Авылларда шомлы хәлләр

Авылларда шомлы хәлләр

Авыл җирләренең тыныч чакларын искә алырга гына калды. Чөнки хәзер хәвефле хәлләр, хәтта кеше үтерү очраклары авылда да әледән-әле булып тора. Бу яктан элек тыныч булган Апас, Кайбыч яклары да башкалардан калышмый.

КЕЧЕ КҮККҮЗДӘ ЗУР КАЗА

Шушы авылда яшәүче Римма ханым 8нче июль иртәсендә укучы кызын капка төбеннән мәктәпкә озатып кала. Велосипедына утырып киткән бала янәшә йорт каршына җиткәч, рәшәткә буенда аунап яткан абзыйны күреп, әнисенә әйтә. Хатын-кыз исә бу хакта ире Фирдүскә җиткерә. Ир кеше күршесе – 1957нче елгы Ринат Гайфуллинның җансыз икәнен шунда ук ачыклый да, аның бергә яшәүче хатыны Рәмзияне чакырып чыгара.

Кече Күккүзнең тынычлыгы югала. Авыл табибы Нурия, Фирдүснең сүзен җөпләп, Р.Гайфуллинның үле икәнен белдерә. Полиция һәм тикшерү комитетының бу яклардагы өлкән тикшерүче Айрат Мөхәммәдуллинны ир-атның үтерелүе икеләндерми. Моны тәндәге җәрәхәтләр әйтеп тора. Җинаятьчене фаш итү дә әллә ни кыенлык тудырмаячагы тиз ачыклана. Полиция кинологы Р.Бәдретдиновның дүрт аяклы дусты, мәетне иснәп карагач, каршыдагы Линар ага Әхмәтҗанов хуҗалыгына таба җилдерә. Гәүдәне өстерәп килгән эзләр дә шуннан башлана. Хуҗа абзый узган көнне Казанга сырхауханәгә киткәнгә күрә, шик аның 40 яшьлек улы Рамилга төшә. Аны һәм Рәмзия ханымны Апаска алып китәләр.

Р.Әхмәтҗанов узган көнне үзенең мотоциклына Ринат белән Рәмзияне утыртып, өчәүләп Зөягә су коенырга баруларын, яр буенда аракы эчүләрен сөйләп бирә. «Авылга кайткач, хатын-кыз өенә кереп китте, ә без 3-4 сәгать буе гәпләшеп утырдык, караңгы төшкәч Ринат исән-имин килеш ишегалдыннан чыгып, өенә кайтып китте», – дип, аның үлеменә катнашы булуын кискен рәвештә кире кага. Рәмзия исә яр буеннан кайткач, башка күрмәдем, иртә белән терлекләр янына чыккач, күрше Фирдүс кереп әйтте, дип бара. Тикшерүчедә хатын барысын да әйтеп бетерми дигән шик тумый калмый, ә Рамилнең күрсәтмәләре бөтенләй ышандырмый. Шулай да аларның икесен дә өйләренә кайтарып җибәрәләр. Р.Шакирҗанова җиде ел гомер иткән йортындагы әйберләрен җыеп, шул ук көнне Апаста яшәүче кызы янына күченә.

Әлеге хәвефле хәл Кече Күккүздә көнүзәк мәсьәлә була. Төрле имеш-мимешләр йөрсә дә, үтерү Рамил эше, дигән фикер өстенлек итә. Туганнарына кадәр аның кызып-котырынып китүчән, серкәсе су күтәрми торган холыксыз адәм икәнен әйтеп торалар чөнки, ә инде эчәргә яратуын авылда һәркем белә. Рамил яшьтән үк Казанга китеп яши, соңгы елларда эчүгә сабышып йөрергә керешкәч, Линар абзый үзе барып алып кайта аны төп нигезгә. Аларга каршы йортта яшәүче Ринат турында, киресенчә, зыянсыз, киң күңелле кеше иде, эчсә дә, үзе эшләп тапкан акчага эчте, дип сөйлиләр. Күршедәге Олы Күккүздә эшләп йөргән Рәмзиянең дә хәмергә хирыслыгын әйтүчеләр юк түгел. Күршеләр булгач, Рамил белән дә аралашалар. Ирләр арасында салган баштан низаг һәм авыз-борын канатулар да булмый түгел. Аларның башлыча, Ринатның үзеннән яшьрәк буйдак күршесеннән көнләшүе, хатыны белән уйнаш кылуларда шикләнеп, сүз куертуы аркасында килеп чыгуын Рәмзия дә таный һәм бәрелешләрнең үзара сугышу түгел, ә Рамилнең үзеннән 20 яшькә өлкәнрәк абзыйны кыйнавы икәнен әйтә. Әмма бу һәм тикшерү эшләре өчен мөһим булган башка күрсәтмәләрне ул фаҗигадан соң бер айдан артык вакыт узгач кына бирә.

Авыл халкын гаҗәпкә калдырып, Р.Әхмәтҗанов та ай буе иректә йөри. Эш шунда ки, Буада үткәрелгән суд-медицина экспертизасы явызларча кыйналган икәнлеге гади күзгә дә күренеп торган мәрхүмнең ни сәбәпле җан бирүен тәгаен билгели алмый һәм, материалларны өстәмә тикшеренү өчен, Казанга озата. Бу исә шактый вакыт узуга китерә. Ниһаять, 1957нче елда туган Р.Р.Гайфуллин «механик асфиксия», гадиләштереп әйткәндә, буу нәтиҗәсендә үлгән, дигән рәсми белешмә килә. Бу инде Р.Әхмәтҗановның «якасыннан алырга» вакыт дигәнне белдерә. Өлкән тикшерүче Айрат Мөхәммәдуллин аңа каршы аңлы рәвештә кеше үтергән өчен 105нче маддә буенча җинаять эше кузгатып беренчел гаепләү белдерә, Апас район суды аны сак астына алырга карар бирә.

Менә шуннан соң Рәмзия Шакирҗанованың теле ачыла да инде. Әйтүенә караганда, караңгы төшкәч, ирен эзләргә чыга да, Әхмәтҗановлар ишегалдына күз сала һәм котырынган Рамилның хәрәкәтсез яткан иренең өстенә атланып, бууын күреп ала һәм, үзен дә үтерер, дип, өенә кереп бикләнә. Күршеләрне аякка бастырмаган, шул ук Фирдүсне чакырып чыгармаган, иртә белән дә, берни булмагандай, кәҗә саварга керешкән, ахыр чиктә, бу хакта дәшми йөргән кеше сөйләгәннәрне шик астына алырга да мөмкин, билгеле. Ләкин авыл хатынының ул чакта иректә йөргән явыздан куркуын исәпкә алырга кирәк.

Әлеге күрсәтмәләрен җинаять урынында шаһитлар алдында сөйләп-күрсәтеп тә бирә ул. Р.Әхмәтҗановның гаебен раслаучы дәлилләр моннан башка да җитәрлек туплана. Мисалга, алар ихатасындагы эт оясыннан алынган агач таякта мәрхүмнең каны табылуны гына китерик. Бу – экспертиза кәгазьләрендә «тупас каты әйбер» дип аталучы җинаять коралларының берсе шушы икәнен белдерә. Искәртеп үтик, экспертиза Ринат гәүдәсендә, кимендә, 29 авыр җәрәхәт булуын күрсәтә. Димәк, котырган бәндә болай да хәл эчендә булган кешене буып үтергән булып чыга.

Рамил Әхмәтҗанов үз сүзеннән кире кайтмый, судта да гаебен танымавын белдерә. Әмма киресен раслаучы дәлилләр күп булгач, ул сөйләгәннәр исәпкә алынмый. Октябрь азагында Апас район суды 1986нчы елда туган Р.Л.Әхмәтҗанов 11 ел гомерен кырыс режимлы колониядә үткәрергә тиеш дип тапты.

БӘХЕТСЕЗ ГАИЛӘ БӘХЕТСЕЗЛЕГЕ

Кайбыч районының Ульяново авылы кешесе Виталий Блохин быел апрель аенда, 4-5нче сыйныфларда укучы малайларын җәфалаган, кыйнаган һәм аларны тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмәгән өчен, РФ Җинаять кодексындагы өч маддә нигезендә хөкем ителде. Ул чакта аны ирегеннән мәхрүм итеп, колониягә озату гаиләне туйдыручысыз калдыруга тиң булыр иде. Шуңа күрә район суды 46 яшьлек ир-атка өч еллык шартлы срок бирү белән чикләнде, ягъни хәленә кереп, төзәлергә мөмкинлек калдырды.

Чыннан да, авыр язмышлы кеше ул. 1979нчы елгы Надежда белән өйләнешеп, әйбәт кенә яши башлагач, күп тә үтми, яшь гаиләгә бәхетсезлек ишек шакый. Беренче малайлары тугач, әни кешедә рассеянный склероз дигән чир булуы ачыклана. Дәвалаучы табиблар аңа башка бала табарга ярамавын әйтеп, кисәтеп киләләр. Әмма яшь хатын тыңламый аларны, язмыштан узмыш юк, дип, сау-таза икенче малайны да дөньяга китерә. Ахыры яхшы булса, Надежданың ошбу тәвәккәллеге соклану һәм мактауга лаек дияр идек. Әмма яман авыру көчәя башлый, ахыр чиктә, 27-28 яшьтәге хатынның йөрү, хәрәкәтләнү сәләтен югалтып, бөтенләй урын өстенә ятуына китерә. 1нче төркем инвалид хатынны һәм балаларны тәрбияләүдә туганнар, иң әүвәл, Люба әби Щепанцова, ягъни Надежданың әнисе зур ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, әлеге йөкне гаилә башлыгы да тарта, хәләл җефетенең тамагын да туйдыра, астын да җыештыра, башкасын да эшли.

Бу кадәресе В.Блохинның болай да язмыш кимсеткән балаларны җәберләү, кыерсыту кебек яман гамәлләрен аклау йөзеннән әйтелмәде, билгеле. Аек чакта тәртипле, эшчән Виталий, исергәч, акылын җуярга да мөмкин. Моны әлеге җинаять эшен тикшереп судка җибәргән Айрат Мөхәммәдуллин да белә, эчүен ташларга куша, юкса, үзе дә сизмәстән, куркынычрак явызлыклар кылу ихтималы зур булу турында әйтеп кисәтә. Әмма суд биргән мөмкинлектән файдаланып, туры юлга басарга теләми ир заты. Кызганычка, юстиция капитанының кисәтүләре 10нчы июльдә рас килеп, болай да бәхетсез Блохиннар олы бәлагә дучар була.

Ул көнне кичке якта, гадәттәгечә, салмыш Виталий янына бертуганы Владимир һәм дусты Николай Калашников килә. Туп куарга чыгып киткән малайлар, әтиләре исерек булгач, ул көнне кунарга Люба әбиләренә китә. Ирләр исә алты почмаклы авыл өенең арт бүлмәсендә озак кына сыйланып утыралар, берничә тапкыр болдырга тәмәке пыскытырга чыгалар. Шушындый тәнәфесләрнең берсендә агайнеләр икесе генә гәпләшә, ә Николай түр бүлмәдә яткан Надежданың хәлен белергә керә, аның ятагы янындагы урындыкка утырып, кешечә яшәүдән мәхрүм бичара белән сөйләшә. Калашников, соңрак, Надежданың кәефе әйбәт, хәле яхшы иде, дип сөйли. Бактың исә, хатынының чит ир-ат белән әңгәмә коруы Виталийга бер дә ошамаган икән бит. Кунаклар, калган аракыны эчеп бетереп, өйләренә таралышкач, авыру хатынына ризасызлык белдерә сәрхуш. Әйтүенә караганда, хатын көнләшерлек итеп җавап кайтаргач, «баш тирәсенә биш-алты тапкыр суга», аннан соң күкрәгенә һәм кул-аягына эләктерә. Әмма татуланыштык, ашаттым да, йокларга яттык дип бара, иртә белән дә сөйләштек, бернәрсәдән дә зарланмады, ди. Үлеменә санаулы сәгатьләр калган адәм баласының мондый халәтенә ышануы кыен, әмма малайлар да көндез әниләре белән аралашсалар да, берни сизмиләр. Виталий исә кичкә таба Андрей атлы авылдашы белән бер тол хатынга чебеш читлеге ясап бирә, хезмәт хакы буларак бирелгән ике шешә көмешкәне икәүләп болдыр баскычында «төпләгәннән» соң өйгә кергәч кенә Надежданың хәле начар икәнен күреп ала. Авыл фельдшеры тиз килеп җитә, әмма авыруның сулышы тынган була инде.

Хатынын кыйнавын һәм аның аңсыз ятуын коткару хезмәтенә Виталий үзе шалтыратып хәбәр итә. Тән җәрәхәтләре аерым-ачык булганга гаепнең анда икәне хокук саклау органнарында да шик уятмый. Ләкин аңа рәсми рәвештә гаепләү белдергәнче бу юлы да бер ай вакыт уза. Чөнки җирле суд-медицина эксперты күп санлы тән җәрәхәтләрен санап чыкса да, еллар буе авырып яткан кешенең үлеменә китергән төп сәбәпне ачыклый алмый. Бары тик Казаннан мәрхүмәнең, гадиләштереп әйткәндә, кан әйләнеше бозылу һәм травматик шоктан җан бирүе күрсәтелгән белешмә алынгач кына В.Блохинны тоткарлыйлар. Чөнки бу – чирле хатын үз үлеме белән түгел, ә кыйнау нәтиҗәсендә вафат булганны белдерә.

Шулай да, гамәлдәге законнар нигезендә, аның явызлыгы аңлы рәвештә кеше үтерү дип табылмый. Чөнки анда үтерү максаты булмаган дип санала. Шуңа күрә тикшерүче А.Мөхәммәдуллин һәм прокуратура аның гамәлләрен Җинаять кодексындагы йомшаграк җәза каралган маддә кысаларына кертә. Бу суд карарына да йогынты ясамый калмый. 1970нче елгы В.Блохин 6 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Дөм ятим калган ике малайны хәзер әбиләре тәрбияли.

Наил ВАХИТОВ

Апас – Кайбыч – Казан

Комментарии