Тәгәрмәчле әйбер тәгәри

Кай-ара шулкадәр тавыш-тынсыз һәм җайлы тәгәри ки, хәтта хуҗалар кай тарафка юл алганын да сизми кала. Быел яз Әлмәт районындагы “Кәләй” нефть кудыру станциясе (НПС) объектында шундый хикмәтле хәл була. “Ремстройэнергосервис” (РСЭС) дигән подрядчы фирманың эшче халкына кием алыштыру, ашау-эчү урыны булган ике вагонның берсе каядыр тәгәри. Ләкин көпчәкле “йорт”ның юкка чыгуы РСЭСның цех башлыгы Ф.Зәйдуллинда да, эшче халыкта да бернинди шик-шөбһә уятмый. Чөнки тәгәрмәчле әйберне башка берәр төзелешкә күчереп куйганнардыр дип уйлыйлар.

Шул рәвешле нәкъ бер ай тыныч кына үтеп китеп, ямьле җәйләр җитә. Һәм төннәрдән бер төнне вагоннарның икенчесе дә хәбәрсез югала. Койманың тышкы ягында булганга, “бытовка”ны өстерәтеп китүләрен барлы-юклы каравылчы да шәйләми кала. Күрәсең, бик каты йоклый торган абзый булган, юкса вагон хәтле вагонны “КамАЗ”га тагып, дөбер-шатыр алып китүләрен тоймый калмас иде.

Бусы Кәләйдән ике чакрым ераклыктагы ялан кырда эшләүчеләрне сагайтмый калмыйча, баш өстендәге түбәне чәлдерү генә түгел, корткычлык, ягъни диверсия дип кабул ителә. Чөнки магистраль нефть үткәргеч кебек удар төзелештәге эш темплары түбән тәгәрәү куркынычы туа. Тиешле дәрәҗәдәге көнкүреш шартлары булдырылмаган, хәтта табигать көйсезлекләреннән ышыклану урыныннан да мәхрүм калган эшче халкыннан әллә ни зур хезмәт таләп итеп тә булмый бит.

Кыскасы, шул ук көнне “Ремстойэнергосервис” җитәкчеләре Әлмәт милициясе алдына “вагонны кем урлаган?” – дигән сорауны кабыргасы белән куя. Ул вакытта бер ай элек тәгәрәгән теге вагонның да угрылар чәлдерүе мәгълүм булып, матди зыян 1 млн 17 мең сум дип табыла. Әлмәт эчке эшләр идарәсе әлеге явызлык факты буенча җинаять эше кузгата.

Әлбәттә, үз мөлкәтен саклый алмаган хуҗаны милициядә әллә ни хуплап каршы алмыйлар. Ләкин “Вагон – энә түгел, табарбыз”, – дип, юатып озаталар. Әлеге эш белән нефть комплексы объектларын саклау буенча төзелгән махсус бүлеге шөгыльләнә һәм, әйтергә кирәк, бик җәлт кыймылдый. Тиздән Әлмәтнең Шевченко урамындагы банкротлыкка чыккан “Альтехмашсервис” дигән предприятие ишегалдында теге тәгәрмәчле мөлкәтнең берсе – яңа урланганы табыла һәм таркалып баручы оешма хезмәткәрләрен сөйләштерә торгач, ошбу әйберне вакытлыча куеп торган кешеләр ачыклана башлый. 27 яшьлек И.Сәлахов тоткарланып, бүлегендә әңгәмә корганнан соң, йомгак бөтенләй сүтелә. Берничә көннән күрше Лениногорск районының Тимәш авылындагы элеккеге “Сельхозхимия” базасында тагын бер вагон табылып, хуҗаларына кайтарылып бирелә. Базаның яңа хуҗасы аны Р.Ямалетдинов дигән танышы китерүен әйтә. Әйтми кая барасың? Берәүнең дә башына бәла аласы килми.

“Фигурантлар”ның бусы, Башкортстан якларыннан чыгып китү сәбәпле, вакытлыча иректә калып тора. Әмма аның күрсәтмәләреннән башка да мәсьәләгә ачыклык керә. И.Сәлахов “Кәләй” НПСы объектында эшләп чыныккан егет икән. Шуңа күрә өр-яңа евровагоннарның каравылчысыз торуын яхшы белә. Аларның берсен чәлдереп, “Альтехмашсервис”ка куеп торганнар. Шау-шу басылгач, ераккарак яшерергә уйлыйлар. Ләкин бернинди дә тавыш чыкмый. Әйтелгәнчә, вагонның читкә тәгәрәгәнен белмиләр. Беренче бурлыклары шулай шома гына узгач, күңелләре үсеп, икенчесен дә урларга булалар. Нәфес дигән нәрсә егетләрне харап итеп куя. Юкса төзүчеләр өчен көнкүреш вагоны гына түгел, вакытлыча торак та булырдай көпчәкле йортны сатып та җибәрерләр иде әле. Күрәсең, үтемле булса да, шикле товарга якын тирәдә хуҗа табылмаган.

Интернетта да мөмкинлекләр бар

Тәмам электронлашып беттек, бугай. Акча электрон кредит карточкаларында саклана, хатлар электрон почтадан китә, ишекләр электрон йозакка бикләнә, хәтта трамвайда да электрон проезднойлар кирәк. Интернет дигән хикмәткә дә күнегеп барабыз, интернет-кибет, аптекаларга чаклы бар. Компьютердан карап сайларга һәм заказ бирергә мөмкин.

Фән-техника казанышларының көндәлек тормышка үтеп керүе, һичшиксез, уңай күренеш инде ул. Ләкин дөнья булгач, яхшы янәшәсендә начары да баш калкытырга гына тора. Шул рәвешле электрон карак, интернет-мошенник кебек хилаф ияләре пәйда була. Соңгылары югары технологияләр өлкәсендә кәсеп итсәләр дә, иң беренче чиратта, кешенең беркатлылыгы, ышанучанлыгыннан файдалана.

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш органнары соңгы вакытта интернет аша төрле килешүләр төзүчеләрнең мошенниклар тозагына эләгү очраклары артуын әйтә. Бу җәһәттән, Әлмәттә яшәүче Сергей Н. мисалы гыйбрәтле. Быел интернетта урнаштырылган белдерүне укып, ул БМВ машинасына ия булу дигән күптәнге хыялын тормышка ашырырга керешә. Нәтиҗәдә, машинасыз да кала, акчасыннан да колак кага.

Германиядә чыккан әлеге иномаркага кызыкмаган шофер юктыр. Күрәсең, Әлмәт егете дә бөтенләй башын җуя. Машинаның Мәскәү өлкәсендә теркәлүенә аптырамый, күреп, капшап караганым юк дип тә тормый, тизрәк эләктереп калу кәсебенә керешә. Чөнки элемтәгә чыгып хәбәрләшкәч, “сатучы” алыш-бирешнең алучы өчен отышлы икәнен бик хасиятләп аңлата. Мәгълүм ки, угрыларның бу төре теләсә кемне ышандырырга һәм кәкре каенга терәтергә сәләтле. Сергей да, башка берәү алып өлгергәнче, тегеләрнең “электрон кошелек” дип йөртелүче счетына задаток җибәрә. Өч мең евро килүе турында мәгълүмат алгач, мошенниклар банктан акчаны ала һәм гадәттәгечә, юкка чыгалар. Дөресрәге, интернетта теге адрес та, “Web – money” дигән “акча янчыгы” да юк була.

Үзенең алдар каракларга юлыгуын аңлаган Сергей Әлмәт эчке эшләр идарәсенә хәбәр сала. Анда билгесез интернет-сатучыларга каршы җинаять эше кузгатыла. Ләкин тикшерүчеләр мондый эшләрнең бик сирәк ачылуын белдерә. Чөнки интернетта бирелгән бар мәгълүмат та ялган, “Web – money” бөтенләй башка кеше исеменә ачылган, кыскасы, акчаны кем алуын белү мөмкин түгел диярлек.

Шуңа күрә замана казанышлары белән эш иткәндә, бигрәк тә интернет аша акчалы алыш-биреш ясаганда, аеруча сак булырга кирәк.

Уклонистлар

Хәрби хезмәттән тайпылучыларга карата әйтелә торган әлеге рус сүзе безнең телебезгә дә керде. Элек хәрби хезмәттән баш тартучылар юк дәрәҗәсендә булды. Алар соңгы елларда ишәйде. Бу катлаулы проблема, билгеле, буш урында килеп чыкмады. Моңа җәмгыятьнең барлык өлкәләре кебек үк армияне дә биләп алган болгавырлык, тәртипсезлек, шул сәбәпле аның абруе төшүдән башлап, патриотик тәрбия, идеал һәм идеологиянең юкка чыгуына кадәр, кыскасы, илдәге үзгәрешләр сәбәп булды. Әлеге бурыч аерым кешеләр, башлыча, җәмгыятьнең ярлы катламнары өчен генә мәҗбүригә әйләнеп, берәүләр китә, икенчеләр кала башлагач, Кораллы Көчләргә чакырылучыларны хәрбиләр милиция белән өй борынча җыя башладылар.

Дөрес, Җинаять кодексында законсыз рәвештә армия хезмәтеннән читләшүчеләр өчен, 328нче маддә бар. Ләкин бездәге күпчелек законнар кебек үк, әлеге маддә кысаларына эләгүдән котылу ысуллары да җитәрлек. Шуңа күрә аны эшләми торган дип йөртелүче маддәләр рәтенә кертергә дә мөмкиндер. Чөнки аның буенча җавапка тартылучылар бик сирәк. Ләкин сирәк булса да, хөкем чыгару органнары бар икән. Быел район суды язгы чакырылыш вакытында сәбәпсез хәрби хезмәттән тайпылган ике егет эшен карады.

25 октябрь исемендәге совхоз бистәсендә яшәүче 1989 елгы Альберт Маликов апрель аенда медицина тикшерүләре узып, сәламәтлегендәге зур булмаган кимчелекләре белән армия хезмәтенә яраклы дип табыла. Район хәрби хезмәткә алу комиссиясе “Хәрби хезмәт һәм хәрби бурыч турындагы” Федераль закон нигезендә аны Коры җир гаскәрләренә җибәрергә карар бирә. Чакыру кәгазе (повестка) буенча ул 15 майда хәрби комиссариатының Лаеш район бүлегенә килергә тиеш була. Ләкин егет, әйтүенә караганда, “Золотой колос” хуҗалыгына эшкә китә.

Шул ук бистәдә яшәүче Эдуард Шариков өйләнгән, баласы булу һәм башка сәбәпләр аркасында 25 яшен тутырганчы армиягә алынмыйча йөри. Ләкин быел март аенда район суды аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итә. Шул рәвешле төп сәбәп юкка чыга һәм хәрби комиссариат аны да медицина комиссиясенә чакырта. Егет сәламәт дип табыла һәм гаскәри хезмәткә озатылу өчен, 15 майда хәрби комиссариатка килергә тиеш була. Ләкин ул әнисенә: “РКБда ашказаны чирен дәвалап, тикшереп йөри дип әйтерсең”, – ди һәм вакытлыча юкка чыга. Монысының исәбе, әлбәттә, армиягә алу яше – 27не тутырып, бөтенләй котылу була. Соңрак аның республика клиник сырхауханәсенә бөтенләй мөрәҗәгать итмәве ачыклана.

Әлбәттә, хәрби комиссариатта “кружка-ложка”лы егетләр командасы туплану хупланмый. Өч көннән соң комиссия Альберт Маликов һәм Эдуард Шариковны хәрби хезмәткә алу турындагы карарны юкка чыгара һәм Прокуратура каршындагы тикшерү комитетының районара бүлегенә мөрәҗәгать итә. Аның Лаештагы тикшерүчесе И.И.Төхвәтуллин РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе буенча ике җинаять эше ачып, тикшерү гамәлләре үткәрә башлый.

Э.Шариковның тикшерү чакыруын санга сукмыйча берничә тапкыр килми йөрүен исәпкә алмаганда, эшне судка илтеп җиткерү әллә ни зур хезмәт сорамый. Чөнки монда гаепне дәлиллисе юк диярлек. Гаепләнүчеләр үзләре дә акланырлык сылтаулар юк икәнен аңлап, тәүбә итә.

Шулай да язгы чакырылыш вакыты үтеп китә һәм уклонистлар иректә кала. Бездә хөкем ителгән егетләрне армиягә алмаска дигән сәясәт тә бар бит әле. Әгәр шулай булса, Э.Шариков солдат итеге киюдән бөтенләй котылачак, ә 20 яшьлек А.Маликовның хөкеме исәптән төшерелгәнне көтәргә туры киләчәк. Хәер, монысын киләчәк күрсәтер. Уклонистларның быел көз үк гаскәри сафка басу мөмкинлеге дә юк түгел.

Хөкем карарына килгәндә, ул хәзерге демократик һәм гуманлы законнар нигезендә билгеләнде. Мәсәлән, яшәү урыныннан тискәре характеристика бирелгән, моңа кадәр административ җаваплылыкка тартылган А.Маликовка 4 мең сум күләмендә штраф салынды. Авыл кешесе өчен бу аз акча түгел, ләкин теләсә нинди вакытта реаль срокка әйләнү куркынычы булган шартлы хөкем түгел инде. Шуңа күрә ул аны икенче көнне үк түләп тә куя.

Наил ВАХИТОВ.

-Әлмәт-Лаеш-.

Канлы үч

Казанда чираттагы вәхши үтереш. Урман арты бистәсендә яшәүче гаиләдә кияү – әби конфликты дәвамлы була. Кияү түзгән-түзгән дә … аны мунчага чакырган. Биредә бичараны кадаксуыргыч белән сугып үтерә ул. Акылы томаланган ир-ат өйгә кереп, үзенең 16 яшьлек үги кызын көчләмәкче була. Барып чыкмый. Ачудан өйдән ике кесә телефоны, таба алган хәтле акча алып, чыгып китә. Хатыны бу вакытта эштә була. Телефонны ломбардка биргән акчага үзенә өр-яңа кроссовка алып кия дә “бәйрәмне” дәвам иттерә. Кансызны Икмәк заводы урамында яшәүче апасына кунакка кергән юлында ведомстводан тыш сак экипажы кулга ала.

Фирая ГАЙФИЕВА,

ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәткәре.

Комментарии