- 17.07.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
«Илдә хайваннарга караш нинди булса, кешеләргә дә мөнәсәбәт шундый булыр». Бер акыллысы әйтеп калдырган бу сүзләр уйга калдырды. Бездә хайваннарга мөнәсәбәт «әйбәт» инде анысы. Универсиада кебек дөньякүләм чаралар уздырсак та, җитәкчелекнең Казан урамнарында көтүләре белән йөргән сукбай этләр проблемасын хәл итә алганы юк. Казандагы йортсыз хайваннарны аулау хезмәтенең (СОБЖ) эшчәнлегеннән исә күпләр канәгать түгел. Моннан берничә ел элек бу оешма вәкилләренең этләрне көпә-көндез атып йөрүе турында шау-шу купкан иде.
Проблеманы гуманлы хәл итү турында уйлаучылар да бар. Менә Питрәч районының Кәвәл авылындагы этләр приютын гына алыйк. 2012нче елда хайваннарны яклау белән шөгыльләнүчеләргә Президент Рөстәм Миңнеханов үзе, бу почмакны булдыру өчен, ярты млн сум акча бүлеп биргән булган. Әмма хәзер район прокуратурасы приютны ябарга тели. Хәер, прокурор гына түгел, авыл халкы да шул ук теләк белән яна. Этләр аларга зур кыенлыклар тудыра икән. Әмма приютны ябып кына проблеманы хәл итеп булырмы? 50дән артык маэмайны кая куярга? Бу сорауга бер генә кеше дә төгәл җавап бирә алмады.
ЭТЛӘР «ҖӘННӘТЕ»
Кәвәлдәге этләр «йорты»ндагы дүрт аяклы дусларның саны 50дән әз генә артып китә. Бу гади приют түгел. Аның яңа җитәкчесе Фидаил Үтәгәнов сүзләренчә, биредә проблемалы маэмайлар яши – аларның яртысы гарип. Кайсысы кешеләрнең кансызлыгыннан зыян күргән, кайсысын ташлап калдырганнар.
– Кешеләрнең этләргә булган начар мөнәсәбәтенә мисаллар менә монда тупланган инде. Бу – Жульбарс, аны кемнәрдер аякларын чәрдәкләп бетергәнче кыйнаган. Операция ясап, тәпи өлешләрен яңадан «сүтеп җыйдылар». Монысы Вектор – хуҗалары ташлап калдырганнан соң, дачада идән астына төшкән һәм су эчендә яткан. Көннәр суыткач, гәүдәсе белән бозга ябышып каткан. Бу Рекс. Ул хуҗасы кулында яхшы уенчык булган. Аны асраган ир исерек вакытларында этнең башын тимер чылбыр белән кыйнаудан тәм тапкан. Нәтиҗәдә эт эпилепсия белән авырый. Бу Арчо. Юлда машина бәреп киткәннән соң, аның баш сөяге чәрдәкләнгән иде. Шулай ук операция ясадылар. Хәзер авызында бер генә теше дә юк. Аны аерым ашатабыз… – дип, һәрбер эт турында аерым сөйләде Фидаил.
Ашату дигәннән, этләрнең алдында һәрвакыт су һәм ризык тора. Аларга нәкъ кешеләр ашый торган нәрсәләрне пешерәләр – боткалар, токмач, ярма. Өч таләп кенә мәҗбүри рәвештә үтәлеп барырга тиеш: тоз салмаска, кайнар килеш бирмәскә һәм ризыкка ит кушарга кирәк.
– Ә продукциягә акчаларны кайдан аласыз? Гомумән, бу кадәр этне карауда сезгә тагын кемнәр дә булса ярдәм итәме?
– Волонтерлар булыша. Шулай ук этләрнең язмышына битараф булмаучылар продукция һәм акча белән тәэмин итә.
50дән артык маэмай кайда яши дигән сорау тугандыр – алар өчен махсус вольерлар һәм оялар булдырганнар. Приютның 25 сутый җире бар – этләрне шунда йөртәләр. Аларның барысына да котыру чиреннән, паразитлардан вакцинация ясалган. Барысының да паспорты бар. Әмма шулай да, приют эшчәнлегеннән җирле халык та, район прокуратурасы да канәгать түгел.
«ЭТ ТҮГЕЛ, ШАЙТАН УЛЫЙ!»
Авыл халкын иң ялыктырганы – төннәрен эт өрүе. Аннан соң, алар әйтүенчә, приютта «тәрбияләнүчеләр» урамга чыгып, тавыкларны, хәтта кәҗәләрне буып йөри. Кәвәлгә килгәч кенә дә урамда иясез йөргән унлап этне күргән идем. Алар приютныкы түгел – шәхси хуҗалыкларныкы. Шуңа аптырап: «Бәлки, үзегезнең авыл этләре аулагандыр?» – дип сорадым. Әмма авыл халкы, өзми дә куймый, килгән зыянны приют этләренә сылтый.
Фидаил Үтәгәнов әйтүенчә, чынлап та, узган елларда этләр урамга чыгып киткәләгән, әмма аларның тавыкларны аулавы мөмкин хәл түгел. Кем әйтмешли, шәм тотып тормагач, тере кош-кортны ашаган җан иясенең приютныкымы, әллә авыл кешеләренең урамга чыгарып җибәрелгән этләреме икәнен әйтүе кыен. Монысын бер Алла белә.
Кәвәл авылы кешесе Мария Миронова приютның артында гына яши. Үзе әйтүенчә, эт вольерлары белән аларның йорт тәрәзәсен елга гына аерып тора. Ханым төннәрен приюттан ишетелгән тавышларны нәрсә дип тә атарга белми аптырый. Аннары, туры килердәй сүз тапкан кебек: «Бүре тавышымы, шайтан тавышымы – әллә нәрсә авазлары чыгаралар», – дип куйды.
– Безнең төн дә йоклаган юк, көн дә йоклаган юк. Төнге 12дән 3кә кадәр тыныч торалар да, аннары тотыналар уларга! Аларны берничек тә туктатып булмый. Тотсыннар этне, тотмасыннар, димим – хет шунда йөзне тотсыннар! Авыл эчендә түгел түлке. Йоклап булмый, кызлар, беләсезме сез шуны. Алар бит һау-һау дип кенә өрми! Улашыплар бетәләр бит шунда. Нервым чыдамый минем аларга. Ул этләр өрә башлый, аннары аларга кушылып, безнең эт тә өрә. Кош-кортларыма тигәннәре юк анысы, әмма башка урамда яшәүчеләрнең тавыкларын тотканнары булды. Ул өйне бит алар эт асрау өчен дип алмады! Дача өчен алдылар. 40-50 эт бит анда, унау гына түгел. 40-50 эт бергә кушылып улап карасын әле! Нинди тавыш чыгасын күз алдыгызга китерегез әз генә. Аның бит берсе улап, берсе тик тормый! Ул этләрдән нинди файда күрәләрдер – аңламыйм…
Бар әйберне дә файда күрү өчен генә эшләмиләр инде, кешелеклелек дигән әйбер дә бар бит. Гарип этләрне дәвалау белән шөгыльләнү табыш китермидер, бәлки, әмма моның башында торучыларга акча мөһим түгел. Аларга этләрне саклап калу кирәк.
Тагын бер зыян күрүче Елена Туктарева да приютның ябылырга тиешле булуын әйтте.
– Алар аркасында былтыр җәй мин 4 мең 500 сумга сатып алган кәҗәмне югалттым. Өй каршысына бәйләп куеп, кереп киткән идем, күрше хатыннар чакырып чыгарды. Чыксам – кәҗәне ботарлап яталар. Каравыл кычкырып еладым да, бетте шуның белән – тәгәрәп үлде кәҗә. Нишләтәсең аларны – куып та җибәреп булмый, үзеңне дә ашарга мөмкин алар! Этләре гомер-гомергә урамда йөрде – прокуратура килеп тикшерә башлагач кына, территорияләрен тотып алдылар. Рәхәтләнделәр кешеләрнең тавыкларын тотып. Эт кадерле! Ә безнең кадеребез юк.
Төннәрен приюттан чынлап та шайтан улаган тавыш чыгамы-юкмы? Бу миңа бик кызык тоелды. Шул ук көнне төнге сәгать 1дә машина яллап, кабат Кәвәлгә кайттым. Авылга килеп керүгә, этләр тавышы ишетелде. Уламыйлар – өрәләр иде. Приютның кайда урнашкан булуын төгәл генә хәтерләмәгәч, эт тавышына таба киттек. Ышанасызмы, юкмы, тавышланган этләр приютныкы түгел иде! Агачлыклар арасыннан 5-6 эт өрә-өрә машина каршысына йөгереп чыкты. Дөрес, приют ягыннан да өргән тавышлар ишетелде. Әмма бу очракта шунысын исәпкә алу кирәк – приют ябылса да, Кәвәл халкы этләр тавышыннан тиз генә арына алмаячак, чөнки үзләренең маэмайлары төннәрен урамда каңгырып йөри. Мәсьәләне бер яклы гына карарга кирәкми. Приют ябылган очракта, гарип этләр урамда калырга тиеш була. Аларны шушы ук Кәвәл авылы урамнарына чыгарып җибәрергә мәҗбүр булачаклар. Проблеманы башкача хәл итү юлы юк чөнки. Фидаил Үтәгәнов: «Этләрне үтерергә юл куймаячакбыз!» – дип, үз сүзендә нык тора. Менә ул вакытта бу авылда маэмайлар белән бәйле проблемалар тагын да артыр гына.
ДОКУМЕНТЛАР ТӘРТИПТӘ, ӘММА…
Авыл халкы зарланганнан соң, Кәвәл приютына Питрәч районы прокуроры Алмаз Әхмәтшин килгән. Тикшерү барышында ул берничә җитешсезлекне ачыклаган. Шуларның беренчесе – этләргә бабасырдан укол ясалмаган булу. Бу уңайдан кызыксынып, Фидаил Үтәгәновка сорау бирдем:
– Прокурорның бу нәтиҗәсе кайдан килеп чыккан? Этләрнең тизәкләрен анализга бирделәрме?
– Юк, анализга бернәрсә дә алмадылар. Документларны да сорамадылар. Югыйсә, безнең «ЗооДоктор»ашыгыч ветеринар ярдәм күрсәтү оешмасыннан бирелгән акт бар. Бабасырларга каршы Ивермек дигән препарат белән этләргә 17нче октябрьдә үк прививка ясалган иде. Ул ел саен ясатыла. Прокурорның актындагы «этләргә бабасырдан прививка ясатылмаган» дигән сүз күктән алып язылган.
Прокурор этләрне ашату һәм карау белән шөгыльләнүчеләрнең медицина тикшеренүе узмаганлыгы турында да язган. Беренчедән, бу приютта урамдагы сукбай этләрне тоту белән шөгыльләнмиләр, ә гарип калган этләрне тернәкләндерәләр. Этләрдән кешегә йога ала торган куркыныч авыру – котыру чиренә каршы вакцинация этләрне аулау белән шөгыльләнүчеләргә генә ясала. Чөнки маэмайларны тотканда, тегеләре тешләп алырга мөмкин. Ә менә приют хезмәткәрләренә бу мәҗбүри түгел – котыру чиренә каршы прививка кешенең иммунитетын киметә. Шуңа күрә «медицина тикшеренүе узмаган кешеләр эшләү» приютны ябуга нигез булып тора алмый.
Прокурор, приют – төрле куркыныч чирләр таралуга сәбәпче була ала дип тә борчылган. Этләргә ясалган прививкалар исемлеген тагын бер караган булса, бу борчулары юкка чыгар иде анысы. Минем кулымда маэмайларга тагын 6 төрле чирдән укол кадалган булуы турындагы акт бар.
Моңа кадәр язганнар приютны яптыру өчен ботка куертуга гына охшап тора. Әмма тикшерү вакытында прокурор җитдирәк кимчелекләрне дә ачыклаган. Мәсәлән, янгынга каршы куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү һәм приют каршысында чүплек булу. Хәзерге вакытта Фидаил Үтәгәнов чүпләрне чыгартып түктергән, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгән, ягъни кимчелекләрне бетергән. Шулай да, прокурор Алмаз Әхмәтшин: «Приют барыбер ябылырга тиеш», – дип саный.
«АВЫЛ ХАЛКЫ КАРШЫ»
– Безгә авыл халкы мөрәҗәгать итте. Урамга чыга алмыйбыз – ис килә, тынычлыгыбыз бозылды, диделәр. Һәрвакыт булмаса да, этләр урамга чыгып йөриләр икән, авыл халкының тавыкларын тотканнар. Приютларның таләпләре бар – санитар таләпләр үтәлергә тиеш, ут керткәннәр – таләпләргә туры килми, чисталык сакланмый, территорияләре каршында чүп өелеп тора. Таләпләргә туры килгән приют ачалар икән, аңа бернинди каршылык та булмый. Ә халык каршы булганда да мин монда этләр асрыйм дип приют тоту бернинди кагыйдәләргә дә туры килми, – дип аңлатты миңа прокурор Алмаз Әхмәтшин.
– Сез бит приютны бетерергә тәкъдим итәсез. Приют ябылган очракта, ул этләрне кая да булса куярга тиеш булалар. Алар гарип. Аларны кая куярга? Урамга чыгарып җибәрергәме?
– Урамга түгел, ник урамга чыгарырга булсын. Алар сатып алган җир участоклары шәхси хуҗалык буларак куллану өчен каралган. Димәк, анда приют була алмый. Монда шул ягын да исәпкә алыгыз – этләр территориядән чыгып йөрергә тиеш түгел приют булгач. Кешеләр мөлкәтенә алар зыян салырга тиеш түгел. Этләрне якларга кирәк, сүз дә юк, берәү дә, аларны урамда атып йөрсеннәр, дими. Әмма җавап тотучылар бер яклы гына карый – бездә идеаль шартлар, мондый приют башка бер җирдә дә юк, диләр. Ә менә чүпләр җыеп ятулары, шул чүплекләрендә эт үләксәләре булуы турында никтер бер сүз дә әйтмиләр.
– Алар сез тапкан кимчелекләрне бетергәннәр – чүпләрне чыгарганнар, территорияне койма белән тотып алганнар. Прививкалар ясатылган, этләрнең паспортлары бар…
– Барыбер алай итеп кенә эт асрап ятып булмый. Монда тагын шул ягы да бар – СанПиН таләпләре буенча, 50 башка кадәр хайван асрала торган объектлар башка корылмалардан 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Ә бу приют авыл эчендә урнашкан.
Фидаил Үтәгәновның адвокаты Юлия Кашина исә прокурор әйткән СанПиН таләпләренең бу очракта дөрес китерелмәве турында әйтте.
– Прокурорның судка язган гаризасында күп кенә хокукый хаталар очрады. Моны исәпкә алырлар, дип уйлыйбыз. Прокурор әйткән нормалар юридик затка, эшмәкәрләргә карата кулланыла. Ә бу очракта физик зат җавап тота. Приютта коммерцияле эш алып барылмый. Ә тикшерү барышында прокуратура агросәнәгать предприятиеләренә һәм кечкенә комплексларга карата кулланыла торган СанПиН нормаларына таянган, – дип аңлатты ул.
Әмма беренче суд прокуратура гаризасындагы таләпләрне тулысынча канәгатьләндерергә дигән карар чыгарган. Юлия Кашина әйтүенчә, судның мондый карары кайбер аңлашылмаучанлыкларны калдырган әле. Әйтик, авыл халкының этләр улаган тавыш килә дигән сүзенә генә ышанганнар – фактны беркем дә төнлә урынга килеп тикшереп йөрмәгән. Улаган тавыш кайдан килә – монысын да ачыклап тормаганнар.
– Приютны яптырып, этләрне урамда калдырачаклар икән, алар бөтенесе үлеп бетәчәк, чөнки аларга аерым тәрбия кирәк. Бу карар тагын бер проблема барлыкка китерә – урамда сукбайлыкта шулкадәр күп эт яши башласа, авыл халкына да куркыныч тудыра алалар бит, – диде адвокат.
Кәвәлгә булган төнге сәфәрдән кайтканда, юлда төлкеләр очрады. Әлеге приют этләре урамда калдырылган очракта, авылда котыру чире дә таралырга мөмкин. Чөнки төлкеләр арасында бу чир аеруча күп очрый. Кәвәл авылы җирлеге башлыгы Николай Аргаков проблеманы хәл итүдә юл күрсәткән бердәнбер кеше булды. Ул приютны авылдан читтә төзергә тәкъдим итә. «Аны салу өчен җир участогын район башлыгыннан бергә барып сорый алабыз. Мин кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Әмма авыл эчендә мондый приютлар булырга тиеш түгел», – диде ул.
Кәвәл приютындагы этләрнең шактые – шушы ук авыл кешеләренеке. Асрап туйганнан соң, бирегә китергәннәр. Менә хәзер үзләре үк шушы урынны яптырырга телиләр. Мине дөрес аңлагыз, әгәр чынлап та приют этләре халыкның кош-кортын ашый икән, бу очракта бернинди дә сүз була алмый – бу хәлне туктатырга кирәк. Фидаил Үтәгәнов этләр урамга чыгып йөрмәсен өчен шулай эшләгән дә инде – территориясен биек профнастил койма белән тотып алган, прокуратура тарафыннан табылган җитешсезлекләрне бетергән. Әмма этләрне өрдермим дип, кеше һәр кичтә 50 этнең авызын скотч белән ябыштыра алмый. Димәк, бер генә юл кала – авылдан читтәге җир участогында яңа приют төзү. Ә төзелеш эшләренә акча кайдан алырлар, ут-суны ничек уздырырлар – монысы турында тарих эндәшми. Димәк, бу очракта, татар халык әкиятендәге саескан кебек, кызык хәлдә калачаксың – башыңны алсаң, койрыгың ябышачак, койрыгыңны алсаң – башың.
Шулай да, бер тапкыр кешеләр аркасында зыян күреп, гарип калган хайваннар урамда ачтан үләргә тиеш түгелдер, дип саныйм мин. Ярый алар – эт, ә без бит кешеләр…
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Питрәч – Казан.
50 гарипне кая куярга?,

Комментарии