КАНЭЧКЕЧ ЭЧКЕЧЕ

КАНЭЧКЕЧ ЭЧКЕЧЕ

Рәхимсез, явыз, оятсыз, дорфа, астыртын, мактанчык… Барысы да 28 яшьлек егеткә хас сыйфатлар болар, ягъни аңа туганнары тарафыннан бирелгән бәя. Әле Нурлат каласы кешесенең эчкече икәнен дә өстәгәч, аның 2013нче елның иң куркыныч җинаятьләре рәтендәге кансызлыгына гаҗәпләнергә дә туры килми.

СЕРЛЕ ҺӘМ ХӘВЕФЛЕ ЮГАЛУ

Федераль университетның физик культура факультетында читтән торып укучы Артем Фадеев Нурлаттагы балалар спорт мәктәбендә футбол буенча тренер булып эшли. Шимбә көнне Казанга бер атналык сессиягә дип китә ул мәктәптән. 23нче сентябрь – дүшәмбе көнне директор урынбасары Румия Фәтхетдинова уку йортыннан җибәрелергә тиешле чакыру кәгазе турында белешмәкче булып шалтырата аңа. Ләкин телефонны ул үзе түгел, ә абыйсы Антон алып энесенең аппаратын өйдә онытып калдыруын әйтә һәм бүген Казанга барам, телефонын тапшыргач, үзе шалтыратыр, ди. Ләкин көн артыннан көн узып китә, яшь тренер эшкә дә чыкмый, хәбәр-хәтер дә ирештерми.

Артемның әнисе Любовь Фадеева да хезмәт урынында күренми, 50 яшьлек ханымның кесә телефоны да җавап бирми. Ә менә «Бурение» җәмгыяте электригы Юрий Фадеев Нурлат һәм Чистайда яшәүче бертуган апалары белән гәпләшә ул көнне. Үзенең эштә икәнен әйтә, гадәттәгечә, шөкер, барысы да әйбәт, ди. Әйбәт булса икән!.. Вахта алымы белән атналап эшли торган нефтьче ул вакытта хатыны һәм кече улының үле гәүдәләре фатирының төрле бүлмәләрендә аунап ятуын белми әле. Аның үзенең дә алар янәшәсенә егылып җан бирүенә дә нибары бер тәүлек чамасы калган була. 24нче сентябрьдә кичкә таба эшен бетереп, бер атнага өенә кайтып киткәннән соң, аны да исән килеш күрүче булмый. Өч кеше суга баткандай юкка чыга.

27нче сентябрьдә гаилә башлыгы Юрий Павловичка 51 яшь тула, ләкин аны котларга теләүчеләр ниятләренә ирешә алмыйлар. Алдагы көннәрдә дә телефоны җавап бирми аның. Бу хәл, иң әүвәл, апа кешеләрне хафаландырмый калмый. Ул гына түгел, хатыны, кече малае да шалтыратуларга җавап бирмиләр бит. Аның каравы, Чистайда яшәүче Лаптевлар, ягъни Люба апасы йортында олы ул Антон пәйда була. Хуҗабикә өйдә чак туры килми. Кызлары Татьянага Антон бик сәер тоела. Ул әти-әнисенең һәм энесенең Краснодар краена ял итәргә барган җирдә һәлакәткә очрап больницага эләгүләрен хәбәр итә, үзенең алар янына китәргә җыенуын әйтә таушалган кыяфәтле ир-егет.

Апалы-сеңелләрдә ошбу хәбәр шик тудырмый калмый, чөнки туганнар әйтми-нитми юлга чыгарга тиеш түгел. Аннан соң телефоннар диңгез буенда да эшли бит. Өстәвенә, Антон үзе дә шалтыратуларга җавап кайтармый башлый. Күңелләре хәвеф барын сизенсә дә, өлкән яшьтәге ханымнар тагын ике атна буе яхшыга өметләнеп көтәләр. Бары 14нче октябрьдә генә Нурлатта гомер итүче Вера Павловна шәһәр эчке эшләр бүлегенә килеп өч кешенең хәбәрсез юкка чыгуы турында белдерә. Серле югалуның җан өшеткеч фаҗига белән бәйле икәне, чынлыкта, шул ук көнне мәгълүм була.

ТАБЫЛУ

Полициядә Антонның Краснодар краендагы вакыйга турында сөйләгәннәрен ишеткәч, шунда ук андагы юл-транспорт һәлакәтләрен тикшереп чыгалар. Зарар күрүчеләр арасында Фадеевлар гаиләсе күренми. Бу исә олы малайның ялган мәгълүмат таратуы гына түгел, аның әлеге очракка катнашы булуына да ишарәли. Юкса, хәйләләп маташмас иде. Әлбәттә, иң элек хәбәрсез югалганнарның яшәү урынын тикшерергә һәм Антон белән сөйләшергә карар кылына.

62 яшьлек Вера Павловна да, полициядән чыгу белән, Ленин урамындагы Фадеевлар йорты янына килә. Шунда ук полиция машинасы да килеп туктый. Оперативникларның берсе урамны күзәтә, икенчесе, подъездга кереп, беренче каттагы ишекне дөбердәтә. Ачучы булмагач, күршеләр белән сөйләшү максатыннан, подъездга кереп китәләр. Шул арада Вера Павловна алдында Антон пәйда була. Полиция хезмәткәрләре янына үзе килә ул һәм тагын көньякта булган һәлакәт турында сөйләргә керешә. Өйгә керергә ачкычым юк, дигәч, эчке эшләр бүлегенә китерәләр аны. Соңрак полиция хезмәткәрләрен, фатир ачкычларын алырга дигән сылтау белән, күршеләренә алып килә. Анда, кинәт пычак алып, үзенең муенына кадарга керешә.

Шайтанга чир булмый дигәндәй, район больницасында аңына килә ул. Күрәсең, пычак белән сак болганган, чөнки вак-төяк 14 җәрәхәтнең берсе дә эре кан тамырларына зыян ясамаган булып чыга. Икенче көнне үк әти-әнисен, энесен үтерүен танып, җәзаны берникадәр йомшартырга мөмкинлек бирүче документ имзалый. Тикшерү комитетының Нурлат районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.Р. Миңнеәхмәтовка тулы итеп күрсәтмә бирә. Шул ук көнне фатир идәне астыннан өч атна буе ятып бозылып беткән мәетләрне алалар. Суд-медицина экспертизасы 21 яшьлек егет һәм ананың башына тупас әйбер белән сугу, ә гаилә башлыгының муенын үткен әйбер белән җәрәхәтләү аркасында җан бирүен күрсәтә.

ВӘХШИЛЕК

2013нче елның 23-24нче сентябрендә шәһәр уртасындагы йортта булган коточкыч хәлләрне, башлыча, җинаятьче сөйләгәннәр буенча күз алдына китерергә туры килә. Әйтергә кирәк, ул үзенең гаебен өлешчә генә таный, ягъни тикшерүче аның гамәлләрен аңлы рәвештә һәм алдан эшләгән җинаятен яшерү максатында «ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» дип тапса, ул үтерү нияте һәм теләге булмады дип бара. Бусы акны кара итеп күрсәтүгә тиң, чөнки үз күрсәтмәләре үк моның киресен раслый. Әйтүенә караганда, 23нче сентябрьгә каршы төндә энесе Артем салып кайтып, әнисе белән низаг чыгара. «Инсаф иясе»нә аның тәртибе ошамый, егеткә кисәтү ясый, иртә белән Казанга укырга китәргә тиешлеген дә исенә төшерә, имеш. Тиздән, агайнеләр арасында тавыш чыга, дөмбәсләшү башлана. Идәндә әүмәкләшкән вакытта Антон кулына балта ала, ничектер, коридордан йокы бүлмәсендәге караватка кереп утырган Артемның баш түбәсенә аның түтәсе белән китереп ора. Ничә тапкыр икәнен тәгаен әйтеп булмый, экспертиза «2дән ким, 5тән артык түгел» дигән нәтиҗә ясый.

Улларын аерырга дип әни кеше атылып килә. Ләкин ут сүндерелгән йокы бүлмәсендә берни абайлый алмыйча, күзлеккә дип, кире залга юнәлә. Аның артыннан балталы әзмәвер дә бара. Башына арттан балта түтәсе эләккән хатын-кыз шундагы диванга мәтәлеп тынсыз кала.

Монысының шаһитны юк итү максатында үтерү икәне сукыр күзгә дә күренә үзе. Димәк, вәхшинең үтерергә уйламадым дип әйтүен язмабызда иң алдан телгә алынган үтә тискәре сыйфатларга ия бәндәнең, котырынып китеп, ни кылганын белештермәве дип аңларга кирәктер. Монысы да берничек тә акламый аны, чөнки психиатрия экспертизасы аны үз гамәлләрен «йөгәнли» алырдай зат итеп күрсәтә.

Тикшерү барышында сорау алынган шаһитларның барысы да Антонны юньләп эшләмәүче һәм исерткеч эчемлекләрне чамасыз кулланучы итеп күрсәтә. Мәхшәр төнендәге кыланышлары да аек кеше гамәлләренә охшамаса да, аның исерек булуын раслаучы юк. Ә менә ике кеше җанын кыйганнан соң, үзен чын айнымас сәрхушләрчә тотуы хак – күпме вакыт, ничә көн узуын да аңлап бетерми хәтта.

Тавыш-тынсыз әнисе белән энесен калдырып, үзләренең шул ук тирәдәге бакчаларына бара ул. Өеннән төбендә литр ярым тирәсе аракысы булган биш литрлы савытны эләктереп чыга һәм иртәнге өчтән төш вакытына кадәр шунда эчеп ята. Әйтүенә караганда, 1 литр чамасы чөмерә. Аннан соң, лаякыл исерек килеш өенә кайта, әмма мәетләрнең башларыннан урын-җиргә аккан канны хәтерли. Алга таба бер тәүлек буе ниләр булганын әйтә алмый, моны «вакыт исәбен югалттым»дип аңлата. Исергән дә йоклаган, торган да тагын эчкән, димәк.

Бары тик икенче көнне кичке якта әтисе пәйда булгач кына аз-маз өненә килә ул. Атна буе эшләп өенә ялга кайткан Юрий Павловичның кичерешләрен аңлавы кыен. Әлеге мәхшәрне күреп тетрәнгән ир-ат, ни булганын аңлатуын таләп итеп, мөгаен, кухнядагы исерекбашка ташлангандыр. Антонның күрсәтмәсенә караганда, муенын кулы белән урап алып, башын үзенә таба кыса ул малаеның. Ә инде «үтерү нияте булмаган» сәрхуш пычакка ябыша. Соңрак әти кешенең күкрәгендә – 2, муенында 11 үтәли яра саныйлар.

«КЫЗЫМНЫ КОТЛЫЙМ ДА ҮЛӘМ…»

Әтисе канына манчылган явыз, исерек булса да, бу килеш кеше күзенә күренергә ярамавын аңлый. Ул баштан-аяк юынып, киемнәрен алмаштыра һәм суыткычтан бер ярты алып урамга чыга. Төнне ишегалларындагы утыргычта уздыра. Иртән такси алып, Казанга юл тота. Фатир табып анда 5-6 көн яшәдем, дисә дә, вакыт исәбен югалткан адәм буташтыра бугай, чөнки 28нче сентябрь, ягъни 3 көннән ул Нурлатка кайта, мәетләрне идән астындагы базга ташлый, идәннәрне юа, канга буялган урын-җирне җәймә белән каплый, балта, пычак, канлы мендәр кебек әйберләрне чүп савытына чыгарып ыргыта. Мәет исе чыккан фатирның тәрәзәләрен ачып эшли, ягъни җинаять эзләрен яшерә.

Аннан соң такси белән Чистайга китә, чөнки әнисе телефонында анда яшәүче Люба апасы шалтыратуын күрә. Инде әйтелгәнчә, туганнарына Краснодар якларындагы һәлакәт турындагы уйдырманы җиткерә, аларны тынычландырырга исәпли. Чистайдагы дустында икене кунып кайта Нурлатка. Әйтүенә караганда, шул көнне үз-үзенә кул салырга ниятли, ләкин аерылышкан хатынының әнисендә яшәүче кечкенә кызының фотосына күзе төшә һәм үлемне 12нче октябрьгә чаклы, ягъни кызын 4 яшь тулган көне белән «соңгы тапкыр» котлаганга кадәр кичектереп торырга ниятли. Моның өчен тагын ике атна вакыт уздырырга кирәк бит әле. Самарадагы туганы янына барып кайта, Нурлат кунакханәсендә дә йоклый, тагын Казанда берничә көн яши. Шулай таксиларда җилдерә торгач, 12нче октябрь дә җитә. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, бүләк тапшыруны ике көнгә чигерергә туры килә. Кызганыч, сөендерү насыйп булмый аңа. Инде әйтелгәнчә, 14нче октябрьдә ул полициягә эләгә һәм үз-үзен үтерү ниятен дә башкарып чыга алмый.

ХӨКЕМ

Тикшерү эшләре быел март азагында гына төгәлләнде. Бу җинаять кораллары кебек мөһим дәлилләрнең юкка чыгарылуы, мәетләрнең таркалган хәлдә булуы аркасында барлыкка килгән тоткарлыклар белән генә аңлатылмый. Чөнки экспертлар дәлилләрне җитәрлек таба, әйтик, кан тапларын Антон юып кына бетерә алмый. Шулай ук шаһитлар күрсәтмәләренә дә кытлык кичерелми. Тикшерүнең ярты елга сузылуы – Фадеевка үткәрелгән психиатрия экспертизасының дәвамлы булуы нәтиҗәсе. Җентекләп тикшерәләр аны. Белгечләр, туганнары кебек үк, аның мин-минлек, кабахәтлек, тупаслык кебек сыйфатларын күпләп санап чыгалар, артык ярсып китүчән, тотрыксыз холыклы икәнен, эчүчелеккә бирелә баруын да күрсәтәләр. Боларны ул үзенең мәнсез тормыш рәвеше белән даими раслап килә. Шаһитлар аның әнисен чит кешеләр алдында тиктомалга тукмап ташлавын искә алалар, мәсәлән. Кеше кыйнап, җинаять эзәрлекләвенә дә тартыла ул, төрле хокук бозулары өчен күп тапкырлар административ җәза да ала. Аның юньсезлегенә гүзәл җенес тә түзә алмый. Армиядән кайткач, бер кыз белән никахсыз тора, аннан соң икенчесенә – кызының әнисенә рәсми рәвештә өйләнә, соңгы вакыт – өченчесе – бу юлы татар кызы белән очраша. Ләкин барысы белән дә араны өзәргә туры килә, төгәлрәге, хатыннарның дуамал исерек белән яшиселәре килми.

Кыскасы, йөгәнсез адәм ул. Ләкин больница шартларында үткәрелгән тикшеренү ошбу тотнаксыз кешедә рухи зәгыйфьлек, акыл ягыннан кимчелекләр тапмый һәм мәҗбүри психиатрик дәвалануга мохтаҗ түгел, дигән нәтиҗәгә килә. Димәк, куркыныч кешене җәмгыятьтән аерырга гына кала. Әлеге җинаятьне быел җәй Татарстан Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев карады һәм чагыштырмача йомшак җәза билгеләде, ягъни өч кеше, үзенең якын туганнары җанын кыйган 1986нчы елгы А. Ю. Фадеев 20 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Болай да чагыштырмача җиңел җәза Фадеевта ризасызлык уята. Һәм ул Русия Югары судына мөрәҗәгать иткән иде. Мәскәү хөкем коллегиясе Татарстан хөкемдары карарын үзгәртмичә үз көчендә калдырган. Бу хәбәр әле яңа алынды.

Наил ВАХИТОВ.

Нурлат шәһәре.

Комментарии