Арчада котырган төлке гаскәре

Арчада котырган төлке гаскәре

Соңгы вакытта котырган кыргый җәнлекләр турында торган саен ешрак ишетелә. Күптән түгел генә Азнакай районында шундый бер тәрбиячене тешләде, Балтач һәм Сарман районнарындагы кайбер авылларда котыру авыруы аркасында карантин игълан ителде, «Роспотребнадзор» җитәкчеләре, аннан профилактика уздырырга акча юк дип, чаң кага…

Әле узган атнада гына Азнакай районының бер авыл җирлеге башлыгы редакциягә шалтыратып: «Авыл тирәсендә төлкеләр йөри, котырган дип сөйлиләр. Шул хакта әйтергә районның ветеринария хезмәтенә шалтыраткан идем: «Ә сез аның котырган икәнен каян беләсез? Менә башта төлкене тотып китерегез, без аның котырганмы, юкмы икәнен тикшерик, аннары авыру булса, үзебез атарбыз, – диделәр. Без төлкене үтерә дә алмыйбыз, атмасак та ярамый. Нишлик?» – дип сорады. Дөресен генә әйткәндә, ни дип җавап бирергә дә белмәдем.

Бу хәбәрдән соң озак та үтмәде, Арчадан шалтыраттылар. Яңа Кенәр авылы җирлегенә караучы салаларда төлкеләр инде урамнарда да курыкмыйча йөри башлаган, кешеләр алардан ничек сакланырга белми, бик күпләргә котыру чиреннән вакцина кадалган, имеш.

АВЫЛНЫ ТӨЛКЕ БАСТЫ?

районы авылы кибетендә авыл халкы кемнәрнең, кайда, ничек зыян күрүен, кайберәүләрнең төлкене чәнчеп, кемнеңдер машина белән таптатып үтерүен сөйләп, бер кочак мәгълүмат бирде.

Шунда Фаршат Юнысов гаиләсенә килгән каза хакында аерып әйттеләр. Төлке, аларның сыерын тешләп, аңа котыру авыруы йоктырган һәм сөтбикәне яндырырга мәҗбүр булганнар икән. Карап торган бер сыерны көлгә очыру авыл кешесе өчен зур югалту, билгеле. Шуңа күрә Фаршат абый безнең күз алдында ишеген шапылдатып ябып: «Әйдә бар, йөрмәгез монда!» – дип кенә кычкыргач та, үпкәләмәдек.

Сыерда авыруның беренче билгеләре күренә башлагач, хуҗалар шунда ук мал табибына хәбәр иткән һәм ул симптомнарның шул авыруга хас булуын раслагач, сыерны башка терлектән аерып куйганнар. Ул 3 көннән җан биргән. Малның кан анализы алынгач, аның, чыннан да, котырган булуы ачыкланган. Сыерны яндырмый чара калмаган. Моны безгә мал табибы сөйләде.

Ә менә Кифая апа Зыятдинова артык ялындырып тормады, барысын да ничек бар, шулай җиткерде:

– Безнең 25 үрдәк бар иде. Мин күрше бакчада гына печән әйләндереп йөргәндә, үрдәкләр кычкырган тавышка йөгереп чыктым. Карасам, 17 үрдәк җирдә үлеп ята. Төлке буып кына ташлаган. 8 үрдәк исән калды бит инде… Тагын 15-20 көн узгач, тавыклар тавышына ишегалдына чыктык. Шунда төлке йөри иде. Өй янындагы тавыклар утарына кергән бу. Инде суярлык дәрәҗәгә җиткән үрдәкләремне харап иткәне өчен ачуым көчле иде, утарның ишеген ябып куйдым да, тиз генә сәнәк табып алып төлкегә чәнчедем. Бу безнең авылда төлкегә бәйле иң беренче «ЧП» иде бугай, барысы да шуннан соң башланды, – диде ул.

ПЕСИЛӘР ДӘ КОТЫРА

Без бәрәңге сабагы ура идек. Болындагы бозау бәйләгән арканы тирәли чаба башлады. Башта артык игътибар бирмәдек, аннары ирем Нурияздан гына: «Анда ниндидер сары әйбер дә күренә бугай», – дигәч, барып карарга булдык. Төлке бозауны куып, чаптырып йөри иде. Бәхетебезгә, бу вакыйгага ике көн кала гына котыруга каршы вакцина кадаганнар иде инде. Бозауны алып кайткач, аякларын яхшылап сабынлы су белән юындырдык. Авыру селәгәйдән тарала диләр бит, шул калмасын дидек. Шул вакыйгадан бирле казларны да кичкә кадәр су буенда калдырырга куркабыз. Бөтенләй ябып кына тотар идек тә, суга төшми хәлләре юк. Курка-курка гына чыгарабыз инде, – ди Әлфия апа Хәкимова.

Изображение удалено.

– Казаннан кайтып йөрүче улым, күршегә кайтып йөри торган бер егет белән капка төбендә, эскәмиядә сөйләшеп утыралар икән. Шулвакыт, колакларын төшереп кенә, яннарыннан зур песи үтеп киткән. Теге бераз барган да кырыйда тыныч кына утырып торган эткә ябышкан. Шунда гына аның төлке булуын абайлап алганнар. Улым шунда ук сикереп торып, эскәмиянең тактасын күтәреп, үзенә каршы ташланырга әзерләнгән, ыржаеп торган төлкене куркытып, куып җибәргән. Рамилләрнең этен тешләгәч, шул төлке белән бәйләнеш булган дип, тирә-яктагы күп кешегә вакцина кададылар, – ди Нурияздан абый.

Ә менә Марс Яруллин турында авылда бер герой кебек сөйләделәр. Һич арттыруым түгел. Ул инде берүзе генә берничә төлкенең башына җиткән икән. Мылтык тотып та түгел, кул астындагы авыл хуҗалыгы кораллары белән генә.

– Без авыл башында, басу кырында гына булгач, күренми тормыйлар инде, килгәлиләр, – диде ул тыйнак кына һәм, азаккача, ачылып сөйләшергә ашыкмады. – Авыл эчендә дә иркенләп йөри бит алар, бездә ничек булмасын?! Әле кичә генә гараж тирәсендә бер төлке күрдем. Бездән ерак түгел генә үтеп бара иде, шуңа «галка» ачкычы атып башына тидердем, ул тәгәрәп китте. Мин ачкычны чирәмнән табып алып, үземә ташланмасын тагын дип карап торган арада, ул инде торып чапты да.

– Сезнең мәчегез дә котырган, аны яндыргансыз икән дип сөйлиләр…

– Юньле песи тик торганда гына кешегә ябышмый инде, котырган булгандыр. Ярый әле чалбар аркылы тешләре үтмәде. Шулай да, 3-4 тапкыр вакцина ясадылар инде, әле тагын барасы дип әйттеләр.

Изображение удалено.

– Димәк, яныгызга ветеринария хезмәтеннән дә килделәр?

– Әйе, килеп миннән төпченделәр: мәче ничек котырган, ул авыру хайван белән ничек контактка кергән?! Мин аны каян белергә тиеш? Мин бит мәче артыннан йөрмим.

«ТАВЫКЛАР АСРАРГА КУРКАМ»

Түбән Орының күршесе авылында иң беренче очраган кеше Илһам Галимҗанов булды. Аннан төлкеләр турында сораштыра башлагач, ул күбрәк сасы көзәннән зыян күрүен ачып салды. Аның абзарындагы 8 яшь чебинең нибары икесен генә исән калдырып, иртән торып чыгышка зур сюрприз әзерләгән сасы көзән, 10-15 көннән кабат әйләнеп кайтып, карт тавыкларның да башына җиткән. Аннан соң гына хәйләкәр хуҗа тәбе куярга була. Сасы көзән озак көттерми, капкынга эләгә дә.

– Аны нигә сасы көзән дип атауларын шул хайванны тоткач кына аңладым. Аны яндырдым. Ә икенчесе тәбегә төшкәч, тәбене кимереп чыгып качкан иде. Хәзер тавык алырга да куркам, – ди Илһам абый.

Без килер алдыннан гына Рәисә апа Нәҗмиеваның танасы да төлке корбаны була язган икән. Ул безгә тананың хәзер башка маллардан аерым яшәвен, барлык гаилә әгъзаларына да котыру чиреннән вакцина кадауларын хәбәр итте.

– Ул тананы таламаган, ә бераз тырнаган гына. Барыбер аны башка терлектән аерып куярга куштылар. Әле менә тагын 3 көннән кабат вакцина ясатырга барасы. Аны 6шар тапкыр ясатучылар бар, безгә дә шулай булыр микән инде?!

«БЕЗНЕҢ ВӘКАЛӘТЛӘР ЮК»

Яңа Кенәр авылы җирлеге башлыгы урынбасары Наил Нәҗметдинов үзе дә зыян күрүчеләрнең берсе булып чыкты.

Ул төлке явының Сабантуйлардан соң башлануын хәбәр итте.

Изображение удалено.

– Үзем Кенәрдә торам. Безнең Фаворит токымлы 9 үрдәгебез бар иде. Ояны җимереп кереп, төлке барысын да ташып бетергән. Әле бер танышымның ишегалдына кереп, иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә, ул тавыкларына ашарга әзерләп йөргән чакта, хуҗаның күз алдында бар тавыкны буып, каршына өеп куеп чыгып киткән. Менә шундый «беспредел» башланган иде инде авылда.

– Соң аучылар юкмыни сездә?

– Авылда аучылар юк, ләкин мылтык тоткан 3-4 кеше бар. Аларга да, читтән килгәннәргә дә безнең җирлектә аучылык белән шөгыльләнү өчен рөхсәт кәгазе кирәк. Алар миннән шуны сорый, ләкин безнең андый кәгазь бирерлек вәкаләтебез юк. Халыкка зыян салынганны да карап торып булмый. Халык бит зар елап безгә килә. Каз-үрдәкләр авыл халкы өчен арзан мал түгел.

– Димәк, төлке белән көрәшмисез?

– Аларның каз-үрдәк ташуын тыныч кына карап торып булмый инде. Хәзер соңгы айда гына да Кенәр хуҗалыгында 19лап төлке юкка чыгарылды. Шуның 6-7есе машина астына керде. Хуҗалыгына кергән төлкеләрне кешеләр дә чәнчеп үтерә. Атучылар да бар. Элек зират саен 3-4 ана төлке булгандыр, бик күп иде. Хәзер алай ук түгел, ахры.

– Төлкеләрнең шулай арту сәбәбен атый аласызмы?

– Элек басу тулы көчек була иде. Кыргый этләр күрү белән авыл халкы ду кубып, тизрәк аларны аттырырга ашыкты. Хәзер басуларда кыргый этләр юк та. Этләр булмау төлкеләргә үрчү өчен яхшы шартлар тудырды. Икенчедән, җәйләр коры килү сәбәпле, урманнар күпләп янды. Бу төлкеләр дә безгә Мариурманнары янгач күчеп килгән булырга тиеш. Ләкин котыру авыруы каян килгән икәнен әйтә алмыйм.

– Төлкене кырып бетермичә, авылга тынычлык килмәячәк, килешәсезме?

– Өлешчә килешәм. Авыру төлкеләрне бетереп, кешегә зыян салмаслык санда гына калдырырга кирәк. Кукуруз урылды, басулар ачылды инде хәзер. Шулай да, яшеллек бетмәде әле. Таллар, камышлар арасында йөриләр. Кырпак кар ятмыйча, аларны атып бетереп тә булмый. Инде менә ничәнче ел эшлим, моның кадәр төлке күргән юк иде.

– Районның ветеринар хезмәтесезгә ничек ярдәм итә?

– Алар инде соңгы күмер пыскып утырганда килгән янгын сүндерүчеләр кебек… Төлке тешләп киткәч кенә килеп вакцина кадап кына авыруга каршы көрәшеп булмый ул. Халыкка аңлату эшләре алып барсыннар, андый кыргый хайваннарга каршы агулар яки капкыннар өләшсеннәр. Кыскасы, бүген авыл халкы закон тарафыннан якланмаган хәлдә. Без яклар идек тә, әйткәнемчә, бездән берни тормый.

Авыл җирлегеннән чыгып барышлый, «Вамин Мәрҗани» агрофирмасының Түбән Оры бүлекчәсе зоотехнигы Камил абый Зыятдиновны күреп сөйләштек. Ул шәхси хуҗалыкларда төлке салган зыян күп булса да, фермадагы бар мөгезле эре терлек тә исән-сау һәм сәламәт булуын әйтте.

– Безнең хуҗалыкта 1600 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 600 башы – савым сыеры. Төлкенең ферма яныннан узып киткәләгәнен күргән бар, ләкин хайваннарга тигәне юк. Моңа ил белән күтәрелергә кирәк. Ветеринар оешмалар да читтән генә карап ятарга, эш узгач кына ярдәм итәргә килергә тиеш түгел, – диде ул һәм фермадагы маллар өчен бик борчылуын белдерде.

Яңа Кенәр авылы җирлеге ветеринария хезмәте җитәкчесе Рафаэль Хәмзин шушы җирлек мәйданында гына да 500гә якын мөгезле эре терлеккә, 100дән артык сарык-кәҗә кебек башка йорт хайваннарына һәм 150ләп эт-мәчеләргә вакцина ясалуын хәбәр итте.

– Хәйран эшләр башкарылды инде, 3 авыл карантинда дисәк тә була. Әле менә тагын бер сыерда котыру авыруы дигән шик бар, анализлары тиздән әзер булырга тиеш, – диде ул.

ТӨЛКЕЛӘРЕ ДӘ КҮЧЕНӘ

Әле узган ялларда үзем дә, Кукмарадан авылымнан килешли, аздан гына төлке таптатмый калдым. Теләче урманы аша узганда, юлга чабып чыгып, тәгәрмәч астына керә язды. Тормозга баскач та, яңгырлы юлдан байтак шуып бардым әле. Иң кызыгы: бу төлке Арча ягындагыларыннан зурлыгы һәм төсе белән аерылып тора иде. (Арчада ясалган фотосурәтләрдән чыгып әйтәм. – Э.Ф.)

Изображение удалено.

Байтак еллар Әлмәт районының Габдрахман авылында мал табибы булып эшләгән һәм хәзер Казанда яшәүче Розалин абый Хамдеевка шушы төлкеләр турында сөйләгәч, ул болай диде:

Төлкеләр соңгы елларда бик үрчеде һәм хәзер безнең якларда Урта Азиядән күчеп кайткан төлкеләр бик күп. Анда басулар сөрелми. Шунлыктан кырда тычканнар да, башка кимерүчеләр дә үрчерлек шартлар юк. Төлкегә ризык та юк дигән сүз. Бездәге төлкеләр елкылдап торган кызгылт сары йонлы, гәүдәгә дә зуррак, койрыклары да кабарып, елкылдап тора. Ә күчеп кайтканнары бик кечкенә, төсе дә башкача. Аларның йоннары да сирәгрәк, юкарак, койрыклары күпкә нәзек. Кемдер аларны песи белән бутаган дисең түгелме?! Песи белән бутарлык төлкеләр безнең регионныкы түгел. Әлмәт районында торганда, машина астына кергән шул кечкенә төлкене үземнең дә күргәнем бар иде. Безнең як төлкесе түгел алар.

***

Инде Арчадан әйләнеп кайтканның икенче көнендә телефоныма, ММS итеп, төлкенең берничә фоторәсеме килеп төште. Әй куандым инде шуңа! Шатланмыйни, әнә бит, шаяруымны да истә тотып, миңа нинди зур бүләк әзерләгәннәр.

Марс абый Яруллин белән сөйләшкәндә: «Их, мин барында бер төлке дә тота алмадыгыз, ичмасам, газетага яңа гына тотылган төлкенең бер сенсацион фотосын куяр идек», – дип шаярттым.

ММS килеп озак та үтмәде, Марс абый үзе шалтыратты: «Сез барында тотмасак та, миндә моңарчы тоткан ике төлкенең рәсемнәре калган булган. Үкенечкә калмасын дип, фотоларны җибәрдем әле менә», – диде ул, рәхмәт төшкере. Дөресен генә әйткәндә, иң зур куанычым телефоныма килеп төшкән рәсемнәр өчен дә түгел, ә Арча районы кешеләренең (бигрәк тә Марс абыйның!) безнең хезмәткә хөрмәт белән каравы, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуы, хәтта фотоларга кадәр табып, материалны тулыландырырга тырышуы аркасында. Түбән Оры, Яңа Кенәр, Сөрде авылы халкына бик зур рәхмәт!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Арча-Яңа Кенәр-Сөрде-Түбән Оры-Казан.Арчада котырган төлке гаскәре , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии