Судьялар да елый

Менделеевск район судында 34 яшьлек Любовь Молодцова эше каралган утырышта битарафлар калмагандыр. Яп-яшь хатынның кешелек дәрәҗәсен югалтып төпкә тәгәри баруында аның үзен гаепләп була. Ә менә әни кешенең үз баласы тормышын тәмугка әверелдерүе һәркемне тетрәндерә. Шуңа күрә судта 12 яшьлек Артем (исеме үзгәртелә) сөйләгәндә, залдагы һәркем, хәтта судья Лидия Хәлиуллина, район прокуроры урынбасары Гүзәл Хәбибуллина да яшьләрен тыя алмады.Бары тик хөкем ителүче ана гына пошынмады.

КАҺӘРЛЕ ЯЗМЫШ

Л.Молодцова әлеге районның Монашево авылына узган елның сентябрь аенда килеп чыга. Күмәк хуҗалыкта эшче куллар җитмәгәнгә, аны бик теләп каршы алалар дисәң дә була. Терлекчелеккә эшкә урнаштыралар. Бик әйбәт булмаса да, утын белән ягып җылытыла торган аерым өй дә бирәләр. 1996 елгы Артем җирле мәктәпнең 6 сыйныфында укый башлый.

Авылда барысы да уч төбендәге кебек. Хатынның эчәргә яратуы да, үз тормышы, баласын тәрбияләүгә игътибары җитмәве дә күренә, әлбәттә. Артемның дәресләргә еш кына соңарып килүе, киемнәреннән тәмәке төтене исе аңкып торуы ук аның нинди йортта яшәвен күрсәтеп тора. Укучысы дәресләргә хәзерләнмичә килгәнгә күрә, сыйныф җитәкчесе А.М.Евдокимова, мәктәп директоры урынбасары С.Рупова, участок инспекторы Ю.Кириллов белән бергәләп өйләренә килгәч тә, тәртипсезлек, шапшаклыкка гаҗәпләнәләр.

Пычрак идән, җыелмаган урын-җир – бер хәл. Баланың дәрес хәзерләү урыны тәбәнәк, җайсыз. Өйдә аның өчен аш-су әзерләнмәгән, азык-төлектән бәрәңге, ярма һәм суганнан башка бер әйбер юк. Ике карават бар, ләкин берсенең юрганы булмаганга, өчәү бергә йоклыйлар. Чөнки Любовь төрмәдән кайткан В.Актанов белән бергә яши башлаган.

Аның каравы, өйдә компьютер тора. Аны Артемга Яр Чаллыда яшәүче туганнары алып биргән икән. Хуҗабикә үзен кайгыртучан ана итеп күрсәтергә тырыша. Улының өсте бөтен, тамагы тук дип исәпли. Артем үзе дә әнисеннән зарланмый.

Гомумән, малай соңгы чиккә җиткән язмышыннан сукранмый. Әнисенең кичләрен ирләр белән хәмерле һәм, әлбәттә, шау-шулы мәҗлесләр оештыруын, аларның музыка акыртып, дәрес хәзерләргә комачаулавын, әнисенең юньләп ашарга пешермәвен (пешерсә дә исерек ирләр ашап бетерә. – Н.В.), кыерсытулар, кыскасы, ачы язмышы турында сөйләргә оялып һәм куркып килгән.

Укытучысы А.Евдокимова әйтүенә караганда, ул укуга хәзерлексез һәм соңга калып килү сәбәпләрен дә утын яру кебек эшләрдә әнисенә булышып өлгерә алмавы белән аңлата. Тора-бара башы авыртуга зарлана башлый, бер көнне дәрескә ирене җәрәхәтләнгән килеш килә. Монысын да егылдым дип алдаша. Әйе, ялганлый! Бала үзен җәберләүче әнисен яклый.

Ләкин һәрнәрсәнең чиге була.

ТУГАННАР КАНАТ ҖӘЯ

9 февральдә Артем мәктәпкә тагын соңарып килә. Күрәсең, баланың түземлеге төкәнгән була. Бу юлы ул укытучысына барысын да – исерек әнисенең һәрвакыт кыйнавын, урамга куып чыгаруын һәм башка җан өшеткеч хәлләр турында яшенә буылып сөйли. Укытучы ханым чаң сугар вакыт җитүен аңлый.

Артем өенә кайтудан баш тарта. А.Евдокимова аны үзе дә сәрхуш хатын янына җибәрергә җыенмый. Ул шунда ук Л.Молодцованың Яр Чаллыда яшәүче абыйсы (әнисенең энесе) В.Ф.Сафандеевка шалтыратып, хәлне аңлатып күрсәтә. Педагог ханым: «Әгәр Артемны үз канат астына алыр мөмкинлегегез булмаса, үземә алып кайтам”, – ди. Ул яктан, Артем бәхетле – аның әнисе ягыннан туганнары (әтисен ул бөтенләй белми – Н.В.) – изге күңелле кешеләр. Аларның баланы мондый хәлдә калдырырга исәпләрендә дә булмый. Төш вакытында Яр Чаллыдан Сафандеев һәм Молодцованың бертуган апасы Г.П.Сулейманкина килеп җитә.

Галина Петровна Артемның кич белән шалтыратып елавын, әнисенең кыйнавын, исерек компаниянең шаулашып йокларга бирмәвен әйтүен сөйли. Шуннан соң ул сеңлесенә шалтыратып карый, тегесе лаякыл исерек булганга, сөйләшерлек тә, үз гамәлләре өчен җавап бирерлек хәлдә дә булмый. Ул бу хакта абыйсы Сафандеевка хәбәр итә. Анысы Любаның яңа ире Актанов белән сөйләшеп карый. Ә ул исә хатын белән ачуланышып, үз өенә кайтып китүен әйтә. «Кыйнаганга күрә, Артемны да үзем белән алырга уйладым, җибәрмәде”, – ди.

Кыскасы, туганнар төнлә белән үк Артемны яңадан Яр Чаллыга алып кайтырга, Монашевога киткәнче укыган мәктәбенә бирергә дигән карарга килгән. Бары тик кышкы төндә Удмуртия чигендәге авылга чыгып китәргә базмаган. Шуңа күрә, озын-озак уйлап тормастан, укытучысы белән Артемны да алып, Молодцова йортына китәләр. Хуҗабикә өйдә юк чак туры килә. Малайның кирәкле әйберләрен җыеп, Яр Чаллыга таба кузгалалар. Юл читендә басып калган укытучы апа битеннән яшь тамчылары тәгәри…

Шулай итеп, 12 яшьлек бичара бала үз гаиләсеннән качып диярлек апасы гаиләсенә кайта. Ничек кенә якын итсәләр дә, җәй көне 13 яшен тутырырга тиешле яшүсмер үз әти-әнисе янына түгел, чит кешеләр, чит гаиләгә артык кашык булып килүен аңлый торгандыр. Ләкин язмыштан узмыш юк.

Бу аның беренче күченүе генә түгел инде. Молодцова чыгышы буенча Аксубай районының Иске Узи (Старое Узеево) авылыннан. Яр Чаллыга килеп шактый яшәгәч тә, ул 2007 елда улы белән Чабаксарга китеп карый. Ләкин эчкече хатын анда да тиз туйдыра, күрәсең. Ярты елдан янә әйләнеп кайта. Аннан соң, безгә мәгълүм булганча, Монашевога килеп урнашалар. Кызганычка, анда да хатынның хәмергә хирыслыгы ияреп килгән.

ИСЕНДӘ КАЛГАННАР

Әти-әнисе исән булса да, туган-тумача тәрбиясендә калган малай язмышы күп ягы белән балачагын хәтерләтә. Монда «Исемдә калганнар”дагы кебек: «Асрамага бала бирәм, кем ала?!» – дип кычкырып йөрүче юк үзе. Игелекле Сафандеев, Сулейманкиннарга рәхмәт! Ләкин уртаклыклар бар. Мәсәлән, Тукай әсәрен балачактан ук укып, гомер буена күңелгә уелып калган юлларны мин суд материалларында очраттым. «Исемдә калганнар”дан бер өзек китерик әле. «Мин (Г.Тукай – Н.В.) кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәктән көенчә тышка чыгам икән дә ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең: «Кадалмас әле, килмешәк!» – дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.»

Хәзер хөкем карарындагы берничә җөмләгә мөрәҗәгать итеп, кыскача тәрҗемә кылыйк. «… 2008 елның октябрь аенда Молодцова … улын яланаяк һәм эчке киемсез, юка футболка һәм трико кигән килеш урамга куып чыгарып, сәгать ярым өйгә кертмәгән». 2009 елның 8 февралендә төнге сәгать 11дә малайны яланбаш һәм яланаяк урамга чыгарып, өйгә кертмичә торган. Искитмәле тетрәндергеч охшашлык бит! Аерма бары тик шунда: беренче очракта сүз чит карчык, икенчесендә баланың үз әнисе турында бара.

Болар суд барышында расланган җанөшеткеч фактларның кайберләре генә әле. Шуңа күрә Җинаять кодексының ике маддәсе буенча хөкемгә тартылган Молодцованы яклап, теләктәшлек күрсәтеп, бер генә сүз әйтүче дә булмас. Мондый кешене кем яклар икән?! Артемның исендә калганнардан тагын бер мисал китерик. Узган көз ул әнисе янына фермага килә һәм анда 12 яшьлек балакайның дуңгызларга дигән комбиазыкны яшертен генә ашавын күрәләр! Судта: “Ашыйсым килгәнгә түзеп булмады”, – дип ул судья, прокурор кебек кырыс ияләрен дә еларга мәҗбүр итә. Моңа өстәп, бичара малайның зәмһәрир салкын көннәрдә ике-өч чакрым ераклыктагы мәктәпкә бияләйсез, оекбашсыз йөрүен дә әйтеп үтәргә кирәк.

АНА КҮҢЕЛЕ БАЛАДА

Судта Артемның законлы вәкиле булып инде опекунлык рәсмиләштереп өлгергән Г.П.Сулейманкина чыгыш ясый. Кызык һәм кызганыч хәл: опекун сеңлесенең баласын үз анасыннан, димәк ки, шул ук бертуганыннан яклый. Ул һәм башка туганнар ярты ел Монашевода торган арада Любовь (әнисе) нормаль баланы авыруга сабыштырган дип саныйлар. Моңа кадәр күзәтелмәгән еш-еш күз йому, муен, бер як иңбашы тартылу барлыкка килүне нерв авыруы нәтиҗәсе диләр.

Әлеге фаразны нигезсез дип булмый. Малайның сугып-кагып «тәрбияләнүе» көн кебек ачык. Әни кеше болай да тәмәке төтене тулган шау-шулы өйдә акыручы музыканы акрынайткан өчен генә дә малайны ярсып кыйнап ташлый, җилтерәтеп урамга чыгарып җибәрергә күп сорамый. Исерек шешәдәшләренең берсе аңа тәлинкә белән җибәреп, иренен дә җәрәхәтли хәтта. Дәрес хәзерләү түгел, юньләп йокы да эләкмәгән Артем, мәктәпкә килгәч, барысын да яшереп, ялган оештыра. Нинди баланың әнисен начар итеп күрсәтәсе килсен, ди?!

Ләкин ана күңеле балада түгел, далада шул. Аны бар тапканын хәмергә тотып, типтереп яшәү рәвеше канәгатьләндерә булса кирәк. Судта РФ Җинаять кодексының ата-аналарның балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәве һәм аларга карата рәхимсезлек күрсәтүе турындагы 156нчы һәм 117нче маддәләре буенча белдерелгән гаепне танымавы да шул хакта сөйли. Димәк, ул Артем нормаль шартларда яши, тәрбияләнә дип исәпли. Чыннан да, Сулейманкиналар гаиләсендә ул хәзер ач-ялангач түгел. Ләкин судта аның 2008 елның сентябреннән быелгы февральгә кадәр булган тормышы каралды бит. Суд Молодцованың улын кыйнау фактларын кире кагуын да исәпкә алмады. Чөнки Артем сөйләгәннәр генә түгел, туган-тумача, укытучы, авыл фельдшеры, хезмәткәрләре, хәтта хатын белән бергә яшәгән В.Актанов күрсәтмәләре дә киресен раслый.

Шуңа күрә дә суд 1974 елда туган Л.П.Молодцованы Җинаять кодексының ике маддәсе буенча да гаепле дип таба һәм 3 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм итәргә карар бирә. Әмма хөкем ителүчегә төзәлү өчен соңгы мөмкинлекне калдырып, өч ел сынау срогы белән хөкемне шартлы итеп билгели.

Суд ышаныч күрсәтсә дә, туган-тумача аннан өметне өзгән инде. Чөнки, иң беренче чиратта, Любаның эчүен ташлый алуына ышанмыйлар. Шуңа күрә, аны бөтенләй ана хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр. Милициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә район прокуратурасында бу фикер теләктәшлек таба.

Әгәр бу мәсьәлә суд каравына куелса, әлбәттә, Артемның фикерен сораячаклар һәм үткәннәрне яңадан кузгатырга туры киләчәк. Монашевода яшәгәндә булган хәлләрне сөйләп, тагын судьяларны елатмаса ярый инде. Алар да елый икән бит…

Наил ВАХИТОВ.

Менделеевск районы.

Комментарии