«Геройлар» заманы

«Геройлар» заманы

Редакциябезгә Казан шәһәрендә яшәүче Айдар Зиннәтов мөрәҗәгать итте. Ярдәм сорап түгел, ә үз башыннан кичкәннәрне сөйләү өчен. Безнең Татарстанда нинди башбаштаклык кылынуын башкалар да күрсен, янәсе. Аны ике сәгать ярым тыңладым. Бар сөйләгәннәре документ нигезендә дәлилләнә. Барысына да ышансаң, бездә закон көченә өметләнеп, гаделлек тантанасын көтеп утыру колорадо коңгызының кире Америкага очып китүенә ышану кебек үк чик-чамадан тыш могҗиза булуын күрәсең.

Вакыйгалар инде 2009 елда ук башланганга хәзерге «господин полицейский»ларны (аларга бит хәзер шулай мөрәҗәгать итәсе – авт.) иптәш милиционер дип кенә язармын. Реформа үтәргә өлгермәгәнгә күрә.

ЗӘҢГӘР КҮЗЛӘРЕННӘН ТАНЫГАННАР

Әйткәнемчә, моннан ике ел элек башланган бу галәмәт. Ноябрь аенда 3 яшүсмер шешә җыю пунктына бәреп керә. Акча талау өчен. Йөзләрен капларга да онытмаган үзләре. Берсе шунда эшләүче хатыннан 3000 сум акча таләп итсә, икенчесе: «Аз! 5000 сум бир!» – дип җикеренә. Бераздан чыгып йөгерәләр. Нәкъ кинодагы кебек, алар чыгып күздән югалу белән хезмәткәрләре килеп җитә. Нәтиҗәдә, бу чакта шешә тапшырырга килгән 3 бомждан һәм шешә җыючы хатыннан гына сорау алалар да, вәссәлам. «Кайнар эздән» җинаятьчеләр тотылмый кала. Бары тик аларның 14-16 яшьләрдәге яшүсмерләр булуы ачыклана.

Яшүсмерләрен әйтер идем: тапкан талар җир. Кинодагы сыман, үзләрен батыр бандит итеп хис итәселәре килгән, мөгаен. Чөнки андагы тиеннәр өчен барудан бигрәк, шул геройлыкны күрсәтергә барсаң гына.

Айдар Зиннәтовның гаиләсе әлеге вакыйгалар булган шешә тапшыру пунктыннан 50 метр чамасы ераклыкта урнашкан күпкатлы йортта яши. 25 гыйнварда иртәнге 9да, өч оперативник бәреп кереп, сүгенеп, акырып, кыскасы, үз «геройлыкларын» күрсәтеп, аның улын, 19 яшьлек Айнурны милиция бүлекчәсенә алып китәләр. Шул көнне үк шешә тапшыру пунктында эшләүче хатын һәм бер бомж белән җинаятьчене тану чарасы да уздыралар. Йөзе-бите капланган җинаятьчене ничек таныйлар, беләсезме? Күз төсеннән һәм тавышыннан. Моңарчы кара күзле һәм куе коңгырт күзле дип күрсәтмәләр биргән ике шаһит тә, нишләптер, Айнурга төртеп күрсәтә. Ул чакта әле Айнур авыз ачып бер сүз әйтмәгән, димәк, тавышыннан тану мөмкин түгел. Җитмәсә, күзләре дә күк сыман – зәп-зәңгәр! Нәрсәсенә карап таныганнар соң?

Шул ук көнне кич белән милиция бүлекчәсендә булган бомж Ш. иптәшләренә болай дип сөйли:

– Бүген миңа бер егетне җинаятьче итеп танырга мәҗбүр иттеләр. Башта аның фотосурәтен күрсәттеләр, аннары бер стакан аракы салып бирделәр. «Шушы егеткә күрсәтерсең», – диделәр. Шуңа күрсәттем дә. Аннары миңа коньяк та бирделәр әле, – ди ул.

Икенче көнне милиция бүлекчәсенә килгән ата-ана (Айнурның әти-әнисе – авт.) анда йөзен-битен сакал-мыек баскан, сәләмә киемле, озын гәүдәле ирне күреп ала. Ул аларга кичә генә милиция хезмәткәрләре кушуы буенча бер егетне җинаятьче итеп тануын һәм бүген үз күрсәтмәләреннән баш тартырга килүе турында сөйли. Моны күреп торган оператив бүлекчә башлыгы, майор дәрәҗәле хезмәткәр моңа җавап итеп аты-юлы белән сүгенә, Ш.ны рәшәткә артына утырта һәм Зиннәтовларга төрмә белән янап, кайтып китәргә боера. Айнурның әнисен «урод» дип атарга да тайчынмый, аякларына тибә.

Адвокат Чернова бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы тикшерү идарәсенә 1 февральдә шикаять яза, ләкин инде 22сендә Зиннәтов эшеннән баш тарта. Айдар Зиннәтов фикеренчә, оперативниклар аның артыннан күзәтү оештырып, бөтенләй куркытканнар. Икенче адвокат та төрле янаулар ишетергә мәҗбүр була. Оператив бүлекчә башлыгы һәр очрашуда яный, әгәр төрле инстанцияләргә язуларын туктатмасалар, аларны да төрмәгә утыртачагын кисәтә, моның инде күптән сөйләшенгән эш булуын һәм барыбер Айнурны утыртачакларын хәбәр итә.

Судлар 3 айга сузыла. Айнурның дуслары да, ниндидер элемтәләре дә тикшерелми. Юкса, ул шешә тапшыру пунктын 3 егет басканнар бит, бер генә кеше түгел.

Судта шешә тапшыру пунктында эшләүче хатын да үз күрсәтмәләреннән баш тарта.

– Ул егетләрнең берсе Айнур иде, дип әйтә алмыйм, чөнки аларның йөзе ябулы иде, күзләрен генә күрдем. Мине шундый күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр иттеләр, – ди ул.

Ә нигә ул күрсәтмәләрдә «чыннан да, ул булуын таныйм» дип яздыгыз?

– Аны бит тикшерүче язды. Мин күзлексез яза да, укый да алмыйм. Ул кушкан җирдә имза гына куйдым.

Бу вакытта шул шешә тапшыру пунктында булган бомж Ш. да судта күрсәтмәләр бирә.

Мин, гадәттәгечә, исереп кайттым да тугызынчы катта йокларга яттым. Бер хезмәткәр килеп уятты һәм бүлекчәгә китерде. «Күршеләр зарлана», – диде. Берничә көн элек вакыйгаларны сораштыра башладылар һәм, кулым калтыраганын күреп, аракы салып бирделәр. Фотосурәттән генә таный аласыңмы, диделәр һәм, бер рәсем күрсәтеп, шул рәсемдәге егеткә күрсәтергә куштылар. Миңа 0,5 литрлы коньяк бирделәр дә җибәрделәр. Икенче көнне ул егет түгел, дип әйтергә милиция бүлекчәсенә кергән идем, миңа инде: «Айнур барысын да үз өстенә алды», – диделәр. – «Судка кадәр сине яшерәбез», – дип тә өстәделәр. Айнурның гаепле булмавы турында әйткәч, мине кыйнадылар, ди ул.

Шул ук судта Ш.га үз имзаларын танырга кушып, аның күрсәтмә кәгазьләрен дә күрсәтәләр. Ул 7 имзаның үзенеке булмавын, бары берсен генә үзенеке дип тануын әйтә.

8 утырышы була. Шул вакыт эчендә Айнур тикшерү изоляторында утыра. Нәтиҗәдә, Айнурны РФ Җинаять кодексының 163 маддәсе 1 өлеше буенча гаепле дип таба һәм 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Шул ук кодексның 73нче маддәсе нигезендә, әлеге җәза төре шартлы итеп билгеләнә һәм аны судлар залында ук сак астыннан азат итәләр.

ГАЕПЛЕЛӘР КАЙДА?

Күреп торасыз, милиция хезмәткәрләренә биредә байтак гаеп ташланган. Бу вакыйгаларга карата тикшерүче Кәримова билгеле яшәү урыны булмаган Ш.га Айнур Зиннәтовның туганнары, әти-әнисе басым ясавын һәм ул алардан курыкканга күрә генә үз күрсәтмәләреннән баш тартуы турында хәбәр итте.

– Ш. үзе әйтте, Айнурның туганнары аның янына килеп: «Менә син монда йоклап ятасың, ә безнең Айнур төрмәдә утыра. Син күрсәтмәләреңне үзгәртергә тиеш», – дигән. Аны кыйнау белән янаганнар, диде тикшерүче Кәримова.

Оператив хезмәткәрләрнең берсе әйтүе буенча, Ш. нәкъ менә үзенә Айнур Зиннәтовның туганнары янавын әйткәч, аны реабилитацион үзәккә урнаштыралар. Бу хакта 5 милиция хезмәткәре судта да үз сүзен әйтә.

Бу хәлләр турында, бәлки, Ш.ның үзенә барып та кызыксынган булыр идем, ләкин ул, бик серле сәбәпләр аркасында, октябрь аенда вафат була. Гадәттә, андый кешеләрне «суррогат» белән агуланган, дип калдыралар. Монда суррогат кына микән?!

Айдар Зиннәтовның инде язмаган урыны калмаган. Кеше белән аралаша белмәгән, сүз саен аты юлы белән сүгенүче, хатынына тибәргә, мыскыл итәргә җөрьәт иткән хезмәткәрнең андый урында утырмавын тели ул. Президентка кадәр язылган хатта милиция бүлекчәләрендә ниләр кылынуы турында әйтелә. Эчке эшләр министрлыгына кадәр барып җиткән, әмма министрның үзе белән очрашуга ирешә алмаган Айдар абый республикабыздагы законсызлыкка әрни.

Бу вакыйгалар белән танышканнан соң миндә бер сорау туды:

Нигә нәкъ менә Айнур???

– Безнең Айнурның ничә еллар буе акча җыеп алган машинасы (ВАЗ-2106 – авт.) бар.

Бервакыт ул эшкә киткәч, безгә үзебезнең йортта ук яшәүче Елена исемле хатын кереп, аның машинасын Айнур кырдыруы турында әйтте. Шул ук көнне кич белән, ГАИда дуслары булуын хәбәр итеп, барыбер Айнурны җавапка тартачагын әйтеп янады. Ләкин дәлилләре булмады, – диде Айнурның әтисе Айдар абый. – Шундый мошенниклык аша страховка алмакчы иде ул. Берәр атнадан безгә 5-6 милиция хезмәткәре килеп, Айнурны йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләре турында әйттеләр, төрмә белән янадылар. Ялгыш кына шул машинаны кырдыруы турында әйтмәсә инде, билгеле. Ләкин Айнур үзе эшләмәгән эшне нишләп үз өстенә алсын ди?! Берникадәр вакыттан соң оператив хезмәткәрләрнең берсе безнең йорттагы Ләйсән исемле кыздан, үзенең элеккеге сыйныфташыннан, Айнурны белү-белмәве турында кызыксына. Аны тиздән утыртачаклары турында әйтә. Нәкъ 3 атнадан бер көтү оператив хезмәткәр аны кулга да ала.

Айдар абый инде елдан артык шушы вакыйгалар белән йөри торгач, тәмам бетерешкән. Бүгенге тиз кызып китүчән, һәркемгә шикләнеп караучан ир элегрәк күпкә тыныч, тормыш тәмен тоеп яшәүче җанлы, киң күңелле кеше булгандыр. Ничәмә-ничә судта катнашкан, бурычларга батып, адвокатлар яллап, улын законсызлык упкыныннан йолкып алган Айдар абый: «Тормышның нинди икәнен әле генә чын-чынлап аңладым», – диде миңа.

Соңгы ике-өч ел эчендә менә шундый законсыз очраклар турында үзем дә бик күп ишеттем, күрдем, яздым да. Төрмәдә утыручы бер егет белән хат та алышабыз. Менә шул вакыйгалардан соң ачык аңлыйсың: кеше гомере чебеннекеннән дә арзан заманда яшибез. Бер гаепсез кешеләр зыян күрә. Ник соң погонлы господиннар кеше язмышы турында да уйланмый икән?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

«Геройлар» заманы , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии