ТӘТЕШТӘГЕ ҮТЕРЕШ

ТӘТЕШТӘГЕ ҮТЕРЕШ

Идел буендагы әлеге борынгы калада дүрт шешәдәш катнашында булган фаҗигагә дә, иң беренче чиратта, эчүчелек сәбәпче. 30-38 яшьләрдәге типсә тимер өзәрдәй әлеге ир-атлар очраклы эшләр башкарып көн күрә. Иң әүвәл хәмергә хирыслык берләштерә аларны. Шул сәбәпле берсенең дә гаиләсе юк. Дөрес, бертуган Алексей һәм Александр Абрамовларның берәр баласы бар, ләкин әтиләреннән аерым үсә алар. Агай-энеләр исә икесе бер йортта көн күрә. Алар янында шулай ук хатынсыз яшәүче 1975нче елгы Александр Шемелов та еш кына куна кала. Абрамовларга күрше йортта 38 яшьлек буйдак Валерий Казаков ялгызы гомер кичерә, әнисе кызы янына күченеп яши башлаган аның.

Кыскасы, шешәдәшләрнең тормыш рәвеше охшаш. Үзләрен дә бер чыбыктан сөрелгәннәр, дияргә мөмкин. Бары тик холык-фигыльләре белән генә аерылалар. Казаков белән Шемелов, мәсәлән, тыныч, зыянсыз кешеләр, икенчесенең кушаматы да Молчун икән. Ә менә күргән-белгәннәр Абрамовларга тискәре бәя бирә, бигрәк тә исергәч тотнаксыз, дуамал булуларын әйтәләр. Бу җәһәттән абыйсы белән энесенең тәрҗемәи хәленә тулырак тукталып үтәргә кирәк. 6, 10 яшьләренә чаклы гаиләләре белән Үзбәкстанда яши алар. Тулы гаиләдә тәрбияләнсәләр дә, малайлар «кыен бала, яшүсмер» дип йөртелүчеләр рәтендә булалар. 1984нче елгы Александр 9 сыйныфны да махсус мәктәптә тәмамлый. Башлыча урлашкан өчен туктаусыз хөкем ителеп тору сәбәпле, армиягә дә алмыйлар үзен. Алексей да кимен куймый. Әле 2012нче елда гына, үз баласын тәрбияләүдә катнашмаган өчен, 8 айлык төзәтү эшләренә хөкем ителә. Ләкин әлеге җәзаны үтәүдән читләшеп йөри, шул сәбәпле ирегеннән мәхрүм ителеп, Казандагы 18нче колониягә озатыла.

5нче июнь кичендә агай-эненең явызлыгы тагын да тулырак ачыла. Ул көнне Валерий Казаков өендә җыйналалар. Аракысын, аз-маз капкаларлык ризыгын тотып, алдан Алексей Абрамов белән Александр Шемелов килеп керә. Бер-ике сәгатьтән Абрамовларның яшьрәге, әйтергә кирәк, явызрагы – Александр пәйда була, кем әйтмешли, ямь өстенә нур өсти. Көндез дә «коры» гына булмаган ир-атлар бер литр хәмер эчеп исергән, димәк ки, ызгышу чыгару өчен өлгергән-җитлеккән мизгел була бу. Мондый чакта сылтау тиз табыла. Өлкәнрәк Абрамовка хуҗаның тартырга соравы ошамый. «Караватка сузылып ятканчы, тәмәкегә акчаны үзеңә эшләргә кирәк», – дип җикеренә башлый ул. Казаков, дустының кызып китүенә исе китмичә, өстәлдәге сигаретка үрелә. Энесе дә килеп кергәч масая башлаган Леха шунда ук берне «тамызып» ала аңа. Бу Сашокка да һөҗүмгә күчәргә сәбәп була. Анысы Валерийның күз, авыз тирәсенә берничә тапкыр тондыра, хәтта пычак алып аның күкрәген, ботын җәрәхәтләргә дә өлгерә. Ул арада Алексей Абрамов шешәдәшенең күкрәк тирәсенә йодрык белән генә түгел, терсәге белән дә суга. Кыскасы, «кискен» егетләр көч-куәтләрен, осталыкларын иркенләп күрсәтәләр.

Казаков ике әзмәвергә каршылык күрсәтә алмый, билгеле. Әллә ни куәтлеләрдән булмаган Шемелов та, аны яклап, пычаклы бәндәләргә каршы барырга ашыкмый. Әмма канга баткан хуҗа кеше, полиция чакырту белән куркытып, кунакларны өеннән куа башлагач, һәм Молчун да, ниһаять, телгә килеп арага кергәч, өйдәге киеренке вазгыять тынычлангандай була үзе. Аеруча әтәчләнгән Александр Абрамов китәргә кузгала. Ике сәрхуш кайсы кайда урын табып йокларга ята. Казаков исә, бәхетсезлегенә, дияргә кирәк, теге сугыш чукмарларына ияреп ишегалдына чыга…

Шемеловның әйтүенә караганда, ул иртәнге 4ләр тирәсендә торып тышка чыккач, өйалды идәнендә яткан хәлдә күрә аны. Йоклый дип белеп төрткәләп тә карый, уята алмагач, кул селтәп, урынына кереп ята. Соңрак, Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Екатерина Ергизовага гәүдәсе җылы иде, кан да, шикләнердәй башка сәбәпләр дә күрмәдем дип сөйли. Иртәнге 7ләр тирәсендә ачыргаланып кычкырган хатын-кыз тавышы уята ике сәрхушне. Валерийның күршедә яшәүче туганы Тамара Иванова авазы була ул. Җансыз гәүдә янында югалып калган «кискен» егет Александр Абрамов та басып тора. Тамара Александровна дәшеп китергән фельдшер һәм ул чакырткан ашыгыч ярдәм табибына В. Казаковның үлгән икәнен белдерүдән башка чара калмый.

Экспертиза мәрхүмнең боты, күкрәгендә киселгән-каралган яралар, йөзендәге шешкән, сыдырылган урыннар булуын, шулай ук күкрәк читлеге сөяге һәм өч кабыргасы сынуын белдерә. Әмма үлемгә өйдәге кыйнау-сугулар нәтиҗәсе булган әлеге җәрәхәтләр түгел, ә бәлки, очлы, нечкә әйбер белән күкрәкнең уң ягында кадап ясалган үтәли яра китергән дип табыла. Шул сәбәпле үпкәгә зыян килә, чөнки эчкә кан сава. Батырлыгының әсәре дә калмаган Александр Абрамов оператив хезмәткәрләргә һәм әлеге эшне тикшерүче Е. Ә. Ершовага тикшеренү нәтиҗәсе мәгълүм булганчы ук хәлиткеч җәрәхәтнең кайдан килүен сөйләп биргән була инде.

…Кич белән икәүләп урамга чыккач та, ирләр арасында әрләшү дәвам итә һәм «суына» башлаган Александр тагын кабынып китә. Өйалды баскычы янында аунап яткан тактага кагылган йөзиллеле кадакны тартып ала да бил тиңентен ялангач Валерийның уң як күкрәгенә кадый. Бөгелеп төшкән күршесе көч-хәл белән өенә керә башлагач, «кыю» егет аны ташлап китә. Иртә белән исәп төшә булса кирәк, әйтүенә караганда, баш төзәтергә уйлап, ягъни гаебен аракы белән юарга ниятләп, күрше йортка юнәлә. Өйалдындагы дустын күргәч, соңга калуын аңлый, куркудан урамга атылып чыга һәм Тамара Ивановнаны очрата…

Е. Ергизова шул ук көнне аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча эш кузгата. Район суды Александр Абрамовны сак астына ала. Күкрәк сөяге сыну Абрамовларның өлкәнрәге сугу нәтиҗәсе икәне ачыклангач, 1980нче елгы Алексей да кешегә уртача дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясаган өчен җинаять җаваплылыгына тартыла. Ә Александрның гамәлләре исә аңлы рәвештә үтерү түгел, ә саксызлык аркасында үлемгә китергән авыр тән җәрәхәтләре ясау дип табылып, чагыштырмача йомшаграк җәза каралган 111нче маддә кысаларына кертелә. Июль азагында агай-энеләргә рәсми гаепләү белдерелә һәм августта җинаять эше район суды карамагына җибәрелә.

Наил ВАХИТОВ.

Казан-Тәтеш-Казан.

Комментарии