Хәзер инстаграмда утыручылар экстремист буламы?

Хәзер инстаграмда утыручылар экстремист буламы?

14нче март көнне Роскомнадзор соңгы вакытта аеруча яратып куллана торган «тыярга» дигән төймәгә тагын басты: Генпрокуратура таләбе буенча, Русиядә инстаграмны томалады. Шулай итеп, 80 миллион русияле яраткан социаль челтәрсез калды.

НӘРСӘ ӨЧЕН?

11нче март көнне Meta компаниясе (Инстаграм, «Фейсбук» һәм «ватсап»ның хуҗасы) үз сәясәтенә бераз үзгәреш кертүен белдерде. Кайбер илләрдә (аерым алганда Украинада) инстаграмда русиялеләргә, шул исәптән Русия хәрбиләренә карата көч кулланырга чакырып, Русия Президенты Владимир Путин һәм Белоруссия Президенты Александр Лукашенкога үлем теләп язылган язмаларны бетермәячәкбез, диде (моңарчы мондый эчтәлектәге язмаларга шундук блок куела иде). «Гадәти вазгыятьтә безнең платформада көч кулланырга чакыру тыелган, ләкин хәзер вакытлыча сәяси фикерне белдерергә рөхсәт бирдек», – диде Meta компаниясенең матбугат сәркатибе Энди Стоун. Шул ук вакытта Русиянең гадәти гражданнарына карата көч кулланырга чакырган язмаларга блок куелачак, диелде. Шуннан соң Генпрокуратура Meta компаниясен экстремистик оешма дип тануны сорап судка гариза юллады һәм Русиядә аның эшчәнлеген туктатуны таләп итте. Тикшерү комитеты компаниягә җинаять эше ачты.

ИНСТАГРАМ – ЭКСТРЕМИСТИК ЧЕЛТӘРМЕ?

Роскомнадзор инстаграмга блок куйды, ләкин аны экстремистик оешма дип бары тик суд таныса гына әйтеп булачак. Әлегә дәгъва судта карала башламады. Һәм, экспертлар әйтүенчә, процесс шактый озакка сузылырга мөмкин: тарафларның әзерләнүе, суд утырышлары, апелляцияләр... Шуңа күрә хәзердән үк телефоннардан инстаграм, «Фейсбук» кушымталарын, анда язышуларны бетереп ташларга ашыкмагыз, дип тынычландыра экспертлар.

ЭКСТРЕМИСТИК ДИП ТАБЫЛСА, ГАДИ КУЛЛАНУЧЫЛАРГА НӘРСӘ ЯНЫЙ?

Томаланса да, аерым юлларын табып, Русиядә инстаграмга кереп була. Ләкин бу законлымы соң? Сенатор Андрей Клишас: «Meta компаниясенең бөтен платформаларына блок куелырга тиеш. Ләкин гади кулланучылар экстремист булып саналмаячак», – дигән иде. Куркынычсыз интернет Лигасы директоры, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Екатерина Мизулина да үзенең телеграм-каналында: «Meta экстремистик оешма дип табылса, инстаграм, «ватсап» яки «Фейсбук» кулланучылары экстремист булмаячак. Мондый куркыта торган хәбәрләрне провокаторлар тарата», – дип белдерде. Экстремистик дип табылса, Meta кушымталарын кулланып кына түгел, телефоннарга, компьютерларга законлы рәвештә урнаштырып та булмаячак бит, чиновниклар шуны исәпкә алып әйтәдер, күрәсең. Ә «РИА Новости» чикләүләр «ватсап»ка кагылмаячак, чөнки ул социаль челтәр түгел, ә аралашу чарасы, дип язды. Чыннан да, әлегә анысы томаланмады.

«Бизнес Онлайн» «Агора» хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиковның аңлатмасын бирде: «Чиновникларның «гади кулланучыларга куркырга кирәкми» дигән сүзләренә ышанмагыз. Экстремистик эшчәнлектә катнашкан өчен гади кулланучыларга да җинаять җаваплылыгы янавы ихтимал (РФ Җинаять Кодексының 282.2нче маддәсе, 2нче бүлеге). Аккаунтларны бетерегез, дип турыдан-туры язылмаган, ләкин хәтта телефоннарга урнаштырылган мобиль кушымталар да экстремистик материал дип санала ала, ә аларны куллану экстремистик эшчәнлектә катнашу буларак квалификацияләнергә мөмкин» (Павел Чиков «Сетевые свободы» проекты мәгълүматын цитата итеп китергән).

Инстаграмда сәхифәң булу куркынычмы, юкмы – әлегә тәгаен аңлашылмый. «Ике караш бар. Беренчесе: хәзерге закон буенча, экстремистик оешманың томаланган сервисларын, сайтларын кулланганнан гына хокук бозу составы барлыкка килми. Аккаунтың булу яки аны куллану экстремистик эшчәнлектә катнашуга тиңләштерелми. Димәк, инстаграм яки «Фейсбук»та утырган өчен дәүләт тарафыннан ниндидер санкцияләргә эләгү ихтималлыгы минималь. Икенчесе: әлеге социаль челтәрләрдә теркәлү һәм аларны куллану экстремистик эшчәнлектә катнашу буларак бәяләнәчәк. Ә аларга сылтамалар бирү экстремистик материалларны тарату булып саналачак», – дигән юрист Руслан Хәлиуллин.

Адвокат Рөстәм Гобәйдуллин: «Аккаунты булган, ләкин анда бернинди тыелган мәгълүмат урнаштырмаган гражданнарны җинаять җаваплылыгына тарту законсыз. Ләкин төрле хәл булу ихтимал. Әлеге мобиль кушымталарны телефоннан бетереп куйсаң да була торгандыр», – дигән.

Әгәр Meta экстремистик дип табылса, инстаграмда реклама урнаштыру экстремизмны финанслау буларак каралырга мөмкин. РФ Җинаять Кодексының 282.3нче маддәсе нигезендә, моның өчен 300 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф, шулай ук сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин, дип белдерә «Ведомости» сөйләшкән экспертлар. Экстремистик дип табылса, Meta, инстаграм һәм «Фейсбук» логотипларын күрсәтү, тарату, хәтта ниндидер реклама кәгазьләрендә аларның рәсемнәрен бастыру да тыелачак, бу экстремистик символиканы күрсәтү, пропаганда булып саналачак.

«Бизнес Онлайн», «Рамблер», «Ведомости» мәгълүматларын кулланып, Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии