Төнге клубта хәвефле иртә

Төнге клубта хәвефле иртә

Күңел ачу оешмалары дип аталучы төнге клубларның, башлыча, исерекләр, наркоманнар җыела торган урыннар икәне сер түгел. Хәмер булгач, хәвеф-хәтәре ерак йөрмәве дә мәгълүм. Чаллыдагы «Гелекси» күңел ачу комплексында булган аяныч очрак ачык раслый моны.

Эчәм дигән кешене чакырып торучы төнге мәйханәләр биниһая күп әлеге шәһәрдә. Аларда көндез, кич эчеп туймаган салмыш кешеләр сыйлана. Һәрхәлдә, бәян ителәчәк вакыйгада катнашкан кешеләрнең барысы да «Гелекси» га «өлгергән» хәлдә килә. Шушы шәһәрдә яшәүче чечен егете Тамерлан Котиев, мәсәлән, дуслары Сергей Олейник һәм Алексей Сагадеев белән алдан «Вавилон» кафесында утыра. Соңрак, кич күңеллерәк узсын өчен, ул көнне «Опера», «Барбарис» клубларында кәеф-сафа корып өлгергән ике хатын-кызны да чакырып китерәләр. Төнге сәгать 2ләр тирәсендә бәйрәм итүне «Гелекси»да дәвам итәргә булалар.

30 яшьлек Рафаил Хәлиуллин ул кичтә сөйгәне белән үзенең фатирында эчеп утыра. Исерә төшкәч, үзара низаг чыгып, гүзәле үпкәләп кайтып китә. Соңрак Рафаил, килешергә теләп, аның өенә дә барып карый, әмма ишек ачучы булмый. Эчәргә җай чыгып куя тагын, Альберт Абдуллаев дигән танышын очрата да аның белән бер төркем ирләр аяк терәп эчеп утырган фатирга барып керә. Иртәнге 3ләр тирәсендә урыс, татар, үзбәк, әзәрбайҗан кешеләреннән торган күп милләтле әлеге төркем дә әлеге клубка юнәлә. Аларны Котиев компаниясе белән очраштырырга да, ялкын кабызу өчен очкын чыгарасы гына кала.

Низаг чыгу өчен башлангычны сакал тудыра.

Хикмәт шунда, мөселманча сакал йөртүче Кавказ егете Тамерлан С.Лунев дигән урыс кешесенең дә сакаллы булуына ризасызлык белдерә. Үзара кимсетүле сүзләр белән кычкырышып, якалашып китү өчен шул җитә кала. Ләкин арага Луневның дусты кергәч, эш сугышуга кадәр барып җитми әле. Әмма Сергей бу хакта клубка кереп җитә алмыйча урамда болганып торучы Рафаил Хәлиуллин һәм аның янындагыларга җиткерә. Арадан берәү, шулай ук сакал иясе булган үзбәк егете Альберт Абдуллаев, кечкенә чандыр гәүдәле булса да, Котиев белән «разборка»га китә.

Сакаллылар ишек төбендә үк очрашып, сугыша башлыйлар. Котиевка ярдәмгә залдан Сагадеев, Олейник һәм Садыйков дигән тагын бер таныш кеше килә. Сакчылар эшне зурга җибәрмәсәләр дә, тегеләр үзбәк малаеның авыз-борынын канатып өлгерә. Ул бар артындагы сатучы кыз янына кереп кача һәм дусларына шалтырата.

Алары килеп җиткәндә, клуб сакчылары бит-йөзе канга буялып беткән Альберт Абдуллаевны, кулларын артка каерып, залдан алып чыгып килгән чак була. Эш аны азат итүдән башлана. Аннары Тамерлан Котиевны урамга өстери башлыйлар һәм аякларыннан сөйрәп чыгаралар. Тамерлан яклылар да пәйда була. Кыскасы, 16нчы гыйнвар видеокүзәтү җайланмасы күрсәткәнчә, иртәнге сәгать биштә Чаллының Тынычлык проспектындагы клуб каршында унлап кеше катнашындагы сугыш башлана. Бәрелеш нибарысы ике минут дәвам итә. Өстенлек үзләрендә булса да, Рафаил Хәлиуллин кесәсеннән пәке чыгара. Шул мәлдә С.Лунев бер-бер артлы Тамерлан Котиев белән Алексей Сагадеевны сугып аяктан ега. Пычаклы бәндә карда яткан Алексейның баш тирәсенә чәнчеп ала, тиздән Котиевның эченә кадый. Күп тә үтми Садыйков карга егыла, бераздан торып, сул янтыгын тоткан килеш клубка кереп китә.

Хәлиуллин карда хәрәкәтсез яткан Сагадеев янына килеп, яңакларына суккалап карый да юкка чыга. Яралыларны клубка алып кереп салалар. «Ашыгыч ярдәм» Алексейны коткарып кала алмый. Тамерлан Котиев белән Садыйковка больницада операция ясыйлар. Котиев хокук саклау органнары вәкилләренә, беркемгә дә дәгъвам юк, аларга җәзаны үзем бирәчәкмен, ди.

Полициягә пычак уйнатучыны ачыклап тоткарлау һәм әлеге бәрелештә катнашкан ир-егетләрне җыеп алу өчен күп тырышлык куярга туры килми. РФ Тикшерү комитетының Чаллы бүлегеннән өлкән тикшерүче Артур Ситдыйков Рафаил Хәлиуллинга карата аңлы рәвештә кеше үтерү һәм ике кешене үтерү омтылышы ясау очраклары буенча эш кузгата. Явыз бәндә икенче көнне үк гаепне танып килү дигән документ имзалый. Чаллы шәһәр суды куркыныч бәндәне сак астына ала. Алабугада кеше сәламәтлегенә зыян китереп талаган өчен җиде ел утырып чыккан 1985нче елгы Р.Хәлиуллинны 17 еллык кырыс режимлы колониягә озатырга дигән хөкем чыгарыла.

Наил ВАХИТОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии