Имеш, татарча укып кая барасың?

Имеш, татарча укып кая барасың?

Хәзерге көндә үзәктәге яки урындагы хөкүмәт дәрәҗәсендә эшләүче татар кешеләре үзара өйдә дә тик урысча гына сөйләшә. Димәк, аларның балалары да урыс булып үсә. Гомумән, хөкүмәт эшенә татарча белмәгән татар кешеләрен эшкә алмаска кирәк. Татарча өйрәнмисең икән, эшеңнән кит! Белмәгәннәренә срок куярга кирәк – өйрәнсеннәр! Бу мөмкин эш. Мин 90нчы елларда татарча белмәгәннәр өчен курста укыттым. Бик уңайлы дәреслек бар иде. Флера Сафиуллинаның – «Татарский язык». Самоиздат, 100 сәгатькә бүленгән. Атнага ике тапкыр кичләрен икешәр сәгать укыдык. Ул дәреслектә бөтенесе бик уңышлы бүленгән – гадидән катлаулыга таба барасың. Нигездә практик эшләр дә каралган, кара такта да бар, дәфтәрдә дә язалар. Дәресләрне бик җанлы алып бара идек. Кайбер урыс кешеләре дә катнашты, тырышып өйрәнделәр. Яшүсмерләр дә кызыксынды. Ул чакта әле бер генә мәктәптә дә туган телләрдә укыту юк иде. Татар гимназиясе шуннан соң гына ачылды.

Сугыш чоры һәм аннан соңгы елларда язылмаган закон бар иде: бер бала да мәктәптән читтә калмаска тиеш. Бәләкәй генә авылларда да 6-7 бала бар икән, алар өчен азкомплектлы мәктәпләр ачыла. Анда бер үк укытучы шул балаларны яшенә карап классларга бүлә, 1-4нче класслар икән, һәркайсында тиешле программа буенча укытуны алып бара. Бу мөһим эш. Өлкәнрәк укытучылар белән сөйләшегез әле, аларның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар.

Әлеге көндә оптимизация дип, күп кенә авыл мәктәпләрен ябып, автобусларда читкә йөртеп укытуның зыяны күп. Беренчедән, бала гаиләсеннән аерыла. Икенчедән, автобусларга чыгым күп китә. Юлда да күп вакыт үтә. Ерак авыллардан йөреп укучыларны интернатларга урнаштыралар. Анда бала тәртипсезлеккә өйрәнә. Кышкы салкын, юл пычраклыгы тагын...

Күп кенә татарлар балаларын татарча укытуга каршы. Үз тормышымнан бер мисал китерим әле. Мин авылда үстем. Урта мәктәп үз авылыбызда бар иде. Бишенче класска безгә азкомплектлы мәктәптән биш бала өстәделәр. Алар яхшы гына укып киттеләр. Өчесе унынчы классны тәмамлап, вузларга керде: берсе укытучы, берсе журналист, берсе инженер булды. Әйбәт бит! Барлык фәннәр дә татарча укытылды.

Бер генә татар баласы да татарча укудан читтә калмасын! Девиз шундый булырга тиеш. Татарча укымыйча, милләтнең киләчәге юк. Моны һәркем аңларга тиеш.

Мин 1954нче елда 10 классны татар мәктәбендә тәмамладым. Барлык фәннәр дә татарча укытыла иде. Шул ук елны БДУның тарих-филология факультетына укырга кердем. 22 яшьтә мин инде ромбик таккан идем. 40 ел матбугатта эшләдем. Шуның 25 елы – редактор вазифасында. Пенсиягә 61 яшемдә чыктым, әле эшләргә иде, җитәкчелек белән ара бозылу аркасында китәргә туры килде. Аларга ошамаган темага язган идем. Әмма югалып калмадым: алты китап чыгардым, аның бишесе татарча, берсе урыс телендә (самиздат ысулы белән, пенсия акчама). Редактор буларак, өч сугыш ветеранына мемуарларын чыгарырга булыштым. Аннары да ярдәмем тигән авторлар булды. Өч телдә: татарча, урысча, башкортча язам. Әле мин 85нче яшьтә. Һаман да төрле жанрдагы язмаларым Бәләбәйдә, Казанда, Уфада чыккалый. «Сугыш чоры балалары» китабының «исем туе»на мине дә Казанга чакырдылар.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәм: минем белән бергә татар мәктәбен тәмамлаган 24 егет һәм кызның тугызы югары белем алды. Җидесе техникум тәмамлады. Арада полковник, очучы, табиблар, журналистлар бар. «Татар мәктәбендә укып, кая барасың?» дигән сүз – наданнар сүзе ул.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы

Комментарии