Сәрхушлек фаҗигаләре

Сәрхушлек фаҗигаләре

ЯВЫЗ КУНАК

Үзбәк кешесе Отабәк Афтабов Буаның Казан урамындагы вакытлы фатирга 10нчы мартта урнаша. Айлап түгел, көн саен түләп барырга килешенә, чөнки ир-ат озак яшәмәячәген әйтә. Әлбәттә, хәвеф-хәтәр, үлем-китемгә ишарәләү булмый бу. Сүз бары тик төзү-ремонтлау эшләре белән шөгыльләнүче Отабәкнең күбрәк эш урынында яшәве, уңайлыклары булган торакны юынып, ял итеп чыгу өчен кыска вакытка алуы турында гына бара. Ләкин шулай килеп чыга ки, ике тәүлек тә узмый, хуҗа 44 яшьлек квартирантны кухня идәнендә үле килеш күрә. Эксперт аның муенына бер тапкыр чәнчү нәтиҗәсендә җан бирүен белдерә.

О.Афтабов Татарстанда 2002нче елдан бирле яши. Үзбәкстанда чакта татар кызына өйләнеп, бер ел торгач та Югары Ослан районындагы Печищи авылына күченеп кайталар. Тагын бер елдан уллары, 2007нче елда кызлары туа, ләкин кече балага өч яшь дигәндә гаилә таркала. Инде күптән икенче иргә чыгып тагын бер малай тапкан хатын-кыз Отабәк турында яхшы сөйли, рәсми рәвештә алимент түләмәде, әмма балаларга ярдәм итеп торды, кызы белән ике ел чамасы күрешкәне юк, ләкин телефоннан гел сөйләшә иде, ди. Ә олы уллары Вахид кечкенәдән Үзбәкстандагы әбисе янында үсә. 7 яшь тулгач, аны Татарстанга алып кайтып 1нче сыйныфка укырга да кертеп карыйлар, ләкин рус һәм татар телләрен белмәүче малай кире кайтаруны сорый, хәзер дә шунда яши.

Ханым беренче иренең салмыш чакта начар сүзләр ычкындыра торган гадәте булса да, йодрыкларын эшкә җигә торган кеше түгел иде, без аерылышканбыз икән, бу бер дә Отабәк начар дигәнне белдерми, дип, үтерүчене кырыс җәзага тартуны сорый һәм безнең якларда туганнары булмаган мәрхүмнең рәсми вәкиле буларак чыгыш ясарга ризалыгын белдерә, аны Югары Ослан зиратына алып кайтып җирләүне дә оештыра.

Әлбәттә, ошбу мәгълүматлар соңрак алына. 12нче мартта ике көн элек Буада пәйда булган кеше мәетенең шәхесен, таныш-белешләрен ачыклау да шактый вакыт ала. Шулай да кичкә таба ачкыч булырдай мәгълүматлар җыела. Иң мөһиме: узган кичтә Афтабов янында кемнәр булуы беленә. Фатирда савыт-саба, шешәләр булу әлеге фаҗиганең дә хәмерле мәҗлес барышында чыккан низаг нәтиҗәсе дигән нәтиҗәгә этәрә. Гадәттә, мондый җинаятьләр тиз ачыла, ләкин бу юлы алдан ук төп шикләнелүче булган Сергей Петришин дигән кешене эзләп табу, аның гаебен дәлилләү өчен күп тырышлык куярга туры килә.

Сүз уңаеннан, 1990нчы елгы ошбу ир-атка кыскача бәяләмә бирик. Дүрт яшеннән бирле безнең илдә яшәсә дә, бүгенге көнгә кадәр Украина гражданины санала ул. Казандагы өч кыз туганы күптән Русия гражданнары булган, ә Сергей Днепродзержинск каласында алынган туу турында таныклык һәм халык телендә Пеләтән төрмәсе дип йөртелә торган 2нче колониядә бирелгән белешмә белән йөри. 23 яшендә талау һәм разбой дигән җинаятьләре өчен Буа һәм Совет районы судлары тарафыннан 7 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, 2017нче елда иреккә чыга һәм Буага кайтып үзеннән шактый өлкән ике балалы хатын белән тора. Әлбәттә, ышанычсыз кешегә ирекне чикли торган административ күзәтчелек билгеләнә, ләкин юньсез бәндә аларны үтәргә теләми, берничә тапкыр административ тәртиптә җаваплылыкка тартуның да уңай нәтиҗәсе булмагач, ярты елга яңадан колониягә озатыла. Узган ел декабрьдә иреккә чыккач та күзәтчелекнең тагын да кырысрагы бирелә аңа. Әйтик, атнага бер тапкыр полициядә күренеп китәргә, кичке сәгать 9дан иртәнге 6га кадәр өйдә булырга һ.б.

Паспорты да булмаган зат даими эшкә урнаша алмый. С.Петришин Р.Алиуллов бригадасында вакытлы эшләргә йөри. Алар белән О.Афтабов та эшли. Соңгы ике айда Апас районының Әҗем авылындагы балалар бакчасы бинасын ремонтлый алар. Плитка җәюче Отабәк, төзү материаллары бетү сәбәпле, 10нчы мартта безгә билгеле фатирга урнаша да, икенче көнне эшкә бармый, пылау пешерәчәген әйтеп, хезмәттәшләрен кунакка дәшә. Ул көнне Әҗемгә Рамил Алиуллов, аның кайнесе Булат Исхаков, хатыны Гөлназ белән С.Петришин һәм И.Камалов бара. Алар да төшкә чаклы гына эшләп, Буага кайтырга чыгалар. Рульдәге Булаттан кала өч ир юл уңаенда ук эчә башлыйлар. И.Камалов үз авылында төшеп кала, шәһәргә кайткач хатын-кыз да өенә кереп китә, бригадир Рамил белән Сергейны О.Афтабов йорты янында калдыргач, шофер Булат та үз эшләре белән китеп бара.

Шулай итеп, Отабәккә ике генә кунак килә. Хәер, тиздән Петришин техникумда укучы студент кызны, Алиуллов Илназ Җәләлиев дигән дустын чакырып китерә. Гүзәл зат шәраб эчә, ир-егетләр, әлбәттә, куәтлерәк хәмерне чөмерә. Петришин белән Җәләлиевның бераз әйткәләшеп алуын исәпләмәгәндә бар да тыныч бара. Иң алдан яшь кыз чыгып китә, кичке сәгать 6нчыда ике татар егете дә урыннарыннан кузгала. Димәк, фатирда нык салмыш Сергей белән Отабәк кенә кала.

Бу кадәресе мәгълүм булгач та оперативниклар С.Петришинны тоткарларга ниятлиләр. Ләкин читкә китәргә рөхсәте булмаган затның эзе суынган була инде. Хатыны 12нче мартта, ягъни мәет табылган көнне иртә белән мин улымны мәктәпкә озаткан арада юкка чыкты дип аңлата. Сергейның югалуы шикне тагын да көчәйтә. Өстәвенә, шофер Булат белән бригадир Рамил хезмәттәшләре Петришинның узган кичтә үк Афтабовның тетмәсен тетүе турында сөйләнүләрен әйтеп торалар.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Отабәк фатирыннан кызып чыккан Алиуллов белән Җәләлиев эчүне дәвам иттерергә булалар һәм үзләрен Буаның икенче почмагындагы дуслары янына илтеп кую өчен Булатны чакыралар. Шофер алар әйткән кибет янына килеп туктагач та лаякыл исерек Петришинны җитәкләгән Гөлназны күреп ала һәм хатын соравы буенча аларны кайтарып, сәрхушне күтәреп диярлек өйләренә кертеп тә куя. Булатның әйтүенә караганда, шул арада Сергей Афтабовка карата ниндидер явызлык кылуы турында сөйләнә. Бу кичке сәгать 6лар тирәсендә була. Петришин Отабәк фатирыннан чыккач, хатынына шалтыратып каршы килергә кушкан, кайтып җитә алмам дип курыккан икән. Булат кичке сәгать 9лар тирәсендә аларны тагын кибеттә очраттым, Петришин: «Андый кешегә шул кирәк», – дип, Отабәкне чәнчүе турында лыгырдады дип бара. Икәүләп «серебристый» машинага утырдылар, Казанга китүләрен әйттеләр, ди. Төнгә каршы Петришинга шалтыраттым, дип, Алиуллов та шуңа охшаш күрсәтмәләр бирә.

Әлбәттә, Буа егетләре гаепне Петришинга өеп, судан коры чыгарга уйламыймы, дигән уй туа монда. Ләкин Петришинны эзләп Казанга килгән Буа оперативникларына аның бертуган апасы да ниндидер «чурка» белән сугышуы, аның исәнме-үлеме икәнен белмәве турында әйтте дип аңлатма бирә. Әмма соңрак, полиция хезмәткәрләренә сылтап, бу сүзләреннән баш тарта.

Оперативниклар бу апасы йортында очрата алмыйлар аны. Ай буе эзләп тә тота алмагач, техник чара дип йөртелә торган алым кулланыла, ягъни телефоны буенча аның Казандагы Дарья исемле икенче кыз туганы фатирында икәне ачыклана.

Сергей Петришин үтерүен кире кага. Исерү сәбәпле өстәлгә башымны куеп йокладым, уянгач хуҗаның үле икәнен күреп чыгып киттем, ди. Хезмәт хакы түләмәгән өчен Афтабовның Р.Алиулловка дәгъвасы бар иде, дип, шикне читкә этәрергә дә азаплана. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе А.Ф.Мөхәммәдуллинга аның белән кара-каршы утыртып хезмәттәшләреннән сорау алулар үткәрергә туры килә. Чынлыкта, С.Петришинның гаебе икеләндерми.

Үткәрелгән дистәләгән экспертиза нәтиҗәләрендә дә Петришин файдасына булмаган дәлилләр бар. Бу җәһәттән, пычак мәсьәләсенә тукталып үтик. Аның үтерү коралы икәне тәгаен ачыклана, чөнки анда О.Афтабов каны була. Кунаклар әлеге хәтәр әйбернең өстәлдә ятуын, ләкин мәҗлес барышында аңа кагылучы булмавын әйтәләр. Чөнки ләвәшне кисеп түгел, сындырып ашыйлар, табында пылау гына була. Генетик экспертиза исә пычак сабында хуҗа Афтабов белән кунак Петришиннан калган биологик матдәләр булуын күрсәтә. Бу инде ул пычакны кулына алган дигән сүз. Кисәрлек азык-төлек булмагач ни өчен пычакка ябышуы тикшерү барышында тулысынча ачыклана аның.

Шулай итеп Айрат Мөхәммәдиев 30 яшьлек С.Петришинга аңлы рәвештә кеше үтерүдә рәсми гаепләү белдерә. Моңа өстәп ул административ күзәтчелек шартларын бозу, ягъни Буадан Казанга китүдә дә гаепләнә. Вакытлы фатирда низаг чыгу сәбәбе билгеле түгел, хәер, сәрхушләр сәбәпне таба инде ул. 9нчы апрельдә тоткарланганнан бирле сак астында утыручы Петришинга хөкем чыгарылмаган әле. Хөкем утырышлары озын-озакка сузылмас кебек.

ХӨКЕМДАРГА СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ

Судья белән бәхәсләшергә ярамый дигән әйтем бар үзе. Ә менә Питрәч район судында Күн авылы кешесе Илдар Вәзиров бер дә вәзирләрчә кыланмый, хөкемдар белән бәхәсләшү генә түгел, өлкән яшьтәге мөхтәрәм шәхесне, кем әйтмешли, эттән алып эткә сала. Гаять сирәк була торган мондый гамәлләр законда хөкем органнарын санламау, хөкемдарны кимсетү дигән җинаять санала.

43 яшьлек Илдар ул көнне, гадәттәгечә, иртән үк эчеп исереп, туган авылы урамнарын буйлый һәм бәйләнергә кешесен дә табып куя. Бу юлы якын туган тиешле Тәслимә апасы очрый аңа. Тиздән тыныч авылда ачы иттереп сүгенү вә янау сүзләре яңгырый башлый. Холыксыз сәрхушнең тынычлануына өметен өзгән ханым участковый Илназга шалтырата. И.Зиһаншин бик тиз килеп җитә, тиешле гариза, аңлатмалар алгач, авыл хөрәсәнен район эчке эшләр бүлегенә алып китә, И.Вәзировның вак хулиганлык дигән тәртип бозу очрагы буенча беркетмә төзи. Шул рәвешле, иртәнге сәгать 10 тулганда ике полиция хезмәткәрләре җитәкләгән исерек хулиган, чара күрү, ягъни административ җәза бирү өчен, Питрәч район судына китерелә.

Әлеге эшне судья Г.И.Полторабатько карый, өченче каттагы утырышлар залында ике погонлы кеше һәм җавап тотучы гына була. Тиздән хөкемдар җәмәгать тәртибен бозып вак хулиганлык кылган И.Вәзировны унбиш тәүлеккә зинданга ябарга дигән карар игълан итә. Әлеге кырыс җәзаны ишеткәч эндәшми кала алмый Илдар. Иң әүвәл: «Ник алай бик аз?..» – дип сөрән салып, карарның гадел булмавын белдерә, аннан соң, хөрмәтле судьяның, йомшак итеп әйтсәк, ни дәрәҗәдә начар кеше икәнен белдергән сүзләр кычкырырга керешә. Полиция хезмәткәрләре дә тынычландыра алмый йөгәннән ычкынган сәрхушне, суд залыннан чыккач та туктамый ул.

Тикшерү комитетының Биектау районара бүлегеннән Равил Гайнуллин әлеге галәмәт буенча җинаять эше кузгата. Инде хәзер үзе хөкем чыгара торган судья зарар күрүче булып кала, аның ярдәмчесе белән секретаре, ике полиция хезмәткәре һәм тагын берничә кеше шаһит буларак чыгыш ясый. Аларга күрсәтмә биргәндә Вәзиров авызыннан чыккан ямьсез вә оятсыз сүзләрне тәрҗемә кылып, әдәпле итеп аңлатып азапланырга туры килә. Әлбәттә, суд һәм судьяны мыскыл итү очрагы, ягъни И.Вәзировның гаебе тулысынча раслана. Ярамаган эш кылуын Илдар үзе дә аңламый түгел. Изолятор сәндерәсендә ятып айнышу белән, гафу итүен сорап, мөхтәрәм кешегә тирән эчтәлекле хат язып сала. Төрмә юлында күп йөргән ир уртасы кешенең яңадан шунда китәсе килми, күрәсең. 2018нче елда гына да чит кеше торагына рөхсәтсез кергән өчен ике тапкыр төзәтү эшләренә хөкем ителгән һәм кеше талаган өчен 1 ел да 8 айга колониягә озатылып, аннан яңа азат ителгән бит ул,

Ләкин чираттагы тукран тәүбәсе генә була бу. Унбиш тәүлек утырып чыккач та юньсезлекләрен дәвам иттерә һәм һөҗүм итеп талау (разбой) дигән авыр җинаять кылып өлгерә. Шулай итеп, Питрәч район суды каравына бу юньсезнең ике җинаять эше тапшырыла. Ләкин зарар күрүчеләрнең берсе шушы суд хөкемдары булганга, алар күрше Биектау районында карала һәм 1976нчы елгы И.Вәзировны 4 ел ярымга кырыс режимлы колониягә озатырга дигән хөкем чыгарыла.

Наил ВАХИТОВ,

Буа, Питрәч, Казан

Комментарии