- 19.03.2021
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2021, №10 (17 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Актаныш районы Яңа Богады авылында яшәүче 57 яшьлек ир-ат 82 яшьлек күрше әбисен мыскыл иткән. Бу хәлләрдән соң авыл халкы куркып: «Авыл карчыклары бикләнеп яшәрләр инде хәзер», – дип сөйли. Аннары күңелгә шик өстәп: «Кайберләре капкаларына бик эләргә дә өлгерде инде», – ди…
23нче февральдә «чын» ир-атлар Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтте. Яңа Богады авылында яшәүче Нияз Нәбиуллин да шундыйлар рәтеннән. Бу көнне бераз «төшереп кую» рөхсәт ителә – бәйрәм бит. Хәер, аның сәбәп булганда гына түгел, гади көнне дә эчәргә яратуы хакында авылдашлары да сөйли:
– Бәйрәмнәрдә салгаларга ярата иде ул, соңгы арада көн дә бәйрәмгә әйләнде. Ләкин аны начар кеше дип әйтә алмыйм, – дип сөйләде исемен күрсәтмәүне үтенеп Ниязның авылдашы. – Белмим, пәри бутаган дигәннәре шушы буладыр инде. Бер дә начар ир түгел ул үзе. Ярдәм кирәк булганда да кулын суза иде. Тик хәзер аны берничек тә аклап булмый инде. Үз әнисе урынына торырлык кешене… Бу вакыйгадан соң авылдагы ялгыз карчыклар йортларын бикләп куяр инде, кайберләре бикләп өлгерде дә.
Бәйрәм иткәннән соң, иртәнге сәгать 10нчы яртылар тирәсендә Нияз күршесенә юл ала. Ишек кагучы күршесенең начар ниятен абайлап өлгермәгән 82 яшьлек Дифинә апа Галиева Ниязны өенә кертә. Ир, рәхмәт йөзеннән булса кирәк, аны кыйный һәм көчли. Дифинә апа ярдәм сорап, авылдашларына да мөрәҗәгать итми, чөнки көчләүче аңа үтерү белән янап чыгып китә. Бары тик берничә сәгатьтән соң, Дифинә апаның хәлен белергә кергән күрше апасы гына аны күреп, коткыга төшә. Ул тиз арада әбинең туганнарына шалтырата һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырта.
– Мин Чаллыда яшим, ул көнне эштә идем. Вакыт көндезге берләр тирәсе булгандыр, әбинең күршесе күңелсез хәбәр турында шалтыратып әйтте, – дип сөйләде Дифинә апаның оныгы Руслан Салихов. – Мин эшемне ташлап, Богадыга чаптым. Мин килгәндә әбием коточкыч хәлдә иде: бөтен тәне кара янган, кан таплары да күренә. Без ашыгыч ярдәм машинасын көтеп тормадык, ул бик озак килде. Әти-әнием аны тиз арада больницага алып киттеләр.
Больницада Дифинә апаның тешләре коелганлыгы, теле өзелгәнлеге, эчке органнарына зыян килүе ачыклана. Дифинә апаның туганнары фикеренчә, адәм баласы Бөек Ватан сугышында да мондый мыскыллауга дучар булмагандыр. Табиблар әбинең ертылган урыннарын тегү буенча берничә операция да үткәргән. Пенсионер әле һаман курку хәлендә. Утны-суны кичкән, инде рәхәт картлыгымны кичерим дигән карчык мондый вәхшилек белән күзгә-күз очрашырмын дип уйлап яшәмәгәндер шул. Бүген Дифинә апа тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. Аның белән табиб-психологлар эшли.
Больницага киткәндә, Дифинә апа бу хәлнең сәбәпчесе Нияз булуын әйтергә өлгерә. Оныгы Руслан ике дә уйламый күршесе өенә юл тота. Гаепле икәнен аңлап, гафу үтенергә әзер булган күршесен күрер урынга, дорфа сөйләшүче Нияз белән очраша ул.
– Мин ачулы идем, үземне кулда тота алмадым. Җитмәсә, ул мине күрүгә кычкырып җибәрде. Түзмәдем, инде йомарлап өлгергән йодрыгым белән суктым. Шулай ике арада сугыш башланды, – дип сөйләде Руслан. – Шуннан ул гафу үтенә башлады һәм полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Мине дә, аны да полиция бүлегенә алып киттеләр.
Руслан сүзләренчә, аннан күршесенә ни өчен һөҗүм иткәнен аңлатма рәвешендә язуны сораганнар. Әбисен яклап, күршесенә суккан өчен аңа карата 112нче маддә («сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү») буенча җинаять эше ачылачак икән. Ә көчләүче Русия Федерациясе Җинаять кодексының 132нче маддәсе («сексуаль характердагы көчләү гамәлләре») буенча җавап бирәчәк, аңа карата җинаять эше кузгатылган да инде. Тик зыян күрүченең туганнары бу маддәне генә җитәрлек түгел дип саный.
– Ул минем әбине кыйнаган да, мыскыл да иткән, үтерү белән дә янаган. Карт хатын бит ул! Боларның барысы өчен дә шул бер җәза гына бирелерме? – дип гаҗәпләнә Руслан. – Әбием өчен борчылабыз, мәңге төзәлмәслек яра. Йөрәге генә түзсен…
Ни кызык, Татарстан республикасы буенча Тикшерү идарәсендә җинаятьнең нечкәлекләре турында сөйләмиләр, саран хәбәр белән генә чикләнәләр. «Хәзерге вакытта әлеге факт буенча полиция процессуаль тикшерү үткәрә, аның барышы район прокуратурасы тарафыннан контрольгә алынды», – дип аңлаткан иде ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Тик бу җинаять эше районда гына түгел, республикада да зур шау-шу куптарганнан соң, тикшерүне Татарстан Прокуратурасы да контрольгә алган, дип яза «Вечерняя Казань».
Зыян күрүченең туганнары бу эшне тиз генә ябып куярлар, дип курка. Ник дигәндә, Нияз Нәбиуллин авыл башлыгы белән бик тыгыз элемтәдә тора, аның шәһәрдә дә «тиешле кешеләре» бар, дигән сүзләргә ышана алар. Бу хәлләргә ачыклык кертер өчен Богады авылы караган Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттаховка шалтыраттык.
– Сезнең нәрсәгә шалтыратканыгызны беләм. Бу арада сезнең кебекләр еш шалтырата. Ник миңа шалтыратасыздыр, белмим. Прокуратурага шалтыратыгыз сез, – дип сәламләде ул безне.
– Илсур әфәнде, без сезне гаепләмибез бит. Авыл башлыгы буларак, бу ике гаилә турында нәрсә әйтә аласыз, дип кенә сорыйбыз?
– Яхшы гаиләләр. Ниязны да начар кеше димим, яхшы ир-ат. Үз эшенә җаваплы карый торган кеше. Ул ярдәм кулы сузарга әзер ир. Күрше әбисенең бәрәңге сабакларын чабып, әз-мәз булышкалап та йөри торган иде. Кыш көне авыл хуҗалыгы техникасын төзәтсә, яз көннәрендә чәчүдә катнашты. Бүген авылда кем белән эшлисең ди, шуларга салынабыз инде.
– Салмыш булган, диләр. Эчәме әллә?
– Салырга ярата инде. Элек бәйрәмнәрдә генә эчсә, соңрак бу гадәте ешайды. Башта эчкәне өчен штраф та салгаладым. Гаебен таный, гафу үтенә иде үзе. Социаль челтәрләрдә Дифинә апа алты сәгать урамда ялангач килеш качып торган, дип язалар. 23-24нче февраль 40 градус салкын иде бездә. 82 яшьлек әби түгел, яшьләр дә түзә алмый ул салкынга. Ялганга ышанмагыз. Әллә ничә сәгать көчләгән диләр, күршесе үк: «15 минуттан өенә кердем, киенеп утыра иде», – дип әйтте.
– Ул ир-ат үзе генә яши идеме?
– Әнисе белән тора иде. Ул авырып киткәч, кызлары аны шәһәргә алып китте, Нияз үзе генә калды. Эчү харап иткәндер инде, әйтә алмыйм. Миннән сорамагыз сез, прокуратурага шалтыратыгыз.
– Нияз әфәнденең сезнең белән дус икәнен дә ассызыклыйлар әле…
– Һәрбер хәбәргә ышанмагыз дим бит! Аны тикшерүдән йолып кала алмыйм да, андый теләгем дә юк. Ул тиешлесен алачак.
Күршеңә түгел, туганыңа да ышанырга ярамаган заманда яшибез. Өлкәннәрне хөрмәт итик, яклыйк һәм саклыйк, җәмәгать. Үзебез дә иртәме-соңмы алар яшенә җитәчәкбез бит. Әлегә тикшерү эшләре бара. Дифинә апаның туганнары гадел хөкемне һәм Русланга карата җинаять эшен ачмауларын көтә. Әбисен яклап, бер тапкыр кул күтәргән ирне дә рәшәткә артына утыртмаслар бит инде? Алай була калса, Дифинә апаның болай да яралы йөрәге чыннан да урталайга ярылачак. Тормышның авырлыгын инде йөз кат татыган Дифинә апага сәламәтлек телик. Хөкем карары да гадел булсын иде дигән теләктә калыйк.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии