Исереккә сәлам бирмә

Ошбу әйтемне һәркем белә. Дөнья булгач, исәнләшергә генә түгел, аралашырга да, бер өстәл артында утырырга да туры килә шул. Мәҗлесләр хәмерле булса, кай-ара аларның ахыры гына хәерле тәмамланмый. 9 февральдә Югары суды моннан бер ел элек булган шундый коточкыч вакыйгаларның берсен карауны төгәлләп, хөкем чыгарды.

КЫЗЫЛЪЯРДАГЫ МӘХШӘР

2008 елны каршылау хөрмәтенә аяк терәп эчкән чаклар. 6 гыйнвар иртәсендә Яшел Үзән районының шушындый матур исемле авылында яшәүче ханым күршеләренә керә. Һәм өйдәге мәхшәрне күреп ава яза. Одинцов урамындагы йортта өч җансыз гәүдә турындагы шомлы хәбәрне ишетеп Кызылъярга сәгате-минуты белән оператив-эзләү төркеме һәм җирле хокук саклау органнары җитәкчеләре килеп җитә. Ашыгыч медицина ярдәме дә чакыртыла. Чөнки җансыз дигән хатыннарның берсенең сулыш алуы сизелә. Аның 45 яшендәге хуҗабикә Марина Рубцова икәне мәгълүм. Ләкин ул да атна-ун көн әҗәл белән тарткалашканнан соң, аңына килә алмыйча җан бирә.

46 яшендәге хуҗа Альберт Заһидуллин һәм күршедәге Васильево бистәсеннән аларга кунакка килгән 58 яшьлек Валентина Лукьянованың тәннәре күптән суынган була. Вәхшилекнең ничек һәм нинди шартларда эшләнүен чамаларга мөмкин. Өйдә кичтән булган бәйрәм мәҗлесен раслаучы дәлилләр дә җитәрлек, канга буялган җинаять кораллары да шунда була. Эксперт-криминалист хәвеф урынында балта, зур гына гайка ачкычы, пычак, ике кайчы җыеп ала.

Ләкин алардагы кул, бармак эзләре үтерүчеләрне тотуда ярдәм итәргә өлгерми, ә бәлки, соңрак, аларның гаебен исбатлаучы дәлил буларак кына кирәк була. Шикләнердәй шәхесләр барлана һәм җинаятьчеләрнең үкчәсенә тиз басалар. Чөнки баштан ук “авылдашлар” фаразы алга куела. Кызылъяр юл өстендә түгел, Атлашкино тимер юл станциясеннән дә 4-5 чакрым ераклыкта урнашкан. Димәк, “үткән-сүткән” ихтималы юк дәрәҗәсендә.

Заһидуллиннарның кеше кызыгырлык мөлкәте бар дип булмый. Шуңа талау максаты дияргә әллә ни нигез юк. Үтереш бергәләп аракы эчкәннән соң исерек баштан эшләнгән. Шушы фикер эзне Кызылъяр һәм күрше-тирә төбәкләрдән эзләргә этәрә. Һәм шикле бәндәләр арасына иң беренчеләрдән булып 19 яшьлек Альберт Сабиров эләгә.

Аны юып-юып та киемендә калган кан эзләре харап итә. “Утырып” кайткан егет биологик экспертиза аларның мәрхүмнәр каны белән тәңгәл килүен күрсәтәчәген аңлый. Шуңа күрә, аз булса да язмышын җиңеләйтү уе белән, күрсәтмәләр бирә башлый. Соңрак шундый ук кан таплары аның кәсептәшләрен “стенага терәргә” ярдәм итә. 10 гыйнварда Казаннан 22 яшьлек Алексей Потапов һәм Дмитрий Семинны тотып алып кайталар. Соңгысының да курткасында куе кызыл таплар табыла. Соңрак экспертиза әлеге кешеләрнең җинаять урынында булуын раслаучы белешмә бирә.

Үтерүчеләрнең дүртенчесен бер айга якын эзләргә туры килә. Яшел Үзән оперативниклары подвалларда төн кунып качып йөрүче 1986 елгы Алабуга кешесе Геннадий Симковны Казандагы хезмәттәшләре ярдәме белән эләктерә.

ЧАКЫРЫЛМАГАН КУНАКЛАР

Иш ишен таба бит ул. Әлеге явыз дүртлектәгеләр дә бер чыбыктан сөрелгән. А.Сабиров “Лаеш шулпасын” Пановка колониясендә чөмергән. Сынау срогы белән шартлы рәвештә иреккә чыгарылгач, Казандагы колхоз базарында төрле эшләр башкарып дөнья күргән. Д.Семин белән шунда танышкан.

5 гыйнварда Дмитрий, үзенә Түбән Камадагы “зона”да бергә утырган дуслары А.Потапов һәм Г.Симковны ияртеп, Кызылъярга килә. Аңлашыла ки, кышкы салкын көндә төрмәдәшләр өере юньле ният белән йөрми. Исәпләре җыелып аракы эчү була. Альберт Сабиров исә кунакларын сыйлау урыны итеп Одинцов урамындагы безгә мәгълүм йортны сайлый. Бер авыл кешеләре булгач, Заһидуллинны да, аның хатыны Маринаны да яхшы белә. Йорт хуҗасы үзе дә салырга ярата. Димәк, шешә тотып кергән кешеләрне куып чыгарырга тиеш түгел.

Шулай итеп, инде шактый гына кызмача егетләр, кибеттән берничә аракы алып, Заһидуллиннарга таба юл ала. Хуҗа үзе өйдә юк чак туры килә. Авылда килгән кешене борып җибәрү гадәте юк. Хуҗабикә дә, алдын-артын уйлап тормыйча, Альбертны һәм аның дустын түрдән уздыра.

Чакырылмаган кунаклар шунда ук үзләрен өйләрендәге кебек хис итә башлый. Исерекләргә ачык чырай күрсәтеп зур хата эшләвен Марина шул чакта төшенә башлагандыр. Чөнки тегеләрдән бер генә юньле сүз дә чыкмый дисәң дә, артык булмас. Ләкин алар куйган шешәләр янына бар булган сый-хөрмәтне чыгарып, тегеләр җаена ятмыйча да ярамый.

Мондый чакта хәмер елга булып акты, диләр. Аек вакытта да әллә ниткән явызлыклар кылырга торган сәрхушләргә аракы кергән саен болай да сай акыл чыга бара. Мондый бәндәләр әдәп дигәнне белми бит ул. Күңел болгаткыч сүзләр хуҗабикәгә генә түгел, аның өлкән яшьтәге иптәш хатынына карата да яңгырый.

Арадан берсе – Потапов дигәне аерата оятсызлана. Аның тәрҗемәи хәлен белсәң, моңа гаҗәпләнмисең дә. 2000 елда (15 яшендә) эчкече буларак наркологта исәпкә куелган. Бер елдан соң эчеп йөрүе турында мәгълүматлар булмау сәбәпле, исәптән төшерелгән. 1994 елдан “җиңелчә интеллектуаль тотрыксызлык белән баш миенә зарар килү” дигән диагноз белән табиб-психиатр күзәтүендә булган. Ләкин бу үз гамәлләрен контрольдә тота алмый торган зат дигән сүз түгел. Узган ел үткәрелгән психиатрик экспертиза нәтиҗәләре шулай күрсәтә.

2005 елда ул кеше талаган өчен 2 елга шартлы рәвештә хөкемгә тартыла. Ләкин сабак алырга уйламый. Шул сәбәпле сынау срогын уза алмыйча Түбән Кама колониясенә озатыла. Ләкин безнең гуманлы суд аны 10 айга иртәрәк иреккә чыгара.

Азат ителүенең 19нчы көнендә ул Кызылъярдагы мәхшәрдә катнаша.

Башкалар да аннан ким түгел. Шул ук А.Сабировны гына алыйк. Анысы да Пановка колониясенә Җинаять кодексының “талау” дигән маддәсе буенча барып эләгә, вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителә. Ләкин сынау срогы беткәнче үк урлап тотылып, яңадан хөкем ителә. Суд тагын шартлы срок белән чикләнә, димәк, җәзасыз калдыра дигән сүз.

Җәзасызлык белән йөгәнсезлек бер-бер артлы йөри. Мәкер ияләрен башларыннан сыйпап, срогы тулганчы ук иреккә чыгару да җинаятьчелек тегермәненә су коюны хәтерләтә. Әлеге явыз квартетның калган икесе дә, хәзер аеруча еш кулланганга күрә, телебезгә УДО (условно-досрочное освобождение) буларак кереп урнашкан мөмкинлектән файдаланган кешеләр.

Бактың исә, 5 гыйнвар кичендә Заһидуллин йортына барып кергән чакырылмаган кунаклар бу вакытта барысы да төрмәдә булырга тиешле икән. Кызылъярдагы вәхшилек явыз бәндәләргә карата гуманлылык күрсәтү “файдасын” дәлилләүче күп санлы мисалларның берсе генә бит.

КАБАХӘТЛЕК

Кунаклар эчкән саен узына бара. Иң алдан Потапов дигәне йөгәннән ычкына һәм үзеннән ике тапкыр өлкәнрәк хуҗабикәне алгы бүлмәгә өстери. Соңрак, ул үзара ризалык белән булды дип, көчләү фактын барысы да кире кага. Ләкин Тикшерү комитетының Яшел Үзән бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Александр Туганов киресен дәлилли. Чыннан да, ир хакына шулкадәр шаһитлар алдында үз йортында мондый бозыклыкка барыр иде микән. Әлбәттә, тикшерүче җенси якынлык хатынның каршылыгын сындырып һәм теләгенә каршы килеп эшләнгән дигән нәтиҗәне әлеге фикердән чыгып кына түгел, кара-каршы сорау алулар (очная ставка) һәм башка чаралар белән исбатлый.

Әле моның белән генә бетсә икән! Потапов тәкатьсезлеген канәгатьләндергәннән соң, күп тә үтми, өйгә хуҗа кайтып керә. Бу – утка май өстәү кебек була. Чөнки Альберт Заһидуллинга өйнең мәйханәгә әверелүе ошамау гына түгел, ул хатыны белән булган эшне дә сизенә һәм тегеләрне куып чыгарырга керешә. Әлбәттә, җинаятьчеләр өеренә бу ошамый. Алар сугып бер кулсыз инвалидны өнсез итәләр.

Калганын язып кына сурәтләве кыен. 19-22 яшьлек бәндәләр үз әниләренә чордаш М.Рубцованы чиратлашып көчләргә керешә. 58 яшьлек Валентина да читтә калмый. Арадан икесе аңа карата җинаять кодексында “Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре” дип аталучы җинаять кылып өлгерә. Кыскасы, кичке сәгать алтылар тирәсендә кечкенә генә авыл йорты “көфер почмагы”на әверелә.

Инде безгә мәгълүм булганча, котырынган төрмәчеләр моның белән генә туктамый бит. Хуҗаның аңына килеп, тагын каршылык күрсәтергә азаплана башлавы этәргеч бирә. Хәер, ул булмаса, вәхшиләр шушының белән канәгатьләнә иде дип әйтеп булмый. Мөгаен, зарар күрүчеләрне алар барыбер исән калдырмас иде. Тикшерүче Александр Туганов хәтта шешәдәш дуслары Альберт Сабировны юк итү турында да уйлаганнар, ди. Чөнки , иң алдан, шушы Кызылъяр кешесен тотачагын чамалаганнар. Ләкин әллә өлгерә алмаганнар, әллә кире уйлаганнар.

…Заһидуллинны бик хәтәр кыйный башлагач, Марина ирен аралап алу теләге белән чәбәләнә башлый. Дүрт әзмәвер аның үзен дә ярсып изәргә керешә. Кунакка килеп үләсен сизенгән Лукьянова тәрәзәне ватып качарга да омтылып карый. Әлбәттә, башкисәрләр тере шаһитны ычкындырмый. Кул астына эләккән балта, пычак, кайчы, авыр ачкыч эшкә җигелә. Корбаннарының җансыз икәненә ышанган вәхшиләр китәргә җыена.

Берсе үле Заһидуллин астындагы җәймәне тартып алып, хуҗалары кырып салынган өйдәге бердәнбер күз төшәрлек әйбер – телевизорны төрә. Ләкин аны алырга батырчылык итмиләр. Чөнки үзләре дә канга буялып беткән кешеләр әйбер күтәреп йөрсә, милиция игътибарын җәлеп итәчәген беләләр. Ә менә, нигәдер, хуҗаның паспортын алып, соңрак ертып ташлыйлар. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, моның өчен җинаять кодексының “Рәсми документларны юк итү” дигән маддәсе кысаларына эләгәләр.

Әлбәттә, төп гаепләү “Кеше үтерү”, “Көчләү” маддәләре буенча белдерелде. Моңа өстәп, А.Потапов, һәм Д.Семин алданрак телгә алынган сексуаль характердагы көчләү гамәлләрендә дә гаепле дип табылды. Ләкин тикшерү барышында алар берсе дә җенси тотнаксызлык белән бәйле маддәләр буенча белдерелгән гаепне танымады. Дәүләт гаепләүчесе Андрей Кропотов әйтүенә караганда, алар судта да көчләү фактын кире кага. Утырыш ябык ишекләр артында узганга күрә, без вакыйганы тикшерү материалларына таянып бәян иттек.

Хәер, суд тикшерү барышында ачыкланган фактларны раслап, хөкем ителүчеләр гаепле дип таба һәм җәзаны бик кырыс билгели. А.Потапов һәм Д.Семин 21 ел гомерләрен каты режимлы колониядә уздырачак. А.Сабиров – 20, Г.Симков 20,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Наил ВАХИТОВ.

Яшел Үзән районы.

Язылганга кире кайтып

Алдар Ахрор алдамый

“БГ”ның узган елның 24 ноябрь санында без Ахрор Голәмов дигән үзбәк эшмәкәренең Әлмәт халкын алдавы турында сөйләгән идек. Ул, ремонтлыйм дип, биниһая күп ювелир әйберләр җыйган да ломбардка тапшырып, акча эшләгән. Мошенникның кәкре каенга терәтүен сизеп алган зарар күрүчеләр милициягә хәбәр иткән.

Редакциягә Әлмәттән Алдар Ахрор алдамый башлаган дигән хәбәр килде. Чөнки әлеге шәһәр суды аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итеп, алдап булмый торган урыннарга җибәргән икән. Судта Ахрор иректә калдырсагыз, теге кешеләргә бурычымны түләп бетерәчәкмен дип ышандырырга тырышкан. Ышанмаганнар. Бер алдаган кешегә ничек ышанмак кирәк?!

Аннан соң, ошбу үзбәк кешесе Русиядә законсыз рәвештә яшәгән, димәк, даими тору урынына теркәлмәгән. Адрессыз кешене шартлы хөкем белән азат итү, кармакка эләккән шома балыкны яңадан диңгезгә ыргыту кебек бит.

Комментарии