Хөрәсәннәр җан кыя

Хөрәсәннәр җан кыя

УЛЫ ӘНИСЕН ҮТЕРӘ

Баулыда яшәүче Рафаэль Садыйков барлык уңышсызлыкларын 2017нче елда эшсез калуыннан күрә. Артыгын эчә, холыксызлана башлавын да, хәтта әнисенә кул күтәрүен дә даими хезмәт хакы, үзе әйтмешли, тотрыклылык (стабильность) булмау белән аңлатып һәм аклап маташа. Имеш, юньләп эшләмичә эчеп йөрүче 30 яшьлек хөрәсәннең, туктаусыз ачуланып рухи басым ясаучы әнисенә түзәр-чыдарлыгы юк икән. Шул сәбәпле аны сугып тынычландырырга туры килә, башлыча, битенә, кулына эләктерергә, көн саен түгел, чама белән атнасына бер мәртәбә кыйнарга мәҗбүр була, ди.

Бер дә акыллы кеше фәлсәфәсенә охшамаган әлеге фикерләр 1988нче елгы Р.Садыйковның 62 яшьлек әнисе Роза гүр иясе булгач биргән күрсәтмәсеннән алынды. Әйтүенә караганда, соңгы елларда әнисенең үз-үзен тотышы начарая, бигрәк тә яз, көз айларында саташа, мәрхүм туганнары белән сөйләшә, кычкыра башлый ул. Һәм аны яңаклап кына туктатып була икән. 2019нчы елның 11нче августында дөмбәсләп «тынычландыра» һәм үзе үк ашыгыч ярдәм чакыртып районның үзәк сырхауханәсенә озата, биш көн дәваланганнан соң өенә алып кайта әнисен. Хак булса, авыру хатын-кыз шул көнне кич белән урамга чыгып чаба, Рафаэль аны куып җитеп ирексезләп кире алып керә һәм тагын әйтелгән «тәрбия чарасы» кулланыла.

Шуннан соң Р.Садыйкова бөтенләй ашаудан кала, күзгә күренеп ябыга, хәлсезләнә. Кайбер көннәрдә ашыгыч ярдәм икешәр мәртәбә килә, карчык берничә тапкыр сырхауханәнең кабул итү бүлегендә дә тикшерелә, башына рентген тикшеренүе уздырыла, «депрессивный синдром» дигән диагноз куела, аны психиатрик сырхауханәгә салу турында сүз чыга, бик күп кәгазьләр языла, ләкин алар буенча фикер йөрткәндә хәл эчендәге кешенең кан басымы, йөрәк тибеше һәм башка күрсәткечләре борчу тудырмый, ул үзе дә хәлсезлек, баш әйләнүдән генә зарлана, тәнендә җәрәхәтләр дә күренми. Кыскасы, аны сырхауханәгә салып җентекләп тикшерергә кирәк табылмый.

Эш узгач, тикшерү комитеты тикшерүчесе А.Фәйзуллинга тугыз медицина хезмәткәре рәсми аңлатма бирә. Аларны тыңлагач, барысы да дөрес эшләнгән, тиешле дәвалау һәм диагностика чаралары күрелгән дип табыла. Шулай биш көн буе өендә дәваланган һәм табиблар күзәтүендә булган авыру 22нче августка каршы төндә кан төкерә башлагач реанимация бүлегенә салына. Һәм иртәнге якта 1957нче елгы Р.Садыйкова дөнья куя. Тиздән дөрес диагноз да мәгълүм була…

Әлбәттә, аны суд-медицина эксперты куя. Патологоанатом Дмитрий Верховцев, мәрхүмә алты урыннан кабыргалары сыну, нәтиҗәдә кайбер эчке әгъзалары җәрәхәтләнү аркасында җан биргән, дип белдерә. 16-22нче августта авыруга «ярдәм» итү белән шөгыльләнгән табиблар бердәм рәвештә, күкрәк читлеген яктыртып карау өчен сәбәп булмады, дип сөйли. Имеш, эче йомшак булган, үпкәсеннән чит авазлар ишетелмәгән һ.б. Ә кеше, чынлыкта, уң үпкәгә зыян килү аркасында җан биргән.

Полиция кая караган дигән сорау да туа монда. Роза Садыйкова улы кыйнавы турында табибларга 11нче августта да, соңрак та әйтә. Дөрес, күршеләр ул көннәрдә Садыйковлар йортына ашыгыч ярдәм генә түгел, полиция дә еш килде, диләр. Рафаэль 16нчы августта кулын тыймаган икән, димәк, нәтиҗәсе булмаган бу ыгы-зыгының, гадәттәгечә, явыз бәндә эш узгач кына якасыннан алына.

Аңа әнисенең вафаты турында иртә белән икенче атадан туган абыйсы хәбәр итә. Шамил да әнисенең Рафаэльдән зарланган чакларын искә төшерә. Роза ханымның шул явыздан качып кунарга керүен күршеләр сөйләп тора. Инде әйтелгәнчә, моны ул үзе дә яшерми бит. Әнисен җирләгән көнне кич белән Баулы эчке эшләр бүлегенә килеп 16нчы августта әнисен кыйнавын, димәк, аны үтерүен тануы турында беркетмә яза. Шәһәр суды тәүбә итеп торган Р.Садыйковны сак астына ябуны кирәк санамый. Шуңа күрә тикшерү эшләре барышында иректә йөри ул. Ләкин суд залында аның кулларына богау кидереләчәгенә шик юк.

Психиатрик экспертиза Рафаэльне акылга камил, ләкин эчкечелектән дәвалануга мохтаҗ дип таба. Бу исә җинаять җаваплыгыннан коткармый. Әлбәттә, әнисен үтерү нияте булмаган анда, юкса, аның белән сырхауханәгә йөрмәс иде. Шуңа күрә аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп, саксызлык белән кеше үтерүдә гаепләнә.

АБЫЙ-ЭНЕ АРАСЫНДА КАН КОЕШ

Кукмара районындагы Лельвиж дигән удмурт авылында булган фаҗига да шул сәбәп аркасында килеп чыга. Ул төбәктә яшәүче Валентина Усманова берничә ел элек бакыйлыкка күчкән әнисе үлгән көнне, коймаклар пешереп, ире Николай белән төп нигезләренә юнәлә. Юл уңаенда кибеткә кереп ата-ана йортында калган 1985нче елгы энесе Александр Мешаровка бүләкләр дә алалар. Ләкин мәрхүмә әниләрен искә алып утырырга туры килми туганнарга ул кичтә. Ирле-хатынлылар кибеттән чыгу белән 47 яшьлек абыйлары Владимирны очраталар һәм аннан коточкыч хәбәр ишетәләр, ягъни өлкәнрәк Мешаров агайнесе Александрны үтерүен әйтә. Икеләнергә урын калдырмый абзый, сатучыдан участок инспекторы Зөлфәт Мөхәммәтҗановның телефон номерын алып аңа да шул ук мәгълүматны ирештерә. Күп тапкырлар хөкем ителгән сугыш чукмарының гадәтләрен һәм мөмкинлекләрен яхшы белгән өлкән лейтенант Мешаровларның нәсел йорты янына килеп туктый. Владимир белән бергә түрдән узгач, диванда рәхимсез рәвештә кыйнап үтерелүе күренеп торган җансыз кешене күрә.

Суд-медицина экспертизасы белешмәсендә мәрхүм гәүдәсендә санап бетергесез тән җәрәхәтләре күрсәтелә. Аның 23 урыннан кабыргалары сыну, чынлыкта, күкрәк читлеге җимерелү, уң үпкә, бавыр, бөер, эчәкләргә зарар килүне генә әйтик. Чөнки ир-ат шулар аркасында җан биргән дип табыла. Бу кадәр җәрәхәтне бер кеше ясавына ышануы да кыен, хәтта. Әмма В.Мешаров барысын да сөйләп тора бит.

Владимир шул авылда алты балалы тулы гаиләдә үсә. Әти-әниләре тракторчы һәм терлекче булып эшлиләр, ике малай, дүрт кызларын мохтаҗлык күрсәтмичә тәрбиялиләр. 1972нче елгы Владимир да тракторчылыкка укып чыга, ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач шул авыл кызы белән тормыш кора. Хәзер улы, килен, бер кечкенә онык һәм мәктәптә укый торган кече кызлары белән Лельвижда яшиләр, олы кызлары ире белән күрше авылда тора. Хуҗабикә авылдагы фермада эшли, гаилә башлыгы шул хуҗалыкта төрле эшләр башкаручы булып санала.

Владимир беренче чирканычын 24 яшендә ала, ягъни колхозның ферма мөдирен кыйнаган өчен бер елга төзәтү эшләренә җибәрелә. Күп тә үтми хулиганлык дигән шундый ук хилафлыгы өчен тагын ике ел төзәтү эшләрендә булып кайта, өченче җинаяте өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай шомара торгач, аеруча авыр җинаять кыла, 2002нче елда туганнан туган апасының ирен кыйнап үтерә. Җиде елга утыртылган ир-ат төзәлү юлына баскан дигән билгеләмә белән ике елга алданрак азат ителә. Әлбәттә, төзәлү турында уйлап та карамый ул. Кыйнап кеше саулыгына зыян китерү, үтерү белән янау кебек явызлыклары өчен җавапка тартыла тора, ләкин колониягә озатылмый, ирекне чикләү ише җиңелчә җәзалар белән котылып килә. Һәм авыл халкын өркетеп йөри бирә.

Мәрхүм Александрны да уңышлы һәм юньле кешеләр рәтенә куеп булмый. 34 яшьлек гаиләсез ир-ат ата-анадан калган йортта ялгызы көн күрә, тапкан акчасын хәмергә тота. Хәвефле көнне бертуганы йортына бер ярты тотып килеп керә авыл сәрхуше. Алдан да нык исерек Александр икәүләп шул шешәне «төпләгәч», тәмам исерә. Аеграк абзыйга шешәдәш энекәшне өенә кадәр озата барырга туры килә, чөнки аның карга егылып йоклау куркынычы зур була. Әлбәттә, холыксыз һәм явыз Владимирны чыгырдан чыгарырдай сәбәпләр чыкмый калмый, аның әйтүенә караганда, тегенең белән бергәләп егылырга, аны күтәреп торгызырга һәм үзенә атап әйтелгән начар сүзләрне ишетергә туры килә аңа. Котырынкы абзый кул, аяк белән генә түгел, каерып алынган киртә, агач ботагы, кул астына эләккән рәшәткә белән дә тукмый, бер-ике сугу белән туктамыйча озын-озаклап кыйный. Шулай итеп хәл эчендәге кешене өенә алып кайтып яткыра.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Салават Мифтахетдинов тәкъдиме буенча В.Мешаров икенче көнне үк сак астына ябыла. Аның гаебе беркемдә дә шик уятмый бит. Район прокуроры Р.Н.Шакиров җинаять эшен суд карамагына тапшыра. В.Мешаровның чираттагы явызлыгы өчен хөкемдар 7 ел ярымлык колония бирә.

ХӘМЕРЛЕ ТОРМЫШ ФАҖИГАСЕ

Тәтеш районының Алёкина Поляна авылында көн күрүче Танцевлар йортында аек кеше юк. 1963нче елгы хуҗабикә Любовь салырга ярата, аның Алексей һәм Андрей исемле ике улы һәм соңгысының язылышмаган хатыны Наталья да сәрхушләр. Шуңа күрә әлеге гаилә дә 2019нчы елның 2нче августында килеп чыккан фаҗига да хәмерле тормыш рәвешенең нәтиҗәсе буларак кабул ителә.

Узган җәйдә балачактан инвалид Алексей авыл халкы сарыкларын көтә, ирле-хатынлылар җирле «Содружество» хуҗалыгында көтүче-терлекче булып йөри. Хәер, соңгы вакытта 35 яшьлек Андрей өйдә утыра, эчкән өчен эшеннән чыгарыла чөнки. Гомумән, юньле эш күрсәткән кеше түгел ул. 2007нче елдан башлап урлаган өчен берничә тапкыр хөкемгә тартылган, шартлы срок бирелгәч тә туктамагач, колониягә дә озатылган, шул рәвешле биш елга якын гомерен япкынлыкта уздырып 2013нче ел азагында иреккә чыккан. Икенче елны үзеннән 12 яшькә өлкәнрәк Наталья Долгова белән кавышып Тәтештә, Урюм дигән авылда яшәгәннәр, ахыр чиктә, Алекина Полянадагы Любовь Танцева йортына кайтканнар.

1972нче елгы Н.Долгованың беренче ире кызлары Дианага алты айлык чакта ук вафат була. Тол хатын акрынлап эчкечелек сазлыгына бата, димәк, баласын юньләп тәрбияләми һәм аңа 13 яшь чакта ана хокукыннан мәхрүм ителә. Диана туган түтие карамагында үсә, әмма, җан тартмаса кан тарта дигәндәй, әнисе белән араны өзми. Аның А.Танцевтан туктаусыз җәбер-золым күреп яшәвен дә белә. Монысын авыл халкы да күрә. Андрей еш кына административ җаваплылыкка тартыла, 2018нче елда хатынының кабыргасы һәм яңак сөяген сындырган өчен өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителеп күзәтүгә алына.

Гаиләсе белән Түбән Камада яшәүче Диана, әнине үз яныма чакырып та карадым, ләкин, кысанлык китерәм, дип баш тартты, ди. Ана белән кыз 2нче августта да хәбәрләшәләр. Диананың әйтүенчә, әби кеше яңа туган оныгы турында сораша, көр күңелле була. Чынлыкта, ул көнне Тәтешкә барып аракы алып кайта, Федоровка авылындагы фермада эшләүчеләр белән «тәпи юу» белән мәшгуль була ул.

Ә өйдә калган ир заты, хатыны хуҗалык УАЗигы белән эшкә киткәч тә, әнисе белән иртәнге сәгать 7дә көмешкә эчәргә керешә. Баш төзәткәч, бер-ике сәгать йоклап ял иткәннән соң, әйтүенчә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, утын ярып мунча яга. Шул арада әнисе алып кайткан бер литр көмешкәне чөмерә алар икәүләп. Кичкә таба аларга эштән кайткан Алексей да кушыла, шактый исерек Наталья да читтә калмый, билгеле. Кыскасы, бар да гадәттәгечә бара.

Ләкин исерекләр арасында мөнәсәбәтләр ал да гөл була дигәнне белдерми бу. Бераздан Андрей күрше шешәдәше Максим белән мунчага кереп китә. Юынып чыккач, исерек хатынының алачыкта утыруын күреп тәмам кызып китә. Чөнки хатынның ошбу гамәлен ялангач Максим Храмовны күзләү өчен кылынган дип бәяли. Натальяны ишегалдында да, өйгә алып кергәч тә ярсып тукмый һәм идәнгә егылган хатын агара башлагач кына туктый. Ошбу вәхшәтне күреп-ишетеп торган әнисе һәм энесе арага керми. Ыгы-зыгы хатын-кыз аңын җуя башлагач куба. Авыл фельдшерын өендә туры китерә алмагач, ашыгыч ярдәм чакырталар. Ләкин табиблар килгәндә хатын җан биргән була инде.

Акылга бөтен дип табылган ошбу хөрәсән ерткычлыгы да хәйран калдыра, чөнки мәрхүмәнең зарар килмәгән бер генә эчке әгъзасы да калмый, үлемгә, иң беренче чиратта, бавыр өзелү китерә, корсак куышлыгына өч литр кан сава һ.б. Тәтеш район суды явыз бәндәне кулга алырга фәрман бирә. Тикшерү комитетының Буа районара бүлегеннән Раушания Атнабаева аңа кеше үтерүдә гаепләү белдерә. Район суды А.Танцевны 7 елга кырыс режимлы колониягә озатырга карар кыла.

Наил ВАХИТОВ,

Баулы, Кукмара, Тәтеш районнары

Комментарии