Адым саен вәхшилек

Шушы араларда Хабаровск өлкәсендә бер төркем сектант кызларның дистәләрчә гөнаһсыз җан ияләрен вәхшиләрчә җәзалап үтерүләре, әлеге күренешләрне интернет челтәренә куюлары турында җан өшеткеч вакыйгалар белән бөтен телевидение һәм интернет шаулады. Хайваннарга битараф булмаучы кеше буларак, кулыма каләм алмый түзә алмадым.

Әйтегез әле зинһар, кешеләр, кая таба тәгәрибез без??? Ни өчен соңгы елларда үсмер балалар арасында ерткычлык, вәхшилек күренешләре артуга таба бара соң?

Әлеге соравыма үзем үк җавабын да шәрехләп үтмәкче булам. Әйтик, бүгенге чор балаларын күпчелек әти-әниләр «Юк, ярамый!» кебек сүзләрдән бөтенләй читләштерәләр. Имеш, бу аларның киләчәккә ышанычын җимерә, аларның хокукларын чикли. Минем бу уйдырма белән һич тә килешәсем килми. Чөнки, «Ярамый!»ны белми, ишетми үскән бала, бөтенесен кыланып карарга омтыла. Аңа бернинди киртәләр дә юк. Эшкә яки үз мәшәкатьләренә башы-аягы белән чумган әти-әнисенең үзенә артык игътибар итмәячәген аңлый ул, шуңа күрә иң тыелган җимешләрне татып карарга тырыша. Ә инде күпчелек очракта кылган гамәлләрне төзәтерлек булмый шул, кызганыч. Гаебе булган очракта да һәр әти-әни үз баласын аклый, яклый башлый. Янәсе, аның баласы андый начар адымга бармас! Ә балага шул гына кирәк тә!

Сез уйлап кына карагыз, киләчәктә ана буласы кызлар тере җан ияләренә ничек итеп кул салырга мөмкин, ә? Бу бит берничек тә башка сыймый.

Безнең чор балалары мондый вәхшилекләрдән ерак торды, Аллага шөкер. Хәзер балаларыбызның киләчәге өчен борчылып, төн йокылары кача. Гөнаһсызлык битлеге кигән, ә чынлыкта эче черек адәми затлар адым саен очрап тора. Әлбәттә, монда интернетның да өлеше зур. Бөтен чүп-чар, әшәкелек шуннан агыла. Бу кешелекнең тамырын корытырга уйлап табылган бер куркыныч корал кебек тоела миңа.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: интернет челтәрендә төрле үтереш, азгынлык темаларына күптән чикләүләр куярга вакыт. Балаларыбызга игътибарны киметмик, хөрмәтле әти-әниләр! Дүрт аяклы кече туганнарыбызга карата да ихтирам, хөрмәт тәрбиялик аларда. Үзебез дә яхшы гамәлләребез белән үрнәк күрсәтик. Киләчәгебезнең алар кулында икәнен онытмыйк!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии