Тәкатьсезгә закон рәхимсез

Тәкатьсезгә закон рәхимсез

Бездәге җинаятьчелек торышына чит ил кешеләренең йогынтысы булу бәхәссез. Бу көннәрдә Казанның Идел буе район судында карала торган җинаять эшендә хөкем ителүчеләр дә, зарар күрүче һәм күпчелек шаһитлар да – Урта Азия дәүләтләреннән килгән затлар. Шәхеснең җенси кагылгысызлыгына каршы кылынган явызлыклар рәтеннән булган четерекле эш буенча утырышлар ябык ишекләр артында июнь аеннан бирле дәвам итә.

1988нче елда туган Мәликә Дәминова – Кыргызстанда туып үскән үзбәк кызы. Ире Иргаш Үзбәкстан кешесе. Казанда бик күптәннән яшиләр, ике балалары да монда тугач, 2011нче елда Мәликәгә Русия гражданлыгы бирелә. Узган ел азагында, Мәликәнең әйтүенә караганда, урам аша тиешсез урыннан чыкканга салынган штрафларны вакытында түләмәү сәбәпле ирен үз иленә озаталар. Шуннан соң кыенлыклар туа да инде. Мәликә дә балалары белән Кыргызстандагы әнисе янына кайта. Ләкин монда да, күрше Үзбәкстанда да эш юк, булса да, хезмәт хакы балалар ризыгына да җитми. Шуңа күрә ул, сабыйларны әбиләре янында калдырып, Казанга кире кайта, «кара исемлек»кә эләгеп өлгергән Иргашка гына мондый бәхет елмаймый.

Ике яшькә кечерәк сеңлесе Интызор, аның ире, балалары белән Авиатөзелеш районындагы вакытлы торакта яши алар. Әйтүенә караганда, азык-төлек сәүдәсе оешмаларында эшләп, автобуста билет сатып акча таба, Кыргызстанга әнисенә дә җибәреп тора. Әмма аның иң борынгы һөнәр дип йөртелүче ысул белән табыш алуы турында әйтүчеләр дә бар. Бусы аңа карата җенси рәвештәге җинаять кылуда гаепләнеп кулга алынган ике үзбәк кешесе әйткән һәм, әлбәттә, зарар күрүче һәм аның танышлары тарафыннан кире кагылган фикер.

2нче февраль көнне Мәликә белән Интызор колхоз базарына киләләр. Сатып алынган әйберләр күп җыелганга, сеңлесе өенә юл ала, ә ул каланың икенче почмагындагы «Южный» сәүдә йортына дип китә. Төн уртасында да кайтмагач, Интызор апасына шалтыратырга керешә. Телефон җавап бирми, ләкин бер мәлне элемтә урнаша, әмма анда ниндидер ыгы-зыгы, ызгыш авазлары, ирләр һәм Мәликә тавышлары гына ишетелеп тора. Соңрак үзе шалтыратып, кайта алмыйм, мине җибәрмиләр, дип әйтергә өлгерә Мәликә. Шуннан соң туганнары полициягә хәбәр сала.

Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә кайтып керә ул өенә. Сеңлесе һәм андагы полиция хезмәткәрләренә төнге галәмәтләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Без аларга кыскача гына тукталырбыз.

«Южный»дагы «Ашан» кибетеннән чыккач, ул Фаррух атлы якташ ир-егетне очрата. Анысы өенә кадәр илтеп куярга вәгъдә иткәч, машинага утыра. «Нексия» рулендә, соңрак мәгълүм булганча, машина хуҗасы Хикмәт Туйчиев утыра, аның янында башкалар Таҗик дип эндәшүче Тухтасин атлы тагын берәү була. Төнгә каршы шушы өч ир заты белән сәфәр чыгуы аңлашылып бетми ханымның. Мәликә исә ошбу сәер адымын Фаррух дус кызы Нәргизәнең егете булганга шикләнмәдем дип аклый.

Гастарбайтерлар, алдан, «Мегастрой» кибетенә туктый. Аннан соң, төзү материаллары төялгән ГАЗельне дә ияртеп, Павлюхин урамындагы яңа йорт янына киләләр, алып кайтылган әйберләрне үзләре агарту-шомарту эшләре башкара торган фатирга ташыйлар. Мәликә шул чакта ук такси чакыртып кайтып китәргә омтылыш ясап карый. Илтеп куябыз, дип, ышандырып күндерәләр. Ләкин аңа өч ир-егет белән төн буе диярлек йөрергә туры килә. Фаррух дигәне теге фатирда кала, аның урынын Солтанали Абдусаломов ала. Шәһәр буйлап чабу гына түгел, Лаеш районына карый торган Петровский, Вороновка бистәләрендә дә булалар. Бусы хатын-кыз белән «күңел ачу» өчен урын эзләп йөргәнгә ошый. Чөнки Абдусалимов урман буендагы бер оешмага кереп, мунча белешеп карый, әмма анда кешеләр бар дип чыга. Ул гына түгел, Тухтасин белән Солтан төрле сәбәпләр табып ызгышалар, машинада барган шәпкә дә, урманлыкта да бәргәләшеп алалар. Өенә кайтарып куюны сораган хатынга да эләгә. Ахыр чиктә, төркем Павлюхин урамындагы теге йортка яңадан кайтып керә.

Бу кадәресе Мәликә күрсәтмәләре нигезендә бәян ителде. Хәер, кайбер үзгәлекләр булса да, Х.Туйчиев һәм С.Абдусаломов сөйләгәннәрдән әллә ни аерылмый бу. Шулай ук идәненә яңа алып кайтылган линолеум җәелгән буш фатир кухнясында алдан Хикмәт, аннан соң Солтанали хатын белән җенси якынлык кылуы, башкалар чыгып киткәч, соңгысының тагын бер тапкыр дәртен басуы турында да барысы да әйтеп торалар. Монысын кире кагып та булмас иде, чөнки Мәликәнең аска җәелгән курткасындагы таплар, тикшерү барышында «биологик калдыклар»га әйләнә. Экспертиза аларның шушы ике тәкатьсезнеке икәнен тәгаен әйтеп бирә.

Моңа өстәп, Абдусаломовның М. Дәминова белән көчләп җенси мөнәсәбәткә керүен танып һәм тәүбә итүен белдереп язган документ та бар. Ләкин ул әлеге кәгазьне, белештермичә, каушап кына имзалаганга охшаган. Чөнки шул көнне Тикшерү комитетының тикшерүче-криминалисты Ленар Мифтахиевка биргән күрсәтмәсендә «көчләү» сүзен бөтенләй кулланмый, киресенчә, барысы да ирекле рәвештә булды, иртә белән Мәликәне үзем озатып җибәрдем дип бара. Шул ук вакытта машинада йөргәндә хатын-кызның өенә илтеп куюларын яисә төшереп калдыруларын үтенеп елауларын әйтми калмый.

Х.Туйчиев та көчләвен кире кага. Машинасы белән өенә кайтарып куям дигәч, үзе бирелде, каршылык күрсәтмәде дип аклана. Хәтта Мәликәнең мәҗбүр итү турындагы сүзләрен исәпкә алмаганда да, шул вәгъдәсен дә үтәмәгән зат өчен аклану була алмый бу. Чөнки төзелеп бетмәү сәбәпле бер кеше дә яшәми торган йорттагы аулак «куыш»та дүрт әзмәвер арасында ялгызы калган хатын-кыз, иң беренче чиратта, исән котылу турында уйлый бит. Ә курку өчен сәбәпләр күп була ул төндә.

Әйтергә кирәк, ирләрнең калган икесе кагылмый Мәликәгә. Х.Туйчиевка ияреп фатирдан чыгып китәләр дә, бөтенләй юкка чыгалар. Бәладән баш-аяк дип уйлыйлар, күрәсең. Бер караганда, әлеге вакыйгада аларның да катнашы юк түгел бит. Фаррух (аны Марух, Марок дип йөртүчеләр дә бар) дигәне, мәсәлән, хатын-кызны тегеләр кулына тапшырган кеше. Төнге сәфәр вакытында Фаррухның Мәликәне аларга «сатуы» турында да сүз чыга хәтта. Гомумән, гаепләнүчеләр икесе тиң Фаррух белән Мәликәнең «Южный» янындагы очрашуы алдан сөйләшү буенча булды дигән фикерне алга сөрәләр, хатынны бер төн «хезмәт» күрсәткән өчен һәр ирдән 5 мең тәңкә ала дип баралар.

Бу мәсьәләдә хакны нахактан аеру кыен. Зарар күрүченең якыннары моны кире кагалар. Ләкин алар бу турыда белмәскә яисә белеп тә аны каралтып күрсәтергә теләмәскә мөмкиннәр. Шулай да Нәргизә 1-2 көн алдан гына, күзем төште дип бик ялваргач, моңа кадәр күрмәгән-белмәгән Фаррухка ире, балалары булган дус кызының телефон номерын бирүен яшерми. Бу инде алар телефон буенча танышканнар, миллионлы калада юллары кисешү дә очраклы булмаган дигән уйга этәрә. Шул ук вакытта якынлык кылудан соң акча түләү яисә таләп итү турында зарар күрүче һәм гаепләнүчеләр күрсәтмәләрендә сүз юк. Аның каравы, С.Абдусаломовны теге фатирда ук тоткарлап, Х.Туйчиевны эзләгәндә бу хакта еш әйтелә. Әмма хәзер инде сүз җенси хезмәт күрсәткән өчен түләү түгел, ә бәлки җинаять җаваплылыгыннан котылдыру турында бара.

Хикмәт Туйчиевны тоту хикмәтле килеп чыга. Аны капкынга Абдусаломов ярдәме белән эләктерергә тырышу уңыш китерми, чөнки Туйчиев Павлюхин урамына килүдән баш тарта. Ул чакта аңа М. Дәминова шалтыратып, үз таләпләрен куйган, ягъни 500 мең сум түләсә, полициягә биргән гаризасын кире алачагын әйткән була, имеш. Сатулаша торгач, бәя 150 мең сумга кадәр төшә. Аннан соң Мәликә хәзергә 10 меңгә дә, ягъни югарыда телгә алынган «тариф» буенча һәрберсеннән бишәр меңгә дә риза икәнен белдереп, хәленә керә аның. Алыш-бирешне «Тандем» сәүдә үзәге янында ясарга булалар. Әлбәттә, бу сөйләшү һәм очрашу оперативниклар күзәтүендә уза. Һәм Туйчиевны шунда ук эләктереп тә алалар.

Ләкин мескен кыяфәтле үзбәк полиция хезмәткәрләре уяулыкны югалта төшүдән оста файдаланып, табан ялтырата. Койма аркылы сикергәндә курткасын умырып төшерә. Оперативникларда аның телефоны гына кала. Тиздән Хикмәтнең хатынына ире номерыннан шалтыратып, берәү телефон аппараты табуын әйтә, аны кая китерергә икәнен сорап, адресларны белешә. Ертык кышкы киемен салып ташлап, хатыны янына яланөс кайткан Хикмәт бу хакта белү белән чыгып сыза. Аны 15 көннән соң гына тоткарлыйлар. Һәм ул, инде безгә мәгълүм булганча, үзен агартып, зарар күрүчене каралтып күрсәтергә керешә.

Ә бит тикшерү органнарын М. Дәминованың әхлакый йөзе, аның кәсеп итү ысулларыннан бигрәк, 3нче февральгә каршы төндә булган вакыйгалар кызыксындыра. Тикшерү барышында, Туйчиев теле белән әйткәндә, «мошенник хатын»ның матди файда алу теләге белән генә йөрүе расланмый. Кыскасы, тикшерүче Ленар Мифтахиев икесе дә 1987нче елда туган Х.Туйчиев һәм С.Абдусаломовның төнге кыланмышлары РФ Җинаять кодексындагы «Көчләү» дигән маддә кысаларына эләгә дип таба. Өстәвенә, соңгысының законда җенси рәвештәге көчләү гамәлләре дип аталучы бозыклык кылуы да дәлилләнә.

Хөкем утырышларының шулай озын-озакка сузылуы гаепләнүче якның рухи зыянны каплап, зарар күрүчене җайлавы яисә куркытуы сәбәпле, аның башка төрлерәк сөйли башлавы белән аңлатылырга мөмкин. Ләкин ошбу җинаять авырлар рәтенә кертелә һәм гамәлдәге законнарда, якларның килешүе сәбәпле, җинаять эзәрлекләвен туктату мөмкинлеге каралмаган. Кырыс җәза биреләчәк, димәк.

Наил ВАХИТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии