«Булгария»: биш ел үтсә дә, йөрәк ярасы төзәлми

«Булгария»: биш ел үтсә дә, йөрәк ярасы төзәлми

10нчы июльдә көн җилләп, яңгыры да, менә явам-менә явам, дип торса да, Идел тыныч иде. Биш ел элек үз кочагында булган зур фаҗигане искә алып, шулай тын гына җәйрәп ятты кебек ул.

Вакыт барысын да оныттыра, диләр. Оныттырмый, ярага дару сөртеп, бәйләп кенә тора ул. Ә көннәрдән бер көнне әлеге бәйләвечне шатырдатып кубарып ала. Йомылды, дип йөргән ярадан кан саркый башлый. «Булгария» фаҗигасенең биш еллыгын искә алган көнне дә йөрәк ярасы яңарды. Республиканы гына түгел, бөтен илне тетрәндергән зур, бик зур югалту иде шул ул.

2011нче елның 10нчы июлендә Кама Тамагы районы, Сөйки авылы ярыннан өч километр ераклыкта гына йөзеп барган «Булгария» теплоходын Идел «йотты». 122 кеше, шул исәптән 28 бала төпкә китте. 79 кешене коткарып калдылар. Һәлак булганнарның якыннары, фаҗигадә исән калганнар һәм, гомумән, әлеге вакыйгага битараф калмаучылар Сөйки авылына хәтер яңартырга җыелды.

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы менә инде бишенче ел халыкны җыеп, автобусларда Сөйкигә алып баруны оештыра. Кама Тамагы район мәктәбендә ашату да каралган иде. Үзе белән чәчәк алып килмәүчеләргә канәферләр дә таратылды. 2012нче елда ук, фаҗига булып бер ел үтүгә, Сөйки яры буенда мәчет һәм чиркәү, һәлак булганнарның исемнәре язылган һәйкәл ачылды. 10нчы июль көнне әлеге һәйкәлне чәчкәгә күмделәр. Хәтер яңартырга килгән кешеләр арасында «Булгария» теплоходына ярдәмгә килгән «Арабелла» капитаны Роман Лизалин да күренде.

…Алып баручы һәлак булганнарның исемнәрен укый. 122 исем, 122 язмыш. Башка сүзләр кирәкми дә. Һәр кеше газизен хәтерендә яңарта, яше дә, карты да күз яшен тыеп тора алмый. Кем мәчеткә, кем чиркәүгә кереп гыйбадәт кыла. Аннары «Булгария» баткан урынга чәчәк салалар.

Арчалыларны махсус машина алып килгән икән. Алар арасында Дания апа Хәйретдинова белән кызы Илмира да бар. Дания апа «Булгария»дә улы Айнур белән килене Раиләне югалткан. Кызы Илмира белән аның ире Альберт та була ул теплоходта, бәхеткә, аларын коткаралар. Ике баласын да югалткан булса, нишләр иде икән ана?!

«Улым белән киленем алты ел ярым бергә яшәп калдылар. Бик матур тордылар. Булмаса, бер ял итеп кайтыгыз, дип мәҗбүриләп диярлек чыгарып җибәргән идем мин аларны «Булгария»гә. Болай килеп чыгасын белгән булсаммы… Дүрт яшьлек уллары Алмаз ятим калды. Киленемнең өч айлык көмәне дә булган. Алмаз хәзер минем белән бабасы янында яши. 2нче классны тәмамлады, Аллаһка шөкер, бик әйбәт укый, тәртибе дә яхшы», – ди Дания апа. Әти-әнисенең үлгәнлеген малайга үзләре әйтә Хәйретдиновлар – психологлар шулай куша. 9 яшьлек Алмаз хәзер зур инде, барысын да аңлый, бабасы белән бергә әти-әнисенең каберен чистартырга йөри, чәчәкләренә су сибә икән. «Мине югалтудан гына курка, балакаем. Әби, син дә үлсәң, мин нишлим инде, ди. Улым, мин үлмим әле, дим. «И, әби, таякка таянып йөри башлагач, үләрсең шул син», – ди. Ул вакытта син өйләнгән булырсың, үзеңнең улың булыр, сине өйләндерми торып беркая да китмим әле мин, дигәч, күңеле күтәрелә инде. Шул бала хакына яшәргә дә яшәргә инде безгә хәзер», – ди Дания апа.

Кызы Илмира Әгълиевага мөрәҗәгать итәм, хәлләрен сорашам. «Ярый инде. Судан куркып калмадым анысы, күрәчәгең булса, гомерең кайда бетәсен белеп булмый бит. Тик «Булгария»нең батканы һаман күз алдымда тора. Онытасым килә – онытып булмый», – ди ул. Дания апа сүзгә кушыла: «Онытылмый инде ул. Әле хәзер дә кайвакыт, балалар шул теплоходта бармаган гына булсалар икән, дип уйлап куйгалыйм. Тик алай гына үлгәннәрне кайтарып булмый шул».

Гөлимә апа Шакирова фаҗигадә дус кызын югалткан: «Раиса Горюшова 1957нче елгы иде. Тумышы белән – Түбән Камадан, Казанда яшәде. Бик чиста-пөхтә, уңган хатын иде, шәфкать туташы булып эшләде. Гаилә кормаган иде, кем белә, бәлки, үз тиңен очраткан да булыр иде әле. Дус кызлары белән бергә «Булгария»дә ял итәргә барган булганнар. Дуслары исән калды – Раиса гына юк инде». Гөлимә апа үзе Азнакайда яши, шулай да һәр елның 10нчы июлендә Сөйкигә килә икән. Башка елларны «Булгария» теплоходы янында да туктап тора торган булганнар, тик быел ул тукталыш булмады. Фаҗига булып дүрт ел ярым үткәч, теплоходны сүтеп, тимер-томырга тапшырдылар.

Институтны тәмамлап, яңа гына кулына диплом алган 22 яшьлек Марат Хәбибрахманов «Булгария»дә бармен булып эшләгән. 10нчы июль көнне дустының чираты булган. Анысының ниндидер эше килеп чыгып, үзе урынына Маратның чыгуын үтенгән, шулай итеп сменаларын алышканнар. Дусты өчен эшкә чыккан бу көн егетнең гомеренә нокта куелган көн булган шул. Боларны Маратның әнисе Фәния Хәбибрахманова сөйли. Казандагы Дәрвишләр бистәсеннән килгән ул. Ел да барабыз, улыбыз янына барып кайткандай булам, ди. Ананың ярасын кузгатмаска теләп, сак кына сорап куям: «Төшләргә кермиме соң?» «Баштарак бик еш керә иде. Гел ап-ак киемнән, үзе елмая, сөйләшми – кулын гына болгый иде. Хәзер сирәгрәк керә. Җаны тынычлап ятадыр, дип үз-үземне тынычландырам инде. Маратның гәүдәсен иң соңыннан гына таптылар. 15нче июльдә дә табылмаса, теплоходны күтәргәннән соң гына эзлибез, дигәннәр иде. Шул көнне табылды улым. Төнге сменадан кереп, йокларга яткан булган ул. Йокласа каты йоклый, форточкасын ачып ятарга ярата иде. Теплоход нәкъ шул якка авышкан булган. Аңышмыйча да калгандыр, балакаем. Өстә эшләгән иптәшләре котыла алды бит. Уяу булса, улым да йөзеп чыгар иде, бәлки. Теплоходта Әстерхан, Ярославльләргә кадәр барып эшләп кайта иде ул. Соңгысында: «Әни, бер двигательдә генә көч-хәлгә кайтып җиттек», – дигән иде. Шушы «Булгария» булган инде ул. Биш көн өйдә тордымы икән, яңадан эшкә җыена башлады. Улым, һаман суда йөрү туйдырмыймы соң сине, дип сорадым. «Шундый рәхәт анда, әни! Бер сине дә алып барырмын әле», – диде», – дип сөйли Фәния апа. Насыйп булмый – үзе генә китеп бара шул Марат, кайтмаска диеп китә.

…Автобус кире Казанга таба кузгала. Якыннарын күргән кебек булган кешеләр тынычланып калгандай күренә, тәрәзәдән Иделгә карап, пышылдап кына дога укыйлар. Ике ирнең үзара сөйләшкәне ишетелә: «Светлана Инякинага («Булгария» теплоходын арендага алып файдаланган «Аргоречтур» ширкәте башлыгы. – Авт.) беренчел гаепләү буенча 21 ел төрмә янаган иде, судья тугыз ел ярымга хөкем итте. Анысы да, амнистиягә эләгеп, өч мәртәбә кимеде. Киләсе елга иреккә чыгачак инде. Тагын элеккеге эшенә кире кайтыр әле ул. Безнең балаларны гына кайтарып булмый».

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Кама Тамагы – Сөйки – Казан

Комментарии