Йортка кергән ирләр язмышы

Йортка кергән ирләр язмышы

Ир кешенең хатыны торагында яшәве элегрәк йортка керү дип атала һәм хупланмый иде. Хәзер исә гадәти хәлгә әверелде бу. Торыр урыны булган ялгыз ханымнар ирләргә кытлык күрми дияргә мөмкин хәтта.

ӨЙДӘШ КӨНДӘШЛӘР

Аерылышкач та бер түбә астында яшәүчеләр дә очрап куя. Буа районында араларын инде 1997нче елда ук өзгән Гудковлар бер авыл йортында тора. Рәсми рәвештә аерылышмаган алар, әйтүләренә караганда, уртак гаилә булып, ир белән хатын кебек яшәүдән туктаганнар, димәк, 23 ел узса да, гел никахлы саналалар. Яшевка авылында яшәгән йортлары яраксыз хәлгә килгәч, бергәләп уртанчы кызларының Әлшихтагы йортына күченгәннәр.

Таркалган гаилә яңадан кушылган дигәнне белдерми бу, ә бәлки, 1960нчы елгы Владимирның чыгып китәр урыны булмау белән аңлатыла. Ул хәләл җефетен, хатын-кыз буларак кызыксындырмый, дип тора. 1959нчы елгы Лидия ханымның моңа әллә ни исе китми кебек. Аерылышкач та башка ир белән яшәп ала ул һәм үзләренең 80нче елларда туган өч кызлары янына бер малай да табып куя. Кечкенәдән гарип ошбу егеткә 19 яшь инде. Ул да шул өйдә гомер итә. Иң хикмәтлесе шунда: әлеге йортта инде ун елдан артык ханымның 1969нчы елгы «сожителе» Илдар Әсмандияров та яши.

Читтән караганда бер хатын ике ир белән торган кебек күренә бу. Лидия чынлыкта законлы иренең читкә этәрелүен аның эчүе белән бәйли. В. Гудков 90нчы елларда урлаган һәм хулиганлык кылган өчен өч мәртәбә хөкем ителгән, өч ел чамасы Пановка колониясендә утырып та чыккан. Инде күптән мөстәкыйль яшәүче кызлары да аталарының 2000нче елда төрмәдән кайтканнан бирле эчүен, исерек чакта бәйләнергә, тавыш чыгарырга сәбәп табучы холыксыз икәнен әйтә. Шул ук вакытта И. Әсмандияров турында начар сөйләмиләр, киресенчә, өлкән яшьтәге аталарын урамга куып чыгармыйча түзгән кеше итеп күрсәтәләр.

Илдарның туганнары исә, чуаш хатыны шабашкаларга йөреп эшләүче ирне акчасы өчен генә тотты, кесәсе буш чакта куып җибәрде, андый вакытларда ул Буадагы әнисе фатирына кайтты, диләр. Быел февраль аенда да туганнары янында өч-дүрт кич кунып китә ул. Тиздән Гудковларның кияүләре Радик һәм Сергей белән Тингәш авылы мәдәният йортын ремонтлау эшләренә йөри башлый, никахсыз хатыны янына кайта.

Әлбәттә, бер хатын ирләренең дустанә мөнәсәбәттә булуы мөмкин хәл түгел. Алар арасында вак низаглар булгалап та аяныч бәрелешләр килеп чыкмаган икән, моны ирләрнең чарасызлыктан түзеп йөрүе белән генә аңлатырга мөмкин. Ләкин чынлыкта бер-берсен күралмаучы кешеләрнең пычакка пычак килү ихтималы зур була, билгеле. Бигрәк тә туктаусыз салып йөргән В. Гудковтан барысын да көтеп була бит.

Үзеннән 10 яшькә өлкән ирле хатын янында сыеныр урын тапкан И. Әсмандияровны да уңышлы затлар рәтенә куеп булмас. Ләкин артыгын эчеп ята торган кеше түгел ул. Күргән-белгәннәр, эшчән, тырыш һәм зыянсыз, диләр аның турында, барыр урыны булмаган эчкече Гудковны кызганып куып җибәрмәвен дә мисалга китерәләр. Владимир 2020нче елның 26нчы февралендә өйдә була. Төштән соң көндәше Илдар һәм ике кияү хуҗалыкка утын, төгәлрәге, мәдәният йортының тузган идән такталарын алып кайта. Аларны урнаштыруда Владимир да катнаша. Эш беткәч шабашниклар тамак чылата, бер чәркә генә булса да Гудковка да эләгә. Шуннан соң ул урамга чыгып, капка төбендә торган күршесе янына барып аннан тартырга сорый. Юлы уңа сәрхушнең, Анатолий тәмәке генә түгел, мең тәңкә акча тоттырып кибеткә җибәрә аны. Икәүләп бер яртыны бушаткач, тагын алып кайтырга туры килә аңа.

Гудков күршесе хисабына сыйланып утырган арада аның туганнары Тингәштә яшәүче кызлары Татьяна йортында күпсанлы оныкларның берсенең туган көнен «юарга» җыйнала. Барлыгы ун бала, җиде өлкән кеше була анда. Ардым, ял итәм, дип, И. Әсмандияров кына өйдә кала, соңрак килеп чыгармын бәлки, дисә дә, кич белән дә күренми.

Аның каравы, төнгә каршы капка төбенә полиция килеп туктый, участковый Равил Лидияне дәшеп чыгара да машинага утырырга куша, хатын-кыз гадәттәгечә лаякыл исерек хәлдәге Гудковны күреп аптырап кала. «Илдарны үтергәннәр, башында ярык», – дип мыгырдый ул. Түр бүлмәдәге диванда яткан И. Әсмандияровның баш түбәсе – чигә, яңак-бит тирәсенә өч мәртәбә балта чабу нәтиҗәсендә җан бирүен соңрак эксперт белдерә.

Моның В. Гудков эше икәнлеге тиз ачыклана. Ул үзе дә гаебен танырга мәҗбүр була. Әйтүенә караганда, күршесе яныннан өенә кайткач, салмыш көндәше аңа мичкә якмаган өчен бәйләнә башлый, әрләшеп киткәч, идәндәге утынга дигән такта белән өч мәртәбә башына да тондырып ала. Соңгысын күз, яңак тирәсендәге сыдырылган, күгәргән урыннар раслый. Шуннан соң ишегалдыннан балта алып кереп, диванга ятарга өлгергән Илдарның башына өч мәртәбә чаба ул. Һәм күршеләренең тәрәзәсен шакып, полиция чакырырга кушып кычкырып йөри. Исерек булса да, үтердем, дими, үле кеше ята, дип әйтә.

Участок инспекторы килеп җиткәндә капка эчтән бикле була. Равил Ларин дивандагы канга баткан кешене тәрәзәдән күреп оператив-тикшерү төркеме чакыра. Капканы ачып кертә аны Гудков, ләкин бутала-бутала гаепне үзеннән читкә этәреп маташа. Моның файдасыз икәнен соңрак төшенә ул һәм әлеге эшне тикшерүче юстиция полковнигы Дамир Әскаровка дөресен сөйләргә керешә.

Аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерелә. Буа шәһәр суды июль башында 60 яшен тутырган В. Гудковны 8 ел ярымга кырыс режимлы колониягә озатырга карар кылды. Хөкем ике якта да ризасызлык тудырды. Мәрхүмнең туганнары җәзаны йомшак, Гудков яклылар, артык кырыс, дип белдерде. Җинаять эше Татарстан Югары судында яңадан каралган очракта хөкемгә үзгәреш кертү ихтималы юк дәрәҗәсендә. Чөнки хәзерге хөкем итү практикасында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган мондый явызлыклар өчен, гадәттә, 6дан 9 елга чаклы бирелә.

ТАНЫШУ ҺӘМ ҮТЕРЕШҮ

1979нчы елгы Вера Яшел Үзән районында туып үскән. Хәзер 12 яшьлек улы белән Казанда түләүле фатирда тора. Малайның атасы Рәмис белән күптән аерылышсалар да, аралашалар. Ир кеше колониядән кайткач та төзелештә әйбәт кенә акча эшли, матди ярдәм итеп тора, Динар янына килеп йөри. Хатынның икенче «сожителе» Максим да иректән мәхрүм ителү урыннарында утыра. Ул анда озатылгач та, ханым фатирында Ленар атлы яңа сөйгән яр пәйда булган.

Тәртипле һәм уңышлылардан саналмаган 1981нче елгы Л. Шәрәфиевның әти-әнисе улларының төрмәче хатыны янына «оялавын» бер дә ошатмыйлар. Көн саен безгә килеп киемнәрен алмаштырып, юынып, ашап китә, дип, ир кеше тормышында уңай якка үзгәреш булмавын әйтәләр. Әлбәттә, ханымның юньле булмавын чамалыйлар, бергәләп эчүләрен дә беләләр.

Ир белән хатын быел гыйнвар азагында кушыла, ә 13нче февральдә Ленарның телефоны җавап бирми башлый, икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана, ләкин кич белән кайтып кереп, күгәргән-шешенгән чырае белән ата-ананың котын ала. Хуҗабикәнең әйтүенә караганда, йөзе-бите белән асфальттан өстерәп йөргән кебек булса да, ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыртырга кушмый. Җәрәхәтләрен эшкәртеп майлагач, гаилә йокларга ята, ә икенче көнне иртүк өйдәгеләр Ленарның кухня идәнендә авырлык белән тын алып ятуын күрәләр. Шулай да тиешле хезмәтләргә шалтыратмыйлар. Әти кеше эшкә чыгып киткәч күп тә үтми, аңа хәләл җефете телефоннан улларының сулышы туктавын әйтеп сырхауханәгә хәбәр итәргә куша. Табиблар исә полициягә шалтыраталар, ир кешенең үле икәнен раслаучы кәгазьләр язып китеп баралар.

Мәрхүмнең ни сәбәпле җан бирүе аны күргән һәркемгә аңлашыла. Казандагы «Елга аръягы» полиция бүлеге хезмәткәрләре кичекмәстән Вера фатирына китә. Хатын-кыз мәсьәләгә ачыклык кертә, көннәрен бутый-бутый булса да, соңгы вакытта фатирында булган хәлләрне сөйләп бирә.

10нчы февральдә кич белән аның торагына 1985нче елгы бертуган энесе Андрей Тутуров килеп керә һәм, эштән соң Яшел Үзән районындагы өенә кайтып килеп йөрү уңайсыз дип, апасы янында яшәп торырга була. Вера таныштыра аны егете белән. А. Тутуровның эшлим дип әйтүенә ышаныч юк, чөнки өч көн буе өйдә ята ул. Хәер, хуҗалар да эшләп мәшәкатьләнми. Шуңа күрә яшәргә һәм эчәргә кайдан акча табалар дип гаҗәпләнергә генә кала.

12нче февраль кичендә әлеге өч кеше кухня бүлмәсендә, кем әйтмешли, аяк терәп эчәләр, шунда ук тәмәке пыскыталар һәм карта сугып күңел ачалар. Исергәч яңа танышкан ирләр арасында низаг чыгу өчен сәбәп табыла, Андрей, карта уйнаганда алдашты дип, Ленарга бәйләнә, сугып идәнгә егып төшереп кыйный.

Тутуровка шик төшә, әлбәттә. Яшел Үзән районындагы бистәдән тотып кайткач та, ул полициядә Ленарга өч мәртәбә сугуын танып беркетмә төзи. Ләкин, аннан соң дуслаштык, карта уйнауны дәвам иттек, дип, гаебен йомшартып күрсәтә.

Вера һәм 12 яшьлек малай сөйләгәннәр исә Тутуровның өч тапкыр сугу белән генә чикләнмәвен белдерә. Апа кеше бу хакта явыз энесе алдында да әйтеп тора. Хәле мөшкел икәнен төшенеп өлгергән Андрей исә «бармак» белән дә кагылмадым, 13нче февральдә мин киткәндә Ленар исән-сау калды, дип, барысын да кире кагарга керешә. Аның белән кара-каршы утыртып сорау алганда 12 яшьлек малай, алдан йокымнан уянып кухняга кергәч барысында күрдем, ди. Соңрак Тутуров сораулар бирә башлагач, күрмәдем, дип киресен сөйли. Монысын малайның дәһшәтле абзасыннан куркуы дип белергә кирәктер. Чөнки ул кеше үтергән өчен һәм хәтта «Бандитизм» дигән маддә буенча да хөкемгә тартылган кеше бит.

Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе И. Фәхретдиновка ачыклыйсы мәсьәләләр җитәрлек була монда. Иң әүвәл 13нче февральгә каршы төндә кыйналган Л. Шәрәфиевның 15нче февраль иртәсендә генә җан бирүе икеләнү тудыра. Башкалар, мәсәлән, 14нче февральдә малае янына килгән Рәмис тә кыйнамаганмы яисә Ленар өенә кайтышлый тагын берәр явызга очрамаганмы дигән сорауларга ачыклык кертергә кирәк була. Ләкин аларга суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре җавап бирә. Эксперт Л.Шәрәфиев тән җәрәхәтләре ясалганнан соң бердән өч тәүлеккә кадәр арада үлгән, ягъни башына китерелгән зыян аркасында баш мие акрынлап шешкән һәм аяныч нәтиҗәгә китергән дип белдерә. Бу исә Тутуровның бердәнбер шикләнелүче итеп калдыра.

13нче февральдә акрынлап йөри Илдар. Икенче көнне улы Динарның укыганы өчен акча түләргә дип Рәмис килгәндә, хатын-кыз кушуы буенча өйдән чыгып, аның күзенә күренми тора ул. Ләкин аталы-уллылар банкка барып, кибетләрне әйләнеп кайтканда диванда яткан чагы туры килә. Шешенгән кыяфәтле көндәшне куып чыгара Рәмис, ә үзе, хөкем ителгән зат буларак административ күзәтү астында булуына карамастан, төн уртасына чаклы кунак була. Участок инспекторы шалтыратып кисәткәч кенә өенә чаба.

А. Тутуровка аңлы рәвештә сәламәтлегенә зыян китереп саксызлык белән кеше үтерү дигән гаепләү белдерелә. Киров район судында озакка сузылган әлеге эшне карау 30нчы июльдә дәвам иттереләчәк.

Наил ВАХИТОВ,

Казан – Буа

Комментарии