Олы юлның казасы

Олы юлның казасы

Май аеның матур иртәсендә Куныр авылында яшәүче Рәйхан Балтачка эшкә китәргә җыена. Аның белән район үзәгенә әтисе Габделәхәт абзый да барып кайтырга ниятли. Рәйхан «Шевроле Ланос»ка тагын өч авылдашын да утыртып һәр сикәлтәсе, борылышы таныш булган юлга чыга. Күршедәге Дорга дигән удмурт авылындагы ындыр табагы ягыннан кушылучы юлны да белә ул, каршыга җилдерүче «Лада гранта»ны ерактан ук күреп алып тизлекне киметә төшә, әмма шул машинаның кинәт алдына килеп чыгып, авылга таба борыла башлар дип уйлап та карамый, билгеле. Көтелмәгән хәлдән ике машина маңгайга-маңгай бәрелешеп челпәрәмә килә. Соңрак эчәк, бавыр өзелү сәбәпле Рәйханның сәламәтлегенә авыр зыян килүе, арт утыргычтагы өч кешенең баш мие селкенү, кул сыну кебек җәрәхәтләр алуы мәгълүм булыр. Алар исән кала, ә менә хәвефсезлек каешын эләктермичә алда утырган Габделәхәт абзый шунда ук җан бирә.

«Лада Гранта»ның хуҗасы – 1977нче елгы Василий Петуховның үзенең дә берничә сөяге сына. Район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Ирек Галимуллин сәламәтлеккә авыр зыян китерү, саксызлык белән кеше үтерү очраклары буенча җинаять эше кузгатып, аңа рәсми гаепләү белдерә. Бактың исә, Василий эчүдән төннең икенче яртысында гына туктаган икән. Ә иртән иртүк торып Балтачка китәргә тиешле улын Чепьяга кадәр илтеп куя. Әйтүенә караганда, хәмер исе аңкып торуын үзе дә сизә. Күрәсең, шуңа күрә район үзәгенә барырга батырчылык итми. Аннан соң Доргадагы ындыр табагына эшкә ашыга. Айны-майны хәлдәге ир-ат явымсыз аяз көндә, үзе әйтмешли, каршыга килүче машинаны күрми һәм ындырга таба борыла. Хәвефле бәрелешүдән шактый вакыт узгач үткәрелгән тикшерү дә аның исерек икәнен күрсәтә.

2019нчы елның 12нче маенда Нормада яшәүче 1972нче елгы Размик Мардиян, үзе әйтмешли, «ял итәргә» була, ягъни төш вакытыннан ук аракы эчәргә керешә, ә язылышмаган хатыны Наталья сыра белән сыйлана. Хәмер парлары башка киткәч, «акыллы» фикерләр дә туа. Алар да мәрхүм булган дуслары Хәнифнең Кили авылы зиратындагы каберенә барып кайтырга уйлыйлар һәм үзләренең «Фольксваген-Поло» машинасына җиде яшьлек кызларын да утыртып күрше авылга юл алалар.

Мәрхүмнең хәләл җефете исерек килеш мөселман зиратына барырга кушмый аларга. Шуңа күрә өйдә генә гәпләшеп утыралар, кунаклар үзләре белән алып килгән хәмерне эчеп тагын да кыза төшәләр. Хуҗабикә салмыш Размикның капка төбеннән кузгалгач та бик тиз китүен әйтеп тора.

Менә шул тизлек харап итә дә инде аларны. Казан-Малмыж юлыннан җилдерүче шофер Чапшар авылы янындагы кискен борылыш турында кисәтүче билгегә игътибар итми, эш узгач машинаны үзенә буйсындыра алмый. Нәтиҗәдә, «Фольксваген» юлның сул ягына төшеп шундагы каен агачына бәрелеп туктап кала. Шоферны – хәвефсезлек мендәре, кечкенә кызны махсус балалар утыргычы коткарып кала, ә хәвефсезлек каешын эләктермичә артта утырган Наталья бәрелеп аңын җуя. Размик һәм ярдәмгә килгән очраклы шофер аны ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче урыныннан кузгатмыйча бик дөрес эшлиләр, чөнки хатын-кызның берничә җирдән умыртка баганасы һәм кулы сынган була. Бәхеткә, республика клиник хастаханәсендә озак кына дәваланганнан соң аякка баса ул.

Урта Көшкәттә яшәүче 1993нче елгы Аркадий Николаев аек баштан саксызлык күрсәтеп бәла чыгара. Кичкә таба өлкән яшьтәге әтисе авырып киткәч, район сырхауханәсенә шалтырата ул. Ләкин Аркадийның әйтүенә караганда, бездәге «мактаулы» медицина хезмәткәре, ашыгыч ярдәм авылларга йөрми, җирле фельдшерга хәбәр итәрбез, дип белдерә. Чыннан да авыл табибы Галина Захарова тиз килеп җитә, ләкин авыруны карагач та, сырхауханәгә илтергә кирәклеген әйтә. Шулай итеп А.Николаев үз машинасына авыру әтисен, сеңлесен һәм Г.Захарованы утыртып Балтач районы үзәк сырхауханәсенә килә. Абзыйны стационарга салырга булалар, кызы авыру әтисе янында кала, ә Аркадий Г.Захарова белән Урта Көшкеткә юнәлә.

Ерак китә алмый алар. Балтачтан Әтнә ягына чыгып барышлый ук, бик хәтәр йөгерүче «Лада» юлның уң ягына тәгәрәп, сөт комбинаты тукталышында түбәсенә ята. Авыр җәрәхәтләр алса да, шофер изелгән машинадан мөстәкыйль рәвештә чыга, аңсыз хатын-кызны җыелышып өлгергән ир-егетләр тартып алып җиргә сала. Ул сырхауханәдә җан бирә. Экспертиза мәрхүмәнең өч кабыргасы, күкрәк читлеге тулысынча сынуын, эченә ике литр кан савуын күрсәтә.

А.Николаев һәлакәтне чамасыз тиз бару түгел, ә алдагы сул көпчәк шартлау нәтиҗәсе дип аңлата. Ләкин экспертиза көпчәк машина юл чите канавына барып төшкәннән соң гына шартлаган дип белдерә. Өстәвенә, машинаның тизлеге сәгатенә 153 километр тирәсе булган дип санап чыгарыла.

Тизлекне арттыру гына түгел, узып китү кагыйдәләрен бозуның да хәтәр икәнен һәр шофер белә. Ләкин юлларда «тәвәккәл» кешеләр күп. Чутай авылыннан 21 яшьлек Алмаз Сафиуллинны да шундыйлар рәтенә куймый булмый.

Узган ел җәй көне Балтачта «Лада-Самара»сына Шөңшеңәр авылында яшәүче 16 яшьлек таныш кызын, аннан соң юл буенда Шөңшеңәргә кайтырга «тавыш биреп» торган тагын бер кызны утырта. Аяз көнне Казан-Малмыж юлыннан җилдерүче машина шоферы өчен хәвеф тудырырлык бер генә сәбәп тә булмый. Ләкин китереп чыгара аны яшь егет. Иске Салавычны үткәч тә бер КамАЗны куып җитә һәм акрын баручы йөк машинасын узып китәргә була ул. Шул нияттән юл уңга борылган урында, димәк, каршыга килүче машиналар күренмәгән җирдә сулдагы хәрәкәт полосасына чыгып, үзе әйтмешли, газ педален идәнгә кадәр баса. Ләкин КамАЗның тагылма арбасы турысында ук каршы килүче җиңел машина күренә. Әлбәттә, ике шофер да кисәк тормозга баса, ара бик кыска булса да, маңгайга-маңгай бәрелешүне булдырмый кала алар. Чөнки А.Сафиуллин яңадан КамАЗ артына чыгарга өлгерә, ләкин рәсми кәгазьләрдә идарәне югалту дип аталучы хәл туа. Ягъни, юл коры булса да, көпчәкләр шуа, машина уңга таба китеп, юл читенә тәгәри һәм ике кат әйләнеп чыкканнан соң яңадан «аякка баса».

Бәрелешүдән чак котылган машина хуҗасы А.Лоншаков маҗаралы фильмнарда да очрамый торган шомлы һәлакәтне машинасы көзгесеннән күреп алып туктый да ярдәмгә йөгерә. Бәхеткә, сытылган машинаның ал утыргычындагы кыз белән егет үзләре чыгып баса. Арттагы кызга ярдәм итмичә булмый, ул чирәмгә утырып арка һәм биле авыртудан сыкрана. Экспертиза аның баш мие селкенү, борын, күкрәк читлеге, иң хәтәре – умыртка баганасы сөякләре сынуын күрсәтә. Балтач районы эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Н.Габсәламовка А.Сафиуллинның гаебен дәлилләү зур хезмәт сорамый. Чөнки аның «Узу тыела» дигән юл билгесен санга сукмыйча, юл уртасындагы тоташ сызыкны үтеп, каршы хәрәкәт полосасына чыгуы һәм шул сәбәпле машинаны буйсындыра алмыйча һәлакәт китереп чыгаруы көн кебек ачык бит. Мондый фаҗигаләр шоферларны да тетрәндерә, әлбәттә. А.Сафиуллин зарар күрүчегә 20 мең сум торучы корсет алып бирә, алга таба да ярдәм итәчәген белдерә. Транспорт чараларын йөртүчеләр исерек килеш рульдә йөрү, тизлекне чамасыз арттыру, узып китү һәм башка кагыйдәләрне күрәләтә, димәк, аңлы рәвештә бозсалар да, шул сәбәпле килеп чыккан фаҗигале хәлләр законда саксызлык белән кылынган дип санала. Шуңа күрә гаеплеләр җиңел котыла.

Балтачта, Р.Мардиянга карата кузгатылган эш якларның килешүе, ягъни зарар күрүченең риза булуы сәбәпле, дигән билгеләмә белән судта туктатылды. В.Петухов һәм А.Николаев өчәр елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителделәр, А.Сафиуллинның 1 ел ярымга иреге чикләнде. Әлбәттә, алар барысы да ике-өч елга машина йөртү хокукыннан колак кактылар. Мәсьәләнең матди ягы да бар. Мисалга Казанга йөреп эшләүче ир-атларның машинасыз калуын яисә күп акчалар түгеп дәвалануларны китерергә мөмкин. Әлбәттә, юлдагы саксызлыкның иң аяныч нәтиҗәсе – өзелгән гомерләр һәм югалган саулыклар.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии