Көнлекчеләр килә төркем-төркем

Көнлекчеләр килә төркем-төркем

Җан асрарлык аз-маз акчага, хәтта тамак хакына ялланып эшләүче көнлекчеләр күп хәзер. Болар, башлыча, сәрхушлеккә сабышкан тормыш төбендәге затлар.

СТАНДАГЫ СӘЕР ХӘЛЛӘР

Тукай районындагы Бәтке авылы тирәсендә балыкчылар станы бар. Аны Түбән Камада яшәүче Александр Меновщиков пенсиягә чыккач оештыра. Ялчылар яшәр өчен вагон китереп куя, Кама буендагы кишәрлекне койма белән әйләндереп ала, вак мал-туар, кош-корт асрау өчен абзар, мунча һәм башка кирәкле корылмалар төзи. Һәм монда эшләү өчен хезмәтчеләр яллый.

1953нче елгы Владимир Насенкин анда 2012нче елдан бирле яши. Эчүе аркасында хатыны белән аерылышып, фатирыннан чыгып киткән ир-ат сыену урынын монда таба дияргә мөмкин. Түбән Камада яшәүче улы Артур, кызы Луиза белән сирәк-мирәк хәбәрләшеп, әллә нигә бер очрашып тора ул. Тормышы турында күп сөйләми, бары тик Александр атлы кешенең Кама буендагы хуҗалыгында маллар каравын әйтә. Пенсиясен алырга дип шәһәргә килгәч, Артур әтисен бер мәртәбә Бәткегә кадәр озатып куя, аннан 3-4 чакрым ераклыктагы станның кайда икәнен генә тәгаен белми.

2016нчы елның җәендә А.Меновщиков хуҗалыгына Түбән Камадан 1964нче елгы Николай Ломов дигән тагын бер сукбайны алып кайта. Күргән-белгәннәр Насенкин турында, тырыш, җайлы кеше, дип, уңай сөйләсә, Ломов хакында, юньләп эшләмичә йөрүче, дигән фикердәгеләр күп. Хуҗа Александр ялчыларын нык тота, эчсәләр дә, эшләмичә ятуларына юл куймый. Ләкин узган ел август аенда А.Меновщиков авырып үлеп китә. Хуҗалык аның хатыны Гөлсинә карамагына кала, шулай ук мәрхүмнең күп санлы ир туганнары да күз-колак булып тора. Әмма, үзе юкның күзе юк, дигәндәй, даими күзәтеп торучы булмагач, тәртип тә какшый. Александр үлгәч, Ломов ике ай буе айнымыйча эчеп ята, Менделеев каласында яшәүче Андрей Меновщиков, аны куып җибәрергә дә уйлаган идем, бары тик Владимир Насенкин сораганга күрә генә калдырдым, ди һәм Владимирның бу гамәлен Ломовның аңа басым ясавы нәтиҗәсе дип санавын әйтә. Әлбәттә, Насенкинның диңгез кебек шаулап торган елга буенда ялгызы каласы килмәвен дә исәптән чыгарып булмас.

Н.Ломов тумышы буенча Пермь ягыннан булса да Түбән Камада үскән, яшәгән кеше. Әфганстан сугышында катнашып кайткач өйләнгән, ике баласы туган. 1994нче елда кеше талап, ел ярымга утыртылган. Аннан кайтуга көчләгән, кыйнаган өчен тагын биш елга хөкем ителеп, 1 ел да 7 айга алданрак азат ителгән. Ул колониядә чакта хатыны аерылган.

Ломов 1999нчы елда Н.Голубева белән яши башлый, никахларын да терки алар. Баштарак, төрмәдә үзгәрдем, Аллага да ышана башладым, дип сөйләнгән ир кеше эчә, эчкәч, юньләп эшләми, хәләл җефетен җәберли. Шуңа күрә бер елдан ук хатын Зәйдәге әнисе янына китеп, анда өч ел яши. Николай эчкечелектән дәваланып, эшли башлагач, тагын кавышалар. Хатынның әйтүенә караганда, аек чакта да көн күрсәтми ул аңа. Күп тә үтми, ир заты тагын эчәргә керешә. Өстәвенә Надежда аны үз фатирларында чит хатын белән тота. Тагын аерылышырга туры килә. Шулай яши торгач, Н.Голубева өч бала таба. 2008нче елда аларның аралары тәмам өзелә. Ломов хәзер дә балигъ булмаган өч бала атасы булып санала. Аларның кайда икәнен генә белми һәм белергә дә теләми.

Г.Меновщикова әйтүенчә, әлеге ике кеше хезмәт хакы алмыйча, торак һәм тамак өчен эшли. Гөлсинә ханым, атнага бер-ике тапкыр аларга кирәк-яраклар китерәм, ди. Агай-эне Меновщиковлар да сораган әйберләрен алып килүләрен әйтә. Ул гына да түгел, хезмәтчеләр махмырдан интеккәндә ярдәм итүләре дә сизелә. Әлбәттә, хәмер юнәтүнең бердәнбер ысулы түгел бу. Әйтик, машина яисә көймәләрен саклауга калдырып торган балыкчылар төртә яртыны. Яисә күз-колак булган өчен балыклата түли, анысын аракыга алмаштыру зур хезмәт сорамый. Һич булмаса, Ломов дусларына шалтыратып, баш төзәтерлек аракы китереп китүләрен сорый.

Узган ел 9нчы декабрьдә аның Түбән Камадагы дусты И.Әхмәтҗанов станга ике тапкыр килеп, берәр шешә «Казанская престижная»ны бирә. Икенче көнне иртән исә Н.Ломов хезмәттәше Владимирның үлүен әйтеп, Меновщиковларны, Насенкинның хатыны һ.б. күргән-белгәннәрне аякка бастыра.

Вагонда үз диванында чалкан яткан Насенкин, йөзе-битендәге сыдырылган урыннарны исәпкә алмаганда, үз үлеме белән вафат булган кешене хәтерләтә. Гөлсинә ханым алып килгән «чәкүшкә» белән баш төзәткән Ломов, кичтән Насенкиннан иртәрәк йокладым, иртә белән мичкә утын өстәмәгәнгә ачулана башлагач аның җансыз икәнен күрдем, дигән фикерне алга сөрә. Биттәге җәрәхәтләрне урманда чыбык-чабык җыю галәмәте дип белдерә, мәетне моргка алып китәргә дип күтәргәч, аның астында калган кан тапларын исә шунда ук егылу нәтиҗәсе дип аңлатырга ашыга. Суд-медицина экспертизасы исә мәрхүм гәүдәсендә үткен әйбер белән кисеп һәм сугу-бәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән 17 зур булмаган җәрәхәт саный. Ләкин үлемгә аларның катнашы булмый, 64 яшьлек ир-ат язмышын исә йөрәккә эләккән бердәнбер үтәли яра хәл иткән булып чыга.

Әлбәттә, «әфганчы»га шик төшми калмый монда. Тикшерүче, полиция хезмәткәрләре генә түгел, шаһит буларак теркәлгән гади кешеләр дә Насенкинның дуамал Ломов кулыннан һәлак булуына икеләнмәүләрен белдереп күрсәтмә бирә. Ломов исә алдан төрлечә сөйли, ахыр чиктә, Насенкин «Нива» машинасы белән килгән өч балыкчы белән ишегалдында «Парламент» аракысы эчә калды, мин вагонга кереп яттым, дип, гаепне үзеннән читкә этәрә. Тикшерү комитетының Тукай районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Раиф Бильданов аны «Полиграф» тикшеренүенә дә тарта. Тикшерүдән соң, күрмәдем, белмим, дип барган Ломовның әлеге җинаять турындагы мәгълүматларын яшерә, ягъни аның ничек булуын белә, дигән нәтиҗәгә килә. Ул гына да түгел, тикшеренүне уздырган белгеч В.Мөхәммәтшин, соңрак әңгәмә корганда Н.Ломов җинаятьнең үзенең артык исерек булуы аркасында килеп чыгуын һәм гаебен тану турында уйлап караячагын әйтте, дип белдерә.

Әмма гаебен ахырга кадәр кире кага ул. Аңа ышанырлык сәбәпләре дә чыгып тора. Мәсәлән, ишегалдында «Парламент» шешәсе табыла, шаһитлардан берәү әлеге хуҗалыктан читтәрәк «Нива» машинасын күрүен әйтә, хәтта Чайков дигән Чаллы кешесенең бармак эзләре алына. Ләкин тикшерә торгач, 10нчы декабрьгә каршы кич һәм төнлә белән бу якларда Ломовтан башка кеше булмаган дигән фараз ныгый. Әйтик, Чайковның 9нчы декабрьдә көн буе өендә булуы раслана, ә эз алданрак калдырылган дип санала. Шул ук вакытта Ломовның гаебен раслаучы дәлилләр арта бара. Мәсәлән, Насенкинга тимәдем, кагылмадым, дип килгән кешенең киемнәрендә аның каны табыла.

Ахыр чиктә Николай Ломовка аңлы рәвештә кеше үтерүдә рәсми гаепләү белдерелә. Р.Т.Бильданов, үтерү исерек низаг вакытында килеп чыккан, Ломов кул астына эләккән пычак белән кадаган, дип таба. Аның нәтиҗәсе белән район прокуроры Айрат Галимәрдәнов та килешә һәм җинаять эше судка җибәрелә.

Элеге хәлләрдән соң бер атна дигәндә балыкчылар станындагы торакка паспорты буенча Алабугада теркәлгән икенче бер кеше урнаша.

ФЕРМАДА ЯШӘҮЧЕ СӘРХУШЛӘР

Биектау районының Юртыш авылындагы мөгезле эре терлек фермасындагы элек колхозчыларның көнкүреш йорты дип аталган агач бина күптән килмешәк көнлекчеләр өчен тулай торакка әверелгән инде. Узган ел көзендә кухнялы һәм җиде карават куелган бүлмәле авыл өендә Мари Иле Республикасыннан килгән өч ир-ат һәм ферма мөдире Ринат Шәрифҗанов яши башлый. Мөдирнең әйтүенә караганда, тапшырылган эшне башкара, артыгын эчми алар. Әмма монда да хәвефле хәл исерек баштан килеп чыга.

31нче декабрь көнне ирләр бәйрәм табыны әзерли. Әлбәттә, аракы җитәрлек була, өстәлгә шампан шәрабе дә куела хәтта. Яңа елны каршылагач, озак утырмый алар. 1961нче елгы Е.Кольцов йоклап китә, 52 яшьлек А.Смоленцов белән 1972нче елгы В.Никифоров яткан килеш телевизор карый. Ә мөдир кеше фермаларны әйләнеп кайтырга була. 50 яшендәге Ринат абзыйның 15 минутка чыгып керүе мари кешеләренә җитә кала. Кире кергәндә бусага төбендә канга батып яткан В.Никифоровны күрә ул. Аның янында хайван чалу өчен кулланыла торган зур пычак тоткан А.Смоленцов басып тора. Тиздән уң кулын йөрәк тирәсенә салган Валерий тынып кала.

Р.Шәрифҗанов хәвефле хәбәрне «Правда» җәмгыяте директоры һәм полициягә җиткерә. Тикшерү комитетының Биектау районара бүлеге тикшерүче-криминалисты Динар Гарифуллин һәм оператив хезмәткәрләргә үтерүченең кем икәнен ачыклап торасы булмый. Смоленцев канга буялган үтерү коралын тоткан килеш каршылый аларны һәм шунда ук гаебен тануын белдерә. Экспертиза мәрхүмнең култык астындагы бер җәрәхәттән үлүен, үткен-очлы әйбернең сул үпкәне яралавын, күкрәк куышлыгына кан тулуын белдерә. Химик тикшеренү В.Никифоров канындагы этил спирты микъдары 1,8 промиль, ягъни ул уртача дәрәҗәдә исерек булган дип күрсәтә.

Көнлекчеләр бәрелешен күзәтеп торган шаһитлар юк. Әйтелгәнчә, ул чакта Р.Шәрифҗанов урамда була, колакка саграк Е.Кольцов йоклап ята, аны полиция хезмәткәрләре генә уята. Шуңа күрә вакыйганы Смоленцев сөйләгәннәр буенча күз алдына китерергә туры килә. Әллә ни тәфсилләп торырлыгы юк аның. Чөнки исерек ахмаклык аркасында килеп чыккан чираттагы фаҗига ул. Бактың исә, ирләр телевизорны бүлешә алмаган икән, ягъни икесе ике каналны карамакчы булган да үзара низаг чыккан, бәргәләшеп тә алганнар. Соңгысын икесендә дә вак-төяк шешкән-күгәргән урыннар булу раслый. Кызган Никифоров, өстенә дә кимичә, урамга тартырга чыгып киткән. Ә котырынган исерек аны 40 см озынлыктагы «хәнҗәр» тотып көтеп торган…

Хатыны белән күптән аерылышкан В.Никифоровның законлы вәкиле итеп аның Казанда яшәүче кызы Мария билгеләнә. Аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләнүче Смоленцев сак астына алына. Анда, кимендә, 6-7 ел утырачагына шик юк аның. Бу бәндәнең үткән тормышына кыскача күз салып үтик. Чөнки авыл җирләренә көтүче, терлекче кебек аз түләүле эшләргә кемнәр килүен ачык күрсәтә ул. Смоленцев 9нчы сыйныфны колониядә тәмамлаган кеше, чөнки 16 яшендә көчләгән өчен өч елга утыртылган ул. Шуннан соң тагын 8 тапкыр хөкем ителгән, барлыгы 23 ел гомерен колониядә уздырган, узган ел азат ителеп, 13нче ноябрьдә Юртышка, якташлары янына килеп чыккан. Чөнки башка барыр урыны юк, никахсыз хатыны һәм кызы белән хәбәрләшми һәм аралашмый ул. Кызганычка, мондый мисалларны күпләп китереп була.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии