Караклар, сак булыгыз!

19-28 апрельдә Татарстанда «Имин йорт. Имин подъезд. Имин фатир» операциясе уздырыла.

Хәзерге заманда еш кабатлана торган күренеш: эшләрен тәмамлап, арып-талып өенә кайткан ачык ишекләргә тап була… “02” номерын җыю, экспертлар, опергруппа килүе, өсте аска китерелгән фатир… “Нәрсәләр юкка чыккан?” – дигән сораудан чатнаган баш… “Нигә нәкъ менә безнеке? Ни өчен?” Соңыннан көннәр буе әйбер барлау, төнге куркулар, милкен югалту ачысы…

Рәсми мәгълүматларга караганда, быел 3 ай эчендә республикада 399 фатир караклардан зыян күргән. Урлашуларның күп өлеше көндез – кеше эштә, укуда булганда кылына. Гомуми җинаятьчелек структурасында күп урын алмаса да, фатир басу кебек җитди җинаять белән көрәшүгә Эчке эшләр министрлыгында зур игътибар бирелә. Милек урлау белән бәйле җинаятьләрне ачу һәм кисәтү өчен күп чаралар уздырыла. Шушы көннәрдә үзенең сизгерлеген тагын да арттырачак, дип вәгъдә итәләр. 19-28 апрельдә ЭЭМ белән берлектә Ведомстводан тыш сак идарәсе “Имин йорт. Имин подъезд. Имин фатир” операциясе уздырачак.

“Имин йорт” операциясе вакытында республиканың ведомстводан тыш сак хезмәте милиционерлары куркынычсызлык кануннарын аңлатып, фатирдан фатирга йөриячәк, кунакханәләр, тулай торак, коттеджлар, гараж кооперативларының көтелмәгән “кунакка” каршы техник ныгытылуын тикшерәчәк. Мәгълүм булганча, җинаятьне ачуга караганда, кисәтү күпкә җиңелрәк.

Узган елны күрше республикада бер хуҗа фатир каракларыннан рәттән 3 тапкыр зыян күргән. Әмма һәрбер очрактан соң сак сигнализациясе куярга тәкъдим ителсә дә – үз туксаны туксан… Әлбәттә, иң камил, иң заманча сигнализация куйдырган булса да, ул бу югалтулардан әллә ничә тапкырга арзангарак төшәр иде аңа. Фатир сагының бәясе айга 250 сум. Аена Интернет өчен дә күбрәк акча тотуыбызны искә алсак, тыныч йөрәк, имин йорт өчен зур сумма түгел бу!

Сак бүлекләрендә җинаятьчедән зыян күрергә өлгерүчеләрнең мөрәҗәгать итүен генә көтеп ятмыйлар. Торакны милиция сигнализациясенә тоташтырырга үзләре үк тәкъдим итеп йөриләр. Каракны узып китеп эшләргә кирәк шул. Заманы шуны таләп итә. Фатир талаулар еш кабатлана торган районнар аеруча яхшы күзәтү астына алына. Инспекторлар фатирдан-фатирга йөреп, хезмәт тәкъдим иткән мөмкинлекләрне аңлата. Мондый төр социаль “реклама” бик күп фатирны талаулардан саклап калды, дип ышанабыз. Күп гаилә үз милкенең иминлеге хакына чаралар күрергә әзер булса да, кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белеп кенә бетермәскә мөмкин. Бүгенгә Татарстан буенча 77 меңләп торак, Казанда 48600дән артык фатир милиция сигнализациясе ярдәмендә сакка алынган.

ТР ЭЭМ каршындагы Ведомстводан

тыш сак идарәсенең матбугат үзәге.

Медаль бурлары

Соңгы арада Бөек Ватан сугышы ветераннарына игътибар артты. Җитәкчеләрнең генә түгел, каракларның да исенә төште алар. Социаль хезмәткәр булып кыланып, өйләренә үтеп керәләр икән. Мәсәлән, бер кыз биш ветеранны шул рәвешле алдаган. Пенсионерларга 2-3 мең сум матди ярдәм таратып йөри, янәсе. Менә ул сузган 5 мең сумлыкның ялган акча икәнен генә карт әби-бабайлар абайлый алмаган. Тегеләр сдача кайтарган арада, акча янчыгының кайда яшерелгәнен күреп алган кыз, бөтен маяларын урлап сызу җаен тапкан.

Караклар акча белән генә чикләнеп калмыйча, орден-медальләргә дә кызыга икән. Бәяләре чүп кенә дип уйласагыз, ялгышасыз. Ул бүләкләрне 5 мең сумнан алып, 25 меңгә кадәр сатарга була. Мондый җинаятьчеләр Балтач, Арча, районнарында йөргән. Караклар үзләрен журналистлар дип таныштырып, әби-бабайларның ышанычын яулаган. Аннары, сыйфатлы орден-медальләрен ясалмага алыштырганнар. Юдинода яшәүче бер ветеран, шулай чит кешегә ышануы аркасында, 2 ордены һәм 12 медаленнән колак кага. Бәхеткә, милиция хезмәткәрләре угрының эзенә төшә, ә бүләкләр хуҗасына кайтарыла.

ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне ачу идарәсе начальнигы Владимир Иванов әйтүенчә, күп нәрсә үзебездән, игътибарлы булуыбыздан тора.

– Авыл җирендә олы кешеләр яхшы ала, караклар моны әйбәт белә. Җитмәсә, өлкәннәрнең сәламәтлеге дә нык түгел. Ләкин ветераннар уяурак булса иде. Чит кешене өйгә кертмәскә, документын күрсәтүне үтенергә, милек сату буенча бернинди килешүгә дә кул куймаска киңәш итәм. Инде караклар белән очрашсагыз, шунда ук милициягә хәбәр итегез, – диде Владимир Викторович.

Кыскасы, медальләр тагылган кәчтүмегезне ераккарак яшерегез, әби-бабайлар. Акча янчыкларыгызны, кыйммәтле әйберләрегезне чит кеше барында чыгармаска тырышыгыз. Заманасын әйтер идем, шундый авырлыклар бәрабәренә алган медальләреңне кочаклап, урлый күрмәсеннәр дип калтырап утыр инде син…

Ә милиция хезмәткәрләре караклардан саклануның тагын берничә юлын тәкъдим итә.

– Йозак, балкон ишекләрегез ышанычлы булсын.

– Өйдән чыгып киткәндә, тәрәзәләрне ябарга онытмагыз.

– Ачкычыгыз югалса, тиз арада ишек йозагын алыштырыгыз.

– Сез югында күршеләрегезнең күз-колак булып торуы да комачау итмәс.

– Ишек шакучының кемлеген белмичә, ачарга ашыкмагыз.

– Йортта домофон, видеокүзәтү, сигнализация булуы тынычлык өстәр.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Тәгәрмәчләр тәгәри

11 мартта Түбән Кама эчке эшләр идарәсе изоляторында, милиция хезмәткәрләре әйткәндәй, ачык ишекләр көне була. Моны капкаларны ачып куеп, анда утыручыларны иреккә чыгару дип аңларга ярамый. Киресенчә, иртән иртүк типсә тимер өзәрдәй җиде ир кеше алып кайтып ябалар монда. Араларында олысы да, кечесе дә, хәтта 58 һәм 60 яшьләрендәге Польша белән Чехия гражданнары да була.

Ләкин эш моның белән генә бетми әле. Шул ук көнне тагын җиде, шул исәптән, бер гүзәл җенес вәкиле алдында тимер ишекләр шыгырдап ачыла. Болары – “Түбән Кама шина” ачык акционерлык җәмгыяте объектларын угрылардан саклаучы предприятиенең җаваплы хезмәткәрләре һәм әлеге җәмгыятьтәге “Кама” сәүдә йортының әзер продукция җибәрү, ягъни тәгәрмәчләрне төяп озату цехы эшчеләре.

Шул рәвешле, милициядә 14 кешедән торган төрледән-төрле “чуар” төркем җыйнала. Ләкин әлеге компания әгъзаларын берләштерүче уртак сыйфат та бар: алар автопокрышкаларны читкә шудырырга хирыс. Хәер, түгәрәк әйбер турында сүз барганда чәлдерүне аңлатучы “шудыру” фигыле бик үк туры килеп тә бетми. Шуңа күрә, тәгәрәтергә яраталар дисәк, дөресрәк булыр.

10 март кичендә дә предприятиедән 181 шины “аяклана”. Әйтергә кирәк, интернациональ төркем заманча ысул кулланып бердәм эшли. Безнең Ярослав белән чех Милослав ничек уртак тел тапмасын ди?! Ә поляклар исә ул көнне Польшага алып китү өчен Түбән Камада чыккан продукцияне “МАН” автофургонына төйи. Галәмәт зур әрҗәдә буш урын кала. Теге 250 мең сумлык тәгәрмәч шул урынны тутыра да инде.

Шыплап тулган Польша машинасы сак өстендә сак торган капканы уңышлы гына уза. Изоляторга ябылучылар арасында каравылчы предприятиенең өч кешесе булуын искә төшерсәк, шиннарның урамга тәгәрәп чыгуына гаҗәпләнәсе юк үзе. Аларга кладовщик ханым һәм йөк төяүче өч егетне дә кушсак, угрылыкның югары дәрәҗәдә оештырылуына шик калмас. Ләкин без капчыкны барыбер тишеп чыга.

Җирле эчке эшләр идарәсенең ОБЭП һәм Угро егетләре Польша машинасын кичтән үк күзәтүгә ала. Ләкин чит ил кешеләрен якасыннан алып тавыш чыгарырга ашыкмыйлар. “Товар”ның кемгә эләгәчәген ачыкларга кирәк бит. Ләкин төн буе автостоянкада торган фургон янына чит кешеләр килүе күренми. Бары тик иртәнге 4ләр тирәсендә генә “Волгарь” машинасы килеп туктап, тәгәрмәчләрне шуның әрҗәсенә тәгәрәтә башлыйлар. Эшнең иң кызган вакытында ун оперативник килеп чыга һәм җиде кешенең барысын да богаулап “түкми-чәчми” теге изоляторга алып кайтып урнаштыра.

Тоткарланучыларның шушы “партия”сендәге дүрт ир-ат әлеге угрылыкта төп рольне башкаручылар дип табыла. Шуңа күрә аларга изоляторда озак “кунак” булырга туры килер. Калганнарны кул куйдырып чыгарып җибәрәләр. Урлашу факты буенча җинаять эше кузгатыла. 14 кешенең барысы да гаепле дип табылмаячак, әлбәттә. Мәсәлән, кушканны үтәүче йөк төяүчеләр яисә “Волгарь” машинасының якланган хуҗасының шаһит булып калу мөмкинлеге зур. Чит ил кешеләре белән дә хәл шулайрак. Хәер, бусы тикшерүчеләр эше. Оператив чаралар һәм тикшерү гамәлләре әле озак барачак. Чөнки “Түбән Кама шина”дан сулга тәгәрәгән башка тәгәрмәчләр дә шушы кешеләр кулына эләкмәгәнме дигән сорауны ачыклыйсы бар. Әгәр әлеге төркем әгъзалары арасында шушы берләшмәдән урлаган өчен “утырып” чыкканнар булуын исәпкә алсак, алардан шикләнерлек сәбәп бар.

Наил ВАХИТОВ.

Түбән Кама шәһәре.

Криминаль хроника

Казанда чираттагы канлы җинаять кылынган. Минск урамындагы бер фатирда яшәүче апалы-сеңелле Наташа белән Люда – икесе дә ялгыз аналар. Олысы кайчандыр урлау өчен хөкем ителгән, хәзер эшсез калып өйдә утыра. Атна уртасында төне буе нәрсә бәйрәм итеп утырганнардыр, исерүләре башларына җиткән… Олы апасы, ягъни 35 яшьлек Наташа үзеннән ике ел алдан туган сеңлесен теге дөньяга җибәрә – йөрәк тирәсенә пычак белән ике тапкыр кадый. Гөжләп аккан кан сурәте бераз айнытып җибәргәндер: “03” телефонын җыярга башы җитә, әмма соң була инде. Ашыгыч ярдәм табиблары милиция чакырткан. Үтерүчене сакчыллык хезмәте экипажы кизү бүлегенә озаткан.

Төнге уникеләр тирәсендә Яшел Үзәннең сак бүлегенә кыңгыр хәбәр килеп ирешә. Күрсәтелгән адрес буенча – Заикин урамындагы бер фатирга кереп караган экипаж канга баткан ханымга юлыга. Ул иренә (үзеннән 10 яшькә кечерәк) ачуы килгәч, тегенең эченә пычак белән кадаган. Зыян күрүче ир-ат больницага озатылды. Элек тә хөкемгә тартылганы булган 42 яшьлек хатын-кызны кизү бүлегенә юлладылар.

Бөгелмәдә төн уртасында 30 яшьлек ир-атның куртка кесәсеннән ачкычларын талап алган дүрт егет моның белән генә чикләнмичә, зыян күрүченең “ВАЗ-2107” машинасына утырып кача. Әмма озак җилдереп йөри алмый калганнар шул: шәһәр буенча “Перехват” планы игълан ителә. Ленин урамында әлеге машинаны күреп алган ведомстводан тыш сак хезмәте милиционерлары аны кайнар эздән эзәрлекли. Милициянең “Туктарга!” боерганына колак та салмыйча караңгы урамнарда качып котылмакчы булган каракларның кыңгыр планнары тормышка ашмый: юньсезләрне 257нче патруль кулга алып, кизү бүлегенә озатты.

Әгерҗедәге РайПО кибетеннән кичке сәгать тугызынчы яртыда тревога сигналы килә. Барып җитүгә бер катлы кирпеч бинаны тикшерергә керешкән ведомстводан тыш сак экипажы төньяк стенада 30х30 сантиметрлы тишек күрә. Бина эчендә, үзләре әйтүенчә, азык-төлек урлашырга кергән 13 яшьлек ике малай табылды. Быел милиция сигнализациясе эш итү ярдәмендә кисәтелгән 106нчы урлашу-талау очрагы бу.

Фирая ГАЙФИЕВА,

ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәткәре.

Комментарии