Авыл эчүчелеккә бирелгән

Авыл эчүчелеккә бирелгән

Машинамда авылга таба җилдертәм генә. Үзебезнең якка таба борылгач, бер дә шикләнми генә, юлда машина туктатырга теләп басып торучы бер апаны утырттым. Ул бик ачык кеше булып чыкты әле, сөйли дә сөйли генә.

– И хәзерге замана, ахырзамандыр инде. Туып-үскән авылымны күреп, йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Хәзер минем авылдан чыгып киткәнемә дә утыз еллап. Авыл һаман да сагындыра. Һәр ел саен кайтам, кайтам да, бөтен кәефемне юкка чыгарып, көз ахырында кире Казаныма киләм. Шул төп нигездә калган әти-әнине ташларга теләмибез.

– Нишләп кәефләр бетә? – дим. Апа шуны гына көткәндәй сөйли башлады:

– Авыл һәр ел саен үзгәрешләр кичерә. Кызганыч ки, уңай якка түгел. Бик күп йортлар сүтелә, буш йортлар күбәйгәннән-күбәя бара. Иң аянычлысы шул: авыл эчүчелеккә бирелә. Бик кызганыч күренеш бу. Хәтта хатын-кызлар күбрәк тә. Барысы да өйдә ята. Булдыра алган ир-атлар читкә чыгып эшләгән була, яисә фермерларга ялланып, мал-туарына азрак азык әзерләгән итенә. Ә менә хатын-кызларга килгәндә… Хәтта бит татар хатын-кызларының урамда эчеп, исереп ятулары инде башка сыймаслык.

Без үскәндә дә сирәк кенә булса да бар иде инде андый эчә торган хатын-кызлар. Тик алар алай ук авыл уртасында эчеп ятмыйлар иде. Ә хәзер…

Кеше гайбәтләренә ышанмый идем. Бездән берничә йорт аша яшәүче Зәйтүннең (исемнәр үзгәртелеп бирелә) хатыны юл уртасында ярымшәрә аунап ятканын үз күзләрем белән күрдем. Җирәнгеч, шундый оят булып китте. Фәйрүзәнең безнең авылга килен булып килүенә егерме еллаптыр инде. Ул вакытта Зәйтүннең әнисе дә исән иде. Килгән вакытларында ул әзрәк гаиләсен карый иде әле, тик каенанасы үлгәч, бөтенләй эчүчелеккә бирелгән. Зәйтүнне дә үзе белән бергә иярткән. Ә заманында Зәйтүн бит бик чибәр, киң җилкәле, тәртипле егет иде. Шәһәрдә дә торып карады. Авылга кайткач та, озак еллар буена бер авыл кызы белән очрашып йөрде. Тик кыз аны алдалап, бер шәһәр егетенә кияүгә чыккан. Шуннан соң Зәйтүн беркөнне шушы Фәйрүзәне алып кайтты. Кайтты да батты.

Аргы як урамда торучы Налия апа да заманында бик матур җырчы иде. Ире белән улы үлгәннән соң, бик кайгырды, эчүгә сабышты. Аннан килене дә калышмый, ел саен диярлек, теләсә кемнән бала алып кайта.

Гаҗәп хәлләр инде. Авылда йорт саен эчкече хатын-кыз яши. Баласының баласы тугач та атналар буена айный алмыйлар, туган көннәрне, бәйрәмнәрне әйтәсе дә юк инде. Ә андый бәйрәмнәр көн дә бит. Нинди акчага эчәләр дисәң, кайсы әйбер сата, кайсы көн дә эшләп кайткан акчасын эчә, кемдер бурыч җыя, берәүләр пенсиясенең рәхәтен күрми, шуңа туздыра. Эх, шушыларны газеталарга язып чыксалар, бөтен кеше гаҗәпкә калыр иде. Килеп телевидение төшерсә дә бүтәннәргә гыйбрәт булыр иде.

– Барысы да мөмкин. Кайчан да булса газета битләренә үзегезнең авыл кешесе үк язып чыгачак, – дип, астыртын гына елмаеп куйдым.

Дөрестән дә, борчылмагыз, авылыгыз тиздән «дан казаначак» әле. Бәлки, теге исерек хатын-кыз укый алмаса да (мин моңа шикләнмим дә), аны танып алып, үзенә: «Синең турыда гәҗиткә язганнар бит», – дип әйтерләр.

Фәридә ӘХМӘТШИНА.

Самара өлкәсе.

Комментарии