Бездә – куркыталар, анда яраталар

Узган җәйдә Кабан шәһәрчеге, соңра «Архиерейские дачи» атамалы борынгы Болгар һәм Казан аксөякләре дә җирләнгән, Казан ханнарының ял итү урыны булган, ә хәзер биналары башына тәреләр куелган тарихи ядкәребезгә барган идем. Сәбәбе, беренчедән, тагы нинди гамәлләр кылына икән монда, дигән борчылу булса, икенчедән, республикабызның Аксакаллар Шурасы рәисе буларак, мөрәҗәгать итмәгән инстанциябез калмады бугай, нигә нәтиҗәсе юк, дигән ачыну да иде. Соңгы баруымда сакта торучы этләр өере каршы алган иде, бу юлы тәреле, яулыклы урта яшьләрендәге хатынның «куда идёте?» тавышы ишетелде. Туктаткач, сөйләшеп киттек. Сөйләшә торгач, аңлашылды. Исеме Фәридә булган икән дә, хәзер Федосия (Феодосия түгелдер инде) икән. Туган ягы Теләчедән икән дә, хәзер Казанда яши икән. Христос барыбызны да ярата икән дә, кергән арка үзе храм икән, анда бик акыллы батюшкасы бар икән. Мин дә кереп, батюшканы тыңлап утырсам, шәп буласы икән. Кыскасы, мине этләрдән дә элек каршы алуының сәбәбе – экс-Фәридәнең кулына пакет тоттырганнар да, чүп җыярга чыгарып җибәргәннәр икән.

Турысын әйтергә кирәк, дин өлкәсендә белгеч түгелмен. Коръәндә, Кытайга барып булса да гыйлем ал, диелсә дә, биш вакыт намазны да һәрвакытта да вакытына туры китереп укучылардан түгелмен. Миннән башка да Кытайга барырга ашкынучылар бик күренми. Алласызлар чорында тудык, үстек, шушыдыр сәбәбе. Шуңа да һәр вәгазьне мин ликбез рәвешендә кабул итәм. Һәр вәгазьдә диярлек тәмуг һәм оҗмах турында әйтелми калмый. Шулаен шулай да, әйтик, мәчеткә беренче мәртәбә аяк баскан кеше имам авызыннан, теге гамәл гөнаһ, бу гамәл гөнаһ, тәмуг утында мәңге яначаксыз, дип ишетә икән, ул югарыда әйтелгән акыллы батюшка янына бармас дип кем әйтә ала. Батюшка «сине Христос ярата»дан башлый икән әңгәмәсен.

Вакытлы матбугатта Татарстаныбызның кара алтынга бай төбәгендә чираттагы батюшка сул ягына шул төбәкнең мөхтәсибен, аның янәшәсенә хиҗап кигән мөслимәне бастырып, кулларына икона тоттырып төшкән фотосурәт басылды. Шунда ук ошбу фотосурәтне мөхтәсиб үзенең инстаграмына куйган да икән, димәк, кулына икона тотып, батюшкасы янәшәсендә фотога төшү мөхтәсибнең күңеленә хуш килгән. Икона, дигәннән, инсан үзе ясаган рәсемне үзеннән өстен куеп, аңа табынуы шәригатебезгә хас түгел, дип уйлый идем дә, башкача уйлаучылар да юк түгел, ахры.

«Мусульманин» атамалы кинодагы эпизод искә төште – ислам динен кабул иткән энесенә абыйсы: «Поцелуй крест и мы подружимся», – ди. Толерантлык шул дәрәҗәгә җитмәс, дип өметләник.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии