- 21.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Хезмәт вазифаларын башкарган полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән, аларга нинди дә булса зыян китергән өчен кырыс җаваплылык каралган бездә. Кайберәүләр, бигрәк тә сәрхушләр хөкүмәт вәкиле дип аталучы затларны санга сукмыйлар һәм җәзасын да алалар. Соңгы вакытта республиканың төрле төбәкләрендә булган мисаллар моны ачык күрсәтә.
БАЛТАЧ районы үзәгендәге «Ностальгия» ашханәсендә төн уртасына кадәр сыйланып утырганнан соң өенә таба кузгалган Раил Дәүләтшин үз артыннан ишекне ачык калдыра. Бу – шунда утырган бер төркем егетләргә, ә Раилгә аларның тупас итеп эндәшүе ошамый. Шау-шулы бәргәләшү башлану белән, кафе янына килгән полициянең ике офицеры җәмәгать тәртибен бозу очрагын туктатырга керешә.
Раил Дәүләтшин белән якалашып һәм урамда аунап-әүмәкләшеп өлгергән Илнар исемле егет, вакытында туктап, тынычлангандай итә, ә менә тәмам йөгәнсезләнгән Раил чаманы арттыра. Иң әүвәл, үзен машинага утыртырга азапланган ведомстводан тыш сак полициясеннән Илгиз Васильевның эченә тезе белән бәреп ала. Җинаять кодексы кысаларына эләгә торган бу гамәленнән соң аны, кулларын артка каерып, йөзтүбән җиргә салалар. Шул арада өч сержанттан торган тоткарлау төркеме килеп җитә. Ул шунда да өлкән сержант Б.Гыйләҗевның йөзенә башы белән бәреп ала. Бу мәлдә аның авызыннан чыккан ямьсез сүзләр теге егетләргә түгел, ә формалы кешеләргә атап яңгырый.
Тикшерү комитетының Балтачтагы тикшерүчесе аңа «Хөкүмәт вәкиленә карата көч куллану турында»гы маддә нигезендә гаепләү белдерә. Полиция хезмәткәрләренең тән җәрәхәтләре сәламәтлеккә зыян китермәгән дип табыла, шул сәбәпле, тәүбә иткән 25 яшьлек Раил Дәүләтшин ике еллык шартлы срок белән котыла.
Аның 50 яшьлек якташы Анатолий Гурьянов бүгенге көндә колониядә утыра, чөнки бер-ике сәгать эчендә ирегеннән ел ярымга мәхрүм ителерлек акылсызлыклар кылып өлгерә. Үзе әйтүенчә, ул көнне иртәнге сәгать 4тә үк баш төзәтә башлый. Бер яртыны төпләгәч, күршедәге Чепья авылына юнәлә. Андагы кибет янында танышы белән тагын ике шешә «Казанская»ны бушаталар. Бу кадәр эчкән кеше егылып ятарга тиеш кебек, ә Гурьянов йөри, тик ни кылганын гына белештерми. Шул тирәдәге «Радик» кибетеннән тәмәке ала, аннан соң төймәсенә баскач ачыла торган пычак чыгарып, акчасы юк икәнен әйтә. Коты алынган сатучы хатын, арткы ишектән чыгып качып, иренә хәбәр сала.
Куркыныч бәндәне тынычландыру ысулын кибетченең каенатасы таба, ягъни бер шешә аракы, ике кап сигарет салынган пакет тоттырып озата тегене. Әмма бу Гурьяновның һөҗүмле талау дигән җинаять кылуын белдерә. Эш моның белән генә дә бетми әле. Участок инспекторы Э.Сәгыйтдиновның: «Пычагыңны ташла», – дигән әмеренә каршы, киресенчә, кулындагы салкын корал белән бик хәтәр айканырга тотына. Лаякыл исерек дуамал тиз зарарсызландырыла. Әмма бу да «Полиция хезмәткәрләренә каршы көч куллану белән янау» дигән бәя ала.
БИЕКТАУ районының Киндерле бистәсендә яшәүче Сергей Скотников турында котырынкы кеше диләр. Күршесе, мәсәлән, ике тапкыр машинасына ут төртү, мунчасын яндыруда аны гаепли. Кайбер шаһитлар да, аннан куркып, күрсәтмә бирүдән баш тарта. Полициягә Сергейның наркотиклар куллануы турындагы хәбәрләр дә килә.
Беркөнне туктатып тикшерергә булалар аны. Ләкин Скотников, бары тик Казандагы республика наркология больницасында гына тикшеренергә риза, дип белдерә. Анда баргач, тагын баш тарта. Оперативниклар ЮХИДИ инспекторларын чакырта. Полиция капитаны М.Зарипов таләбен дә санга сукмагач, Скотниковның әлеге гамәле шаһитлар алдында рәсмиләштерелә. Ә бу исә аның исерек килеш машина йөртүенә тиң була һәм бик күп күңелсезлекләргә китерә.
Казан – Малмыж юлында хезмәт вазифаларын башкарган инспектор М.Зариповка бәйләнә. Кул белән түгел, тел белән «һөҗүм» итә. Шул тирәдәге автобус тукталышында торган халыкны хәйран иткән сүзләрнең күбесе, соңрак кузгатылган җинаять эше материалларында күрсәтелсә дә, газетага язарга яраксыз. Хикмәт монда гына да түгел, Сергей Скотников полиция хезмәткәрен үч алу белән өркетә. Әйтик, фатирың белән үзеңне дә яндырам, ди.
1981нче елгы бу иргә хөкүмәт вәкилен кимсетү һәм аңа зыян салу белән куркытуда ике гаепләү белдерелә. Аны бер ел да сигез айга хөкем итәләр.
ТҮБӘН КАМА зуррак кала булгач, мондый хәлләрне санап бетерерлек түгел. С.Корнилов ике дусты белән көпә-көндез урамда аракы эчеп торганда җәлеп итә полиция патрулен. Аларга буйсынмыйча, машинасына кереп бикләнә, прапорщикларның берсен бәрдереп, качып китәргә омтылыш ясап карый. Әмма әлеге гамәле уңышсыз була. Аның каравы, эчкече һәм әфьюнчы наркоман бу ир ике ел ярымлык кырыс режимлы колониягә озатыла.
С.Синягин дигән икенче берәү эчке эшләр идарәсе изоляторы коридорында конвой полицейские белән бәйләнешә, ягъни кулына богау кидерә башлаган сакчыга китереп суга. Моны кире кагып та азаплана әле. Әмма видеокүзәтү бар бит. Башка җинаятьләре өчен сак астына алынган С. Синягинны бер ел ярымлык тоткынлыкка ябалар.
Әлеге шәһәр урамнарында тәртип сакларга эчке гаскәр солдатлары да тартыла. Япь-яшь егетләр булсалар да, алар да хөкүмәт вәкиле бит. Е.Коршунов, «малай-шалай»ларны санларга теләмичә, сугышырга ук керешә. Шуның өчен бер елга төбәк-колониягә озатыла.
Ф.Ибраһимов дигән сәрхуш төн уртасында ЮХИДИ хезмәткәрләрен читтән төрле сүзләр кычкырып үчекли, мыскыллый, хәтта урам уртасында аларга әгъзасын күрсәтә башлый. Качып котылырга тырышуы барып чыкмый. Инспекторлар куып тоткач, алар белән тарткалаша. Шушы җүләрлеге аркасында бер ел ярымлык кырыс япкынлыкка эләгә.
Югары Ослан авылында яшәүче Динар Мәрдиев сөйгәне Алия белән хәйран гына салганнан соң, гүзәл җенес машинасына утырып сәфәр чыга. Кибет янында ирле-хатынлы тагын бер парны да утырталар. Сәрхушләр, күңел ачу өчен иң кулай урын дип, Каһарманнар паркына барып керә.
Эчке эшләр бүлегенең дежур хезмәткәре А.Лексин изге урындагы җәяүлеләр юлыннан кереп танк белән пушка янында туктаган ВАЗ-2115 машинасын видеокүзәтү экранында күреп ала. Танкка үрмәләп менеп аракы эчеп, фотоларга төшеп «ял итүче» төркем өлкән лейтенант пәйда булуны бер дә өнәми. А.Лексин дүрт кешенең барысы да исерек икәнен күргәч башка шофер чакырып, «Жигули»ны алырга куша. Ләкин Мәрдиев руль артына кереп утыргач, полиция хезмәткәре, ачкычны алырга дип, сул ишектән эчкә үрелә. Шул мәлдә шофер аны өстерәтеп бара башлый. Ерак китә алмый, пушкага ишеге белән бәрелеп туктап кала…
Исерек килеш транспорт йөрткән, пушкага бәрелгән, аннары авария булган урынны калдырып киткән өчен «права»сыннан колак кагарга, өстәвенә, 30 мең сум штраф түләргә туры килә аңа. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе А.Россиев җинаять эше кузгата. Суд 31 яшьлек Динар Мәрдиевне 50 мең сумлык штрафка хөкем итә.
Әлки якларына килеп чыккан Шәмәрдән бистәсе кешесе Марат Шәкүров моңа кадәр дә шушындый хилафлык өчен 11 айлык төзәтү эшләренә тартылган булган. Ул көнне, хәмерле һәм шау-шулы мәҗлес оештырган өчен, полиция ярдәме белән, «Олимп» кунакханәсеннән куып чыгаралар аны. Административ тәртиптә беркетмә дә төзелә. Марат, бу тирәдән ераккарак китәсе урынга, алты-җиде хезмәткәр торган полиция бинасы янына килеп сүз ката. Айныгач биргән күрсәтмәләренә караганда, алардан өенә, ягъни Саба районына илтеп куюларын сорый. Туган якларына кайтуны кичектерергә туры килә аңа, чөнки исерек килеш йөргән өчен, икенче көнне үк ун тәүлеккә ябып куялар Шәкүровны. Өстәвенә, тикшерү комитетыннан Илдар Пирджанов җинаять эше кузгата – теге аралашу вакытында сәрхуш бүлек җитәкчесе урынбасары Әгъләм Тукмаковны начар сүзләр әйтеп тиргәгән булып чыга. Моның өчен тугыз айлык төзәтү эшләренә хөкем ителә.
Спас районының Три Озера авылыннан 26 яшьлек Олег Семенов – эчкече буларак күптән исәпкә куелган, кеше кыйнап хөкем дә ителеп өлгергән егет. Туган авылы клубында да «егетлек»ләр күрсәтергә ярата. Беркөнне мөдир полиция чакыртырга мәҗбүр була. Янәшәдәге Болгар каласыннан берьюлы биш хезмәткәр килеп, аңа һәм тагын ике исерек егеткә беркетмә төзергә керешәләр. Куркыта алмый алар «батыр»ны. Ахырда, участок инспекторына атап әйткән мәнсез сүзләре өчен, Тикшерү комитеты бусагасын таптарга, суд каршында җавап тотарга туры килә аңа. Эшләмичә эчеп йөрүче Олег Семенов 250 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителә. Суд каршында башын түбән иеп мескенләнеп торган Олег дуслары арасында горур кыяфәттә йөри. Күрегез, янәсе, ул нинди кыю… Беркемнән, хәтта полициядән дә курыкмый, имеш. Ә алардан куркуның кирәге дә юк. Тәртип бозмаска, законнарны, шул исәптән хөкүмәт вәкилләрен саклауга юнәлдерелгән кануннарны үтәргә генә кирәк.
Наил ВАХИТОВ

Комментарии