Хыянәтле җинаять

Хыянәтле җинаять

Хәмзә абзыйны 2 мартта кичке якта үтереп ташлыйлар. 67 яшьлек мәрхүмнең гәүдәсе икенче көнне ялан кырда табыла. 4 мартта исә шикле кеше – аның 1957 елгы хатыны тоткарланып гаебен таный һәм кодексының «Кеше үтерү» дигән 105нче маддәнең 1нче бүлеге буенча эш тә кузгатыла. Әмма шулай бик кызу башланган эшне тикшерү бик озакка сузыла. Яз башында булган вакыйгага ноктаны суд бары тик көз азагында гына куя һәм… бөтенләй башка кеше хөкем ителә.

Зания ханымның ирен үтерүдә катнашы булу Менделеев районының хокук саклау органнарында шик уятмый. Аның белән үткәрелгән оператив һәм тикшерү чаралары икеләнергә урын калдырмый. Үтергән урынны да, мәетне ташлаган җирне дә төгәл күрсәтә ул, башка күрсәтмәләре дә ышандырырлык була. Шуңа күрә суд та, тикшерүче соравын канәгатьләндереп, хатынны кулга алырга карар бирә.

Ләкин прокуратура, полиция һәм тикшерү органнарында аның, таш белән сугып үтердем, машина белән таптаттым, бигрәк тә, үзем генә мәетне юлдан читкә алып китеп ташладым, дип сөйләве шик уятмый калмый. Чөнки соңгысы бил авырту, аяклар сызлау, кан басымы югары булуга зарланып йөргән 55 яшьлек хатын өчен көч җитмәслек гамәл икәне аермачык була. Шуңа күрә оперативниклар эзләүне дәвам иттерә. Аеруча соңгы вакытта Зания ханым белән телефоннан аралашкан кешеләр тикшерелә. Өч тәүлек дигәндә, бар гаепне үз өстенә өюче хатынның кәсептәше, ведомстводан тыш сак милициясендә эшләп пенсиягә чыккан Таһир Кантюков тоткарлана.

Бу инде үтерү алдан сөйләшеп һәм икәүләп кылынганны аңлата. Зания Хөснетдинова котыртучы (подстрекатель), ә аның күптәнге җан дусты турыдан-туры үтерүче дип табыла. Төркем белән эшләнгән җинаять өчен икеләтә кырыс җәза бирелүен бик яхшы белүче отставкадагы милиционер бар гаепне үзенә алырга керешә. Имеш, үтерү үзара низаг нәтиҗәсендә кинәт килеп чыккан, димәк, алдан сөйләшү булмаган. Суд аны да тикшерү барган чорда сак астында тотарга кирәк дип саный. Бу аның бик озакка ябылуын аңлата. Ноябрь азагында хөкем ителгән кеше ул була. 9 еллык кырыс режимлы колония бирелә аңа.

Зания ханымның язмышы тагын да аяныч. Март аенда халык телендә Минзәлә төрмәсе дип йөртелүче изоляторга җибәрәләр аны. Авыл хатыны өчен җинаятьчеләр оясына эләгүнең ни дәрәҗәдә тетрәндергеч икәне аңлашыла ки. Моның өстенә дә төшенкелеккә бирелергә сәбәпләр күп. Озын-озакка утыртачаклары көн кебек ачык. Аннан кайткач, кеше күзенә ничек күренергә, үтерүче дигән исемне ничек күтәрергә?! Бу һәм башка шундый күңелсез уйлар гомер көзенә җиткәч акылсызлык кылып ташлаган кеше йөрәген телгәләми калмагандыр. Ничек кенә булмасын, рухы сына, тормышның мәгънәсен күрми башлый ул. Ахыр чиктә, җаен туры китереп изолятор камерасында асылынып үлә.

Шикләнелүчеләрнең берсе юк булу тикшерү эшләренә йогынты ясамый калмый. Бу Т.Кантюков язмышын җиңеләйтүгә дә күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясый әле. Чөнки башка төрле сөйләүче юкка чыга. Шул сәбәпле Хөснетдинова күрсәтмәләренә нигезләнгән кайбер дәлилләр төшеп кала. Нәтиҗә буларак, җинаятьнең төркем белән эшләнүен исбатлау кыенлаша. Ахыр чиктә, Т.Кантюков суд каршына да ялгызак үтерүче буларак баса һәм җәзаның да чагыштырмача җиңелен ала.

Әмма бездә тикшерү барышында дәлилләнмәү аркасында гаепләү нәтиҗәсендә чагылыш тапмаган, димәк, хөкемдар карамагына эләкмәгән күп кенә фактлар бар. Алардан башка Менделеев каласы янында килеп чыккан канкоешлы вакыйгага этәргән сәбәпләрне һәм, гомумән, хакыйкатьне ачыклап булмастыр. Шуңа күрә суд карарыннан үзгәрәк, ягъни Хәмзә Хөснетдинов ике кешенең алдан сөйләшүе буенча явыз максатта үтерелгән, дигән нәтиҗә ясарга туры килер.

…Ирле-хатынлы Хөснетдиновлар бергәләп гомер кичкән кешеләр түгел, ә бәлки, бары тик 2007 елда гына рәсми рәвештә никахлашканнар. Баштарак тату гына яшәгәннәр булса кирәк. Юкса, хуҗа бар мөлкәтен үзеннән 12 яшькә яшьрәк хатынга васыять итмәс иде. Ләкин тора-бара аралар бозыла башлаган, өлкән яшьтә холыкларны яраклаштыруы кыен, күрәсең. Моның өстенә, һәркайсының үз балалары бар. Юрганны үз ягына тарта, дигән фикер туарга да күп кирәкми. Күршеләренә «яшь» гаиләнең хатыны кызына фатир алырга булышуы мәгълүм. Кредитка алынган акчаны Хәмзә агай түләп барган, диләр. Ә бу анда үз балалары мәнфәгате санга сугылмый дигән уй тудырырга мөмкин. Ни дисәң дә, һәркемнең үзенеке якынрак бит. Каршылыклар көчәйгән саен гаилә башлыгының теге ялгышны төзәтү, ягъни хәләл җефетенә мираска ия булу хокукы бирүче васыятьнамәне юк итү турында уйлый башлавына да ерак түгел.

Мәрхүмнең мондый уе булу-булмавын әйтеп булмый хәзер. Ә менә хатында андый шик тууны фаразларга мөмкин. Акылга камил, аек хатын-кыз тиктомалга мондый явызлыкны планлаштырмый бит инде. Абзый шул васыятьнамәне саклап калып, мал-мөлкәт, бар булган байлыкка өлгәшү максаты белән юк ителгән дигән фикер туа. Моны ханымның беренче күрсәтмәләреннән дә аңлап була, башка дәлилләр дә раслый, Бәзәкә халкы арасында да шундый фикер өстенлек итә. Ул гына да түгел, полиция һәм прокуратураның җаваплы хезмәткәрләре дә бар сәбәпне шуннан күрә.

Хатынның районның үзәк сырхауханәсендә яткан чагы була. 2нче март, җомга көнне кич белән ирен Бәзәкәгә, өйләренә кайтырга кирәк, дигән сылтау белән чакыра ул. Ни хикмәт, Х.Хөснетдинов үзенең «Ода» машинасы белән килеп туктаганда, хатынның яшертен очрашып йөри торган «кавалеры» Т.Кантюков та шунда булып чыга.

Сүз уңаеннан әйтик, моннан күп еллар элек дуслаша алар. Хатын «Ижминводы» шифаханәсендә санитар булып эшли, ә ведомстводан тыш сак милициясе хезмәткәре андагы тәртип һәм мөлкәтнең сакланышы өчен җавап бирә. Җылы мөнәсәбәтләр соңгы елларда, милиционер ялга китеп, гүзәл җенес кияүгә чыккач та дәвам иткәнгә охшаган. Чөнки алар шул көнне дә берничә тапкыр телефоннан сөйләшкәннәр, аңа кадәр дә аралашып торганнар.

Бер хатынның законлы һәм яшертен ике иренең сырхауханә ишегалдында очрашуын очраклы хәл дип юрарга мөмкин үзе. Ләкин алга таба ошбу «очраклык»лар бер кич өчен артык күбәеп китә. Әйтик, Кантюковның төнгә каршы Бәзәкәдә йомышы булуы ачыклана һәм ул элек үк таныш булган Хәмзә агайдан юл уңаенда утыртып баруын үтенә. Бергәләп кузгалып китеп шәһәрне чыккач, аулак, караңгы урында хатын-кыз кинәт кыстала башлап туктарга куша. Болары да була торган хәлләр. Ә менә Кантюков куенында кул белән тотып селтәү өчен җайлап чүпрәккә төрелгән авыр кайрак (наждак) ташы булуны очраклы хәлләр рәтенә кертеп булмас. Бигрәк тә, шушы саллы әйбернең үтерү коралы буларак файдаланылуы ачыклангач.

Хатын-кыз машинадан чыгу белән эшкә җигә ул аны. Башына шул таш белән суга торгач җан әсәре калмаган гәүдәне арткы утыргычка күчереп салгач, Кантюков рульгә үзе утыра һәм мәеттән котылу максатында чүп базына таба китә. Төнлә китереп аударылган чүп-чар өемнәре астында калып юкка чыгар дип уйлыйлар, күрәсең. Ләкин абзыйның сулышы, ыңгырашуы сизелә. Шуннан соң, кыйнап-кыйнап та үлә алмаган кешене үз машинасы белән таптаталар. Бу кадәресе план буенча барса да, полигон юлында «Ода» батып, эшне бозып ташлый. Мәетне кырга өстерәп, өстенә аннан-моннан кар сипкәлиләр дә, машинаны калдырып кайтып китәләр.

Хуҗасыз торган «Ода» машинасын иртән-иртүк полигонга чүп-чар илтүче «КамАЗ» шоферы күреп ала. Алдан әллә ни игътибар итмичә үтеп китсә дә, көндезен туктап күз салырга була һәм кан таплары күреп, полициягә хәбәр итә. Тиздән мәет тә күзгә ташлана. Хәзер бик сирәк очрый торган, Ижауда чыккан машинаның хуҗасы якындагы Бәзәкә авылыннан Х.Хөснетдинов икәне һәм мәетнең дә ул булуы тиз ачыклана.

Мәетнең машинага таптатылганлыгын чамалагач, юл-транспорт һәлакәте дигән фараз да туа. Әлеге фикердә, белгәнебезчә, азмы-күпме хаклык бар. Ләкин ошбу тапталу исә һәлакәт итеп исәпләнми, ә бәлки, максатчан үтерү, дип атала. Һәм берничә сәгатьтән аларның берсе гаебен танып күрсәтмә бирә. Алай гына да түгел, ирен аңсыз иткәнче таш белән кыйнаган, машинага таптаткан урыннарны күрсәтеп тә бирә. Ышандырырлык итеп сөйли һәм беренче мәлдә эзләү-тикшерү эшләрен ялгыш юлдан җибәрә.

З.Хөснетдинованың гаепне үз өстенә генә алырга азаплануы аңлашылып та бетми кебек. Ләкин бу авыл хатынының аңламыйча, белештермичә кылган гамәленә охшамаган. Киресенчә, ул икеләтә фаш ителүдән курыккан булса кирәк. Әгәр яшертен генә очрашып йөргән җан дусты белән бергәләп үтергәннәре ачыкланса, ул җинаятьче генә түгел, халык алдында никахлы иренә хыянәтче буларак та яманатлы калачак бит. Аннан соң, үзе явызлыкка этәргән якын кешесен «батырасы» килмәү теләге дә көчле булгандыр. Мал өчен ире җанын кыярга тәвәккәлләгән хатында да оялу, хурлану, кылган гөнаһлы гамәле өчен газаплану кебек уй-хисләр дә була икән бит. Шул кичерешләр керткән дә инде аны элмәккә.

Кантюковның үзен генә гаепле итеп калдырырга тырышуына исә бер дә аптырыйсы юк. Хатынны бәладән йолып алу ниятеннән бигрәк, үзенең катырак хөкемнән котылу максаты өстенлек итә монда. Ә менә ошбу ир уртасы кешенең, турысын гына әйткәндә, башсызлыгына гаҗәпләнмичә дә булмый. Милициядә эшләп ялга чыккан ветеран мондый җинаятьләрнең ачылуын белергә, димәк, иртәме-соңмы җавап тотарга туры киләчәген аңларга тиеш, югыйсә. Инде намус, кешелеклелек кебек сыйфатлардан мәхрүм адәм баласына да, һичьюгында, куркырга, чынлыкта, киллер булырга ризалашканчы уйланырга, сагаерга кирәк бит. Хәер, бәлки, әлеге парның аек фикер йөртү сәләтен дә җиңәрдәй «бөек» омтылыш-максатлары булгандыр.

Шулай итеп, хыянәтле җинаять ике кешенең мәңгелек йортларына күчүенә китерде. Өченчесе тимер чыбыклы таш коймалар артындагы «Казна йорты»на озатылды. Бәзәкәдә кышкы озын кичләрдә ут кабызылмый торган тагын бер буш өй барлыкка килде.

Наил ВАХИТОВ.

Менделеев районы.

Комментарии