Хөкемдарга хөкем

Милиция хезмәткәрләре Казан эшмәкәре Рафаил Низамовның өенә килә һәм ниндидер җинаять эшләүдә шикләнүләре турында хәбәр итеп хәйран калдыралар да, милиция бүлегенә барырга туры киләчәген әйтәләр. «Власть вәкилләре»нә буйсынмыйча булмый. Р.Низамов хатынына, әлеге аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертеп, тиз арада әйләнеп кайтырга вәгъдә итеп китә. Ләкин шул китүдән кире кайтмый.

Төне буе шалтыратып та, җавап алмагач, ханым милициягә мөрәҗәгать итә. Совет районы эчке эшләр идарәсенә чакыртылган, тоткарланган кешеләр арасында андый кешенең булмавын әйтәләр. Районның башка милиция бүлекләрендә дә бу фамилия теркәлмәгән. Шулай да, мөрәҗәгать итүче сурәтләгәнгә охшаган кешене милициянең терәк пунктларының берсенә алып килүләре ачыклана. Ул кичтә анда эшләгән участок инспекторлары тоткарланган кешене китергән хезмәткәрләрне әйтәләр. Бары тик шунда гына әлеге формалы ике кешенең инде күптән милициядә хезмәт итмәве ачыклана.

Кеше тиктомалга гына форма киеп йөрми. Димәк, аның ниндидер хилаф уе булган. Шулай да, нинди дә булса авыр җинаять кылынгандыр дип уйламыйлар. Юкса, элеккеге милиционерлар үзләрен таныган участковыйларга күренеп йөрмәсләр иде. Ләкин ошбу фикер кыска гомерле булып чыга. Әүвәлге милиционерларны тотып алып кайткач ук, коточкыч җинаять эшләнүе ачыклана. Әйтүләренә караганда, алар эшмәкәрне терәк пункттагы аерым бүлмәдә башына полиэтилен капчык кидереп үтергәннәр. Мәетне машина багажнигына салып, юридик документларда «оештыручы» дип йөртелүче кеше коттеджы янына киләләр. Анысы, «заказ бирүче», димәк, акча түләүчегә хисап бирү өчен мәетне видеокамерага төшерергә һәм җинаять эзләрен юк итәргә куша. Эшмәкәрне шул тирәдәге зиратка күмәргә дигән карарга киләләр.

Бу кадәресе, кызганычка каршы, безнең көннәрдә булгалап торучы заказлы үтерүләрдән әллә ни аерылмый. Ләкин аның үзгәлеге бар. Эш шунда ки, әле яңа телгә алынган оештыручы шул район судында федераль булып торучы Ислам Галиуллин, хокук тәртибе, кешеләр саулыгы, гомере сагында торырга тиешле халык хезмәтчесе икән.

Ә заказ бирүчегә килсәк, ул мәрхүм эшмәкәрнең бизнес буенча компаньоны Фәрхәт Гыймадиев була.

Ике эшмәкәр табышны, дөресрәге, офис буларак арендага бирелеп керем китерә торган уртак бинаны бүлә алмыйлар. Бәхәс хәтта судта да хәл ителми. Шуннан соң Гыймадиев партнерны юк итәргә була. Үзенең ошбу ниятен хөкемдар дустына җиткерә. Башкаручыларга 400мең сум түләячәген әйтә. Оештыручыга күпме вәгъдә ителгән – монысы билгесез.

Әлеге сөйләшү 2008 елның августында була. Тиздән федераль судья киллерлыкка кандидатлар таба. Милициядә участок инспекторы булып эшләп чыккан Наил Габбасов һәм шулай ук эчке эшләр органнарын ташлап чыккан Рөстәм Хәкимовны чакыра. Алар әйтелгән сумманың яртысын аванс рәвешендә алдан ук ала һәм эшкә дә керешәләр. 44 яшьлек эшмәкәрнең паспорт күчермәсе, адресы, машина номеры бирелгәч, корбаннары артыннан күзәтү оештырыла. Киллерлар яхшылап хәтердә калдырсын өчен, заказчы Низамовның үзен дә күрсәтә. Кыскасы, хәзерлек эшләре нигезле алып барыла.

Ниһаять, 2008 елның 3 октябрендә планны тормышка ашырырга булалар. Үтерү урыны итеп милиция пунктын сайлаулары гына аңлашылып бетми. Дөрес, андагы таныш участковыйлар аларның элеккеге милиционерлар икәнен белмәгән, җинаять тә алар өчәү генә калгач эшләнгәндер. Әмма мәетне алып чыгып машинага саласы да бар бит әле.

Киллерлар мәет күмелгән урынны да күрсәтә. Хәкимов тикшерү органнары белән килешү төзеп, башкалардан аерым ителә һәм 2009 елның 28 декабрендә 9 елга каты режимлы колониягә озатыла. Ә менә калганнарының эшен тикшерү бик озакка сузыла. Заказчы үзе киллерлар тотылганнан соң 2 ай үткәч, тиешле дәлилләр туплангач, тотыла һәм сак астына ябыла. Ә менә оештыручы ролен башкарган федераль судья 2011 елның 24 февралендә присяжныйлар гаепләү вердикты чыгаргач кына суд залында кулга алынды.

Сәбәпне әлеге һөнәр ияләрен һәрьяклап яклаучы «судьялар статусы турында»гы законнан күрергә кирәк. Хәтта кире качып булмаслык дәлилләр «кычкырып» торса да, хөкемдарны җинаять җаваплылыгына тарту гаять катлаулы мәсьәлә. Иң башта Татарстан судьяларының квалификация коллегиясе, аннан судья кагылгысызлыгы хокукын алырга тиеш. Монысы бер елга якын вакыт сорый. Ләкин федераль судья, коллегия карары белән килешмичә, Татарстан Югары Судына шикаять бирә. Аннан соң Русия Югары Судына барып җитә. Ләкин аның шикаяте канәгатьләндерелми. Болар барысы да вакыт сорый. Тикшерүчеләр, судья йортында тентү үткәрү бары тик ел ярым үткәч кенә мөмкин булды, диләр. Менә шундый законнар бездә! 2008 елдагы җинаять өчен инде, ниһаять, читләштерелгән судьяны гаепләүче буларак җавапка тарту турындагы карарны 2010 елның мартында Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үзе раслый. Күргәнебезчә, бездә хөкемдарларның кеше үтерүчеләре дә бик кадерле.

Ләкин, ничек кенә авыр булмасын, тикшерүчеләр эшне ерып чыгып Татарстан Югары Судына алып барып җиткерәләр. Присяжныйлар да тикшерү органнары нәтиҗәсе белән килешеп, хөкем ителүчеләрнең өчесен дә гаепле дип тапты. Шулай да, кеше үтерүне оештыручы дип танылган элекке хөкемдар Ислам Галиуллин башкалардан кимрәк – 10еллык каты режимлы колония алды. Башкаручы Габбасовка – 13, заказчы Гыймадиевка 11 еллык срок бирелде.

Хөкемдарга да хөкем чыгарылуны дәүләт органнарындагы җинаятьчелек – коррупциянең соңгы чиккә җитүен күрсәтүче мисал дип карарга кирәк.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии