Хилаф ысул асылы

Хисапчы халкы кулына меңнәр дә, миллионнар да керә. Ләкин ничек керә, шулай җәлт кенә чыгып та китә. Чөнки ошбу ияләре көннең көнендә чит акчаны санау-исәпләү белән мәшгуль. Ә үзләренең , кагыйдә буларак, ташка үлчим генә. Матди муллык бухгалтерия хезмәткәрләре кесәсе яныннан гына үтеп китә бит.

Акчаның кая килеп, кая киткәнен белеп торучы әлеге кешеләрнең кайберләре үзенә өлеш чыгару җаен таба ул. Мисалга, оператив хезмәткәрләр “үле җаннар” дип исем таккан алымны гына алыйк. Әлеге ысулның асылы гаҗәеп гади булганга, җитәкче һәм хисапчы иптәшләр тарафыннан ул шактый еш кулланыла. Бу хакта язгаладык та. Казандагы “Гаилә” дигән социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең эш тәҗрибәсе турында, мәсәлән.

Әлеге ысулны “ шәһәре иҗтимагый үзәге” дигән муниципаль оешманың баш бухгалтеры А.Хаҗиев та уңышлы гына тормышка ашырып килгән. Ягъни мәсәлән, интернеттагы шушы оешма исемен йөртүче порталга мөхәррир итеп үзенең хәләл җефетен урнаштырып куйган да хезмәт хакы яза башлаган. Ә ул бу тирәдә бөтенләй күренмичә, хәтта ведомостька кул куеп, айлык акчаны алырга да килеп йөрмәгән. Хезмәт хакы исә узган елның март аеннан исәпләнеп килгән. Акмаса да, тама бит: 171000 сум акча янга кала.

Ләкин үзәктә “үле җаннар”дан тыш, исән кешеләр дә эшли бит әле. Ошбу хилафлык җәмәгатьчелеккә мәгълүм булгач, тиешле органнарга да барып җитә. Шул рәвешле үзәктә икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары пәйда була. Алар, иң алдан, үзәк директорын “селкетергә” керешә. Чөнки “үле җанны” эшкә алу турындагы боерыкта аның имзасы тора бит. Ләкин ул “стрелка”ны баш бухгалтерга күчерә. Шул намуссыз бәндә гаепле, янәсе.

Җитәкче үзе бөтенләй башка бинада, шәһәр хакимияте йортында утырып җитәкчелек итә икән бит. Ә үзәк Кече Кызыл урамында урнашкан. Ара ерак булу сәбәпле, үз карамагындагы оешмада ниләр эшләнүен белеп бетереп булмый ич. Чыннан да, директорга кул астындагы хезмәткәрләрнең кайсы эшкә килүен, кайсы килеп йөрмичә генә акча алуын ничек контрольдә тотмак кирәк?

Ә баш бухгалтер исә, хилаф ысул асылы ачылгач, угрылыкка бару сәбәбен хезмәт хакының “кеше көлкесе” булу белән аңлата һәм акланып азаплана. Һәм, әлбәттә ки, теге 171000 кире кайтару чарасын күрә. Тагын чит акчаны санарга туры килә.

Кычулы чумара

Мәгълүм булганча, сәүдә һәм туклану оешмаларында эшләүчеләр даими медицина күзәтүе астында булырга тиеш. Юкса акчалы товарга бушлай берәр төрле йогышлы чир дә ияреп китәргә мөмкин. Әйтик, корчаңгылы пешекче кулыннан ашап, кычытына башлавың да ихтимал. Сырхавы шундый узгынчы гына булса ярый әле. Әллә нинди авырулар бар бит хәзер. Шулаен шулай да, туктаусыз табиблар янына йөреп, белешмә юнәтүләре эш кешесе өчен олы мәшәкать бит ул. Ярый әле, мондый чакта ярдәм итәргә әзер кешеләр бар.

Әле шушы көннәрдә генә Казанның Авиатөзелеш район судында шул районның «Консультация-диагностика үзәге” ябык акционерлык җәмгыяте табибы кылган “яхшылыклар” тикшерелде (хөкем карары гамәлгә кереп җитмәгәнлектән, фамилиясен атамыйк). Хезмәт ияләренең юкны бушка аударып йөрүләренә чик кую максатыннан ул һәр яктан отышлы ысул кулланган. Ягъни мәсәлән, гозер белән килгән сатучы, пешекчеләрнең медицина кенәгәсенә мөһер белән имзаны тикшереп тормыйча куйган. Төрле биохимик анализ нәтиҗәләре таләп итү турында сүз дә юк.

Әйтергә кирәк, өлкән яшьтәге ханым эш кешесен кычкыртып таламаган – медкенәгәдәге тамга өчен нибары 200 тәңкә алган. Шуңа күрә сәүдәгәрләр арасында бик популярлашып киткән. Дөрес, яңа медицина кенәгәсе өчен югарырак. “Консультация- диагностика үзәге”ндә бернинди консультация ясамыйча, диагнозлар куеп тормыйча гына эшли торган заманча пункт турында районның икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары сизеп ала. Ләкин тикшерү барышында табибның бары тик 10 хилафлыгы гына дәлилләнә. Чөнки клиентлар “яхшы” кешегә каршы күрсәтмә бирергә теләми. Шуңа күрә ялган документлар ясаган өчен җавапка тартылган ел ярымлык шартлы хөкем алып котыла.

Шушы көннәрдә буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казандагы Вишневский урамындагы “Профилактика” дигән чикләнгән җаваплыктагы җәмгыять, ягъни шәхси сырхауханәдә дә пациентның үзе белән очрашып та тормыйча, “здоров” дигән тамга сугучы пункт турында белеп ала. Һәм оператив эксперимент дип аталучы чара үткәрәләр.

“Профилактика”дагы профилактик-кисәтү әмәле уңышлы гына килеп чыга. Акча түләп, белешмә алырга теләүче 12 кеше, җыелып, акчаны һәм медицина кенәгәләрен бер ханымга тапшыралар. Арадашчы хатын-кыздагы шытырдавык кәгазьләрнең алдан номерлары язып алынып, “взятка” дигән тамга да ясала, әлбәттә. Соңрак, әлеге акчаны эзләп табарга туры килә. Чөнки ике шәфкать туташының берсе үз өлешен кесәсенә салгач, калганын икенчесенә тапшыра икән. Шулай да кече медицина персоналы дип йөртелүче хатыннардан 10500 сум акча алына.

Ләкин кече персонал дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Чөнки өлкән шәфкать туташы булып эшләүче 37 яшьлек ханым, эшмәкәрлекне җайлау максатында, үзенә табибларга гына бирелә торган шәхси мөһер дә эшләткән булып чыга. Бу керемне башкалар белән бүлешмәс өчен ярап тора бит.

8 августта Вахитов районы эчке эшләр идарәсе тикшерүчесе әлеге ике хатынга карата РФ җинаять кодексының “Коммерция сатып алуы” (подкуп) дигән 204нче маддәсе буенча эш кузгата. Сырхауханә дәүләтнеке булмагач, “ришвәт алу” дигән маддәне кулланырга ярамый икән. Ләкин ике чабата бер кием дигәндәй, алар арасында әллә ни аерма юк үзе.

Ә менә “Профилактика”да хәзер чиратлар пәйда булган, ди. Чөнки биохимик анализлар таләп итү өстенә, сәүдәгәрләрне чишендереп тә карый башлаганнар. Өстәмә мәшәкать чыккан, әлбәттә. Шуңа күрә оперативниклар эшчәнлегенә берникадәр ризасызлык белдерүчеләр дә бар икән. Чумара бетү – бер хәл, эшләр болай барса, клиентлар кимү куркынычы да бар бит.

Сакланмасаң сакламый

Татарстанда булган җинаятьләрнең 42-43%ы урлаулар. Әгәр моңа талау, һөҗүм итеп талау (разбой) кебек охшаш явызлыкларны да өстәсәң, бу сан ике тапкыр диярлек арта.

Угры дигән хилаф кәсеп ияләренең шулай ишле булуы, мөлкәт хуҗаларының байлыкларын саклауга битараф каравы, ә кайвакыт искитмәле ваемсызлык, җыйнаксызлык күрсәтүе дә сәбәпче. Бу төр җинаятьләрнең 12-13%ы – машиналардан урлау очраклары – моңа ачык дәлил. Мондый угрылык белән бигрәк тә Грузия, Абхазия кебек илләрдән чыккан кешеләр специальләшә. Дөрес, мондый “осталар” үзебездә дә җитәрлек. Аннан соң, әлеге статистиканы анализлавы да кыен. басучыларның 20% тирәсе генә тотыла бит. Һәр бишенче караклык алдан әзерләнеп башкарыла. Жуликлар бай “объект”ны эзләп табып талый. Моңа хуҗаларның “юмартлыгы” ярдәм итә.

Һичшиксез, “белгечләр” теләсә нинди машинаны ача, тәрәзәне ватып эчкә үтү өчен дә санаулы секунд-минутлар җитә. Саклык чаралары күреп торасы да юк, теләсәләр, барыбер талыйлар, дигән сүз түгел бу. Сигнализация дә, куып алып китүгә каршы җайланмалар да кирәк, әлбәттә. Вак-төяк, “һәвәскәр” бурлардан котылу өчен генә булса да. Ләкин бүген сүз бу хакта түгел, ә бәлки салонда миллион сум акча калдыру ише искиткеч саксызлык очраклары турында.

Милициянең соңгы айлардагы көндәлегеннән алынган кайбер мисалларга тукталыйк. “BМW” машинасы хуҗасы Казанның Декабристлар урамындагы 162нче йорт янында туктап, бары тик ярты сәгатькә китеп тора. Әйләнеп килсә, “иномарка”ның арт тәрәзәсе ватык икәнен күреп, “аһ” итә. Чөнки салондагы 2,3 млн сум акча салынган портфельдән җилләр искән. Икенче берәү “Ниссан Микро”машинасын Ямашев проспектында калдыра. Сәгать ярымнан пыяласын ватып кереп, салоннан 8 мең сумлык магнитола һәм 300 мең сум акчаны урлауларын күрә. Тагын ике көннән “Мазда-6” машинасыннан шул ук ысул белән ярты миллион сум акчаны чәлдерәләр.

Автомобиль маркалары тикмәгә генә аталмады. Эш шунда ки, угрылар кыйммәтле машина белән йөрүче “сәмәнле” кешеләрне тиз ачыклый. Моның өчен күп тә кирәкми. Банк, иминият фирмалары кебек акчалы урыннарда булып, караштыргалап йөрү җитә. Ә аннары бай кешенең артына “тагылып” йөрисе генә кала. “Шевроле” машинасы хуҗасы банктан банкка йөргәндә, “койрыкны” сизми, ләкин акчалы букчаны үзеннән калдырмаска тырыша. Ә менә Декабристлар урамындагы “Казан” банкына кергәндә, онытып җибәрә. Бер сәгатьтән әйләнеп чыга. Машина бикле, ишек-тәрәзәләр урынында, ә салондагы 31 мең евро һәм 17 мең АКШ доллары юк булган. Угрылар бәхетенә, мондый кешеләр бездә биниһая күп.

Аларның башка төрле һәм, кагыйдә буларак, шоферларга мәгълүм ысуллары да бар. Әйтик, тәгәрмәч тишү алымы. Хуҗа барлык ишекләрне ачык калдырып, көпчәк алмаштырып маташканда, утыргычтагы барсетка юкка чыга. Яисә икенче ысул: угрылар машина астына май агызып куя. Хуҗа руль артына кереп утыргач, аңа теге кара күлләвеккә күрсәтеп ишарәлиләр. Янәсе, мотордан май аккан, двигательне кабызырга ярамый. Бу тозакка аеруча хатын-кызлар еш эләгә. Әлеге хәлдән чыгу юллары турында “киңәшкән” арада, угрылар кара эшләрен башкарып өлгерә. Мондый чакта хуҗаның уяулыгын тупасландыра торган башка чаралар да кулланырга мөмкин. Мәсәлән, шул тирәгә музыка акыртып икенче бер машина килеп туктый яисә бер төркем кычкырып сөйләшә, тавышлана, хәтта “сугышып” та ала. Нәтиҗәдә, хуҗа ишек ачылганны да ишетми, актарынучыны да сизми.

“Чиста” мошенниклык алымнары кулланучылар да бар. Монысы акчалы машина иясен сөйләштерүгә корылган. Әйтик, “Фольксваген-Пассат” хуҗасын бер “кара хатын” вәкиле авызына карата, икенчесе 444 мең сум акчаны эләктерә. Восстания урамында “Ниссан-Экстрем”да йөрүче эшмәкәрне бер кыз “эшлекле” тәкъдимнәре белән җәлеп итә. Дөньясын оныткан хуҗа арткы утыргычтагы 490 мең сумның “очуын” да сизми кала.

Шунысы игътибарны җәлеп итә: саксызлык күрсәтүчеләрнең барысы да диярлек дөнья күргән өлкән яшьтәге кешеләр. Араларында генераль директорлар да, банкирлар, мәгълүм эшмәкәрләр очрый. Мәсәлән, 1962 елгы ир-ат 450 мең сум акча салынган пакетны атна буе “Ниссан-Алмеро”ның ал утыргычы астында йөрткән. Ахыр чиктә әлеге байлыкка хуҗа табылган. Икенче бер гендиректор бәясе 3,3 млн сум торучы 500 данә алтын тәңкә салынган сумканы үз “Тойота”сыннан урлаткан.

Әлбәттә, шул ук ваемсызлык аркасында ипотека кредитын түләргә дип җыйган актык акчасыннан, пенсиясеннән, документларыннан колак кагучылар да җитәрлек. Быелның 6 аенда гына да Татарстанда 2087 шундый угрылык очрагы теркәлгән, шуларның 1300дән артыгы башкалабызга туры килә. Кешене үз байлыгын саклауга өндәү сәеррәк яңгырый. Ул бит бу хакта үзе кайгыртырга тиеш. Кызганычка, китерелгән саннар һәм мисаллар киресен күрсәтә. Димәк, Ходай сакланганны гына саклар дигән мәгълүм әйтемне искә төшереп үтү артык булмас.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии