Бал дип ашаганың ялган продукт булып чыгуы бар…

Бал дип ашаганың ялган продукт булып чыгуы бар…

Татарстан умартачыларының читтән бал алып килеп сатучылар белән көрәш башлавы, балларын тикшертергә бирүләре турында язган идек («Бал алганда ничек алданмаска?», 5 август, 2020, №31). Экспертиза нәтиҗәләре әзер. Бал дип ашаганың әллә нәрсә булып чыгуы да бар икән…

Аникеевлар умарталыгы Краснодар ягыннан Әлмәткә ярминкәгә килгән иде. 18 төрле (!) бал алып килгәннәр – 500 кг продукция. Бу Татарстан умартачыларында шундук шик уята. Җитмәсә, балларын быелгы дип саталар. Кәгазьләрендә 20 баш умарта гына дип күрсәтелгән, алар ничек 500 кг бал (18 төрлене бит әле!) җыя алгандыр? Гомумән, аны бал дип атау дөресме икән? Аникеевлар умарталыгының чынлыкта нәрсә белән сату итүләрен белү өчен, безнең бер төркем умартачылар «контрольная закупка» ясаган. Килограммы 900 сум тирәсе торган дүләнә (боярышник) балы һәм килограммы 1000 сумлык кедр чикләвекләре белән кушылган балны сатып алып, Русия Фәннәр Академиясенең Уфада урнашкан федераль тикшеренү үзәгенең биохимия һәм генетика институтына юллаганнар.

Балларны тикшертергә юллаган актив умартачы Алексей Андреев бу атнада безгә экспертиза нәтиҗәләрен җибәрде (документлар редакциядә бар. – Авт.). Аникеевлар умарталыгының дүләнә балы дип сатканнары чынлыкта эспарцет дигән чәчәктән (кузаклылар семьялыгына керә торган күпьеллык үсемлек) алынган бал булып чыккан. Бу балда дүләнә серкәсе бөртекләре бөтенләй табылмаган. «Дүләнәдән кортларның бал алуына башта ук шикләнгән идек шул», – ди Алексей. Ә менә ниндидер механик кушылмалар, буягычлар табылган. «Эспарцетовый мед должен быть светлым, но данный продукт имеет темный цвет, вероятно окрашен красителем», – дип язылган биохимия һәм генетика институты уздырган экспертиза беркетмәсендә. Димәк, бу табигый эспарцет балы да түгел, чып-чын фальсификат булып чыга!

Ә менә кедр чикләвекле бал чын булып чыккан. Чын көнбагыш балы! Дөрес аңладыгыз: балны тикшергәннән соң, анда иң күбе көнбагыш чәчәге серкәсе бөртекләре табылган – 73,7 процент (бал чын дип саналсын өчен, продуктта серкә бөртекләре кимендә 45 процент булуы кирәк). Ягъни Аникеевлар умарталыгы чынлыкта килограммы 100 сум тирәсе торган көнбагыш балын (баллы продукт дисәң, дөресрәк булыр) 1000 сумлык кедр чикләвекле бал дип саткан. Экспертиза документлары белән расланган чып-чын мошенниклык инде бу. Документлар дигәннән, Әлмәткә 18 төрле бал алып килеп саткан Аникеевлар умарталыгының ветеринар паспорты да булмаган. Ә ул һәр сортныкы аерым булырга тиеш.

Аникеевлар умарталыгы яңадан безнең якларга килеп чыга калса, алар янына Икътисади куркынычсызлык идарәсе вәкилләре һәм ветеринар күзәтү органнары белән бергәләп барачакбыз, ди актив умартачылар. Бергәләп «контрольная закупка» уздырырга, анда да балның фальсификат булуы ачыкланса, сатып алучыларны алдау һәм мошенниклык маддәләре буенча җинаять эше кузгатырга ниятлиләр. Ә сатыла торган балның һәр сортына ветеринар паспорты булмаса, аны шунда урында ук утильләштерү хокукы бирелә. Кыскасы, ялган бал сатучылар белән көрәшүне туктатырга җыенмый Татарстан умартачылары. Чөнки андый кырыгалдарлар намуслы умартачыларның дәрәҗәсенә дә тап төшерә, «хәзер чын бал юк инде ул» дип әйтергә җирлек тудыра бит.

Шул ук Алексей Андреев Зәйдә «ИП Луев» дигән шәхси эшмәкәрдән дә ике төрле бал алып, экспертизага биреп караган. «Сатучы башта ук үзенең алыпсатар булуын әйтте. Карабодай һәм юкә балын алып карадык», – ди Алексей. Ике очракта да бал чын дип табылган – экспертиза нәтиҗәсе шулай күрсәтә. Карабодай балында карабодай серкәсе кимендә 30 процент булырга тиеш, «ИП Луев»тан алган балда 66 процент булып чыккан. Глюкоза һәм сахароза кристаллары да табылмаган – бу да яхшы күрсәткеч. Ә икенчесе – юкәнеке югары сортлы бал дип табылган (балдагы юкә серкәсе – 90 процент). Эшмәкәрнең ике балга да ветеринария документлары бар. «Бу намуслы сатучылар-алыпсатарлар да бар, дигән сүз. Дөрес, балның бәясе бераз арттырылган – килосы 620 сум. Мондый сатучыларга ярминкәләрдә көндәшлек тудырырга була. Ичмасам чын бал сатканнарын белеп торасың», – ди Алексей.

Татарстан умартачылары белән дә, республика умартачыларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Нуриәхмәт улы Хәйруллин белән дә элемтәдә торачакбыз, теманы күзәтеп барачакбыз. Кортларның күпләп агуланып үлүе турында да язма әзерлибез. Берочтан, укучыларыбызны кисәтәбез: берүк ялган бал сатып алып алданмагыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии