- 16.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №7 (17 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Килеп җиттек, җәмәгать: Татарстан һәм Русиядә уртача хезмәт хакы хәзер Кытайныкыннан калыша. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, ел башында безнең республикада ул 560 доллар, ә Кытайда 690ны тәшкил итте. Андый саннарны күптән түгел сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов китерде. Үзенең ведомство коллегиясендә ул фәкыйрьләнә баруыбызның уңай якларын билгеләде: янәсе, эш куллары арзан булгач, республиканың конкурентлык сәләте дә арта. Ягъни, хәзер чит ил компанияләре үзләренең Кытайдагы заводларын ябып, аларны тиз арада Русиягә, аерым алганда, Татарстанга күчерүен көт тә тор. Теориядә шулаен шулай да ул, әмма гамәлдә хәлләрнең русиядәгечә килеп чыкмавын кем ышандыра ала?
Инвесторлар илебезгә кабат йөз белән борылсын өчен беренче шарт – санкцияләрнең алынуы. Моны өмет итеп буламы? Хәзерге сәяси вәзгыятьтә, билгеле инде, юк. Нинди генә арзанлы эшчеләр, нинди генә зур табышлар һәм салым ташламалары вәгъдә ителмәсен – үзенең киләчәге өчен борчылган корпорацияләр Русиядә эш итүдән тыелып торачак. Халык керемнәре, долларда исәпләсәң, икеләтә-өчләтә кимегән икән, аның сатып алу мөмкинлеге дә нык чикләнде. Димәк, Русиянең эчке базары да инвесторларны әллә-ни кызыксындырмый: машиналар, көнкүреш техникасы, йорт җиһазлары сатылмый, азык-төлек кибетендә дә кәрҗиннәргә иң кирәкле товарларны гына сайлап салабыз бит.
Хөрмәтле министр иптәш! Ни өчен соң Алмания, Франция, АКШ кебек алдынгы илләр хезмәт хакын киметү буенча «акыллы сәясәт» алып бармыйлар? Югыйсә, аларны да Кытайның зур-зур адымнар белән икътисадый яктан алга китүе нык борчый. Әйтик, АКШта минималь хезмәт хакы сәгатенә 7,25 доллар (хәзерге курс белән 553 сум), Алманиядә 8,5 евро (741 сум) итеп билгеләнгән. Бу аена 97-130 мең сум (!!!) дигән сүз. Әле бу минималь түләү. Уртачасы аннан 3-4 тапкырга күбрәк.
Ул гына да түгел, күптән түгел Швейцария үзенең гражданнары өчен «шартсыз керем» булдыру нияте бөтен дөньяны шаккаттырды. Эшлисеңме син, юкмы, хөкүмәт һәркемгә ай саен 2500 франк (198 мең сум) күчерергә әзер. Хезмәт хакы яки пенсия аласың икән, керемең бермә-бер артачак. Бары тик тиешле канунның кабул ителүен генә көтәсе (ә аны – ахмаклык бит инде, әйеме? – халык үзе, референдум аша хәл итәчәк). Әйдәгез, Кытайныкыннан кимрәк итик, диючеләр никтер юк. Наданнар инде, яхшы укымаганнар, нишлисең?..
Үзебезнең җирлеккә кайтыйк әле. Статистика күрсәткәнчә, узган елның гыйнвар-ноябрь айларында татарстанлылар уртача 28,6 мең сум хезмәт хакы алган («кулга» 25 мең сум). Бу күрсәткеч абсолют саннарда 6 процентка артса да, инфляцияне исәпкә алганда шул ук 6 процентка кимегән. «Бизнес-онлайн» басмасы китергән мәгълүматка караганда, кризистан аеруча балык хуҗалыгында эшләүчеләр, ком, чуерташ казучылар зыян күрә – аларның айлык керемнәре нык саеккан. Шул ук вакытта, мәгълүмат технологияләре, спорт тармагында яхшы гына (14 процентка якын) үсеш күзәтелә. Хәер, соңгысын профессиональ командаларда уйнаучыларның «финанс уңышы» белән бәйлиләр. Яшерен-батырын түгел, аларның килешүләре валютада төзелгән. Әйтик, «Рубин»дагы урта куллы футболчылар аена 100 мең евро алып ята, диләр. Алдынгылары – икеләтә күбрәк. Көненә (ялларны да кертеп) кимендә 250 мең сум акча бу, «татарча» әйткәндә.
«ХэдХантер», «СуперДжоб» агентлыклары Татарстандагы эш бирүчеләр арасында махсус сораштыру уздырган. Нәтиҗәсе бер дә куандырырлык түгел: предприятие һәм оешмалар хезмәт хакларын арттырырга ашыкмыйлар, арттырсалар да, ул рәсми инфляциядән күпкә калыша. Шулай ук иң югары һәм иң түбән бәяләнә торган белгечлекләр арасында «упкын» киңәя бара. Җыештыручылар 10 мең сумга да риза булса, генераль директор вазыйфасына дәгъва кылучылар, уртача, аннан 22 тапкырга күбрәк түләү сорый. («КАМАЗ», «Татнефть» кебек эре берләшмә җитәкчеләре бу исәпкә керми, чөнки аларның «бәясе» күптәннән инде профессиональ спортчылар белән чагыштырырлык).
Хәер, директорның 220 меңе дә, Алманиядәге минималь хезмәт хакын исәпкә алсак, әллә-ни зур күренми бүген. Аена 20-30 мең сумга риза булган күпчелек гади эшчеләргә исә аяк сузмас өчен бер генә чара кала: 1990нчы еллардагы кебек үк, 2-3 эштә эшләргә, «чумара» майтарырга, эштән өйгә «әйбер ташырга» һ.б. чараларын күрергә. Яки, гомумән, Кытайга күченеп китәргә. Шулай бит, иптәш министр?
Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии