Куркыныч әниләр

Баланың иң якын, кадерле кешесе, әлбәттә, әни. Дөньяга килгән көненнән башлап, ана кеше аны кайгыртып, яратып яши. Тик бар аналар да ана исеме белән аталырга лаекмы? Барысы да балалары өчен янып-көеп, чит-ятлардан аларны саклап яшәми шул…

Тәгаен бу хәлнең кайчан булганын хәтерләмим. Без кечкенә вакытта, ниндидер бер газетада, бер ана ир белән яшәр өчен үзенең кечкенә балаларын юрганга төреп, чатнама суыкта бәкегә салган, дип язганнар иде. Әле сабый булсак та, күңелебездә тирән яра калдырган бу вакыйганы озак оныта алмыйча йөрдек.

Тора-бара бу хәлләрнең гадәти булуына төшендем. Балалар йортында күпме ташландык нәниләр яшәп ята. Күпме бала ата-ана назын күрмичә, сыкрап гомер итә. Бүгенге көндә үз балаларына кул салган аналар да бар. Интернет челтәреннән караган фактларны сезгә дә тәкъдим итәм.

2010 елда Петербургның Невский районында Наталья Иванова үзенең баласын буып үтерә. Аннан соң су тулы ваннага салып, ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Экспертизадан соң Наталья Иванова кулга алына, тик үз гамәлен берничек тә аңлатып бирә алмый.

2009 елда Мытищеда Елена Осина абыйсы Александр белән төнге сәгать бердә өйләреннән ерак булмаган трассага чыга. Юл уртасына үзенең 11 айлык баласын куеп китә. Әле ярый, бәхеткә, руль артындагы Мария баланы күреп ала һәм машинаны туктатып, аны хастаханәгә озата. Еленаның бер баласы булган инде. Беренче кызының әтисе кире аңа кайткан, ә 11 айлык Романга өйдә урын калмаган. «Мин үтерергә дип калдырмадым, алып китәрләр дип ышандым», – ди Елена Осина.

2011 елда Амур өлкәсендә инде биш бала анасы Валентина Колесникова яңа гына туган алтынчы баласын үтерә. Тикшерү эшләре күрсәткәнчә, ул ташландык бинага бара һәм шунда баласын табып, аягы белән башына баса. Аннан иске пакетка салып, бер почмакка яшереп куя. Хәмер белән дус булган ананың 4 баласы дәүләт карамагында, 1 баласы элеккеге иренең туганнарында яшәп ята.

Украина телеканалы сөйләгәнчә, 2009 елда Житомирск өлкәсендә 21 яшьлек Анастасия үзенең 10 айлык баласын үтереп, авыл читендәге алмагач астына күмеп куя. Авыл кешеләре бу баланы тапканда, аның кул-аякларын этләр өзгәләгән була. Анастасия баласын тирән күммәгән, бер чокырга ыргытып, өстенә бераз туфрак салган. Анастасия үзенең нигә болай эшләгәненә аңлатма бирә алмый.

Бу әле кайберләре генә. Челтәрдә роликлар бихисап. Шундый коточкыч роликларны караганда, йөрәккә ничек сыя алыр икән болар, дип уйлап куйдым. Күзем яшьләнми калмады. Эшләгән явызлыклары өчен, бераз булса да, үкенү чаткылары уяныр микән?! Билгесез. Тик ана исеменә лаек түгел алар. Бу исемне каралтып, аңа тап төшерүчеләр…

P.S. Фактлар http://www.youtube.com сайтындагы роликлардан алынды.

Алсу НУРГАТИНА.

КФУ студенты.

Комментарии