- 17.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Гаҗәп хәлләр диимме, очраклылыкмы, еш очрый миңа. Бу язманың исемен язып куйдым да, кәгаземнең әз калганын күреп, соңыннан бүленмәс өчен, тагын өстәп куярга булдым. Кулдан яза торган күп кенә журналистлар кебек, язылган кәгазь өемен чиста ягы белән өскә каратып шкаф шүрлегенә җыеп бара торган гадәтем бар. Өстәлгә алып, эш өчен тәртипкә салып куйыйм дисәм, 2 ягы да язулы бит килеп чыкты. «15.09. сәг.10 Кашаповка соңгы суд. Йә каршылыйбыз, йә озатабыз. Каб.19». 2015нче елгы судка чакырып язган смс булып чыкты.
Бу язмам да Рафис Кашаповны административ җаваплылыкка тарту буенча суд утырышы турында. Кайчан гына бу татар улын, 2015нче елның эссе җәе буена суд утырышларында талкып, 3 елга салкын Коми колонияләренә озатканнар иде. Кайтып, гаиләсендә 1 генә ай яшәп калды. «Безнең гәҗит»нең 6нчы санында (7 февраль, 2018 ел) «Русиягә кайтмыйм» башы астында Рафис белән әңгәмә урнаштырылды.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре идарәсе Кашаповка административ күзәтү билгеләү дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать иткән иде. Суд утырышы 7нче февральгә, 9 тулып унбиш минутка билгеләнде. Дәгъвачының вәкиле Э.Н.Галимуллина, административ дәгъвада «Кызыксынучы зат» (заинтересованное лицо) дип күрсәтелгән шәһәр прокуратурасыннан А.А.Курочкин, яклаучы П.В.Терентьев. Рафисның язмышына битараф булмаган, ә кайберәүләре иреккә чыккан Рафисны беренче мәртәбә күреп сәламләшергә килгән милләттәшләребезнең бер өлешенә суд залына керү мөмкин булды.
Ләкин Р. Р. Кашапов үзе юк иде. Прокурор ярдәмчесенең: «Административ җавап бирүче Кашапов үзе килмәгәч, эшне карауның мәгънәсе юк. Матбугат чаралары аны Русиядән читтә дип хәбәр итә», – дигән фикере белән судья Д.Н.Куляпин да килеште.
БЫЛТЫРГЫ «А»
Класста утырып калган баланың 1нче сентябрьдә яңабаштан, инде башка укытучының «А» хәрефе белән таныштыра башлавын күргәч:
– Аппаа, былтырга «А» бит бу, – дип кычкырып җибәрүе турында күпләр беләдер. «Безнең гәҗит»нең укучылары арасында да бу язманы укыгач:
– 2017нче елгы «А» бит бу, – диючеләр булуы бик мөмкин.
Әйе, милләттәшебез Коми Республикасының 19нчы төзәтү колониясендә җәза срогы үткәндә колония җитәкчелеге Ухта шәһәре судына Рафис Кашаповка иреккә чыкканыннан соң 3 елга административ күзәтү билгеләп, административ чикләүләр билгеләү турында дәгъва белән чыккан иде. Ухта шәһәр суды 2017нче елның 11нче июль карары белән ФКУ ИК-19ның дәгъвасын тулысынча канәгатьләндергән. Сүз уңаеннан әйтеп китик, колония җитәкчелеге белән Чаллы Эчке эшләр идарәсенең административ дәгъвалары тәңгәл килә диярлек. Чаллы хокук саклаучылары 2 җирдә административ чикләүләрне арттырып җибәргән: колониядәгеләр яшәү урыны буенча полиция бүлегенә айга 2 мәртәбә килеп теркәлеп китүне билгеләргә сораса, Чаллыда – 4 тапкыр; колония төнге унбер белән иртәнге алты аралыгында яшәү урынында булуны мәҗбүри итәргә дип сораса, Яр Чаллы кичке уннан иртәнге алты арасында дип сораган. Ике дәгъвада да Рафисны халык күп җыелган чараларга (митинг, демонстрация, Сабан туе, гает бәйрәмнәре була инде) баруны, аларда катнашуны һәм эчке эшләр органнары рөхсәтеннән башка шәһәрдән читкә китүләрне тыярга дип күрсәтелгән. Чаллы полициясе административ дәгъвасында өстәмә дә бар: Рафис спиртлы эчемлекләр ваклап сатыла торган кибет-кафеларга керергә тиеш түгел.
Рафис Кашапов, үз хокукларыннан файдаланып, Коми Республикасы Югары Судына апелляция жалобасы биргән иде. Жалоба белән танышкач ФКУ ИК-19 администрациясе, күрәсең, «каты агач»ка бәйләнергә җөрьәт иткәнен аңлый һәм тиз арада үзенең административ дәгъвасыннан язмача баш тарта. Коми Республикасы Югары Судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе былтыр 5нче октябрьдә үзенең аппеляция билгеләмәсендә Ухта шәһәр судының 11нче июль карарын гамәлдән чыгара.
«Мемориал»ның Коми кеше хокуклары яклау комиссиясе әгъзасы Мезак Эрнест Александровичтан 2017нче елның 2нче октябрендә Коми Республикасы Прокуратурасына Рафис Кашаповка административ күзәтү билгеләүнең законлымы-юкмы икәнен сорап мөрәҗәгать килә. Прокуратурадан Э.А.Мезакка килгән җаваптан өземтәне (Р.Кашапов рөхсәте буенча) рус телендә бирүемне «Безнең гәҗит» укучылары да, баш мөхәррир дә аңлар һәм кабул итәр дип өметләнәм.
«Из материалов административного дела следует, что приговором Набережночелнинского городского суда Республики Татарстан от 15.09.2015 Кашапов Р.Р. осужден за совершение преступлений, предусмотренных ч.1 ст.282 и ч.2 ст.280.1 УК РФ, к 3 годам лишения свободы с отбыванием наказания в исправительной колонии общего режима.
При этом в качестве основания для установления административного надзора суд первой инстанции (Ухта – Н.В.) сослался на п.3 ч.2 ст.3 Закона №64-ФЗ, так как Кашапов Р.Р. осужден и отбывает наказание за совершение преступлений, предусмотренных ч.1 ст.282 и ч.2 ст.280.1 УК РФ, и признавался злостным нарушителем установленного порядка отбывания наказания.
Однако, из буквального толкования данной нормы Закона №64-ФЗ следует, что административный надзор устанавливается в отношении указанной категории граждан в случае наличия у лица непогашенной либо неснятой судимости за совершение только тяжкого или особо тяжкого преступления, предусмотренного соответствующими статьями УК РФ.
Преступления, совершенные Кашаповым Р.Р., относятся к категории средней тяжести в связи с чем законных оснований для удовлетворения судом требований ФКУ ИК-19 УФСИН России по Республике Коми об установлении административного надзора в отношении осужденного Кашапова Р.Р. не имелось. При этом преступление, предусмотренное ч.2 ст.280.1 УК РФ не входит в перечень преступлений, предусмотренных п.3 ч.2 ст.3 Закона №64-ФЗ.
При этом участвовавшим в деле прокурором (Голи К.А. – Н.В.иск.) в суде первой инстанции дано не основанное на законе заключение по административному делу об удовлетворении исковых требований истца и не принято мер по обжалованию спорного судебного решения при наличии к тому оснований.
Апелляционным определением Судебной коллегии по административным делам Верховного суда Республики Коми от 05.10.2017 решение Ухтинского городского суда отменено, производство по делу прекращено в связи с отказом ФКУ ИК-19 УФСИН России по Республике Коми от административного искового заявления.
Учитывая изложенное, Ухтинскому прокурору по надзору за соблюдением законов в исправительных учреждениях Голе К.А. снижен размер премии, выплачиваемый за 3 квартал 2017 года, а также указано на ненадлежащее участие при рассмотрении административного дела и предложено принять меры к недопущению подобных фактов впредь.
Начальник отдела по обеспечению участия прокуроров в гражданском и арбитражном процессе
старший советник юстиции Е.М.Синьчугов»
Чаллы прокуроры ярдәмчесе А.А.Курочкинга бер мәрхәмәтле укучыбыз алып барып укытыр дигән өметтә калам. Якташыбызны кайгыртып әйтәм. Ухта прокуроры кебек премиясез калмасын.
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре

Комментарии