Миллион сумлык сәгать яки уен бизнесы ни хәлдә?

Миллион сумлык сәгать яки уен бизнесы ни хәлдә?

«Уйный, җиңелә, бурычка алып тора, тагын җиңелә, нәрсәсендер сатып, шул акчага тагын уйный башлый…» Күптән түгел редакциягә Әлмәт шәһәреннән бер ханым шалтыратты. Ул, ачыргаланып, инде шактый олы яшьтәге улының соңгы тиененә кадәр уен автоматларында оттыруы һәм бу пәрәвездән берничек тә котыла алмавы турында сөйләде. «Кайчан ябып бетерерләр икән инде шуларны? Уен автоматларын юк итү өчен кая мөрәҗәгать итеп карарга икән соң? Янәшәдә генә иркенләп эшләп яталар, беркем тотмый, тыймый шул зәхмәтне. Улымның кредитларын бөтен гаиләбез белән түлибез. Кредитларын да теләсә кайда бирәләр бит хәзер. Бурычтан баш чыкмый. Хәзер саклап йөрибез шул улыбызны. Вәгъдә итеп тә, инде тагын уйнап бурычка баттык. Комсызлык, харәм безнең балаларыбызны урлый», ди ул.

«МАШИНАГА КАДӘР САТТЫЛАР»

Уен бизнесы аркасында зыян күрүчеләр турында, еш булмаса да, ишеткәлибез. Шәхсән минем үземнең танышларым арасында вакытында туктый алмаган һәм уен автоматлары өчен соңгы тиеннәрен биргән берәү бар. Ул бер, мин икенче шәһәрдә яшәсәк тә, еш аралашып тора идек. Шалтыраткан саен, бурычка акча биреп торуымны сорый башлады. Берничә мәртәбә аның банк карточкасына акча күчердем. Бәлки, вакытлыча финанс кыенлыклары кичерәдер, дип уйладым. Әмма дус кызымның шалтыратулары кимемәде. Ул һәрвакыт, төрле сәбәпләр табып, акча сорады – имеш, аягы сынган һәм дәвалану өчен ун мең сум кирәк. Имеш, урамда ниндидер билгесез кешеләр аның акчасын урлаган… Имеш, имтиханнарын тапшыра алмаган һәм хәзер укытучыларга ришвәт бирергә тели… Кыскасы, акча сорау өчен сәбәпләр табылып кына торды. «500 сум булса да җибәр», – дип фәләненче тапкыр шалтыраткач, әллә соң бу наркотиклар куллана башладымы икән дип борчылып, өенә шалтыраттым. Иптәш кызымның 80 меңгә якын акчасын уен автоматларына салуы һәм хәзер шуларны кайтарып алу нияте белән әлегә кадәр уйнавы, берничә кредит алуы турында сөйләделәр. Бер елга якын уен бизнесын баетканнан соң туктады үзе. Бер күрешүебездә: «Төнлә төшләремә керә ул автоматлар. Бер генә уйныйм да ташлыйм дип уйладым, уйнаган саен туктый алмадым. Менә хәзер дә 500 сум акчам булса, мөгаен, барып уйнап кайтыр идем, әмма аның кадәр акча юк. Әниләр, мин алган кредитларны түләр өчен, машинага кадәр саттылар», – дип сөйләгәне истә.

ТҮРӘЛӘР ДӘ КАТНАША

Моннан биш ел элек үк Русиянең барлык территориясендә диярлек уен бизнесын тыю турындагы закон гамәлгә кергән булуга да карамастан, Татарстанда уен автоматлары әлегә тулысынча юк ителмәгән. Эре һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе югары булган шәһәрләрдә «бер куллы бандитлар» һаман да бар, ләкин аларның кайда һәм ничек эшләүләре турында бөтен кеше дә белеп бетерми. Белгән очракта да, бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итәргә куркалар, чөнки уен бизнесын оештыручыларның элемтәләре полиция хезмәткәрләре арасында да, җирле түрәләр арасында да булырга мөмкинлеген быел Чаллы шәһәре мисалында күрдек инде.

Яшел каланың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсенең элеккеге җитәкчесе Ирина Сибекинаның законсыз рәвештә уен бизнесы оештыручылардан квартал саен 300 мең сум акча алып барганлыгы ачыкланды. Бу акчаларны ул уен автоматлары урнаштырылган биналарга тикшерү җибәрмәгәнлеге өчен сораган. Автозаводск районы хакимият йорты территориясендәге оешмалар белән багланышлар бүлегенең баш белгече Илмир Мингәрәев, Сибекина белән чагыштырганда, «ваграк балык». Әмма шулай да, үзенең вазифасыннан файдаланып, яхшы гына керем алганга охшый.

Ул, «азартлы» бизнес белән шөгыльләнүчеләрне булачак тикшерүләр турында алдан кисәтеп торганы өчен, зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелде. Кайбер мәгълүматларга караганда, Илмир Мингәрәев уен бизнесы белән шөгыльләнгән Нуретдинов исемле эшмәкәргә үзенең яклавын һәм саклавын тәкъдим иткән һәм моның өчен «тыйнак кына» хезмәт хакы – ай саен 30 мең сум акча биреп баруын сораган. Тикшерү комитетының матбугат хезмәте биргән мәгълүматларга караганда, 2013нче елның июненнән алып, быелның мартына кадәр килешенгән сумма Мингәрәев кесәсенә кереп барган.

Быел Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан уен бизнесының тамырына балта чабу очракларын мөмкин кадәр арттырырга дигән бурыч куелган. Моның нәтиҗәсе дә озак көттермәде кебек. 9 ай эчендә азартлы бизнеска кагылышлы 13 җинаять эше ачыкланган.

Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин сүзләренчә, республика буенча алганда, хәзерге вакытта уен бизнесы аеруча Казан һәм Әлмәттә чәчәк ата. «Киләчәктә бу эшчәнлекне оештырганнар гына түгел, уен автоматларын урнаштыру өчен бина биргән затлар да җаваплылыкка тартылырга тиеш дип саныйм. Бу фикерне республика прокуратурасына һәм Юстиция министрлыгына җибәрдек инде. Бу бизнеста зур акчалар әйләнә. Ришвәт белән кызыктырып, әлеге эшчәнлеккә полиция хезмәткәрләрен дә җәлеп итәргә тырышалар. Мондый фактлар бар, һәм алардан беркая да качып булмый», – дип белдерде ул әлеге уңайдан.

Илдар Сафиуллинның сүзен куәтләп, һаман да шул Чаллыны мисалга китерергә була: «Автозаводский» полиция бүлеге җитәкчесе Адай Тлегенов, мәсәлән, яшерен рәвештә уен бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә «күз йомганы» өчен, ай саен 100 мең сум алып барган. Бу биш ел (!) дәвам иткән һәм моның турында шул вакыт эчендә, ни гаҗәп, беркем дә белмәгән.

МИЛЛИОН СУМЛЫК СӘГАТЬ

Чаллыдагы законсыз рәвештә оештырылган уен бизнесы соңгы өч ел эчендә хуҗаларына 1 миллиард сум табыш китергән. Бу акчаларга көн күрүчеләрнең балда-майда гына йөзүен чамалау өчен күрәзәче булу кирәкми, анысы. Әмма йөз кат фаразлаганчы, бер кат ничек булганын ишетү яхшы, диләр. Министрлыкның оештырылган җинаятьчелек белән көрәш бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Прокофьев уен бизнесы белән шөгыльләнүчеләрнең ничек тормыш итүләре турында сөйләде.

«Бу кешеләр курортларда ял иткәннәр, танылган артистларны чакырып, бәйрәмнәр уздырганнар, кыйммәтле машиналар сатып алып, аларны перчатка сыман алыштырып кына торганнар. Бер кешенең хәтта миллион сумга якын торган сәгате бар иде. Кыскасы, рәхәтләнеп, иркенлектә яшәгәннәр. Мин аның нинди маркалы сәгать булуын әйтә алмыйм, кайдан сатып алынган булуын да белмим. Машиналары арасында БМВ, Порше Кайен кебек кыйммәтле транспорт чаралары бар. Әмма җинаять юлы белән табылган акчалар ничек тиз килсә, шулай тиз китә дә. Без бу автомобильләрне, шулай ук уен бизнесы белән шөгыльләнүчеләрнең рестораннарын, фатирларын кулга алдык», – диде ул.

Уен автоматларына «һөҗүм» эзсез генә узмаган. Хәзер эшмәкәрләр полиция хезмәткәрләренә табу авыррак булган урыннарга яшеренә. Элек азартлы бизнес белән сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә шөгыльләнә торган булсалар, хәзер бу эш белән… фатирларда шөгыльләнә башлаганнар. Әйтик, Казан шәһәренең Әмирхан урамы, 10нчы йорт адресы буенча урнашкан бер фатирда әнә шундый яшерен уен автоматлары тотканнар һәм бирегә даими рәвештә клиентлар йөргән. Бу уңайдан, газета укучыларга бер киңәш бар: әгәр дә сезнең күршегездәге фатирда уен автоматлары урнаштырылган икән, бу хакта участковыйга хәбәр итә аласыз.

ИНТЕРНЕТТА ДА УЙНЫЙЛАР

Уен автоматлары белән ничек кенә көрәшмәсеннәр, уйнарга теләге һәм акчасы булган кеше барыбер җаен таба. Менә мисал өчен интернетны гына алыйк. Биредә азартлы уеннар урнаштырылган сайтлар буа буарлык. Татарстанда мондый интернет сайтлар белән көрәшне беренчеләрдән булып Апас районы прокуроры Ришат Шакиров башлаган. Ул кулланучыларга азартлы уеннар тәкъдим итә торган өч сайтны ачыклаган һәм, аларны тыюны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

– Бу сайтлар шунысы белән куркыныч – аларга балигъ булмаганнар кереп, азартлы уеннар уйный ала. Һәм мондый сайтларның саны меңләгән. Аларда уйнау бушка түгел – билгеле бер күләмдә акча күчерергә кирәк. Мәхкәмә безнең дәгъваны канәгатьләндерде, аның карарын Мәскәүгә Роскомнадзорга җибәрдек. Бу сайтлар кулланудан алыначак, – дип белдерде ул.

БЕЛСӘҢ, НИШЛӘРГӘ?

Якыныгыз азартлы уеннарда уйный һәм сез бу хакта кемгә хәбәр итәргә белмисезме? Бу очракта полиция бүлегенә, яисә прокуратурага барырга һәм күрсәтмәләр бирергә кирәк булыр. Әгәр дә азартлы уен оештыручылар сезгә зыян салыр дип курыксагыз, анонимлык саклауларын сорый аласыз. Сезнең теләгегез канәгатьләндереләчәк. Шулай ук һәр полиция бүлегендә һәм прокуратурада аноним мөрәҗәгатьләр өчен махсус тартмалар урнаштырылган. Анда да үзегезнең күрсәтмәләрегезне хат рәвешендә язып салырга мөмкин. Димәк, «бәласеннән баш аяк» дип яшәргә кирәкми, белгәнегезне җиткерегез, аноним рәвештә булса да. Тәртипне хокук саклаучылар гына түгел, без дә, аларга булышып, бергәләп кенә урнаштыра алабыз.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии