- 16.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Быелның февраль аенда, Казан шәһәренең Киров дамбасында зур юл фаҗигасе була. …Машинасының төзек түгеллеген сизеп алган егет юл читенә туктый. Озак та үтми, әлеге машинага арттан «Фольксваген» килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, әле бер ел элек кенә өйләнешкән яшь пар – Алмаз белән Алсинә, аларның дуслары Ильяс арасыннан могҗиза белән нибары бер кеше генә исән кала. Ул да бик зур тән җәрәхәтләре алып, байтак вакыт урын өстендә ята.
Газетабызда «Алсинәнең туганнары гаделлек сорый» (28 март, 2012 ел, №12) язмасында Балтач районы Куныр авылында яшәүче Раузит абый белән Гөлсинә апа Шәймөхәммәтовларның – кызлары Алсинәне, Югары Сәрдек авылыннан Муллагалиевлар гаиләсенең уллары Ильясны юл фаҗигасендә югалтуы һәм бу вакыйгалар турында бәйнә-бәйнә язган идек.
Тикшерү барышы белән дә һәрдаим кызыксынып, зыян күргән ата-аналарның һәр адымын белеп тордык. Әлеге юл фаҗигасендә, төгәлрәк әйтсәк, ике кешенең үлемендә гаепле кешенең элеккеге (!) полиция хезмәткәре булуы аркасында, ата-ананың эшне судка илтеп җиткерә алмый йөрүен, тикшерүчеләрнең бу эшкә алынырга теләмәвен дә белә идек. Дөреслек эзләп судка кадәр килеп җитү өчен аларга байтак ишекләрне шакырга, бик күп инстанцияләргә хатлар язарга, кыскасы, озак йөрергә туры килде. Менә, ниһаять, көннәрнең берендә Раузит абый Киров районы судында утырыш булачагын хәбәр итеп шалтыратты.
Февральдә үк булган фаҗигадә тикшерер урын әллә ни күп булмаса да, суд утырышлары әле менә июль-август айларында гына булды. Ул утырышларда мин дә катнаштым.
Биредә «Фольксваген» хуҗасы Алексей Осипов һәм аның туганнары, ул алып килгән шаһитләрне дә тыңлап карау мөмкинлеге туды. Ни кызганыч, ул шаһитләрнең берсе дә Осиповны аклардай күрсәтмәләр бирмәде.
Хәер, хәзер барысын да эзлекле рәвештә язармын.
КЕШЕ ГОМЕРЕ – 50 МЕҢ СУМ?
Иң беренче утырышка кереп утыргач та, Осиповның яклаучысы мине судтан чыгарып җибәрүне сорап судьяга мөрәҗәгать итте. Имеш, матбугат чаралары тарафыннан Осиповка болай да бик күп яла ягылган, исеме пычратылган икән. Судья исә утырышның ачык булуын һәм «шушы сөйкемле кызны» чыгарып җибәрү өчен ниндидер сәбәпләр булмавын аңлатты.
– Кызмы, ир-атмы – анысы мөһим түгел! Ул матбугат чарасыннан, – диде яклаучы, ләкин азактан барыбер чигенергә мәҗбүр булды.
Раузит һәм Наил абыйлар вакыйга хакында кемнән, ничек ишетүе, балаларының мәетен ничек барып алуы турында сөйләде.
– Осипов сезгә нинди дә булса материаль ярдәм күрсәттеме? Гафу үтендеме? – дип сорады аның яклаучысы.
– Ул безгә банк аша гына 50шәр мең сум акча җибәргән иде, ләкин без аны кире җибәрдек, – диде аталар. Аның килеп гафу үтенмәвен, Осиповның үзе урынына аның әтисе килүен дә сөйләделәр.
– Нишләп әле бездән аның әтисе гафу үтенергә тиеш? Ул бу фаҗигане китереп чыгармаган бит. Алексей үзе килсен иде. Балаларыбызның кырыгын уздырганчы, бөтенләй беркем килмәде, – диде Наил абый.
Ә Раузит Шәймөхәммәтов бу кешене иң беренче тапкыр бары тик суд залында гына күрүен, үзенә тиешле рухи зыянны суд аша алырга теләвен, барысын да закон нигезендә эшләячәген әйтте. Күпме суд утырышларында булып та, югарыда телгә алынган ата-аналар кебек, гадел хөкем булачагына, законның көченә чын күңелдән ышанган кешеләрне күргән юк иде әле.
Зыян күрүчеләр арасыннан могҗиза белән исән калган Алмаз да 50 мең сумны Алексей Осиповка кире җибәргән икән.
– Минем бу фаҗигадән соң авызымда тешләрем дә санаулы гына калды, ул җибәргән акчага мин нибары ике теш куйдыра алам. Үземә тиешлесен суд аша алырга телим. Рухи һәм матди зыянның киләчәктә кайтарылуын телим. Ләкин күпме акчалар гына бирелсә дә, мин инде яраткан хатынымны кайтарып ала алмаячакмын, – диде ул. Һәм вакыйганың ничек булуын бәян итте.
– Машинам көйсезләнә башлагач, яктырак урынны сайлап, юл кырыена туктарга мәҗбүр булдым. Аварийкаларымны кабызганны, ишектән чыгарга теләвемне беләм, соңыннан нәрсә булганын хәтерләмим…
БАРМАК ТИШТЕРЕРГӘ КУРЫККАН
Судка килгән шаһитләр арасында фаҗига булгач та ул урынга беренче булып килгән, зыян күрүчеләрне күргән кешеләр дә бар иде. Ике егет – Айрат һәм Денис күрсәтмәләре дә вакыйгаларга ачыклык кертергә ярдәм итте.
– Без килгәндә «Фольксваген» машинасы хуҗасы башын тотып, «99»лы машина янына таба бара иде. Башта без аны «девятка» машинасы дип уйладык, чөнки аның арты сытылып беткән һәм машинаның нинди марка булуын тиз генә аңларлык түгел иде. Бер егетнең машинадан ерак түгел генә ятуын күреп алдык. Ул исән иде. Ә менә алгы утыргычта һәм артта утырган егет үлгән иде инде. Машина шартламасын дип, без эчтә булган кешеләрне тиз-тиз тышка чыгара башладык, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырдык, – ди Айрат.
– Башта без «Фольксваген» хуҗасының башыннан кан акканын күргәч, аңа ярдәм итәргә теләдек. Ул машинасыннан чыгып, алпан-тилпән чайкалып, үзе бәрдергән машина янына таба бара иде. Шулай да, соңыннан, икенче машинадагы кешеләрнең хәле авыррак булуын чамалап, шунда йөгердек, – ди Денис.
Тик бу вакытта инде «Ашыгыч ярдәм» машинасын өченче берәү чакырган булган икән. Ул – тимер юлда эшләүче, электричкалар йөртүче ир. Үз сменасында, шул юлга параллель урнашкан тимер юлдан узып барышлый, ул фаҗигане күреп кала һәм шунда ук диспетчерга хәбәр итеп, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырырга куша.
Осиповны «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән больницага алып китәләр. Башын бәйлиләр, ә менә кан анализын алырга өлгермиләр. Нәтиҗәдә, аның исерекме-юкмы икәнлеге ачыкланмый кала.
Аны күргән шәфкать туташлары судка килмәү аркасында, утырыш берничә тапкыр күчерелергә мәҗбүр булды. Дөресрәге, тикшерү күрсәтмәләренә таянып кына да әлеге кешене хөкем итәргә була иде, тик закон һәм суд гаделлегенә инанган ата-аналар шәфкать туташларының судка килүен теләде. Хәер, Осипов үзе дә шуны таләп итте. Утырышларны озаккарак сузасы килде, ахры.
Прокурор Марат Заһидуллин тырышлыгы белән шәфкать туташын да судта тыңлап карау бәхете тиде. Медицина хезмәткәре ирнең алкогольне тикшерү өчен канын алырга рөхсәт итмәвен, каршы килүен, андый ирне мәҗбүри тотып канын ала алмавын әйтте. Тикшерүгә биргән күрсәтмәләрдә әйткән сүзләрен ул тагын бер кат раслады. Аны күрүчеләр ул төндә Осиповтан аракы исе килүе турында күрсәтмә биргән булганнар инде.
– Ул исерек иде, – дип инанып әйткән медицина хезмәткәреннән судья дәлил сорады. Ул үз сүзләрен нәрсә белән дәлилли ала, янәсе. Соң Осиповның больницадан качып кайтып китүе, канын алырга рөхсәт итмәве дәлил түгелмени?! Кыскасы, судьяның бу утырышта кем файдасына карар чыгарачагын аңлау кыен түгел иде.
«ЭЛЕК ЫШАНУЧАН ИДЕМ»
Суд утырышларының иң беренчесенә килгән шаһит – ТР Эчке эшләр министрлыгының законсыз наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлимдаров турында язмый кала алмыйм. Алексей Осипов кайчандыр бу кеше кулы астында эшләгән булган. Тик нигәдер әлеге вакыйгага ике атна кала үз теләге белән эштән киткән икән. Хезмәт хакы күтәрелгән, инде пенсиягә дә озак вакыт калмаган, югыйсә. Әллә соң бу кешене узган дата белән тиз генә эштән җибәреп куйдылар микән?! Болай да сазга баткан полициягә тагын бер проблема нәрсәгә ди?!
– Мин аның фаҗигагә таруын белүгә үк больницага килдем. Аның канын биргәнен-бирмәгәнен белмәдем, шуңа күрә аны да үзем белән алдым һәм өенә илтеп куйдым, – дип сөйләде Руслан Хәмидуллин.
Аның, чыннан да, фаҗигагә ике атна кала эшеннән китү-китмәве турында да кызыксынды суд. Осипов алар хезмәткәре булмаган икән, нигә аның җитәкчесенә шалтыратканнар? Ник ул төн уртасында аның янына «очып» килгән? Кыскасы, шикләнер урыннар, җавапсыз сораулар бик күп монда.
Әлеге дә баягы Руслан Хәмидуллиннан күрсәтмәләр алганда, тагын бер факт билгеле булды: бу фаҗига Алексей Осипов өчен беренче генә очрак түгел икән инде. Ул моннан күпмедер еллар элек машина белән кеше таптаткан булган. Ике як та килешкәнгә күрә генә аның өстеннән җаваплылык төшерелгән. Инде шул вакытта ук акыл кермәгән, хәзер дә исерек килеш рульгә утырып, зур тизлектә шәһәр буйлап куа икән, бу кешегә карата иң рәхимсез хөкем карары булырга тиеш кебек. РФ Җинаять кодексының 264 маддәсендә язылганча, ике кеше үлеменә сәбәпче булган фаҗигадә гаепле кеше 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә тиеш. Тик суд алай уйламый икән…
Хөкем карары нигезендә, Алексей Осипов 4 ел 10 ай поселениеда яшәргә тиеш булачак. Имеш, аның исереклеге дәлилләнмәгән. Балаларын югалткан ата-аналар, хатынын югалткан Алмаз әлеге карар белән риза түгел. Алар бу карарны Югары судка шикаять иткән инде.
Элеккеге полиция хезмәткәре ике кеше үтереп тә ярым иректә калганда, моннан берничә ел элек нахак гаеп тагылып, машина урлауда гаепләнеп, шушы ук Киров районы судында хөкем ителгән, 8,5 елга төрмәгә утыртылган Фәнис Вәлиуллин тарихы күз алдыма килә дә, тамагыма төер тыгыла. Җир йөзендә гаделсезлек, тигезсезлек булуын тагын бер кат аңлыйсың. Язмамны да Фәниснең миңа язган хатыннан өзек белән тәмамлыйсым килә.
«… Хәзер инде мин үземнең гаепсез булуымны берәүгә дә исбатларга теләмим. Гадел хөкем булуына ышанучы кешеләргә бүген исем китә. Үзе шуның белән очрашмаган кеше генә ышана аладыр моңа. Ә үзе очрашкан кешегә инде нәрсәдер аңларга соң була. Хөкем иттарткычы аны ике утырышта чәйнәп чыгара һәм ул инде башка беркайчан да элеккеге кеше булмаячак. Элек мин дә башкалар кебек үк сукыр, акылсыз һәм законга ышанучан идем. (25.09.2011.)»
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Талаучы үтерүчедән куркынычрак?,

Комментарии