- 16.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №6 (15 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
АНАСЫН ДА АЯМАГАН
Дүшәмбе «Стар» җәмгыяте юристы 49 яшьлек Ирина Липскаяның эшкә чыкмавы хезмәттәшләрендә шөбһә уятмый калмый. Тикмәгә эш калдыра торган кеше түгел ул. Өстәвенә, телефоны да җавап бирми. Икенче көнне, 7 февральдә шул ук хәл кабатлангач, Казанның «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә хәбәр итәргә туры килә. Җинаятьчеләрне эзләү буенча оператив хезмәткәрләр, иң алдан Айдаров урамындагы ул яшәгән йортка килә һәм бикле ишеккә тап була. Күршеләр хатынның 2-3 көн күзгә-башка күренмәвен әйтеп шикне көчәйтә. Ишекне ачарга карар кылына. Эчкә үтү белән яңа ремонтланган фатирдагы тәртипсезлек күзгә ташлана. Тиздән иң начар фараз аклана – балконда өстенә чүпрәк-чапрак ыргытылган канга баткан мәет табыла.
Полиция хезмәткәрләре мәрхүмәнең якыннары, хезмәттәшләре аркылы кирәкле мәгълүматларны тиз туплый. Хатын үзе генә яшәгән, ялгызы тәрбияләп үстергән 25 яшьлек улы бар икән. Ул әнисе белән түгел, «съемный» фатирларда гомер итә. Аның турында юньле сүз әйтүче табылмый. Мошенниклык, урлаган өчен өч тапкыр хөкем ителгән, әле 2011 елның җәендә генә колониядән кайткан, элек наркотиклар кулланган булган, эчәргә ярата, даими эш урыны юк һәм башкалар.
Картаймыш көнендә терәк булыр дип үстергән малайның мондый тормыш рәвеше әни кешедә хуплау тапмый, әлбәттә. Шул сәбәпле тавыш та чыкмый тормый. Чыкмаслык та түгел, 25 яшьлек хөрәсән өйдәге әйберләргә кадәр урлый. Кыскасы, әлеге шәхес оперативникларда кызыксыну уятмый калмый. Аның вакытлыча торагын эзләп табып тоткарлыйлар. 8 февральдә исә үз анасын аямаган җанкыяр гаебен танып күрсәтмәләр бирә. Икенче көнне җинаять урынында фото һәм видеокамералар күзәтүе астында явызлыкны ничек кылуын күрсәтеп бирә.
Фаҗига 4 февральдә килеп чыга. Вәхшинең әйтүенә караганда, ул ниндидер дус кызын вакытлыча әнисе янында яшәтергә теләгән. Ләкин чит кешене түрдән уздырасы килмәгән хуҗабикәнең каршылыгына очрагач, низаг чыккан. Балконда әнисенең башына ике тапкыр гантель белән суккан, кухнядан пычак алып чыккан һәм …калганы сурәтләп тормыйча да аңлашыла. Үтәли җәрәхәтләр муен, күкрәк тирәсенә ясала.
Әлеге ерткычлыкка китергән сәбәпне, рәсми беркетмә теле белән әйткәндә, күралмаучылык дигән сүз белән аңлатып була. Кеше үтерү тикшерү барышында да, судта да шул күралмаучанлыктан кинәт кабынган низагтан чыккан дип табылырга охшаган. Ягъни 25 яшьлек Сергей баю максаты, әлеге үтерүдән файда алу нияте булмаган дип чагыштырмача җиңел җәза алыр кебек. Ләкин Татарстан эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе Павел Серов башкача уйлый. Сергей әнисен үтереп, гаражда күмәргә җыенган. Өч бүлмәле фатирны, машина, гаражны сатып, Красноярскида яшәүче туганнары янына китү планы булган дип исәпли полковник. Алай гына түгел, Сергей бергә яши торган 25 яшьлек хатын-кызны да юк итәргә җыенган дигән фикердә тора ул. Эш шунда ки, әлеге хатын очраклы рәвештә аның корбанын күреп «аһ» итә. Шуңа күрә җанкыяр иртәме-соңмы шаһиттан котылу чарасын күрәчәк иде дип саный. Өч көн буе бикләп тотылган кызыйны чынлыкта көтмәгәндә килеп төшкән оперативниклар коткарган булып чыга.
Боларны дәлилләп булмаячак, әлбәттә. Шуңа күрә җинаять эше «үтерү» дигән 105 маддәнең 1нче кисәге буенча кузгатыла. Анда да җәза кырыс – 6 дан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Үз анасын үтерүчеләргә карата төрмә-колониядәгеләр арасындагы мөнәсәбәтнең үтә начар булуын да истән чыгарырга ярамый.
АХМАКЛЫК
Казанның Ашхабад урамында яшәүче 27 яшьлек хатын иртә белән ире һәм кечкенә кызын озатып җибәргәч яңадан йокымсырап китә. Шәхси йортларының өйалды ишеген каерып диярлек чит кеше кергәнне дә сизми хәтта. Теге бәндә моннан иркенләп файдалана, бер свитер муенын (якасын) кисеп битлек хәстәрләп ала, ябышкак тасма таба.
Бу йортны да, хуҗаларны да яхшы белә ул. Әле күптән түгел генә үзе дә монда яшәгән була. Торыр урыннары булмагач, икесен дә шушы гаилә сыендыра. Чөнки хатыннары күптәнге дуслар. Ләкин никахлары озын гомерле булмый. Башка фатирга күченгәч, аерылышалар, әмма чарасызлыктан бер түбә астында яшәргә туры килә. Ә иптәш кызлары гел аралашып торалар, көзгә таба уртак бизнес ачарга да планлаштыралар, шул максат белән банктан кредит алырга җыеналар.
Бу хакта тарафдар булган ир затын шушы акча тартып китерә дә инде әлеге йортка. Кредит алынган һәм шушында саклана дип исәпли ул. Хуҗабикәне өйдә туры китерү аның планына керми. Ләкин кире уйламый, аны зарарсызландыру өчен хәзерлек чараларын, әйтелгәнчә, җинаять урынында күрергә туры килә.
Битлек кигән әзмәвердәй ир-ат өчен коты алынган хатынның кул-аякларын скотч белән беркетеп кую кыенлык тудырмый. Күпне күрмәсен дип башына юрган да ябып куя әле. Һәм үтереп ташлау белән куркытып, теге зур сумманы таләп итә. Ялгыз хуҗабикә һичшиксез биреп җибәрер иде, ләкин банктан кредитны шул көнне генә алырга тиеш булалар. Өйдә разбойникның аерылышкан хатыны саклауга калдырган 32 мең сум акча була. Яшерен урынны әйтеп бирергә туры килә. Җан кадерле бит!..
«Юньле» жулик чыгып таю ягын карар иде. Ә менә ошбу ахмак китәргә җыенмый, чөнки урында ятучы ярым ялангач сылу хатынга нәфесе төшә. Аның алга таба кылган явызлыклары Җинаять кодексында, көчләү һәм җенси характердагы бозыклыклар кылу, дип атала. Бары тик тәкатьсезлек канәгатьләндерелгәч кенә юк була ул.
Үтерер дип һушы китәр дәрәҗәгә җитеп курыккан ханым ошбу адәм актыгын шушында яшәп киткән Наил дип уйлап та карамый. Бәндә баласы шулкадәр түбәнлек һәм явызлыкларга барырга тиеш түгел бит инде! Бу ашка таш ату гына түгел, башка таш белән томырган кебек. Тиздән 27 яшьлек Н.Ариповның үзенә дә башын ташка орырга туры килә. Икенче көнне тотып ябалар аны.
Алданрак ошбу адәмгә карата «ахмак» сүзе тикмәгә генә әйтелмәде. Полиция оперативникларыннан берсе аның гамәлләрен «ахмак җинаять» дип атый, чөнки күп акылсызлыклар кыла ул. Әйтик, өйдә бик тиз фаш итү мөмкинлеге бирүче «вещдок» – презерватив калдырып китә һәм моны исенә төшереп, берникадәр вакыттан соң Ашхабад урамындагы йортка тагын килә. Бу юлы эчкә үтә алмый, чөнки ханым көч-хәл белән богаулардан арынып ишекләрне ныклап бикләп куя, әнисе һәм иренә шалтыратып өлгерә. Шул тирәдә генә яшәче ана кеше шунда ук кызы янына йөгерә һәм ишегалдындагы ир кешегә тап була. Тегесе чыраен мөмкин кадәр күрсәтмәскә тырышып (якалар ярдәмендә) чыгып сызса да, таныш Ариповны танып кала.
Боргаланып торуның мәгънәсез икәнен төшендерәләр аңа, чөнки дәлилләр күп. Ашыгычлык белән онытып калдырган теге резина «вещдок» кына ни тора… Шуңа күрә гаебен танып «явка с повинной» дигән кәгазь тутырудан башка чара калмый. Ашка таш атучыга карата җинаять эше һөҗүм, талау һәм җенси характердагы тагын ике җинаять өчен, җәмгысы өч маддә буенча кузгатыла.
ИСЕРЕККӘ ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН
Азнакайда җиде яшьлек кызчыкны педофил тырнакларыннан очраклы хатын-кыз коткарып кала. Шәһәр читендәге кибеткә кереп барганда киреләнеп чәбәләнүче баланы күтәреп киткән абзыйны күрә ул. Ләкин бала-чага көйсезләнгән чаклар була торган хәл, шуңа күрә әллә ни игътибар бирми. Сәүдә ноктасыннан чыккач, шул тирәдәге бушлыкта теге бәндә һәм сабый бала арасындагы ыгы-зыгы шик уятып тавыш чыгара. Ярдәм бик вакытлы килә. Теге кеше максатына ирешә алмый, качып китә.
Бала шул тирәдә генә яшәүче икән. Бары тик капка төпләреннән читкәрәк киткән була. Хәбәр алынгач, Азнакай полициясе куркыныч адәмне эзләү чараларын күрә. Бәхеткә каршы, шәһит хатын да, хәтта бала да ир кешенең төс-кыяфәтен бик яхшы хәтердә калдыра. Нәтиҗәдә икенче көнне, ягъни 26 сентябрьдә илленче яше белән баручы Газинур Закиров тоткарлана. Җинаять өстендә тотылмагач, ул гаебен танырга теләми. Ләкин тикшерү комитетының Азнакайдагы тикшерүчесе Ренат Әмирханов теге ханым катнашында үткәрелгән сорау алу вакытында, пүнәтәйләр алдында барысын да исереклеккә сылтап, мондый хәлнең булуын раслап кул куя.
Г.Закиров яшьрәк вакытта ике тапкыр хөкем ителгән. 1989 елда кеше талап, тагын 3 елдан балигъ булмаган кызны көчләгән өчен җавап тоткан. Шуннан соң 20 ел диярлек аның закон белән каршылыкка килү очраклары булмаган. Һәм менә 49 яшендә «14 яше тулмаган зарар күрүчене көчләргә омтылыш ясау» дигән гаепләү белдереп, җинаять эше Татарстан Югары судына җибәрелде. Тикшерү органнары судның гаепләү вердикты чыгарачагына шикләнми, чөнки дәлилләр җитәрлек. Хөкемне көтәсе генә калды.
БӘХӘСЛЕ ҖИНАЯТЬ
Җинаятьләрнең четереклеләре бар. Сүз балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү турындагы 134нче маддә хакында. Бусы инде көчләп түгел, ирекле рәвештә «яратышу» өчен җавапка тартуны күз алдында тота. Һәм еш кына бәхәсләр дә тудыра. Хәзерге яшьләрнең бик иртә җенси тормыш белән яши башлавы сер түгел. Сексуаль тотнаксызлык, бозыклыкны һәрьяклап пропагандалау чорында башкача булырга мөмкин дә түгелдер. Кагыйдә буларак, ошбу җинаятьләр күләгәдә кала, ләкин сирәк-мирәк кенә без капчыкны тишеп чыккан чаклар да очрый. Гадәттә, 15-16 яшьлек кызлар балага узгач, шаукым күтәрелә, булачак әтиләр полиция һәм тикшерү комитеты бусагасын таптый башлый.
…Узган ел сентябрьдә Түбән Кама мәктәпләренең берсендә укучы кызны классташ малайлар кыерсыта. 15 яшьлек кыз үзенең егермедәге егетенә зарлана, анысы яшүсмерләр белән «разборка» оештыра, ягъни алдын-артын уйламыйча, дөмбәсләп ташлый тегеләрне. Хәбәр полициягә барып ирешеп җинаять эше кузгаталар хәтта. Сорау алулар вакытында кызны шулай яклавының сәбәбен сөйгән ярының йөкле булуы белән аңлата. Бу инде аның теге бәхәсле маддә кысаларына да эләгүен күрсәтә.
Тикшерү комитетының Түбән Камадагы бүлеге тикшерүчесе Булат Мәннәпов, кызның 15 яшеннән балага узуын ачыклап, 16 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә керү факты буенча җинаять эше кузгата. Яшьләр 2009 елда ук танышканнар, егет хәтта кыз фатирында яши үк башлаган. Үзләренең ир белән хатын кебек торуларын кызның әнисеннән яшергәннәр һәм ул белмәгән дип баралар. Якынлыкны күрсәтеп кылмаганнардыр, әлбәттә, ләкин бер түбә астында яшәп, баласының 13 яшеннән егет куенында иркәләнүен әни кеше сизмәгәндер дип раслауга ышанасы килми.
Алдан туачак сабыйдан котылырга уйласалар да, соңрак бу фикердән кайтып, өйләнешергә гариза бирәләр. Ләкин бездә никахны теркәү өчен ике якның да 18 яшьне тутыруы мәҗбүри. Аерым очракларда һәм җирле хакимият рөхсәте белән генә әлеге кагыйдәне читләтеп үтәргә була. Бусы да бик мәшәкатьле эш. Һәм иң яманы: никах егетне җинаять җаваплылыгыннан коткармый.
Хәзер 16 яшьлек хатын мәктәп урынына хатын-кызлар консультациясенә йөри. Табиблар көмәнлек нормаль бара дип саный. Алар өчен мондый пациент яңалык түгел. Әле бер ел элек кенә шул районда Кама Аланы бистәсендә 13 яшьлек бала малай тапты. Шөкер, сабый исән-сау үсә. Бу юлы да яхшы булсын дигән теләктә калыйк.
Шунысы аяныч: туачак сабый әтисен дүрт яше тулгач кына күрәчәк, чөнки Түбән Кама шәһәр суды аны шулкадәр срокка ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Җинаять бәхәсле булса да, закон бозган, бу очракта 16 яше дә тулмаган кыз баланы хак юлдан яздырган өчен җавап тотарга туры килә. Бер рәхәтнең мең михнәте була, диләр бит. Гадәттә, бу маддә буенча кузгатылган җинаять эшләре шартлы срок белән тәмамлана яисә якларның килеше аркасында бөтенләй туктатыла иде. Бу юлы сентябрьдә җинаять эшенең йогынтысы зур була. Шулай да, җәза артык кырыс дигән фикер туа. Бигрәк тә алдан сөйләнгән Әлмәт, Балтач очраклары белән чагыштырганда.
Наил ВАХИТОВ.

Комментарии