«Үзе бага белмәгән кеше көнләшә…»

Багу, күрәзә ише әйберләргә сәерсенеп карасам да, бу сүзләр һәрвакыт үзенә җәлеп итә. Бу юлы больницада чират көткәндә, өлкән яшьтәге ике апаның «багу» турында сөйләшүен ишетеп, бераз якынрак килеп утырдым.

– Аптыраганнан барган инде, балакаем…

– Файдасы тигән кебек булмадымы соң?

– Кая тисен инде. Ире башка кешеләр белән чуала башлаганын күптән сизенде. Соңгы арада өйгә кайтулар да сирәгәйгәч, күрәзәче бердәнбер булышучы булып күренгәндер инде. Беренче көнне барысын да дөрес итеп сөйләгән кебек тоелды, ди. Гаиләсе, эше, ире белән булган кыенлыклар турында әйткән. Ә сәбәбе бер: имештер, бозым ирендә түгел, ә күршемнең үзендә икән. Аны салдырырга ун көн вакыт кирәк, ә бер сеанс 1000 сум икән. Син аның бәя куюларын да әйт әле.

Бу апаның күршесе шулай итеп, үзендә булган бозымнарын алдырырга дип, көн дә күрәзәчегә йөри башлаган.

– Дәвалау ярты сәгать чамасы дәвам итә икән. Ул болайрак: гап-гади бер өй. Стеналарына суган, сарымсак, ниндидер үлән ише әйберләр эленгән. «Кереп утыру белән, багучы апа кечкенә чынаяктагы «тылсымлы» суны өч йотым эчәргә куша, аннары, кулларын өскә күтәреп, үзалдына нидер сөйләнә дә, төкеренә-төкеренә өч-дүрт тапкыр әйләнеп чыккач, 1000 сумны яхшылап кына кесәсенә тыга да, иртәгә дә кил, дип кайтарып җибәрә. Чистара башладың, берүк, иртәгә дә кил, алайса файдасы булмый аның, дип кат-кат әйтә әле үзе», – дип сөйли күршем. Әле ун көн үткәннән соң да: «Бигрәк авыр очрак, иртәгә дә килергә кирәк була», – дип, бер ай чамасы йөрткән. Су эчертеп, төкеренеп кенә калмаган, ә үзеннән үк зур-зур ташлы муенсалар, алкалар алырга мәҗбүр иткән. Имештер, алар – бозымнан саклауның иң кулай ысулы.

– Файдасы тимәдемени? – дип тагын сорап куйды икенчесе.

– Юк инде, һаман да шулай. Мәчеткә барып, догалар укып, хәзрәт белән сөйләшеп кайт дип әйтсәм дә бармый, янәсе, багучы кушмаган. «Әле синдә булган бозым бөтенләе белән үк китеп бетмәде, тирә-ягыңда сине күзәтеп йөри, сак бул. Мәчеткә кергәнне, дога, намаз укыганны яратмый алар», – дигән.

Хәзер багучылары да, ышанучылары да адым саен. Ә бит күпләр багучыларны гап-гади психологлар, дип әйтә. Чарасызлыктан интегеп килгән кешенең проблемасы йөзенә бәреп чыга, бер сүздән, күз карашыннан аңлашыла.

Мин үзем өчен бер тәҗрибә үткәреп карарга булдым. «ВКонтакте» социаль челтәрендә бер ел чамасы элек «Татьяна. Гадание, Таро, Приворот» исемле бер ханым дусларга кушылган иде. Үзе турында белешмәгә «20 ел кан һәм тир түгеп багучылык белән шөгыльләнәм, хәләл хезмәт» дип язган. Башкалардан килгән мактау сүзләрен дә язып куйган. Менә шул ханым белән башта хат языштык, аннары телефон номерын бирде. Телефоннан шалтыратып: «Проблемаларым бар», – дидем. Сөйләшкән арада уйлап чыгара-чыгара, үземнең «проблемаларымны» аңлаттым. «Әйе, тавышыңнан сизәм, ниндидер борчуың бар. Телефоннан сөйләшеп кенә хәл итеп булмый. Бер атнадан кил», – дип, адресларын калдырды бу миңа.

Стеналарына сарымсак, фәлән-ишеләр эленмәгән гади генә матур фатир. Килеп керү белән, кыенлыкларымның йөземә чыгуы, тиз арада «сихер суы» сатып алып, кирәкле кешегә эчертергә кирәк икәнен әйтте.

– Күптән шөгыльләнәсезме? – дим.

– 20 ел. Бу шөгыль түгел, буыннан-буынга күчеп килә торган, Аллаһыдан бүләк.

– Аллаһыдан бүләк дисез, ә багу белән шөгыльләнүнең зур гөнаһ икәнен беләсезме соң?

– Гөнаһ түгел, үзе бага белмәгән кешенең көнләшеп әйтә торган сүзе ул.

Үзе әйтүе буенча, көненә өч-дүрт кеше килә икән. Борчу белән килгәннәрен дә алдан күрә, янәсе. «Сихер суы»н алты төрле үлән кушып, 13 төрле сихер сүзләре әйтеп ясый. Үлән исемнәрен әбисе үләр алдыннан әйтеп калдырган, үзе әйтүенчә, аларның исемнәрен Татарстанда белүче башка кеше юк. «Акча өчен эшләмим, иң мөһиме – кешегә файдам тисен», – ди. Акча өчен эшләмим, дисә дә, миңа биргән савыт төбендәге «сихер суы» өчен, күз дә йоммый, 700 сум акча сорады. Әле бу гына җитми икән, бер атна эчендә тагын шундый ике савыт аласы була. Алдым инде, нигә килгәнемне сиздереп булмый бит…

Эльвира ГАЙНЕТДИНОВА,

КФУ студенты

Комментарии