Көрәкле һәм таяклы җинаятьләр

Көрәкле һәм таяклы җинаятьләр

Менделеевск районы эчке эшләр бүлегенә «Авто-мотолюбитель» дигән шәхси гаражлар ширкәтендә ике абзый сугыша, берсе көрәк белән коралланган, дигән хәбәр килә. Күп тә үтми, икенче бер ир-ат, анда җансыз кеше бар, дип белдерә. Кызыл төскә кергән карда аунап яткан 1963нче елгы Юрий Костылев исән булып чыга. Аны алдан районның үзәк сырхауханәсенә, аннан Чаллыдагы ашыгыч ярдәм сырхауханәсенең нейрохирургия бүлегенә илтәләр. Табиблар баш сөяге чәрдәкләнеп иңү, баш миенә кан савып зарар килү сәбәпле бик авыр хәлдәге авыруны ашыгыч операция ясап, үлемнән коткаралар. Әмма БСМП буларак мәгълүм әлеге сырхауханәдән чыкканда 53 яшьлек Юрий, гәүдәсенең бер ягын паралич сукканга, кулы юньләп хәрәкәтләнми, үзе кеше ярдәменнән башка йөри алмый торган була. Трепанация дигән яңа операция ясап, башның сынган сөякләре алып ташланган урынга пластина куярга, бик озак тернәкләнү узарга кирәк була. Кыскасы, химик ашлама заводында экскаваторчы булып эшләп йөргән сау кеше бер явызның бер сугуы нәтиҗәсендә гомергә гарип кала.

Полиция хезмәткәрләренә аның Индус Зиннәтуллин икәнен А.Банников һәм В.Казаков әйтеп тора. 1953нче елгы абзый исә бу тирәдән таю ягын карый, ягъни гаражын ябып, фатирына кайтып бикләнә дә 2012нче елда аерылып, Бәзәкәдә яшәүче хатынын чакыра. Әйтүләренә караганда, Зөлфия ханым аның ирене һәм борыны өстендәге җәрәхәтләрне эшкәртеп, укол кадагач, Зиннәтуллин черем итәргә ята.

Озак йокларга ирек куелмый аңа. Полиция килеп җитеп, үзен һәм гаражда чакта кигән киемнәрен җыеп алып китә. Кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү очрагы ул чакта ук мәгълүм булганга, район суды агайны сак астына ябарга карар кыла. И.Зиннәтуллин күрше гараж хуҗасы Ю.Костылевка ике мәртәбә көрәк белән тондыруын танып, беркетмә яза. Әмма бу аның гаебен тулаем танып, тәүбә итүе булмый әле. Чөнки ул фаҗигале вакыйганы үзенә кулай рәвештә сурәтли, ягъни йөзендәге җәрәхәтләр һәм зарар күрүченең эчкән булуына басым ясап, үзен һөҗүмнән сакланучы итеп күрсәтергә тырыша.

Җинаять эшендә 3нче төркем инвалид булган пенсионерның яшәү урыны һәм соңгы эш урынында уңай бәяләнүе күрсәтелә. Әлеге эшне алып барган юстиция майоры Г.Мурина мәчеткә йөрүче карт турында дин әһелләре белән дә сөйләшә. Алар да яхшы фикердә булуларын әйтә. Намаз укырга килгән өлкән кешенең Аллаһ йортында үзен начар тотуы сәер булыр иде, билгеле. Әмма әлеге уңай бәяләмәләр дә берникадәр гаҗәпләнү уята. Чөнки гади халык, иң әүвәл, җинаять эшендә шаһит булып теркәлгән затлар, шул исәптән, И.Зиннәтуллинның үз якыннары да аның турында вакчыл, тиктомалдан кызып китүчән, холыксыз, юк-бар өчен әрләшергә сәбәп эзләүче бәйләнчек һәм башка шундый тискәре сүзләр әйтә. Яшәү урынындагы күршеләр, аның белән аралашмыйбыз, дисә, гараж җәмгыятендәге кайберәүләр, әйләнеп узабыз, дип тора. Моннан 5-6 ел элек өченче каттагы фатиры тәрәзәсеннән ташланып, бик озак дәваланганнан соң холык-фигыле тагын да начарайды, дип белдерүчеләр дә бар.

Ләкин Минзәлә районының Аю авылында туып-үскән И.Зиннәтуллин яшь чагында да үрнәк тәртибе белән аерылып тормаган бит. Чаллыда яшәгәндә явыз хулиганлык дип аталучы дуамаллыгы өчен беренче юлы ике еллык шартлы хөкем ала. Икенче елны да шундый ук юньсезлек кылып, Чаллының Комсомол район суды тарафыннан, ул чакларда гамәлдә булган совет законнары буенча, 3 ел ярымга утыртып куела. 1994нче елда Менделеевск район суды йөгәнсез ир-атны ике елга ул вакытта «химия» дип йөртелә торган төзәтү эшләренә озата. 2011нче елда хәләл җефетенә туктаусыз җәбер-золым күрсәткән 58 яшьлек агайга карата РФ Җинаять кодексындагы «Җәфалау» дигән маддә буенча эш кузгатыла, зарар күрүченең миһербанлык күрсәтүе аркасында гына җәзадан котыла ул. Әмма судлашып аерылышалар. Зөлфия ханым Бәзәкәдә яшәвен картайган әти-әнисен тәрбияләү белән аңлата, гомер кичкән иренә бәя бирүдән тыелып кала, җинаять эшендә яклау ягыннан бердәнбер шаһит буларак теркәлә.

Дистәләгән шаһитның гаепләнүчене, кем әйтмешли, эттән алып эткә салуын шик астына алып булмастыр. Моны, чынлыкта, психиатрия экспертизасы да раслый, ягъни И.Зиннәтуллинның аң-акыл өлкәсендә шактый гына кимчелекләрен күрсәтә, аларны баш мие җәрәхәтләре алудан башланып, кан басымы, шикәр авырулары һәм эчкечелек тәэсире белән көчәюен билгеләп үтә. Һәм аның холык-фигылендәге тайпылышларның, мәсәлән, ярсып китүчән булуының әлеге фаҗигагә этәргеч бирүе дә әйтелә, хәтта үзенең ни кылганын «тулы күләмдә аңлап та бетермәгән» дигән нәтиҗә дә ясала. Әмма үз-үзен белештермәслек хәлдә булмаган, дип белдерелә. Бу инде җинаятьне аңлы рәвештә кылган, димәк, аның өчен җавап бирергә кирәк булачак, дигән сүз.

Холыксызлыгын тикшерү гамәлләре, мәсәлән, җинаять урынында үткәрелгән чара вакытында да күрсәтә ул. Ягъни пүнәтәйләр, полиция хезмәткәрләре, адвокат һәм тикшерүче алдында кычкырырга керешә, әйткәнне белми һ.б. Бу кадәресен аңларга мөмкин үзе. Чөнки биргән күрсәтмәләре «ябышмый», туктаусыз ялганы фаш ителә башлагач, дулый богауланган карт. Кыскача гына әйтсәк, Костылев беренче булып үзе сукты, көрәген тартып алып, һөҗүмне кире кайтардым, дип бара ул. Ә инде ничек итеп һәм кай җиргә сугуын күрсәтте исә – алдашуы билгеле була. Чөнки баштагы җәрәхәт көрәк кыры белән арттан китереп оруын белдереп тора. Эксперт та Зиннәтуллин күрсәткән ысул белән мондый җәрәхәтне ясап булмый дип таба. Шул рәвешле, Юрий Костылев сөйләгәннәр рас килә, Зиннәтуллинның тормыш-сәламәтлегенә куркыныч янамавы дәлилләнә һәм аңа авыр җинаять кылуда рәсми гаепләү белдерелә.

Ирләрнең икесенә дә бәхетсезлек китергән очрак кинәт килеп чыкмаган. Узган ел җәй көне дә бәрелешкән алар. Сәбәбен тәгаен генә әйтүче юк. Ләкин Зиннәтуллинның балыкчылар боз вата торган агач саплы очлы тимер тотып Костылев гаражы янына килүе хак. Аның кулындагы хәтәр коралны Юрийның дусты Камил Гыйльметдинов тартып ала ул чакта.

Юрийның көрәк сабы белән кундырып, Индус Зиннәтуллинның авыз-борынын канатуы мәгълүм. Зиннәтуллин полиция чакыртып гариза яза, әмма аңа, җинаять эше кузгатырлык нигез юк, дигән җавап килә.

Күргәнебезчә, бар да яхшы кеше дип белдерүче Юрий да гөнаһсыз түгел икән. Кечкенә шәһәрдә бер тирәдә яшәп, гаражлары да янәшә булгач, еш очрашырга туры килә аларга. Фаҗигале 23нче февральдә гараж капкасы каршын чистартып, кар түгү белән мәшгуль булганга очрашырга һәм әйткәләшеп алырга өлгерәләр. Кичкә таба Юрий бәйрәмне билгеләп үтү өчен дуслары К.Гыйльметдинов белән А.Банниковны чакыра. Алдан ук салмыш булганга, Камил тиз исерә, аны икәүләп өенә кадәр озатып куя шешәдәшләре.

Боларны Зиннәтуллин да күреп тора, билгеле. А.Банников, Индус ошбу хәлгә эче пошуын белдерми калмады, ди. Камилне илтеп кайткач, аларга В.Казаков та кушыла. Гараждагы кечкенә бүлмәдә салып утыралар да, урамга көч-хәл белән чыга алар. Чөнки ишек колакчаларына тимер тыгып бикләнгән, ә капка тыштан көрәк белән терәтелгән булып чыга. Костылев моның Зиннәтуллин эше икәненә шикләнми. Яңадан кереп, бер-ике чәркәне бушаткач, көрәк белән тимер кисәген тотып Зиннәтуллин янына бара. Көрәген гараж эченә ыргыттым, бәлки, шул вакытта аның чыраена эләктергәнмендер, ди ул. Гаражыннан атылып чыккан Индусның Костылевка сугуын Банников күреп алып, кычкырып җибәрә. Ул арада котырынган явыз баш, күкрәк һәм аяк тирәсенә өч мәртәбә тондырып өлгерә. Костылев язмышын беренчесе хәл итә.

Тикшерү һәм суд барышында И.Зиннәтуллинны ике адвокат яклый. Аларның тырышлыгы бөтенләй үк нәтиҗәсез калмый. Дәүләт гаепләүчесе Виктор Порываев, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепле дип табылган Индус Зиннәтуллин 5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә лаек, дип белдерсә, хөкемдар прокурор сораган җәзаның нәкъ яртысын гына билгеләп, миһербанлы хөкем чыгара. Шулай итеп, Минзәләдәге тикшерү изоляторында утырганда 64 яшен тутырган абзый колониягә озатыла.

***

Кама Тамагы район суды да быел хатынын бәреп үтергән 60 яшьлек Александр Мадюковка ташламалы хөкем чыгарды, ягъни нибарысы 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар бирде.

Моны, иң беренче чиратта, әлеге җинаятьне тикшерү эшләре һәм суд утырышларының Мәскәүдә тумыштан гарип Антон Мамаевны ирегеннән мәхрүм итү һәм «Матросская тишина» изоляторында аның өчен тиешле шартлар тудырылмау сәбәпле чыккан Русиякүләм шаукым чорына туры килү белән аңлатырга кирәктер. Искә төшерик, нибарысы 18 кило авырлыктагы 28 яшьлек бу ир-ат кораллы талауда гаепләнеп (берәүнең мопедын тартып алу), 4 ел ярымга утыртыла. Хокук яклау оешмалары, мәгълүмат чаралары җинаятьчегә кадер-хөрмәт күрсәтмәгән Җәзаны үтәтү федераль хезмәтен тәнкыйтьләү генә түгел, тикшерү һәм Мәскәүнең Тимерязев район судының закон нигезендә кабул ителгән карарын да кеше хокукларын бозу, дип лаф орды. Нәтиҗә буларак, авыр җинаять кылуда катнашкан гарип кеше азат ителде. Ошбу шаукымлы вакыйга бездәге хокук саклау оешмаларына тәэсир итми калмагандыр. Чөнки Тәмтедә булган әлеге җинаять турында бер генә рәсми хәбәр дә булмады, шундый ук шау-шу күтәрелүдән шикләнеп булса кирәк, мәгълүматлар матбугаттан яшерелде. Чөнки Кама Тамагы явызы да ике аяксыз гарип бит…

Александр Мадюков тумыштан гарип түгел, ә бәлки, аякларын өшетеп кистергән кеше. Эчүе аркасында коляска тәгәрәтергә мәҗбүр булса да абзый ошбу зәхмәтне ташлый алмый. Бу яктан 1965нче елгы хәләл җефете Ольга да аннан калышмый. Элегрәк тә юньләп эшләмәгән 53 яшьлек ханым бу хакта бөтенләй уйламый башлый. Чөнки иренә 1нче төркем инвалидлык буенча пенсия түлиләр, аны караган өчен үзенә дә аз-маз тамызалар бит. Кыскасы, гаилә Тәмтедә эчкече буларак билгеле.

Ольганың мәете 12нче апрель иртәсендә өйләрендә табыла һәм суд-медицина экспертизасына озатыла. Аның битендәге күгәргән-сыдырылган урыннар һәм тәнендәге башка җәрәхәтләр полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчедә шик уятмый калмый. Аяксыз абзый үзе дә кичтән исерек килеш хатынына таяк белән бер-икене тамызуын әйтеп тора. Шуңа күрә тикшерү чаралары тулы күләмдә үткәрелә, дәлилләр, шул исәптән, агайның аяклы чакта таянып йөргән таягы да алына. Мадюкин аны хәзер дә үзеннән калдырмый, утырган, яткан җиренә арбасын тартып китерү өчен файдалана.

Ә менә аның үтерү коралы итеп кулланылуы бары тик бер ай узгач кына раслана. Чөнки җирле моргта үткәрелгән тикшеренү мәрхүмәнең ни сәбәпле җан бирүен ачыклый алмый. Шуңа күрә җинаять эше дә кузгатылмый тора. 11нче майда гына, хатын тән җәрәхәтләреннән үлгән, дигән рәсми кәгазь килә, ниһаять. Абзый исерек баштан кылынган явызлыгын сөйләп бирә. Мондый җинаять кылучыларны, гадәттә, ябып куялар, ә инвалид абзыйны өендә калдыралар.

Әлбәттә, абзый, яхшымы-яманмы дигәндәй, үзен тәрбияләп-карап торган хатын-кызны үтерергә теләмәгән, кызып китеп, артыгын кыланып ташлаган, димәк, саксызлык белән үтергән, дип табыла. Хөкемдар 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә буенча гаепле дип табылган гарипкә җәзаны мөмкин булган кадәр киметә. Әмма бу очракта шартлы хөкем билгеләп булмый. Суд залында коляскада утырган аяксыз кешенең кулларына да богау салына.

Ә Антон Мамай исә ул көннәрдә телевидениенең үзәк каналларында кадерле кунак булып утыра һәм кеше хокуклары турында гәп ора…

Наил ВАХИТОВ

Комментарии