Балалар бала таба

Русия Җинаять кодексында “Җенси кагылгысызлык һәм шәхеснең җенси ирегенә каршы җинаятьләр” дигән тулы бер бүлек бар. Андагы “Көчләү”, “Җенси характердагы көчләү гамәлләре” кебек маддәләр барысы да ачык һәм аңлаешлы. Бу – җинаять. Чөнки кешенең ихтыяры, теләгенә каршы килү, аңа физик һәм рухи зыян китерү һәм башка шундый явызлыклар бар монда. Ә менә кодекс теле белән әйткәндә, “үзара ризалык, нинди дә булса мәҗбүр итүсез” кылынган якынлык та, аерым очракларда, закон бозу, димәк ки, җинаять икәнен белмәүчеләр дә, белеп тә әһәмият бирмәүчеләр, хәтта дөрес түгел дип санаучылар да юк түгел. Аңлашылгандыр, сүз 16 яше тулмаган яшүсмерләр белән мәхәббәт уеннары турында бара. Шундый хокук бозулар өчен РФ Җинаять кодексының 134нче маддәсе 18 яше тулган затларга кырыс җәза бирүне күз алдында тота да.

Сер түгел, демократия белән бергә килгән сексуаль революция, ирекле мәхәббәт, йөгәнсезлекне һәрьяклап пропагандалау чорында тотнаклылык, ким дигәндә, сәерлек, куркаклык, хәтта, интим яктан көчсезлек итеп мыскыллы кабул ителә. Шуңа күрәдерме, бигрәк тә ир-егетләрдән күпләр уңга-сулга йөрүләрен күпертеп сөйләп мактанырга, хәтта горурланырга яраталар. Япь-яшь “мәткә”ләрне үзенә карату мәртәбә саналуга гаҗәпләнәсе юк.

Яшүсмерләрне контрольдә тотып бетереп булмый. Бигрәк тә аларның интим мөнәсәбәтләрен кисәтергә мөмкин түгел. Бу яшертен эшләнә. Ләкин без капчыкны барыбер тишеп чыга. Еш кына хаклыкка туры килүче имеш-мимеш тә йөри, иң аянычы, 15-16 яшьлек, кай-ара аннан да яшьрәк кызлар бала таба. Көтеп алынмаган, кагыйдә буларак, кирәксез, бәхетсез нарасыйлар дөнья күрә.

Әлеге катлаулы мәсьәләгә һәрьяклы бәя биреп бетереп булмастыр. Ә менә закон күзлегеннән карарга кирәк. Бу инде, гадәттә, күләгәдә кала торган кеше – сабыйның әтисе өскә “калкып” чыга дигән сүз. Чөнки алданрак телгә алынган 134нче маддә кысаларына нәкъ менә ул эләгә. Әле үзләре сабыйлыктан да чыгып өлгермәгән кызлар яшьтәшләре түгел, күбрәк унсигезне тутырган егетләр һәм ир уртасы кешеләр куенына эләгә. Тәҗрибәле “кавалер”лар бала-чаганы иркәләп-назлап һәм алдап күндерә белә бит.

Бер “чирканчык” алганнан соң җенси якынлыклар даимигә әверелә. Кыз балалар сөйгән ярларын “сатарга” теләми. Башкалар да әлеге хилафлыкны әхлакый тотнаксызлык буларак кына кабул итә. Шуңа күрә хокук яклау органнарына мөрәҗәгатьләр керми. Һәм кодекстагы теге маддә практикада бик сирәк кулланыла. Сәер килеп чыга, закон бозучылар адым саен диярлек, ә җавап тотучылар юк. Моның хокук тәртибенә генә түгел, әхлакый вәзгыятькә дә тискәре йогынтысы бәхәссез, әлбәттә.

Нәкъ шушы фикердән чыгып, Менделеев районы прокуратурасы шундый очракларны ачыклау буенча чара күрергә була. Моның өчен күп тә кирәк булмый. Прокурор Айрат Галимәрдәнов сырхауханәләрнең гинекология бүлекчәләрендә аборт ясаткан һәм хатын-кызлар консультацияләренә исәпкә баскан яшүсмер кызларны ачыкларга куша. Нәтиҗәдә, бер-бер артлы җинаять эшләре ачыла башлый.

Без аларның кайберләренә тукталыйк. Әлбәттә, закон кушканча, балигъ булмаган әни һәм әни булырга торучы хатыннарның (16 яшьләрдә генә булсалар да, шулай димичә булмый) исем-фамилияләрен үзгәртергә туры килер. Гәрчә моның мәгънәсе булмаса да. Чөнки кем турында сүз барганын күргән-белгән дә, әлеге язма геройлары да аңлаячак, билгеле.

Район үзәгендә яшәүче Иринаны алыйк. Әнисе белән генә яши. Мәктәпне күптән ташлаган, тәртибе район башкарма комитеты комиссиясендә тикшерелгән, тарафыннан да күз уңыннан җибәрелмәгән. Ләкин “кыен яшүсмер” дип йөртелүчеләр рәтеннән булган кызыйны берәү дә тыңлата, тәртипкә кертә алмаган.

Аның каравы, аны 33 яшьлек ир-ат бик тиз кулга ияләштергән. Очрашу-сөешү өчен фатирны 1939 елгы дусты биреп торган. Бер рәхәтнең мең михнәте дә була дигәндәй, 2-3 ай “уйнаша” торгач, Иринаның авырлы икәне мәгълүм булган. Ошбу җиңел холыклы “чикерткә” белән нәсел үрчетү турында уйлап та карамаган ир кешенең башына исәп төшә. Аборт ясату өчен 4 мең сум акча да биреп карый. Тегесе ул “сәмән”не кәеф-сафа корып туздырып бетерә. Ул арада аборт ясар вакыт үтеп китә. Ниһаять, февраль аенда “мәхәббәт җимешләре” дөньяга аваз сала. Гөнаһсыз сабыйны кем үстерер дигән сорау гына җавапсыз кала. Әти кешегә ул хаҗәт түгел. Үз кызы белән иза чиккән әбигә кирәк булырмы икән?

Усал телләр дәүләт оешмаларының берсендә эшләүче яшь әтинең күзен дә ачырмый: маладис, янәсе, “мәткә”нең шәбен, таушалмаган яшен тапкансың… Чынлыкта, аның язмышы кызыгырлык та, көләрлек тә түгел, әлбәттә. Җинаять эше тиздән суд каравына җибәреләчәк.

Татар Әхтияле авылында яшәүче 20 яшьлек егетнең хәле башкачарак. Ул узган ел май аенда уналтыны тутырган кәләше белән никахларын рәсмиләштереп, җинаять җаваплылыгыннан котылырга уйлый. Ноябрь аенда туган кызлары булгач, район башкарма комитеты никахка рөхсәт бирер дә, суд “якларның килешүе” (за примирением сторон) дигән бик сирәк кулланыла торган билгеләмә белән җинаять эшен туктатыр дип хыяллана. Хыял хыял булып кына калмаса ярый, чөнки башлыгының законсыз урман кискән өчен бирелгән шартлы хөкеме дә бар икән.

Ул 15 яшьлек кәләше белән узган ел таныша. Әгерҗе районындагы авылларның берсендә эчәргә яратучы әнисе белән генә яшәүче Маринаны үзләренә күченеп килергә күндерә һәм 27 февральдән ир белән хатын кебек яши башлыйлар. Киленгә 16 яшь исә 5 майда гына тула. Җинаять эшендә менә шушы срок күрсәтелә дә инде.

19 февральдә Менделеев эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе 1990 елгы егеткә карата тагын бер эш кузгатты. Монысы да 1993 елда туган кыз белән 2008 елның декабреннән бирле интим мөнәсәбәттә булган. Ошбу хилафлык көмәнле кызый хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткәч, прокуратурага барып ирешкән.

…Әлеге язмада телгә алынган хәлләр, иң беренче чиратта, мут ирләргә гыйбрәт булсын. 16 яше тулмаган кызлар белән “уйнашлык” кылу уен һәм мутлык кына түгел, ә бәлки закон белән каршылыкка килү ул. Бу язмага тема һәм материаллар тәкъдим иткән Менделеев районы прокуратурасы шулай саный.

Әлеге четерекле мәсьәләнең икенче ягы да бар икән. Җинаять кодексындагы ошбу маддә “мөмкинлекләреннән” кайбер иртә өлгергән туташлар оста файдалана торгач, тәкатьсез ирләрне җенси якынлык кылуга этәрәләр дә, милициягә гариза язу белән куркытып, акча каералар. Тумас борын иң борынгы дип йөртелүче хилаф кәсеп серләренә төшенгән “нәмәрсә” аркасында беркемнең дә “утырасы” да, бөтен дөньяга рисвай ителәсе дә килми. Шуңа күрә, “рәте” булганнар түләп котыла. Ә акчасы юклар…

Узган ел республикабыз районнарының берсендә яшәүче егет тә 15 яшьлек сылу тозагына эләгә. Кызый хәтта түләү срогы узган саен, чын бандитлар “счетчик” җибәргәндәй, сумманы арттыра бара. Һәм җәзасын да ала. Егет аны үтереп ташлый һәм үзе дә 8 елга каты режимлы колониягә озатыла.

“Уйнаш” Закон белән шаярыш булырга тиеш түгел…

Н.ВАГЫЙЗОВ.

Менделеевск районы.

Комментарии