Әти-әниемне Хак Тәгалә Үзе саклаган

Мин ул көнне яхшы хәтерлим. 10нчы июль, шулай ук якшәмбе көн, авылда идек. Көндезге сәгать икеләрдә әти-әнигә шалтыратып, хәлләрен белешеп, никахлашу көннәре белән котламакчы булам. Туйларының 35 еллыгына бүләк итеп, барлык балалары исеменнән теплоходка юллама алып биргән идем. Кич белән алар Болгардан Казанга кайтырга тиеш…

Телефонны җыям, чакыра, ниһаять, трубканы алдылар. Әнинең бераз дулкынланган тавышы:

– Алло…

– Әни, гаиләбезнең туган көне белән сезне! Ничек хәлләрегез?

– У-у, бар монда хәлләр, улым: бер теплоход батты, күз алдында диярлек, йөздән артык кеше үлгән…

– Ничек инде? Нәрсә булган? Үзегез ни хәлдә?

– Без яхшы, борчылмагыз. Хәзер безнең теплоход пассажирларны коткаруда катнаша…

Телевизорны кабызам – андый фаҗига турында әйтми калмаслар. Җирле телевидениедән авылда ТНВ гына күрсәтә, ләкин якшәмбе көнне анда оператив хәбәрләр, гомумән, булмый. Бераздан Мәскәү каналлары телгә килә: Татарстанда «Булгария» теплоходы батты, 10га якын кеше һәлак булган. (Вакыйга шаһитлары һәм коткаручылар, күрәсең, беренче минутлардан ук ничә гомер өзелгәнен чамалаган. Ә менә мәгълүмат чаралары ул көннәрдә фаҗига корбаннары санын сәгатьләп кенә арттыра барган. Бәлки, бу халыкны кинәт кенә шок хәленә кертмәс өчен махсус эшләнәдер, дип тә уйлап куйдым. Чөнки күп санлы кешеләр һәлак булган террорчылык актлары яки башка очраклар да еш кына шул рәвешле яктыртыла).

Яңалыклар тыңлыйм да, шабыр тиргә батам. Ул «Булгария»дә әти-әни үзләре үк булырга мөмкин иделәр бит! 35 еллык Мәрҗән туйларына бүләк сайлаганда, башта нәкъ менә «Казан-Болгар-Казан» сәяхәтенә тукталган идем. Ләкин туристлык агентлыгына килгәч кенә, ни сәбәпледер, башка вариантны сайларга булдым: «Казан-Алабуга-Болгар-Казан». Һәм аңа аерым каютага 2 генә билет калган икән. Бераз кыйммәтрәк булса да, ул маршрут кызыграк тоелды миңа. Әти яшь чагында Кама буйлап Минзәләгә кайткан елларын искә төшерер, берочтан икесе дә инде күптән булмаган, 1000-еллыкка матурайган Алабуганы да күрерләр, дип теләдем. «Арабелла»га алар менә шулай эләгә. Һәм ул сәфәр, чыннан да, үзләре өчен онытылмаслык була, тик без – балалары теләгәнчә «онытылмаслык» түгел шул…

Мәгълүм булганча, «Арабелла» ул көнне Казан елга портына бик соңарып, матәм-сагыш тулы булып кайткан. Әти-әнинең сөйләве буенча, коткарылган пассажирларны төрле каюталарга, шул исәптән аларныкына да урнаштырдылар. Башкаларының исән калуларына инде шунда ук өмете булмаган «Арабелла»дагы халыкның, чөнки фаҗига урынында давыл котырды, биек дулкыннар күтәрелде. «Булгария» туристлары белән алар Изге Болгар җирлегендә күрешкән генә иделәр – бәлага тарыган теплоход юлга «Арабелла»дан сәгать ярымга иртәрәк кузгалды. Һәм «Арабелла»ның берничә пассажиры Казанга иртәрәк кайту максатыннан «Булгария»гә утырган булган, дип тә сөйлиләр…

Аллаһ Тәгалә барыбызны да хәвеф-хәтәрдән саклый күрсен!

Сәет ХӨСӘЕНОВ

Комментарии