Яшәү рәхәт җирдә, әмма…

Яшәү рәхәт җирдә, әмма…

Урыс халкы элек-электән сугышып яшәгән. Ирләрнең күбесе сугыш кырында ятып калган. Ир-атлар ыруг дәвамчысы, нәселне үстерүче, дип санала. Җир бүлгәндә дә хатын-кызларга түгел, гаиләдәге ир башыннан бүлгәннәр бит. Ирләр үлгәч, халык саны да кимегән. Кызганыч, әмма әлеге хәл хәзер дә дәвам итә. Узган гасырда Бөек Ватан сугышы, аннан Әфганстан, Чечня бәрелешләрендә күпме егетләребез ятып калдылар. Яңа гасырга аяк басканда илебез тыныч тормышта яши башлады, дияргә дә була. Тик халык барыбер кырыла. Табигать бәла-казалары, кешеләрнең үзләренең тормышларына саксыз караулары аркасында килеп чыккан мәгънәсез үлемнәргә мисаллар эзләп ерак китәсе юк, бар да күз алдында. Әмма халык болай гына кырылмый, кешеләр үз-үзләрен юкка чыгара башлады. Үз-үзенә кул салучылар саны елдан-ел арта бара. Соңгы мәгълүматларга караганда, Русиядә 2011 елда, якынча, 129 миллион 700 мең кеше яши икән. Ир-атларның уртача гомер озынлыгы алтмыш яшькә дә җитми, гүзәл затларыбыз исә җитмеш ике еллап гомер кичерә . Бу үз үлеме белән бакыйга күчкәннәр, әлбәттә. Тик соңгы елларда үз теләкләре белән дөньядан китүчеләр саны арта бара шул…

Үз-үзенә кул салуны бер сүз белән — суицид дип кенә атыйлар. Мин мондый юлны сайлаучыларны аңламадым, аңламыйм һәм аңламаячакмын да. Кемдер меңләгән авыруын җиңә-җиңә яшәргә омтыла, тормыш өчен көрәшә, кыйммәтле дарулар эчеп, үз-үзендә яшәүгә өметен сүндерми. Икенчеләр исә, түгәрәк тормышларын, гаиләләрен калдырып, аналарын күз яшьләренә күмеп, үз гомерләрен үзләре үк өзәләр. Кешенең уена бер шундый уй керсә, ул аны ахырына кадәр җиткерә, диләр психологлар. Кайберәүләр якыннарын куркытыр өчен, үзләренең теләкләренә ирешер өчен элмәккә менә, яисә кан тамырларын кисә. Бу бигрәк тә яшүсмерләргә хас сыйфат. Икенче берәүләр исә, алларында килеп туган проблеманы чишү юлын таба алмый. Алар тормыш алларына куйган четерекле мәсьәләнең чишелешен нәкъ менә шунда күрә. Үзләренең яшиселәре килсә дә, үлемне сайлыйлар. Андый кешеләр, гадәттә, кечкенәдән үк бик иркә, нәзберек характерлы булалар, ди белгечләр. Суицид элеккеге заманнарда да булган күренеш, моны галимнәр күптән раслаганнар инде. Әмма күп очракта үз-үзенә кул салучылар үлемгә хөкем итүчеләр арасында гына булган.

Яз көне генә әле Казан гәҗитләренең күбесе үз-үзен үтерергә маташкан бер авырлы хатын турында шаулашып алдылар. Яшен хәзер төгәл хәтерләмим, карынында игезәк балалар йөрткән, тиздән нарасыйлары дөньяга килергә торган хатын «Миллениум» күпереннән ташлана. Бәхеткә, су буендагы балыкчылар хатынны коткарып кала. Үзенең нишләп әлеге адымга барганын булачак ана бер ничек тә аңлата алмый. Икенче бер очрак Яр Чаллы шәһәрендә була. Әлеге вакыйгага ун еллап бардыр инде. Әлеге шәһәрдә бик биек бина бар. Ярчаллылылар аны үзләренчә «түбәтәй» дип йөртә, чөнки бина конус формасында һәм түбәсе дә түбәтәй формасында ясалган. Бер егет, йөргән кызын көнләшүе аркасында үтерә һәм үзе әлеге бинаның иң югары катына менеп сикерә.

Психологлар фикеренчә, мондый адымга баручылар, гадәттә, эштә яисә өйдә килеп туган проблемаларны чишә алмаучылар . Дөресрәге «чишәргә теләмәүчеләр», чөнки һәр ситуациядән дә чыгу юлы бар икәнен барыбыз да беләбез. Акылга зәгыйфьләр генә дөньядан үзләре теләп китә, дигән фикер дә бик үк дөреслеккә туры килеп бетми. Үз-үзенә кул салучыларның 41%ының бу адымга бару сәбәпләре беленмәскә дә мөмкин. (Моны кеше алдында килеп туган унлаган проблемаларның бергә килеп «төртелүе» дип тә карарга була.) Эштәге проблемалар һәм акылларына зыян килүчеләр арасында суицидка баручылар бер тигез дәрәҗәдә –18 шәр процент икән. Физик кимчелекләре булган кешеләр, гадәттә, сау-сәләмәт кешеләрдән рухи яктан нык булулары белән аерылып торалар. Моннан берничә атна элек Беренче каналда «Минута славы» тапшыруының финалын карарга туры килде. Әлеге тапшыруда ике инвалид егет (икесенең дә аяклары бот төбеннән үк киселгән) биеп, җиңү яуладылар. Шуларны караганда күздән яшьләр килде. Шундый кимчелекләре була торып та, үзләрендә яшәргә көч табалар бит. Ә инвалидларга безнең илдә яшәү икеләтә авыррак. Чөнки транспорт та, подъезд ишекләре дә, күп катлы йортлар да, кибетләр дә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен җайлаштырылмаган диярлек. Шуңа, аларның күбесе өйдә утырырга мәҗбүр дә инде.

Статистик мәгълүматларга карасаң, чәчләр үрә торырлык! Бүгенге көндә, Җир шарында яшәүче һәр биш йөз мең кеше ел саен үз-үзенә кул сала икән! Ун ел элек, ягъни 2001 елда Русиядә илле җиде меңнән артык суицид очрагы теркәлгән. (Алга киткән илләрдәге мәгълүматлар белән чагыштырып карасак, бу бик зур саннар. Япониядә мондыйлар 25 мең, Америкада 30, Франциядә 20 мең чамасы). Башка Ауропа илләрендә исә үз-үзләренә кул салучылар юк дәрәҗәсендә диярлек. Диндә (ислам динендә генә түгел, христиан, будда һ.б. диннәрдә дә), дөньядан үз теләкләре белән китүчеләргә тискәре караш яшәп килә. Ислам динендә, кешенең тормышы сынау буларак бирелгән, диелгән. Бу дөньяда күргән михнәтләр, барлык авырлыклар да бакый дөньяга әзерлек кенә. Без җиңеп чыккан һәр авырлык, һәр авыру җәннәттәге урыныбызны төзүдә кулланыла торган «материал», имеш. Адәм үзенең язмышын үзе хәл итә алмый, бар нәрсә дә Аллаһы Тәгалә иркендә. Үз-үзен үтергән кеше исә Хак Тәгаләгә каршы барган санала. Моңардан да олы гөнаһ булу мөмкин түгелдер! Кайбер авыру кешеләр, үзләренең авыруларына чыдый алмыйча, Аллаһыдан тизрәк үлүләрен сорыйлар. Бу шулай ук начар гамәл санала. Раббыбыз Изге китапта: «Үзенең үлемен якынайткан адәмгә җәннәт ишекләре ябык!» – дигән. Мөселманнарга хас сыйфат ул сабырлык. Сабыр булу, көтә һәм кичерә белү генә адәм баласын чын мөселман итә. «Сабыр төбе – сары алтын» ди бит халык та. Мин бу сүзләрне һавадан алып язмадым. Барысы да мин бала чакта әбиемнең сөйләгәннәре.

Әмма чын мөселман кешесе, ислам кануннарыннан чыкмыйча, аларны үтәп яшәгән кеше белән соңгы елларда халыкның күңеленә шом салган террорчыларны һич кенә дә бутарга ярамый. Чөнки исламда бер кешенең гомерен өзү – барлык кешелекне юкка чыгаруга тиң санала. Элек үз-үзенә кул салучыларны, гадәттә, башка мөселманнар белән бергә бер зиратка җирләмәгәннәр дә хәтта. Пәйгамбәребез Олуг Мөхәммәд суицид кылган кешегә җеназа укуны хуп күрмәгән һәм үзе дә укымаган. Моның белән ул башка адәмнәргә үз-үзеңә кул салуның нинди зур гөнаһ булуын тагын бер кат искәрткән. Әмма мәетне барыбер ислам кануннары буенча күмдерә торган булган. Яһүдләрдә исә үзен үзе үтерүче акылында булмаса, кичерелә, ә христианнарда мондый кеше авылдан бик еракта күмелгән һәм аны искә алырга базмаганнар.

Ни генә булмасын, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерне ахырына кадәр яшәргә, Ул җибәргән сынауларны барыбызга да сабырлык белән үтеп чыгарга язсын иде.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии