Мәкерле эшмәкәр

Мәкерле эшмәкәр

Гомуми мөлкәттән файдаланганда яисә аны үзара бүлешкәндә ризасызлык, бәхәс, низаглар чыга. Андый чакта уртак малны эт ашасын, дигән әйтемне дә искә төшерәләр. Үзең генә хуҗа булудан да яхшысы юк, янәсе. Ләкин инде хосусыйлаштырып бетердек, дисәк тә, күмәк хезмәт сакланып калды, уртак бизнес, эшмәкәрлек пәйда булды, димәк, бергәләп эшләргә һәм эшләп тапканны бүләргә дә туры киләчәк.

Гамәлгә куючыларны, хуҗалары берничә булган предприятиеләр күп. Аларның һәрберсе юрганны үз ягына тарта башлау сәбәпле, теге әйтемне кабатларлык хәлләр еш очрый. Кайвакыт алар аерылу, бүлгәләнү, хәтта пычакка-пычак килүне дә хуп күрә. Соңгы көннәрдә Бөгелмәдә булган вакыйга моны ачык раслый. Эш заказлы үтерүгә кадәр барып җитә. Компаньон чак кына исән кала.

Нефть үткәрү объектлары төзү белән мәшгуль уртак компания уңышлы гына эшли. Торбалы нефть һәм нефть продуктлары үткәргечләре оешмалары ярлылардан түгел, шуңа күрә, эше барның – ашы, ягъни, кереме дә бар. Хуҗалар Г.Вәлиев һәм В.Галиев (мәгълүм сәбәпләр аркасында фамилияләр үзгәртелә) «йөкне бергәләп тарта». Ләкин финанс, керем, чыгым мәсьәләләре белән Вәлиев шөгыльләнә.

Шулай эшләр гөрләп кенә барганда, Галиев компаньоны майлы калҗаның зуррак өлешен эләктерә, дип шикләнә башлый. Ләкин биниһая күп исәп-хисап документларын тикшереп, Вәлиев угрылыгын дәлилли алмаячагын чамалый. Шуңа күрә, аудиторлар чакыртып, рәсми тикшерү уздырырга ниятли. Бу инде Вәлиев хилафлыклары гына түгел, фирманың финанс эшчәнлегеннән башка төрле җитешсезлек һәм хокук бозуларны ачып салу куркынычы тудыра. Мәгълүм булганча, алар бигрәк тә, салым түләү өлкәсендә һәр коммерция оешмасында бар.

БЕР КАЗАНГА ИКЕ БАШ СЫЙМЫЙ БАШЛЫЙ

Хуҗалар арасындагы ачыктан-ачык каршылык бик күпләргә мәгълүм була. Күрәсең, Вәлиевның партнерыннан яшерердәй хилафлыклары чит илләргә дә күчергән, күчемсез милек сатып алган. Яклар низагны тыныч юл белән хәл итәргә теләми. Ахыр чиктә, Вәлиев элеккеге дусты һәм хезмәттәшен юк итәргә карар кыла. Байлык, мал өчен җан кыярга планлаштыра.

Ләкин моның катлаулы мәсьәлә икәнен аңламый түгел. Әгәр Галиев белән берәр хәл булса, шикнең үзенә төшүенә икеләнмәскә була. Чөнки ике арадагы конфликт турында белмәгән кеше юк. Шуңа күрә, атып, шартлатып үтерү кебек ысулны кулланып булмый. Киллерга агулап үтерергә, ләкин агуның озак тәэсир итә торганын бирергә дигән шарт куела. Мәетне ачып тикшергәндә, организмда агу табылырга тиеш түгел, ягъни үлемгә китергән сәбәп бөтенләй башка, мәсәлән, йөрәк авыруы булсын…

Ошбу катлаулы бурычны үтәргә Мәскәүдән командировкага килгән кеше алына. Бәясен 20 мең АКШ долларыннан килешәләр. Aның яртысы киллерга алдан ук бирелә, ә калганы мәетне тикшергәч ясалган нәтиҗәне укып, диагнозны белгәч, тапшырылырга тиеш була. Заказчыга бу кадәр акча бирү җиңел булмагандыр. Киллер белән соңгы тапкыр очрашканда, ул башка төрле чыгымнарын да исәпләп, уфтанып утыра әле. Компаньонны җирләү аның өстеннән булачак икән, аннары, тол хатын, ятим калган балаларга да даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп торырга кирәк бит… Ләкин уртак бизнесны үзенеке иткәч, ошбу чыгымнар меңе белән кайтарылачак. Эшлекле кешенең мәсьәләнең шул ягы гына борчый.

Әңгәмәдәш-киллер заказчының нияте нык, кире уйларга исәбе юк икәнен белешкәч, атна-ун көн эчендә видео һәм фото дәлилләр, һәм теге белешмәне китереп бирергә вәгъдә итә, күмәргә әзерләнә торырга кушып, шаяртып та ала. Заказчы өчен дулкынландыргыч көннәр башлана. Чыннан да, киллер озын-озакка сузмыйча эшкә дә керешә. Яшерен видеокамера урнаштырылган бүлмәдә «салып» утырганда, хөкем ителгән кеше стаканына агу сала.

Ошбу сыеклыкны эчү Галиевка ничек тәэсир иткәнен әйтә алмыйм, чөнки төелгән аспирин кушып коньяк эчкәнем юк… Әгәр укучы алдан ук сизенмәгән булса, серне чишәргә, безнең «детектив»тагы явыз киллер ролен УБОП оперативнигы уйнавын әйтергә кирәктер. Билгеләп үтмичә булмый, әлеге гадәттән тыш вакыйганы җиренә җиткереп, заказчыда кечкенә генә шик тә уятмаслык итеп башкара ул. Хәтта карарының катгыйлыгы турындагы һөнәри киллерларны кызыксындырмаган сорауларны биргәч тә сизенми. Нишләмәк кирәк, көн саен үтерүчеләр белән аралашып йөри торган кеше түгел, ә намуслы эшмәкәрләр исәбендәге абруйлы шәхес бит ул. Аннан соң, алга куелган максаты да бик җитди.

Аңлашыла ки, эзли башласаң, киллер табуы да җиңел түгел, ышанычлы кешеләр ярдәменә таянмыйча булмый. Бу мәгълүматның читкә «саркып» чыгу мөмкинлеге тудыра. Шул сәбәпле, ул УБОПка барып ирешә дә инде. Алар исә астыртын эш итә белә. «Киллер»ны заказчы белән таныштырып, мәгълүматның хак икәненә ышангач, яшертен генә сөйләшеп, Галиевне хәйран гына итәргә туры килә. Анысы корбан ролен үтәргә ризалаша тагын. Теге аспиринлы коньяк эчү күренешен уйнаганнан соң, берничә көннән ул кисәк «вафат була». Моргтан «ишемическая болезнь сердца» һәм тагын әллә нинди яман чирләр язылган «белешмә» алып, Вәлиевкә илтеп бирәсе генә кала. Үтәлгән заказ өчен калган 10 мең долларны, ә биргәч, кулларына богау кидереп, мәкерле эшмәкәрне шаккатыралар.

Дөнья күргән кеше тиз генә бирешәсе килми. Әлеге оператив чараны «провокация» дип атый. Ләкин хәттин оешкан дәлилләр гаебен танырга мәҗбүр итә. Аңа РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе нигезендә «Табыш алу нияте белән яисә яллау (найм) буенча үтерү» өчен эш кузгатыла. Әлбәттә, бу җинаять ахырына кадәр җиткерелмәгән дип исәпләнә.

Болгавыр 90нчы еллар узды, дисәк тә, шул чорда бик «модада булган» киллер яллап кеше үтерү, әлеге очрактагы кебек әзерлек алып бару фактлары сирәк-мирәк була тора. Күптән түгел генә Түбән Камада яшәүче 46 яшьлек ханымның үз кызына киллер яллавы турында язган идек («Җан тартмаса, кан да тартмый» 6 апрель 2011 ел). Анда да кызны оперативниклар шушындый ук ысул белән үлемнән коткарып калалар. Үз баласы җанын кыярга әзерләнгән әни кеше шушы көннәрдә суд каршына басачак. Тикшерү эшләренең шулай озакка сузылуы гаепләнүченең авырып китүе аркасында психиатрия экспертизасы үткәрә алмау сәбәп булган.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии