- 16.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №14 (13 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Әле күптән түгел генә гамәлгә кергән закон җинаятьчеләргә тикшерү органнары белән судка кадәр килешү төзеп, ягъни гаепләрен танып, күрсәтмәләр биреп, кылган явызлыклары өчен тиешле җәзаны шактый гына киметү мөмкинлеген бирде. Әлеге гуманлы чара бик тиз киң кулланылыш тапты, хәтта иң явыз бандитлар үз итте аны. Заманында кодрәтле, горур һәм башбирмәс булган бәндәләр хәлләренең мөшкел икәнен аңлау белән шушы закон ярдәмендә язмышларын җиңеләйтү әмәленә кереште. Бу бата башлаган бичара кешенең “саламга” ябышуын хәтерләтә үзе.
БАШКИСӘРНЕ КЫЛЫЧ КИСМИ
Казандагы «Низы» оешкан җинаятьчел төркем лидерларының берсе Дмитрий Ларионовның (кушаматы Колобок) 16 еллык каты режимлы колония алуын нәкъ шушы яңа закон нигезендә ташлама ясау нәтиҗәсе дип аңларга кирәк. Чөнки 2010 елның июнь аенда аның белән бергә әлеге банда белән җитәкчелек иткән Таһир Фәхриев гомерлеккә хөкем ителде, «рядовой» бандитлар арасында да 15-20 еллык срок алучылар күп.
Без әлеге башкисәрләр өере турында «Базар бандасы бетү» дигән язмада тулы итеп сөйләдек («Б.Г.», 2010 ел, 10 ноябрь саны). Эш шунда ки, 2007 елда әлеге җинаятьчел берләшмә әгъзаларын оперативниклар «җыя» башлагач, атаманнарның берсе – Д. Ларионов качып котыла, һәм бары тик узган ел октябрь аенда гына тотыла. Тәҗрибәле җинаятьче, әлбәттә, «көрәштәш»ләренең нинди язмышка дучар ителүе белән хәбәрдар була. Үзенең дә 41 яшендә гомерлеккә «таш капчык»ка утыру куркынычы алдында торуын аңламый түгел. Шуңа күрә, элек «мент», «легавый» һ.б. шундый кимсетүле исемнәр белән атап йөрткән дошманнары-оперативниклар һәм тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә карар кыла. Әлбәттә, монда эчкерсез үкенү, гаебен аңлау түгел, бичарадан ничара, дигәндәй, чарасызлыктан ясалган адым турында сүз бара.
Колобок 1992-2003 елларда 13 кешене үтерүдә катнашкан адәм. Алардан кала, ул кеше урлау, законсыз утлы корал әйләнеше, ут төртү ысулы белән чит кеше мөлкәтен юк итү, фахишәлек оештыру һәм, билгеле, бандитлыкта гаепләнде. Оператив чаралар һәм тикшерү эшләре барган чорда банда әгъзалары кулында булган биш автомат, гранатомет, 11 пистолет, берничә обрез, гранаталар, шартлату җайланмалары алына.
Фәхриев-Ларионов бандасы Казанның Мәскәү районы базары тирәсендә «эш» итә. Шуңа күрә, криминаль даирәләрдәге исеме дә «Рыночные» аның. Бу «Низы» берләшмәсенең өстенлек итүче бригадасы. Җинаятьчел табыш, йогынты даирәләре өчен көрәш барышында алар эшмәкәрләрне генә түгел, үзләренең элеккеге кәсептәшләрен, дошман төркеме «авторитет»ларын, хәтта «кул астына эләккән» шофер хатыннарын да аямыйлар.
Кыскасы, Д. Ларионовның явызлыклары иң кырыс җәзага лаек. Ләкин иелгән башны кылыч кисми, диләр бит. Кисми икән шул. Хәтта баш башкисәрләрнеке булса да…
ТАГЫН БЕР БАЗАР БАНДАСЫ
Шушы көннәрдә Татарстан Югары судында тагын ике бандитның җинаять эше аерым тәртиптә каралды. Болары – Дәрвишләр бистәсендәге «Базаровские» җинаятьчел төркеме составындагы җиде кешелек кораллы банда әгъзалары. Аның 42 яшьлек лидеры – Денис Зайцев (Донис) һәм 1973 елгы Дмитрий Артюшин да (таксист) килеп капкач, оперативниклар һәм тикшерүче белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр булалар. Күрәсең, судан коры чыгып булмаячагын төшенәләр. Әйтергә кирәк, тикмәгә генә түгел. Суд аларга бик зур ташлама ясый. Моңарчы бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган атаман нибары 10,5 еллык каты режимлы колония ала, аның, 1992, 1996 елларда мөлкәтен конфискацияләп, 2-3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән «көрәштәше» 11 еллык срок белән котыла.
Ә менә банданың 30-38 яшьләрендәге биш актив әгъзасы баш ияргә теләми, күрәсең. Алар 28 февральдә үзләренә белдерелгән гаепләү белән танышуны төгәлләде. 15 мартта җинаять эше Татарстан Югары судына җибәрелде. Дмитрий Мокрецов (Басяня), Владимир Бламыкин (Рой), Дмитрий Захаров (Захар), Вячеслав Низамов (Славец), Рөстәм Хадиев (Шумахер) югарыда телгә алынган дуслары кебек, ташламаларга өметләнә алмыйлар, шуңа күрә, җәза кырысрак булачагына шик юк. Моңа кадәр суд эскәмиясенә утырганнары булмаган әлеге биш егет РФ Җинаять кодексының бандитлык, кеше үтерү, кеше үлеменә китергән тән җәрәхәтләре ясау, корал йөртү кебек иң кырыс маддәләре буенча җавап тотачак.
Төркемнең килеп чыгуы башкалардан аерылмый. Исеме үк әйтеп торганча, ул Дәрвишләр бистәсе базары тирәсендәге йортларда яшәүче яшьләрдән оеша һәм шунда сәүдә итүчеләрне талау хисабына көн күрә. Төшемле урын башка төркемнәрне дә җәлеп итми калмый, көрәш кан коюсыз гына булмый. 1999 елның маенда «Базаровские» лидерлары Зайцев һәм Низюмов әмере буенча «Бассейновские» төркеме атаманы А. Фәсхетдинов пистолеттан атып үтерелә. Моңа җавап буларак, күп тә үтми, Р. Низюмов юк ителә.
2000 ел башында базарныкылар күрше Нагорный бистәсендә шул исемдәге төркем әгъзасына һөҗүм итәбез дип, бер гаепсез икенче бер егетне җәрәхәтли. Ул бер атнадан соң сырхауханәдә үлеп китә. 2002 ел декабрендә җинаятьчел дөньяда абруйлы зат булган Клюв кушаматлы Е. Сороковнинны юк итәргә булалар. Чөнки аңа карта уйнап оттыралар да, зур суммадагы бурычны түлиселәре килми. Авторитетны урманлыкка алып барып буып үтерәләр һәм мәетне Нокса елгасына батыралар.
Алардан хәтта «Гитлеровские» төркеме лидеры А. Зарипов да котылып кала алмый – аны шул бистәдәге 8нче сырхауханә ишеге төбендә эре калибрлы ау мылтыгыннан атып, һәлак итәләр.
Тикшерү барышында озак вакытлар ачылмый торган шушы дүрт җинаятьнең «Базаровские» бандасы эше икәне дәлилләнә. Алардан 3 автомат, 2 пистолет-пулемет, 6 мылтык, 3 пистолет, 2 граната, 400 гр. шартлаткыч матдә алына.
Үткән чәршәмбе (6 апрель) Татарстан Югары судында биш базар егете эше буенча беренчел тыңлау булды һәм явызлыкларны бизмәнгә салырга тиешле суд утырышы киләсе атнада 20 апрельдә ачылачак дип игълан ителде.
Наил ВАХИТОВ.

Комментарии