НАРКОТИК ЭЗЛӘДЕМ ҺӘМ…

Ничек уйлыйсыз, Казанда наркотиклар бармы? Күпме? Ә наркоманнар?

Соңгы вакытта бу темага игътибар юк төсле… Мин мәктәптә укыган елларда шул хакта рефератлар да яздырдылар, наркоманиягә каршы көрәш темасына республика күләмендә төрле-төрле конкурслар булып торды, больницалардагы күпчелек стена газеталары да шуңа багышланды, хәтта авыл клубларында шул өлкәгә кагылышлы киносеанска кадәр уздыралар иде. Газета-журналның шул тема белән генә шыплап тулуын әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, заманында, 10 ел чамасы элек, без бу чиргә каршы бик актив көрәштек. Шул елларда авыл клубыбыз артында шприц табылгач, халык бөтенләй аякка басты. Хәлләр булды, кыскасы…

Быел җәй көне халык спайслар белән җенләнде. Хуш исле, җиңел тәмәке дип атап, гомер эчендә бер тапкыр тартып карамаган хатын-кызларга кадәр татып карады аны. Закон тарафыннан тыелганчы, спайсларның наркотик булуын күпчелек кеше белмәде дә. Белүчеләре сер итеп саклады. Әйттең исә, җавап бер: “Наркотик булса, әллә кайчан тыярлар иде”. Тыйдылар аны.

Август аенда гына мефидронга да закон ишеге ябылды. 2007 елда уйлап табылган һәм шул ук спайска алмашка килгән бер иде ул. Әллә ниткән күсе агуы, колорадо кортына каршы агулар пәйда булып, котны алды. Сүз арасында: алары иң беренчеләрдән булып Татарстанда табылды. Казандагы чәчәк киоскларында. Спайска ияләнүчеләр аларын да эзләп тапты. Новосибирскида төреп тарта торган катнашмалар эпидемиясе артыннан ук, иснәгеч порошоклар пәйда булган иде. Бездә нәрсә уйлап табарлар икән дип калтырап тордык. Шуларга каршы көрәшмәсәләр, 90нчы еллардагы “ужастиклар”га да ерак калмаган иде.

Тыя торалар, аларга алмашка яңалары пәйда була. Состав өлешләре, исемнәре төрле булса да, тәэсир итү көче ягыннан алар бер-берсеннән әллә ни аерылмый икән. ТР Эчке эшләр министрлыгында законны әйләнеп үтүче, тыелу кертелгәнче базарда иркен сатылучы наркотик матдәләрнең “дизайнерские наркотики” дип аталуын хәбәр иттеләр. Соңгы вакытта 7 яңа төр (иң куркынычы, легаль – авт.) катнашмалар пәйда булган.

Быел гына республикабызда наркотик белән бәйле 3043 закон бозу очрагы теркәлгән икән. Берничә зур төркем дә кулга алынган. Әйтик, беренчесе – 10 кешедән торучы, Мари Иле һәм Татарстанда наркотик тарату белән шөгыльләнүче төркем. Икенчесен исә 12 кешедән гыйбарәт булган һәм читтән торып наркотик таратучы “акыллылар” тәшкил итә. Мәсәлән, наркотик сатып алырга телисең, ди. Акчаңны банк аша билгеле бер счетка күчерәсең дә сиңа кирәкле товарның кайдалыгын хәбәр итәләр. Гомумән алганда, җинаятьчеләрдән 898,5 грамм марихуана, 685,1 грамм героин һәм 469 грамм гашиш табылган.

Казанга килүче кунаклар арасында да акча эшләүнең законсыз юлларын сайлаучылар бар. Республика территориясенә наркотик алып керүче 12 зур канал ачыкланган һәм юк ителгән. Шуның 6сы якын-тирәдә яшәүче чит ил кунакларының озын куллы булуы аркасында пәйда булган. Әйтик, 4се – таҗиклар эше – Таҗикстан каналы. Казахстаннан һәм Кыргызстаннан да баерга һәм “баетырга” килүчеләр булмаган түгел.

Шулай итеп, быел Татарстанда 63 килограммга якын наркотик һәм психотроп матдәләр алынган. 2010 елда республика буенча 187 мең кеше наркологта тикшерү узган. Нигә шулкадәр күп, димәгез. Арада йөртү хокукы алырга җыенучылар да, утлы корал саклауга рөхсәт булдырырга теләүчеләр дә, башкалар да бар. Шуларның 4434 очрагында организмда наркотик матдә булуы ачыкланган.

Казанда химия тулып ятса, Яр шәһәрендә биологлар яши, ахры. Анда элек тә хөкемгә тартылган берәүнең бакчасындагы 173 төп үсеп утырган киндере өстенә, йортында 24,9 килограмм киптерелгәнен дә тапканнар. Кама Тамагында кыргый рәвештә үсеп ятучы 1,5 га киндер “басуыннан” да 5,1 тонна уңыш җыеп юк иткәннәр. Саный китсәң, санап бетерерлек түгел, эшләп кенә өлгер. Әле бит ачыклау һәм тикшерү генә түгел, профилактик эш тә алып барасы бар. Сүз арасында, быел Татарстанда әфьюнга кытлык булачак икән. Юк, бу хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе түгел – җәйге кояшның артык кызу булуы файдасы. Корылык булганга күрә, Әфганстанда мәк уңмаган. Димәк, әфьюн чималы юк, булса да бик аз.

Закон тарафыннан тыелып өлгермәгән яңадан-яңа катнашмалар турында әйткән идем инде. Беркөнне үзем дә шундый наркотик эзләп карарга булдым. Баксаң, аларны эзлисе дә юк икән. Кирәкле телефон номерын 5-7 минут эчендә ачыклап, сатучы белән элемтәгә кердем.

– Без күпләп сатабыз. Шуңа күрә бәясе дә арзан. 500 граммнан алып бер килограммга кадәр аласыгыз килсә, граммын 1000 сумнан гына җибәрербез. Әгәр бер тапкыр кулланып карарга гына телисез икән, курьерга әйтербез, китереп бирер. Андый очракта бер граммы 2 мең сум булачак.

Әңгәмәдәшем миңа әлегә тыелмаган порошок исемнәрен атый-атый, эффектларын мактады. Берсе супер энергетик икән. Ә икенчесенең тәэсир итү тизлеге яктылык тизлегеннән дә болайрак, ди. Тыңлап торсаң, тормыш шуларда гына тотынып тора.

Хәзер элеккеге еллардагы кебек зур фантазия кирәкми. Кәбестә баш җибәргән вакытта, алар эченә наркотик тулы капсулалар тутырып, шуларны карап үстереп, безнең Татарстанга китерү дисеңме. Хәтта кара җимешләр эченә дә наркотик капсулалары тутырып, республикабызга кертү очраклары да бар икән…

Ахыр чиктә Эчке эшләр министрлыгы алдына мондый сорау куелды: моның белән ничек көрәшергә уйлыйсыз?

– Законда һәр матдәгә, һәр катнашмага яңа тыю билгеләгәнче, аларның барысын да гомуми алып, башкача атарга, наркотик һәм психотроп матдәләрнең чыгарылмалары кебек гомуми аңлатма кертергә тәкъдим иттек инде, – диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 4нче оператив эзләнүләр бүлеге җитәкчесе Алексей Завгороднев.

Акыллы фикер дә бит, ләкин ул кайчан да булса тормышка ашармы? Төнге клубларда теләсә-кемгә шприц белән наркотик кадап йөрү очраклары кире кайтмасмы? Алкоголизм, тәмәке белән беррәттән шулай ук җиңел генә наркотикны да табып булгач, ул да теге ике афәткә өстәлсә, миннән соңгы буынның тормышы тәмам бер баткаклыктан гына торыр кебек…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Суррогат даруларга алданмагыз

Нәрсәне генә рекламаламыйлар хәзер. Хәтта ерак йолдызларга сәяхәтләр оештырабыз дип лаф ора башладылар. Әгәр автор язганча рекламага ышансаң, күптән пеләш башлыларга куе булып чәч үсәр, сукырлар күрә башлар, авырдан йөри торганнар олимпиадаларда катнашыр, һәм, гомумән, беркемдә дә авыру-сырхау калмас иде. Узган ел радиосыннан бер дару рекламаладылар. Янәсе, бу препарат, терәк-хәрәкәт буыннарындагы авыруны юып алгандай бетерә, яңадан йөгереп йөри башлыйсың. Имештер, акула кимерчәгеннән ясалган ул. Галимнәр әйтүе буенча, акулалар исә йогышлы авырулар һәм дә рак белән чирләми икән. Шуңа да бу даруны да ничек итеп кенә мактамыйлар, ә аптекада сатыла торган бүтән төймәләр авыртуны вакытлыча гына туктатып тора икән. Аннан соң яңа көч белән башланып китә һәм урынга егыласың дип сөйлиләр. “Бу дару бер бүген генә беренче шалтыратучыларга ташламалы шартларда җибәрелә”, – дип шәрран яралар җитмәсә. Мин дә әйтелгән телефон номерын җыйдым. Ул 8-800 белән башлана, ягъни түләүсез канал. Алар: “Көтеп тор, үзебез шалтыратабыз”, – диләр. Ярар, озакламый бер хатын-кызның мөлаем тавышы трубкадан ишетелде. Ул: “Препаратның чын бәясе 25 мең сум. Сез ташламалы сәгатькә эләктегез, 21 мең сумга җибәрәбез”, – ди. Мин: “Кыйбат”, – дигәч, даруны кабат шулкадәр мактый башлады ки, алмас җиреңнән алырсың. Ярты сәгатьтән артык вакытын сарыф итте. Бер атнадан тагын икенче берсе шалтырата. “Сез шундый-шундый ташламага эләктегез, 16 меңгә сатабыз”, – ди. Ә мин: “Анысы да кыйммәт”, – дидем. Тагын минем белән ярты сәгатьтән артык гәп корды. Менә кайда ул югары категорияле психологлар. Ничек кенә сине эшкәртергә тырышмыйлар. Мин ризалашмагач, актыктан: “Рәхәтләнеп авырыгыз, алайса”, – диде. Мин дә: “Ачыктан-ачык әйтүегез өчен рәхмәт”, – дип җавап бирдем. Бер атна тирәсеннән соң тагын берсе шалтырата. Кабат: “Сез шундый-шундый ташламага туры килдегез, 13 меңгә җибәрәбез”, – ди. Монысының тавышы аз гына кырысрак иде. Барыбер ярты сәгать тирәсе вакытын жәлләмәде. Мин ризалашмагач, актыктан: “Мин сезне штрафка тартам”, – ди. Ә мин: “Хакыгыз юк”, – дидем.

Яртышар сәгать һәрбер клиент белән гайбәт саткан өчен телефонга да акчаны шактый түлиләрдер. Шул вакыт эчендә ул даруны радиодан гел рекламаладылар. Аннары бераздан туктадылар. Яңадан күпмедер вакыттан соң шул дару хакында “Русия” радиосыннан: “Ялган дару ясаучылар булган, бу суррогатны кешеләргә 20 меңгә сатканнар. Барысы 300 млн сум саф табыш эшләгәннәр. Ә аны җитештерү нибары 370 сумга төшкән”, – дип сөйләделәр. Ә тагын да гаҗәбрәге шул: бүтән яңалыкны 6-7 тапкыр кабатласалар, моны бер тапкыр гына сөйләделәр. Күрәсең, радиога үз рекламасын кабат-кабат юкка чыгару отышлы түгел.

“АиФ” газетасында рекламаланган бер күз даруын Казанда РКБда бик әйбәт күз табибына әйткән идем, “Мин белмим ул препаратны, рекламасын алып килеп күрсәт”, – ди.

Кыскасы, безнең саулыкта да ничек кенә акча эшләргә тырышмыйлар. Шуның өчен сак булыгыз.

Харис ХӘКИМОВ.

Балтач районы, Шеңшеңәр авылы.

Комган кыйссасы

Җәйнең көзгә авышкан вакыты. Көннәр матур. Авыл халкы бер булып бәрәңге ала. Мин дә бакчада. Шул чак елый-елый яныма кызым йөгереп килде. “Әни, комганны урладылар”, – ди. Ышанмадым. Урамга чыксам, бишекле мотоцикл тора. Таныш кеше. Күрше районнан. Комган мотоциклда. Мине күргәч, ул комганны култык астына кыстырды. “Бир, нигә алдың? Әни биш вакыт намаз укый, үзебезгә кирәк”, – дим. Бирми. Ул тарта, мин тартам, торабыз шулай. “Безнең бер эшебез бар. Менә бакча кырыенда гына булабыз. Аннан калдырып китәм, биреп тор инде”, – дип сорагач ризалаштым. Бераз вакыт узгач, болар нигә алдылар икән комганны дип барып карасам… Кибет артына чирәмгә биш ир-ат түгәрәкләнеп утырган. Нәкъ уртада зур чиновник кебек борынын күтәреп иске комганыбыз утыра. Бөтен халык бәрәңге алганда, бу ирләр дөньяларын онытып, комган борыныннан су агызып, тройной одеколон эчә.

P.S. Мәкаләм чыккан газетаны киосктан берничәне алып, урамыбыздагы пенсионерларга таратам. Алма-Атага да җибәрәм. Ульян өлкәсендәге татарлар килсә, алар да сорап ала. Без бит элекке агитатор, һаман шулай укытырга тиештер кебек.

Суфия ӘХМӘТОВА.

Буа шәһәре.

Редакциядән: Суфия апа, рәхмәт сезгә. Редакциягә шалтыратып яки язып, адресыгызны белдерсәгез иде. Таратырга теләгән газеталарыгызны без сезгә үзебез җибәрербез.

Комментарии