дустыннан» һәрдаим кимсетүләр, җәбер-золым күреп яши, хәтта курка да аннан. Чарасызлыктан, түзәргә мәҗбүр була, ахыр чиктә, бергә тора башлауларына нәкъ бер ай дигәндә, тәҗрибәле төрмәче башына җитә Э.Сергеевның.

Артем Арслановның 15 һәм 16 яшьлек чагында алган тәүге хөкемнәре төркем белән торакка үтеп кереп урлашу белән бәйле. Болар өчен өч ел утырып кайта ул. Аннан соң явызрак җинаятьләр кыла, мәсәлән, һөҗүм итеп талаулар оештыра һәм 7 ел ярымга утыртылып, 2014нче елда гына иреккә чыгарыла. Колониядә туберкулез чире йоктырып, 2нче төркем инвалидлык ала. Эшләмичә эчеп йөреп, юньсез-мәгънәсез тормыш алып баручы ир белән хатыны Эльмира да яшәргә теләми, уртак балалары Арсенийга 10 яшь хәзер.

Бу малай җәйге каникуллар вакытында әбисе, ягъни әтисенең әнисе янында яши. Марина ханым фатирына, якын итеп, аңа әни дип эндәшүче Эдуард та килгәләп тамак туйдырып китә, кай-ара кунарга да кала. Әлбәттә, ашамыйча эчеп йөрүче уңмаган-булмаган малае да еш була монда. Пенсионер хатын-кыз барысына да хезмәт итә.

25нче июньдә дә төнгә каршы алдан кызмача Э.Сергеев, бераз соңрак исерек Артем пәйда була. Ирләр арасындагы ызгыш озак көттерми, Арсланов кухня бүлмәсендә Эдуардка берничә тапкыр сугып ала. Хуҗабикә эшне зурга җибәрмичә, бала алдында сугышмагыз, дип, тегеләрне куарга керешә. Моны күреп торган Арсений: «Эдик әти белән подъездга чыгарга теләмәде», – ди. Күрәсең, анда катырак эләгәчәген аңлый, ләкин буйсынырга мәҗбүр була, качып китәсе урынга, икенче кат мәйданчыгындагы баскычка утыра Сергеев.

Анда булган хәлләрне малай ишектәге тишек – «глазок»тан күзәтеп тора. Әтисенең Эдикны дөмбәсләвен әбисенә җиткерә, карчыкның полиция чакырту белән куркытуына исе китми явызның. Бары тик уклау тоткан Марина ханым чәчрәп чыккач кына юкка чыга.

Идәннән торгызып бүлмәгә алып кереп утыртканда канга баткан Эдуард аңында була, эшне зурга җибәрергә, аеруча, теге явыздан курыкканга күрә булса кирәк, ашыгыч ярдәм чакыртырга теләми. Ләкин урындыктан егылып идәнгә яткач, аңын җуя башлагач шөбһәгә төшкән хатын-кыз участок инспекторы А.Кариевка шалтыратып, ашыгыч ярдәмгә хәбәр итәргә куша. Эдик табибларга да, ярдәм кирәкми, дип сөйләнә. Аларга шул җитә кала, хәл эчендәге кешене капшагандай итәләр, бер укол кадыйлар да китеп тә баралар. Әгәр соңрак үткәрелгән экспертизаның ир-ат гәүдәсендә 17 тән җәрәхәте санавы, аның ике кабыргасы сынуы, талагы зарарлану аркасында эченә кан савуы турындагы белдерүен искәртсәк, безнең медицинаның ни дәрәҗәдә игътибарлы икәне аңлашылыр, шәт.

Ләкин бу эшнең башы гына әле. Күрше авылдагы эшләрен төгәлләп килеп кергән участок инспекторлары Э.Сергеевны, аңын җуйган саен, нашатырь спирты иснәтеп һушына китерә. Полиция хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, беркемгә дә дәгъвам юк, дип, Сергеев аларны да тынычландыра. Марина ханымның авыр хәлдәге кешене өендә калдырасы килми, билгеле. Участок инспекторлары «сәрхушне» күтәреп диярлек алып чыгалар да машиналары белән әнисе Людмила Важнова фатирына китерәләр. Ләкин ана кеше, исерек улын кабул итәсе килмичә, полиция капитанын борып чыгара. Шуннан соң аны Азнакайга алып барып, «Приют» дигән дәүләт медицина оешмасы, төгәлрәге, айныткычка илтеп тапшыралар. Полиция хезмәткәрләрен әллә ни яманлап булмый монда. Чөнки алар ашыгыч ярдәм табиблары караган кешене медиклар күзәтүенә бирәләр бит. Күзәттек, эчәренә су да бирдек, берничә мәртәбә бәдрәфкә чыгардык, диләр андагы хезмәткәрләр һәм шешенгән-күгәренгән Сергеевның сәламәтлегенә зарланмавын искәртәләр. Иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә уятып чыгарып җибәрергә дип янына кергәч, Сергеевның сәндерә янында идәндә ятуын күрә алар. Шул чакта бичара бәндә баласы соңгы сулышын ала да инде. Йөрәккә массаж ясауның файдасы тими.

Күргәнебезчә, дәүләт оешмалары вәкилләре дә, сәрхуш, исерек дигән яманаты булган ир-атның якыннары да аңа тиешле ярдәмне күрсәтми, хәтта сырхауханәгә салу хәстәрен күрми. Хәер, анда да таң алдыннан шушы эчкечене коткарырга ташланырлар дигән ышаныч юк.

Бу кадәресе темадан читкәрәк китү булды. Үтерү мәсьәләсенә килгәндә, моның Артем Арсланов эше икәнен аның әнисе дә, улы да әйтеп тора. Фаҗигале вакыйганы карап һәм бик яхшы хәтерендә калдырган Арсений аны сөйләп кенә түгел, шаһитлар алдында күрсәтеп тә бирә. Киемнәрендә табылган канның Сергеевныкы икәне раслану һәм башка дәлилләр Арслановка боргаланырга урын калдырмый кебек. Әмма ул гаебен танымый. Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегенең тикшерүче-криминалисты Фәрит Насыйбуллин ай ярым дигәндә барысын да үз урыннарына куя, ягъни Артем Әнфас улы Арслановка аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян салып, саксызлык белән кеше үтерүдә рәсми гаепләү белдерә.

Әлеге нәтиҗә Азнакай шәһәр суды хөкемдарында да икеләнү уятмый. Әмма хөкем утырышлары озакка сузылды. Хөкемдар әнисе белән Ханты-Мансы милли округында яшәүче төп шаһит – Арсенийны да Азнакайга чакыртып китерде. Шушы көннәрдә кырыс хөкем игълан ителер дип көтелә.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии