- 16.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №7 (17 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бүген акыл-гыйлем кирәк түгел, дигән уйга торган саен ныграк инана барам. Әйтик, Сабантуйларда татарча көрәшне генә карыйк. Элеккеге кебек хәрәмсез көрәшне табу кыен. Ә инде көндәшеңне төртеп ексаң – машина. Элек иң зур бүләк тәкә булган һәм аның өчен намуслы ярыш оештырылган.
Спорт гомумән, бүген акча юу, умырып алу тармагына чумды. Мин зур стадионнарга футбол-хоккей кебек тамашаларга йөрмим. Спортны яратмавым түгел. Үзем шөгыльләнәм, дөрес яшәү рәвешен тотарга тырышам. Әмма спорт стадионнарына йөреп вакытымны исраф итмим.
Хәер, стадионнарга тартылмавымның башка сәбәбе дә бар. Минем туган ягым да бөтен Русияне колачлаган оптимизация корбаны. Анда мин белем алган мәктәбем ябылды, тирә-яктагыларга медицина ярдәме күрсәтеп килгән күрше авыл – Яңа Кенәр участок больницасы ябылу алдында… Оптимизация диләр. Акча җитми. Авылымдагы больница ябылганга карап, район үзәгендәгесе киңәйдеме, анда сөенеп каршы алалармы? Анда да оптимизация алып барыла. Бүген авыл кешесе авырып китсә, үзе оештыра алса, бары икенче көнне генә больницага эләгә ала. «Ашыгыч ярдәм» машинасы авыл өчен түгел. Авыруыңны бүген, баш төзәтмәгән шофер таба алсаң, 46 километрдагы Арча район үзәк больницасына үзең илтәсең. Ә инфаркт, инсульт кебек авыруларга, башка бик күп өянәкләргә вакытында ярдәм күрсәтмәсәң, ни буласын аңлатып торырга кирәк түгелдер.
Спорт залларына йөрмәвемнең тагын бер сәбәбе – «ИЗМ»нардан куркуым. Фашизм, фанатизм, коммунизм… Алар белән күп психологик параллельләр үткәрергә була. Менә стадионда да, сыра чөмереп кереп, уенчыларга теләсә нәрсә акыручы, сүгенүче фанат мине куркыта. Урамнарга чыгарга куркыныч булган чаклар еш булып тора бит. Стадионда булсынмы, телевизор каршындамы – алкоголь белән аңны томалап, уен карап утыру урынына спорт белән үзең шөгыльләнсәң, актив тормыш алып барсаң, күпкә файдалырак булыр иде.
Элек күп катлы һәр йорт каршында ишегалды клублары оештырылды. Үсмерләр шунда спорт белән шөгыльләнде, өлкәннәр домино сукты. Дәүләт моның өчен махсус бюджет билгеләде. Анда үсмерләр, хәтта олылар да төрле ярышларда катнаша иде. Ә бүген спорт менә шулай стадионда гына калды. Спортчылар аз акча алмый, ул акчаларны Русиядә бик азлар гына күз алдына китерә ала. Sports.ru Русия премьер-лигасы футболчылары хезмәт хакының еллык рейтингын игълан итте. Бу футболчыларның еллык кереме. Миллион еврода бирелә. Монда матчлардан соң түләнүче премияләр исәпкә алынмаган әле. Бу спортчыларның билгеләнгән «чиста кереме» генә. Димәк футболчылар күбрәк тә ала.
Соңгы елда Русия җыелма командасындагы бер генә спортчы да Европа лигаларына күчәргә теләк белдермәгән. Моның сәбәбен сез аларның акчаларын санагач аңларсыз.
Русия премьер-лигасы футболчылары хезмәт хакы рейтингы (миллион еврода):
1. Халк («Зенит») – 7
2–3. Александр Кокорин («Динамо») – 5
Эсекиэль Гарай («Зенит») – 5
4. Хави Гарсия («Зенит») – 4,5
5. Ведран Чорлука («Локомотив») – 4,4
6–7. Игорь Денисов («Динамо») – 4
Аксель Витcель («Зенит») – 4
8. Мубарак Буссуфа («Локомотив») – 3,9
9. Мануэл Фернандеш («Локомотив») – 3,8
10. Артем Дзюба («Зенит») – 3,6
11. Данни («Зенит») – 3,4
12. Кристофер Самба («Динамо») – 3,3
13. Александр Кержаков («Зенит») – 3
14–15. Сальваторе Боккетти («Спартак») – 2,7
Роман Широков («Спартак») – 2,7
16–21. Игорь Акинфеев (ЦСКА) – 2,5
Гекдениз Карадениз («Рубин») – 2,5
Александр Самедов («Локомотив») – 2,5
Юра Мовсисян («Спартак») – 2,5
Олег Шатов («Зенит») – 2,5
Сейду Думбия (ЦСКА) – 2,5
22–23. Роман Еременко (ЦСКА) – 2,4
Дмитрий Тарасов («Локомотив») – 2,4
24. Юрий Жирков («Динамо») – 2,3
25–29. Сердар Ташчи («Спартак») – 2,2
Карлос Эдуардо («Рубин») – 2,2
Доменико Кришито («Зенит») – 2,2
Игорь Смольников («Зенит») – 2,2
Виктор Файзулин («Зенит») – 2,2
30–43. Сергей Игнашевич (ЦСКА) – 2
Ахмед Муса (ЦСКА) – 2
Сергей Рыжиков («Рубин») – 2
Артур Юсупов («Зенит») – 2
Николас Ломбертс («Зенит») – 2
Александр Анюков («Зенит») – 2
Луиш Нету («Зенит») – 2
Арас Озбилиз («Спартак») – 2
Владимир Гранат («Спартак») – 2
Дмитрий Комбаров («Спартак») – 2
Кирилл Комбаров («Спартак») – 2
Андреас Гранквист («Краснодар») – 2
Шарль Каборе («Краснодар») – 2
Гильерме («Локомотив») – 2
44–45. Алексей Березуцкий (ЦСКА) – 1,9
Василий Березуцкий (ЦСКА) – 1,9
46–54. Денис Глушаков («Спартак») – 1,8
Федор Смолов («Краснодар») – 1,8
Марко Девич («Рубин») – 1,8
Владимир Быстров («Краснодар») – 1,8
Ивелин Попов («Спартак») – 1,8
Томаш Губочан («Динамо») – 1,8
Марио Фернандес (ЦСКА) – 1,8
Олег Кузьмин («Рубин») – 1,8
Илья Максимов («Анжи») – 1,8
55–57. Александр Бюттнер («Динамо») – 1,7
Одил Ахмедов («Краснодар») – 1,7
Евгений Макеев («Спартак») – 1,7
58–60. Павел Мамаев («Краснодар») – 1,6
Зоран Тошич (ЦСКА) – 1,6
Антон Шунин («Динамо») – 1,6
61–71. Ари («Краснодар») – 1,5
Дмитрий Торбинский («Краснодар») – 1,5
Сергей Паршивлюк («Спартак») – 1,5
Куинси Промес («Спартак») – 1,5
Ромуло («Спартак») – 1,5
Алан Дзагоев (ЦСКА) – 1,5
Бибрас Натхо (ЦСКА) – 1,5
Алексей Козлов («Динамо») – 1,5
Владимир Габулов («Динамо») – 1,5
Павел Погребняк («Динамо») – 1,5
Неманья Пейчинович («Локомотив») – 1,5
P.S. Әйткәнемчә, футболчыларның хезмәт хакы миллионнарда һәм еврода. Бүгенге евро-рубль курсының 90 сумга үрмәләвен исәпләгәндә, футболчыларның миллионнарын шул 85–90 сумга тапкырлап карасаң… Кеше акчасын санау матур түгел инде үзе, шулай да үзегезнең нинди хезмәт хакына яшәгәнлегегезне күз алдына китерегез. Һәм сез җәмгыятькә кирәксез кешеме? Шул сорауга җавап эзләгез. Спорт командаларына тотылучы акчалар бездә медицинаны чынлап торгызырга, яхшы мәктәпләр булдырып, гыйлемле русиялеләр тәрбияләргә җитәр иде. Юк, бүген безгә спортчылар кадерлерәк. Кемдер авырып китсә, игъланнар биреп, теләнеп акча җыеп авыруны чит илгә алып барып дәвалау турында хыялланабыз.
Менә мин ни өчен футбол-хоккей стадионнарына йөрмим. Бу команда булмаса, бәлкем минем авылымдагы мәктәпкә, больницага да акча җитәр иде.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии