Бургер, наггетс ашарга, өйрәтәләр мәктәпләрдә…

Бургер, наггетс ашарга, өйрәтәләр мәктәпләрдә…

Менә күз алдыгызга гына китерегез: балагыз мәктәпкә укырга кирәк булган өчен яки сез кушканга гына түгел, ә үз теләге белән йөри башлый. Юк, заманалар үзгәрде дә хәзер укучылар белемгә тартыла, дип әйтү түгел. Мәктәпләрдә «тәмле» ашата башлаячаклар икән.

МӘКТӘП РИЗЫКЛАРЫН ТОННАЛАП ТАШЛЫЙЛАР

Мәктәп ашханәләрендә укучыларга фастфуд (тиз әзерләнә торган. – Авт.) ризыкларын ашату турында инде узган елның языннан бирле сөйләшәләр. Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты интернетта сораштыру уздырып, укучыларның мәктәптә бирелә торган ризыклардан канәгать түгеллеген ачыклаган. Мәктәптә укый торган баласы булган кеше аңлар: ашханәдәге бер кашык ботка белән бер телем ипидән генә тамак әллә ни туймый инде. Әле ярый яратып ашала торган ботка булса!

Әнә, Теләче районының бер мәктәбендә пешерүче булып эшләүче ханым да (исеме редакция өчен генә. – Авт.) ачынып сөйли:

– Мәктәптә эшли башлаганыма 5 елдан артык. Шушы биш ел эчендә ничә тонна ботка, ничә тонна аш ташлангандыр. Балалар мәктәптәге ризыкны яратып ашамый, дигәннәрен ишетеп белә идем инде анысы, ләкин моның кадәр үк дип уйламаган идем. Белмим, әллә тамаклары тук, әллә нәрсә…

Менә азык-төлек департаменты да, шуны аңлап булса кирәк, мәктәп ашханәләренә фастфуд ризыклары кертергә ниятли. Бу ризыклар исемлегенә бургер, наггетс, шаурма, пицца һәм башка «кызыктыра торган» исемнәр керәчәк икән. Хәер, интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, Мәскәүнең кайбер мәктәпләрендә мондый төр ризыкны керткәннәр дә инде.

БАЛА ШАТЛАНА, АТА-АНА ЕЛЫЙ

Мондый төр азык-төлек мәктәп ашханәләренә керәчәк дигән яңалыкка иң беренче «сөенүче», әлбәттә, ата-ана. Балаларының качып-посып кына булса да фастфуд ризыклары ашап йөргәннәрен белеп, әллә нигә бер ярар инде, дип үз-үзләрен тынычландыру өстенә әнә нинди зур «сөенче» дә өстәлде бит! Хәзер «балам начар билге алып кайтмасын» дигән теләк «балам мәктәптә ашамаса ярар иде» дигәненә үзгәрер инде.

– Ике балам укый. Үзем пешерүче булып эшләгәч, аларның мәктәптә нәрсә белән тукланганын беләм. Күбрәк кәбестә, чөгендер һәм башка яшелчәләр турап, угычтан уып бирергә тырышабыз. Витамины күп, янәсе. Аңа карап, балалар аларга кагылып та карамый, – дип сөйләде Кукмара районы мәктәбендә пешерүче булып эшләүче (ул да исемен әйтмәүне сорады). – Кайчак слойка кебек камыр ризыклары пешерелә, аларының исәбе тиз кими, фастфуд ризыклары кертелсә, савыт-сабасын да юасы булмас инде – ялап ук куярлар.

– Мәктәпләрдә фастфуд ризыкларын ашату – дөрес гамәл түгел. Бүгенге заман балалары болай да авыруга бик тиз бирешә. Балалар бик теләп ашарлар аны, аларның ашыйсы килә дип, бөтен мәктәпләрдә аны ашатырга кирәкми. Балаларның иммунитетын бетерү булыр ул, – дип уйлый бу хакта Арча районының бер мәктәбендә пешерүче булып эшләүче Гөлнара апа.

Ата-аналарның болай куркуын, баласы өчен кайгыруын аңларга була: көн дә телевизорда, интернетта «фастфуд ашап агуланган», «фәлән ризыкны ашап симергән», «төгән ризык ашап авырый башлаган» дигән хәбәрләргә юлыгабыз бит. Кем белем алырга дип җибәргән баласының корсак үстереп яки авырый башлап кайтуын теләсен ди?!

Бу хәбәр ата-ана өчен көенечле булса да, балалар өчен сөенечле үзе. Фастфуд ризыкларын яратмаган бала сирәк бит ул. Бигрәк тә авыл балалары өчен яхшы хәбәр инде: шәһәрдәгеләр мәктәпкә барышлый яки кайтышлый да, тегендә-монда сугылып, бургер йә пицца алып ашый ала, ә авыл мәктәпләрендә укучылар көн дә бургер ашый алмый. Әнисе биреп җибәргән ипи белән сырын, йә булмаса берәр шоколадын кабып куя да – вәссаләм. Менә хәзер авыл мәктәпләрендә дә тәмләп фастфуд белән сыйланып чыгу мөмкинлеге туарга тора – ничек шатланмаска ди?!

КЫЗЫКТЫРА ТОРГАН ИСЕМНӘР ГЕНӘ?

Балалар сөенеп, ата-аналар көенеп утырганда, азык-төлек департаменты мәктәп ашханәләренә кертеләчәк ризык исемлеген төзеп маташа. Ата-аналарның һәм пешерүчеләрнең бер сүзенә дә колак салмый түгел инде анысы, мондый төр үзгәртүне алар «Вечерняя Казань» газетасына болай дип аңлаткан:

– Мәктәп ашханәләренә кертеләчәк яңа төр ризыкларның исемнәре генә фастфудныкына охшаган, ә составында файдалы продуктлар гына булачак. Бу ризыкларның исемнәре кызыктыра. Әйтик, наггетс – ул шул ук кечкенә кәтлит инде. Мәктәптә кыздырылган ризыклар бирергә ярамый, без моны истән чыгармаячакбыз. Кайбер мәктәп ашханәләрендә менюда пиццаларны күрергә була. Ләкин ул фастфуд, зарарлы ризык дигән сүз түгел. Без ясый торган пиццада кетчуп та, майонез да юк. Бургерлар – ул гади түгәрәк ипигә куелган кәтлитләр. Ә кәтлит шулай ук чын иттән булачак.

Димәк, мәктәп балалары «зарарлы исем» куелган файдалы ризыклар белән тукланачак. Болай булса, балаларга кайсы азык-төлек файдалы, ә кайсының зарарлы икәнен аңлатып тору да кирәкмәстер. Ник дисәң, алар «кызыктыра торган исемле» ризык составында гел шундый «натураль» ит була дип, мәктәптән кайтышлый ук фастфуд алып ашый ала. Ә алар балада төрле авырулар китереп чыгармас дип гарантия бирә алмыйбыз!

Барысы да балаларыбыз өчен дигәндәй, дәүләт тә балалар тамагы хакында уйлый икән. Мәктәптә өйрәтмәсәләр, зарарлы ризык ашарга тагын кайда өйрәнерләр иде әле…

БГ СОРАШТЫРУЫ

«ВКонтакте»дагы төркемебездә (vk.com/beznen) укучыларга: «Мәктәп ашханәләрендә укучыларга фастфуд ризыклары ашата башларга уйлыйлар. Сез моңа ничек карыйсыз?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. 77 кеше (сораштырылганнарның 78,57 проценты) – «Балалар фастфудны кибеттән дә еш алып ашый, мәктәптә туклыклы һәм файдалы ризыклар бирелергә тиеш», 5 кеше (5,1 процент) – «Мәктәп ашханәсендәге ризыктан канәгать түгелмен, балалар ярата торган фастфуд ризыкларын булдыру яхшы фикер», 7 кеше (7,14 процент) – «Фастфуд ризыклары ашатып, балаларны симертергәме?», 6 кеше (6,12 процент) – «Бик яхшы. Мәктәптә тукланып кайткач, «миңа пицца, бургер ал» дип башны катырмаслар» дигән вариантны сайлаган.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии