Гаеплеләр артырга мөмкин

Гаеплеләр артырга мөмкин

Массакүләм матбугат чараларында бирелгән мәгълүмат буенча, мартта Татарстан Эчке эшләр министрлыгында уздырылган бер эшлекле киңәшмәдә 2006 һәм 2008 елларда хөкемгә тартылган экстремистлар турында сүз барган. Чаллыда ителгән (2006 елда) 5 кеше Универсиада алдыннан иреккә чыгачак. 2008 елда ителгән 17 кешенең (азнакайлылар) 2сенең (алар 3,5 елга ителгән булган) 2012 елда срогы тула, калган 15енең сроклары – Универсиададан соң. Аларны Ислам җәмгыяте булдыруда гаепләп, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, кешеләр күп җыелган җирләрдә шартлатулар оештырырга җыенганга, тагын төрле объектларны шартлатырга теләүдә гаепләп, туганнарын, ата-аналарын зар елатып иттеләр. Алар бит барысы да – татарлар. Казаныбызның 1000 еллыгын бәйрәм итү милләтем өчен зур горурлык иде. Нинди татар мөселманнары (алар барысы да мәчеткә йөрүчеләр) шундый гөнаһ кылырга җыенганнар икән? Шул ук очрашуда, алар Хаттаб һәм Басаев белән дә элемтәдә торганнардыр, дигән шик тә белдергәннәр. Эшлекле киңәшмәдә эчке эшләр министры урынбасары Ренат Тимерҗанов белдерүенчә, ителгәннәр үз карашын үзгәртмәгән. Димәк, аларга тагын куркыныч яный. Бу аларга карата кылынган гаделсезлек нәтиҗәсе түгел микән? Гаделсезлек ризасызлык тудыра. «Хотели» дип кенә кешене ышандыруы җиңел түгел шул.

Шул ук киңәшмәдә ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Владимир Иванов болай дип сөйли: «Своих убеждений они не поменяли. Что еще хуже, они там находят себе сторонников, ведут активную пропагандисткую работу». Димәк, Ислам җәмгыятен төзергә теләүчеләрнең саны артырга мөмкин.

Шундыйрак хәл минем белән балачакта булган иде. Капка төбендә эскәмиядә аякларны селкетеп утырам. Бер яшүсмер, узып барышлый: «Әй, кызый, мин сине кыйныйм бит», – ди. Мин өйгә йөгереп кереп: «Бер малай кыйный язды», – дип бик озак еладым. Ә ул малай сүзен әйтте дә, беркемгә дә зыян салмыйча, урамнан баруын дәвам итте.

«Радикаль исламистлар» дип дөньяны дер селкетәләр, ә менә сәбәбен ачыкламыйлар.

Татарстан Ислам республикасы булгач, анда да радикаллар булырга тиештер бит инде. Эзлиләр, табалар. Аның өчен «хотели» дигән гаепне элеп куеп була. Ә менә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә үз эшләрен күрсәтергә кирәк бит. Алар яхшы эшләгәч, бездә шартлатулар юк. Кукмара районында газүткәргеч шартлатуны исәпкә алмасак.

Төньяк Кавказдагы чуалышларның Татарстанда булмау сәбәбе аларның сизгер, уяу, сак булуындадыр, бәлки?! Андагы чуалышларның сәбәбе аларга көн кебек ачык бит: Чечняны 1994 елда бомбага тоту, 1999 елда тагын гаскәр кертү, халыкны кырулары, әллә ничә йөз мең чечен халкы үтерелүе, Дагыстанда артиллерия ярдәмендә Карамахи, Чабынмахи авылларын җир белән тигезләүләре, 2005 елның 14 октябрендә Нальчиктагы фаҗиганең сәбәбе, анда соңгы елларда мөселманнарга карата мөнәсәбәт үзгәрү (6 мәчет ябыла, террорчылыкта гаепләп, мөселманнарны кыйнап, атып үтерелүләре).

Соңгы елларда террорчыларны, экстремистларны мөселман яшәгән җирләрдән эзләү «модага» керде. Әнә берничә ел элек Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылында да (анда 11 мең кеше яши) «ваһһабчылар»ны эзләргә керешкәннәр иде, тапмадылар. Ул авылның яшәү рәвешен үрнәк (эчүчеләр, наркоманнар юк, Ислам кануннарына нигезләнеп яшиләр, картлар йортына беркемне дә урнаштырмыйлар һ.б.), Русия күләмендә өлге итеп күрсәтергә иде бит, югыйсә.

Русия империясе җирләрендә нинди генә җинаятьләр кылынмый: улы – атасын, оныгы әбисен көчләү, кеше үтерү, урлау. Санап бетергесез. Аларны да, хәтта куркыныч рецидивистларны да срогыннан алда чыгару очраклары аз түгел. Безнең ир-егетләребезгә исә срокны өстәргә әзер торалар. 2013 елда узачак Универсиада вакытында аларның тоткынлыкта калуы «отышлырак» булыр иде. Беренче чиратта – үзләре өчен, чөнки аларның «теләкләре» булырга мөмкин бит. Анысыннан инде аларны Алла сакласын.

Гадел хөкем карары чыгарыла торган илдә яшәмибез шул. Әнә Чикатило кылган явызлыклар өчен ничәмә-ничә кеше бер гаепсезгә үлем җәзасына хөкем ителде.

Өлкәннәр кылган явызлык, гаделсезлек өчен аларның балалары газап чигәчәк, диләр. Хөкем карары чыгаручылар, гаепсезләрне итеп күрсәтүчеләр шуны онытмасын иде: дөньяда бер генә мәртәбә яшибез.

Бер фикерем бар. Бәлки, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен, министр белән бергә, Төньяк Кавказда урнашкан республикага эшкә күчерергәдер?! Алар бит радикаль исламистлар белән эшли беләләр, әнә нинди яхшы эш алып баралар. Нурлат районында күрсәткән зур «батырлыклары» да шуны дәлилли.

Гөлфәния ҖӘЛӘЛОВА.

Комментарии