Кача-поса акча сату

Ялган акча сугудан да керемлерәк кәсеп юктыр. Шуңа күрә бу хилаф ияләре Җинаять кодексындагы аеруча кырыс саналучы җәзадан да куркып тормый. Нәтиҗәдә, әйләнештә “төнлә туган” акчалар пәйда була тора. Һәм бу, иң беренче нәүбәттә, базарда, зур булмаган кибетләрдә эшләүче вак сәүдәгәрләр һәм гади халык кесәсенә суга. Чөнки хәзерге техника заманында яшертен җитештерелгән меңлек-йөзлекләрне гади күз белән генә түгел, кайбер камил булмаган приборлар да сизә алмый. Ә супер, гипермаркетлар, банк, почта кебек оешмалар исә ошбу угрылар тозагына бик сирәк эләгә. Чөнки андагы җиһазлар ялганны чыннан бик тиз аера.

Ялган акча җитештерелү белән сатыла һәм сатып алына торган товарга әйләнә. Әйтик, ясаучылар аның һәр меңлеген йөз сумнан җибәрә. Күпләп һәм ваклап алучылар кулыннан узгач, әлеге сумма 300-400 сумга кадәр күтәрелә. 6 мартта Казанның Бауман урамында бер сатучы ялган 300 меңлекне хәтта 150 мең сумга, ягъни ярты бәясенә ычкындыра. Чөнки сатып алучы товарның сыйфатын бик ошатып, вакланып тормый. Аның шундый кыйммәт бәягә дә килешүенең сере шунда ук ачыла. Ул Эчке эшләр министрлыгының буенча икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативнигы булып чыга.

Милиция хезмәткәрләре әлеге ир-егетнең Татарстанда шундый җинаятьчел кәсеп белән шөгыльләнүен сизеп, аны күптән күзәтәләр һәм “кайнар килеш” эләктереп алу җаен эзлиләр. Шактый тырышканнан соң гына, акча сәүдәгәре белән элемтәгә кереп, аның ышанычын яулап алу мөмкинлеге туа. 6 мартта үткәрелгән тоткарлау чарасы шуның нәтиҗәсе була да инде.

Оперативниклар ошбу бәндә артында башкалар торуын аңламый түгел. Шул ук көнне аның Мәскәүдәге Толик кушаматлы берәү белән эш итүе ачыклана. Анысы кармакка тиз эләгә. Чөнки сатып алучы зур сумма алырга теләвен һәм акчаны алдан түләп кую мөмкинлеге барлыгын әйтә. 7 мартта Мәскәүнең “Внуково-1” аэропортында очрашырга сүз куешалар. “кунаклары” ялган меңлекләр өчен 350 мең сумлык чын акча – “предоплат” биргәч, әлеге “эшмәкәр” кулларына да корыч беләзекләр кидерелә.

Хәзерге вакытта моңа кадәр Казанда һәм Татарстанның башка төбәкләрендә калкып чыккан ясалма меңлекләрнең әлеге акчалар белән тәңгәл килүе тикшерелә. Бигрәк тә “товар”ның кайда эшләнүе кызыксындыра. Бусын ачыклау бик кыен булачак. Чөнки, кагыйдә буларак, таратучылар моны белми, ә йомгакның очы бик еракта, башлыча, Кавказ якларында була.

Оператив чаралар дәвам итә. Әмма безгә ялган акча китерүче каналларның берсе ябылуы мәгълүм инде.

Наил ВАХИТОВ.

Казан- Мәскәү.

Комментарии