Исәргә сәлам бирмә

Исәргә сәлам бирмә

Гадәттә, исерекләр турында әйтелә торган бу әйтем, алардан ераграк булырга өнди. Чөнки сәрхүштән барысын да көтәргә була. Ләкин исерекләр генә түгел, акылга зәгыйфь исәрләр дә коточкыч явызлыкларга сәләтле. Узган ел Татарстандагы иң канлы җинаятьләрнең берсен дә Яңа Чишмә районының Татар Адәмшасы авылында яшәүче психик авыру буларак 2нче төркем инвалид китереп чыгарды. Февраль аенда Татарстан Югары суды хатыны, үзенең 3 яшьлек һәм 3 айлык уллары җанын кыйган 1960нчы елгы ир-атны, чираттагы тапкыр, ябык типтагы психиатрик сырхауханәгә мәҗбүри дәвалануга җибәрергә дигән карар чыгарды.

Хәзер 54 яшендәге Николай Арсеньевның үткән тормышына борылып карасак, бигрәк тә, узган гасырның 60–70нче елларына күз салсак, бер дә кимчелекле кеше дип булмас. Гадәти мәктәптә уртача билгеләргә укыган, Чаллыдагы һөнәри училищеда суыткыч җиһазлар остасы белгечлеге алган, Совет Армиясендә хезмәт иткән. Кызып китүчәнлек кебек сыйфатлар соңрак сизелә башлый. Табиблар моны яшьлек елларында сугылу–бәрелүләр аркасында баш миенә зарар килү нәтиҗәсе дип саный.

Шулай да аның акыл ягыннан тайпылышлары әллә ни күзгә ташланмый. Эчеп–исереп, сугышып йөрүе белән дә авыл егетләре арасында аерылып тормый. Эшсез утырмый, Надежда атлы кызга язылышмыйча гына өйләнеп ике малай – Александр һәм Максимны үстерәләр. Әлбәттә, аны үрнәк ата, яхшы ир дип булмастыр. Психик авыру үзен елдан–ел ныграк сиздерә бара. Чаллыдагы шәхси клиникада дәвалануның да файдасы әллә ни күренми. Улы Александрның искә алуына караганда, әти кеше, бигрәк тә, сәбәпсез көнләшүе белән әниләренә көн күрсәтми.

Котырынкы холык гаиләдән читтә дә күренә башлый. 30 яшендә Николай, ызгышып китеп, колхоз умартачысын чак кына үтерми кала һәм кеше үтерүгә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Ләкин экспертиза аны үз гамәлләрен контрольдә тота алмаслык чирле дип таба. Бер елдан артык мәҗбүри дәваланып кайткач, ягъни 1993нче елда ул тагын явызлык кыла. Такта яру цехында эшләгәндә хезмәттәшен кыйный. Һәм өч ел буе психиатрик сырхауханәдә ята. «Сәламәтләнеп» кайтуына ике ел дигәндә тагын авыр җинаять кыла һәм кабат мәҗбүри дәвалануга озатыла. 2001нче елда 41 яшьлек Н. Арсеньев икенче төркем инвалид дип табылып өенә кайтарыла.

Николай Казаннан үзе генә кайтмый. Эш шунда ки, республика клиник психиатрик сырхауханәсендә ятканда, балалар бүлегендә санитар булып эшләүче, 17 яшькә яшьрәк Елена атлы ханымны үзенә карата ул. Күрәсең, ипи-чәйгә генә җитәрлек хезмәт хакы бәрабәренә «җүләрләр йорты»нда изаланып ирсез ике кыз бала үстерүче яшь хатынга 41 яшьлек ир заты тормышта терәк булыр дигән өмет уята. Ул бит монда җинаять кылган өчен эләгүен дә яшерә, үзен баш мие имгәнүе алганнан соң тернәкләнү курсы узучы итеп күрсәтә. Дорфа тупаслыкларын, тиктомалга кубарылып дулап китү кебек тотнаксызлыгын да сиздерми, билгеле. Кыскасы, һәрдаим җитмәү, юклык белән нужаланучы ханымны ышандыра, күндерә. Нәтиҗәдә, кече кызын әби-бабасы янында калдырып, олырагын үзе белән алып ияреп кайта «егет»кә Елена Яңа Чишмә районына.

Бу ул чакта 24 яшендәге хатын-кызның бәхетсезлегенә таба атлаган беренче адымы була. Монысы алгарак китеп әйтелде. Чөнки 2001нче елда Еленага бер атнадан ук кире Казанга кайтырга туры килә. «Яшьләр» Арсеньевның әнисе йортында урнаша, ә «кияү»нең үз йортында ике малае белән хатыны Надежда яшәве ачыклана. Шул рәвешле, Елена үзенең икенче хатынлыкка кайтуын аңлый.

Холыксыз ир белән гомер итү Надежда өчен эзсез югалмый, күрәсең. Уллары Александр әтисенең «псих» булуын ул үзе дә аңлый иде дип искә ала. Кайчакта ачуны китерә күрмә, юкса, берәр дуамал явызлык кылып ташлавым бар, дип хатынын да кисәткәли. Бер мәлне улы Максим белән дә сугыш чыгара, буй җиткән яшүсмер кеше алдында кимсетелгән әнисен яклап арага кергән була. Надежда 2006нче елда яшьләй дөнья куя.

Май аенда хатынын җирләгән Николай сентябрьдә Түбән Кама районыннан Марина исемле яшь хатын ияртеп кайта. Үсеп җиткән малайлар, төгәлрәге, егетләр эчәргә яратучы «үги әни»не яратмыйлар, билгеле. Николай әти-әнисе йортына күченеп тә карый. Ләкин 6-7 айдан Марина китеп бара. Арсеньев хатын-кызга кытлык кичерми. Исәргә сәлам бирүче гүзәл затлар очрый тора. 2007–2009нчы елларда тагын берничә «килен төшерә», ләкин алары да озак чыдый алмый. Ниһаять, Казандагы мәхәббәтен исенә төшерә ул.

Аның үгетләүләренә ышанган Елена Яңа Чишмә районына 2003нче елда туган кызы Анюта белән бергә кайта. Яхшымы – начармы дигәндәй, гаилә булып яши башлыйлар. 2010нчы елда уртак балалары Алеша дөнья күрә, ә узган ел апрель башында Миша аваз сала, ягъни үз әтиләре кочагыннан тетрәндергеч үлемгә дучар булачак нарасыйлар туа. Аларның шау-шулы гаиләсе белән бергә Николай һәм Надежданың өлкән уллары Александр да яши. Ул берничә яшькә генә олырак Еленага карата яхшы мөнәсәбәттә булдым дип бара үзе. Кайберәүләр, мәсәлән, яңа хуҗабикәнең әнисе киресен раслый. 2013нче елның май аенда Еленаның өч баласы белән район үзәгенә күченеп китүен дә әби кеше, күбрәк, Александрдан күрә.

Николайның Яңа Чишмәдә яшәгән мәрхүм абзыеның иске йорты була ул. Елена һәм балалар буш йортка барып керәләр. Газ баллоны, электр плитәсе, суыткыч, кер юуу машинасы, балалар киемнәре кебек иң кирәкле әйберләрне Еленаның әти-әнисе Казаннан китерә. Шаһитлар әйтүенә караганда, хатын машина яллап Татар Адәмшасына баргач, Николай өйдән бер әйбер дә бирмәгән. Үзе «Пятерочка» кибетендә сакчы булып эшли, Яңа Чишмәгә балалары янына да килеп йөри. Берсендә сөт, йомырка, шоколад кебек әйберләр дә тотып килә. Юньләп сөйләшмәсә дә, үзен тыныч тота. Гомумән, белгән кешеләр аны аз сүзле, астыртын зат диләр. Ләкин ошбу ир-атны Яңа Чишмәдә күргән–белгәннәр бер дә чирле кешегә охшамавын раслыйлар. Әлбәттә, бу тышкы кыяфәт, чыраена карап һәм әйткән сүзләрен исәпкә алып бирелгән бәя генә. Анда нинди уйлар кайнаганын берәү дә белә алмый бит. Һәрхәлдә, әлеге аерылышуның акыл авыруыннан интегүче ир-атка тискәре йогынты ясавына шикләнмәскә мөмкин. Кинәт «ычкынып» китүе сәбәбен дә, иң алдан, шуннан күрергә кирәктер. Мондый хәлләрне сәламәт кешеләр дә авыр кичерә бит.

Гаиләсенең күченеп китүенә ун көн дигәндә, 4нче июньдә котырынып китә ул. Эчтән бикле капканы, оялды ишеген тавыш–тынсыз гына ачып, хатын һәм балалар йоклап ятканда иртә белән пәйда була өйдә. Без әлеге канлы вакыйганы, башлыча, исән калган бердәнбер шаһит – 10 яшьлек Анюта сөйләгәннәргә таянып кыскача бәян итәрбез. Бала, кинәт сискәнеп уянып киткәч, стена буенда, тезләнеп аякларына утырып, кулларына таянган хәлдәге әнисен күреп ала, аның янындагы канны, оекчан, шыпырт кына йөрүче «дядя Коля» кулындагы пычакны да шәйләп коты алына. Ул арада Арсеньев бала караваты янына килеп өч айлык сабыйны чәнчергә керешә. Тавыш–тынсыз, дәшми–эндәшми генә кыла ул моны. Анютаның илереп кычкырып җибәрүенә игътибар итми. Бу вәхшәтне күреп торган кызчык йөрәге ничек чыдагандыр! Ләкин шунда да ул үзен коткару турында гына уйламый әле. Төнлә белән үз ятагыннан аның янына күчеп яткан өч яшьлек Алешаны да күтәреп ишеккә таба чаба. Шул вакыт шәүлә кебек йөрүче Арсеньев, айнышып киткәндәй, аңа ташлана. Үзенә тими, ә уянып елый башлаган малаен аның кулыннан тартып ала.

Анюта ишегалды һәм бакчалар аркылы күршеләргә таба йөгерә. Р. Козлова, бу кадәр курыккан баланы гомеремдә күргәнем булмады, ди. Анюта аңа «уянгач «дядя Коля»ның пычак тотып басып торуын күрдем», – дип әйткәч, яңа күченеп килгән күршеләрдә куркыныч хәл булганын аңлый хатын. Кызый «дядя Коля»ның Алеша белән Мишаның әтисе икәнен дә төшендерә. Өзгәләнеп елаучы баланы җитәкләп алар йорты янына килә күрше. Ләкин пычаклы ир-ат булган өйгә керергә курка. Бары тик узып баручы балалар ниндидер «мужикның» якындагы Чишмә елгасына таба җан-фәрман йөгерүен әйткәч, өенә кайтып, полициягә хәбәр итә. Бары тик аларга ияреп кереп кенә өйдәге мәхшәрне күреп чыга. Ә бичара Анюта, аларга кадәр үк өйгә кердем, әни уянып киткәч күргән килеш, ә энеләре икесе дә җансыз иде, ди.

Оекчан «мужик»ның 500 метр чамасы ераклыктагы Чишмә елгасына таба элдерүен шул яктагы күрше В. Попкова да күреп кала. Ул бу хакта хәбәр иткәч, полиция, башлыча, шул тирәне «актара». «Яңа Чишмә» полиция бүлекчәсенең участок инспекторлары башлыгы И. Нуретдинов куаклар арасында аркасына ятып карашын күккә төбәгән ир-атны күреп, танып ала. Муены пычак белән җәрәхәтләнгән Н. Арсеньев, аның эндәшүен җавапсыз калдырып күзләрен генә йома. Тирән булмаган ярадан кан саркуы туктаган булса да, муенын бәйләп беренчел ярдәм күрсәтелә. Район сырхауханәсеннән килгән табибләр һәрберсенә 10–13 тапкыр пычак кадалган өйдәгеләргә ярдәмнең хаҗәте калмавын белдерәләр һәм тораташтай катып калган өнсез, телсез Арсеньевны реанимация бүлегенә алып китәләр. Сырхауханәдә генә сөйләшә башлап, суелып үлү теләге белән муенын кискән пычакны елгага ыргытуын хәбәр итә ул. Ә өч кешене харап иткән коралны исә өй нигезе янында табалар.

РФ Тикшерү комитетының Чистай районара бүлеге ике һәм аннан да артык кешене үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгата һәм барлык шартларын китереп тикшерү уздыра. 53 яшьлек Н. Арсеньевның гаебен раслау әллә ни хезмәт сорамый үзе. Әмма өлкән тикшерүче Илнур Гомәровка аңа җинаять кылуда рәсми гаепләү белдерергә туры килми. Чөнки психолог һәм психиатрлардан торган комиссия Арсеньевны тагын «үз гамәлләренең иҗтимагый куркыныч» булуын аңларлык һәм аларны контрольдә тотарлык түгел дип таба. Хәтта ни кылганын белештермичә битараф хәлдә, дигән нәтиҗә ясый. Шуңа күрә аңа карата мәҗбүри медицина чаралары күрү зарурлыгы турындагы карар чыгарылып судка җибәрелә. Хәзер ул ябык типтагы психиатрик клиникада ныклы күзәтү астында дәвалана.

Наил ВАХИТОВ.

Яңа Чишмә районы.

 

Комментарии