Җәнҗаллы җомга

12 февральдә кичке якта әзмәвердәй өч җинаятьче Яр Чаллыдагы бер фатирны басмакчы була. Ачкыч яратып эчкә үтсәләр, хуҗабикә белән аның 15 яшьлек улы өйдә булуын күреп алалар. Ләкин җинаятьчеләр ниятләреннән ваз кичәргә теләми. Күрәсең, хәрәм малга кызыгу көчлерәк була.

Әйтергә кирәк, ана белән бала каушап калмыйча, угрыларга каршылык күрсәтә. Көчләр тигез булмый, әлбәттә. Угрыларның берсе кыйммәтле әйберләр, акча таләп итеп, хатынны буарга ук керешә. Яшүсмер үзеннән көчлерәк бәндәләр белән җан талаша. Фатирда бик хәтәр тавыш чыга.

Бәхеткә, ошбу тавыш күршедә яшәүче ир-егеткә ишетелә. Әгәр ул ярдәмгә килмәсә, бәрелешнең нәрсә белән тәмамлануын белеп булмый. Күрше фатир ишеге ачылганын сизеп, вак-төяк әйберләр эләктереп өлгергән ике угры качып китә. Ә менә өченчесен малай белән күрше ир-егете салып бәйләп тә куялар.

Патруль-пост хезмәте милиционерлары җинаятьчеләргә качып котылырга ирек бирми. 22 һәм 30 яшьләрендәге Түбән Камадан килгән “гастролер”ларны алар күрше урамда куып тота. Угрыларга торакка үтеп кереп һөҗүм ясаган өчен җавап бирергә туры киләчәк. Законда бу төр җинаятьләр өчен 5-12 елга иректән мәхрүм итү каралган.

Үткән дүшәмбедә Яр эчке эшләр идарәсе башлыгы Фәйзулла Хөсниев җинаятьчеләрне тотуда ярдәм иткән 9 сыйныф укучысы һәм аның күршесенә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләк – видеоплеерлар тапшырды. Өлгерлек күрсәткән ике милиционерга акчалата бүләк бирелде.

Мөгаллимнәр “уңыш” җыя

Мәгълүм ки, зәмһәрир салкын гыйнвар ае – халкы өчен кызу урак өсте. Шулай ук ошбу ыгы-зыгылы “урып-җыю” чорының укытучыларның уңыш җыю вакыты икәне дә сер түгел. Зачет, имтиханнарны базардагы кебек сату-сатып алу гадәткә керде чөнки.

Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары Казандагы төзелеш-архитектура университетында “урак” барышы белән кызыксына һәм уңыш җыю эшләренең югары дәрәҗәдә булуына ышана. Чөнки акча түләп билге алу “тәртибе” күп кенә надан вә бай студентларга кулай булса да, һәркем өчен дә уңай түгел бит. Шуңа күрә оперларга теләктәшлек күрсәтергә риза булучылар табыла.

Студентлар сату-алу эшләрендә үзләре дә хәл кадәри катнашканга күрә, кемнең һәм күпме алганын белеп торалар. Гөнаһ шомлыгына каршы дияргә кирәктер, күптән түгел күз уңына әле яңа гына 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән мактаулы доцент эләгә. Гамәли математика кафедрасында эшләүче мөхтәрәм мөгаллим аз-маз сәмән хакына информатика фәненнән зачетка кертелмәгән шәкертләренә “ярдәм” итә икән.

15 гыйнварда икенче курста укучы егеттән арадашчы ролен башкаручы студент аркылы 3 мең тәңкәне ала да килеп тә каба бу. Чөнки меңлекләр тамгалы булып чыга. Оператив хезмәткәрләр аның шундый ук “яхшылык” өчен тагын ике укучыдан җәмгысе 7 мең сум алуын да ачыклыйлар. Ләкин соңгысын тикшерү гамәлләре әле дәвам итә. Аңа каршы РФ Җинаять кодексының “ алу” дигән маддәсе буенча эш кузгатыла. Карт доцент һич карышмыйча гаебен танып күрсәтмәләр бирә башлый. Ә менә үткән дүшәмбе (18 гыйнвар) шул ук төзүче һәм архитекторлар уку йортында эшләүче нибарысы 32 яшьлек доцентның җиңел генә бирешәсе килми.

“Теоретик механика” кафедрасында эшләүче ошбу өметле укытучы зачет куйган өчен нибары 2,5 мең сум акча алып тотыла. Әлбәттә, шушы юк кына сумма аркасында хур буласы килми. Оперативникларга каршылык та күрсәтә. Тегеләре укымышлы кеше белән зыялы алымнар белән эш итәләр, ягъни йөзтүбән җиргә каплап богау салырга ашыкмыйлар. Яшь доцент шуннан файдаланып, качып та котылмакчы була.

Ләкин, тагын гөнаһ шомлыгына каршы димичә булмый, аның җан-фәрман чаба башлавын ОМОН милиционерлары күзәтеп тора икән. Мәгълүм булганча, яхшылап әйткәнне аңламаучылар белән алары башка төрлерәк кылана, ягъни куып та җитәләр, бәреп тә егалар, күз ачып йомганчы корыч беләзекләрне дә кидереп куялар.

Яшь доцент өчен дә быелгы “уңыш җыю” уңышсыз тәмамлана. Ә студентларның урак өсте дәвам итә әле. Оперативниклар ришвәтче мөгаллимнәрне “җыя” бирә.

Комсызлык арттан этә

Дәүләт оешмаларында эшләүче вазифаи затларга авыр хәзер. Бигрәк тә казна акчасы белән эш итүчеләргә кыен. Байлык-муллыкка омтылу, акчага тартылу кебек кешегә хас сыйфатларга каршы көрәшергә, ягъни мәсәлән, урламаска тырышырга, комсызлык дигән чир белән тарткалашырга кирәк чөнки.

…Әлеге кризиска хәтле булган 2007 елда Татарстанның дәүләт заказы агентлыгы Казандагы ике югары уку йорты, шул исәптән финанс-икътисад институты тулай торакларында күңел ачу-спорт чаралары үткәрүгә аукцион уздыра. Анда әлеге чараларны иң арзан бәягә, ягъни нибары 500 мең сумга оештырырга тәкъдим иткән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җиңеп чыга. Килешү төзисе, әлеге җәмгыятькә казнадан акчаны күчерәсе дә студентлар арасында культура-агарту һәм спорт эшләрен гөрләтеп җибәрәсе генә кала.

Мондый изге ниятле гамәлләр Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы катнашыннан башка гына узса, әлбәттә ки, тиешле югарылыкта була алмый. Нәкъ менә укучы яшьләр арасында тәрбия чаралары өчен җаваплы хезмәткәр дә моны аңламый түгел. Һәм үзеннән өлеш кертергә була. Ә бусы инде бюджет акчасыннан үзенә өлеш чыгару дип аңларга кирәк. Чөнки түрәләр мондый чакта үз кесәләрен кайгырту теләген җиңә алмый инде.

Тикшерү органнары әлеге вәкаләтле ханымның исемен атамаска кушу сәбәпле, без аны вакытлыча Нәфисә дип белик. Ахыр чиктә эш исемдә түгел, ә җисемдә бит. Җисеменә килгәндә, ул үз эшенең бәясен белә торган хезмәткәр булып чыга. Иң беренче чиратта, конкурста үзенә якын фирмалар түгел, ә күз күрмәгән оешма җиңеп чыгуга ризасызлык белдерә. Шул сәбәпле директорны чакырып китереп, контракттан баш тартуын яисә үзенә кирәкле субподряд оешмасы белән килешү төзүен таләп итә.

Дөнья күргән эшмәкәр министрлык кешесе белән каршы килүнең мәгънәсез икәнен яхшы белә. Чөнки эшләгән эшеңне кабул итмичә, килешү таләпләрен үтәмәүче итеп күрсәтү алар өчен берни түгел. Бу инде тиешле акча түләнмәячәк дигән сүз. Шуңа күрә ул контрактта билгеләнгән ярты миллионның 15 процентын үзендә калдырганда, эшне теге әйткән субподрядчыга тапшырырга риза була. Министрлык вәкиле дә килешә һәм үзенең өлешен әйтә, ягъни теге суммадан 3 процент (15 мең сум) аныкы булырга тиешлеген ирештерә.

Эшмәкәр халкы “откат”ның шулай аз булуына гаҗәпкә калгандыр. Гадәттә, ул 10 проценттан да төшми бит. Ләкин нәтиҗә ясарга иртәрәк әле. Нәфисәнең нәфесен күрсәтер көннәре алда чөнки. ҖЧҖ директоры 140 мең сум чамасы аванс килү белән, 15 меңлек ришвәтне түрәгә төртә.

Эш моның белән генә бетсә икән! 2008 елның февралендә чынлыкта башкарылмаган эшләрне кабул итү актлары өчен финанс-икътисад институты проректоры 100 мең сум сорый. Бирмичә булмый. Шуннан соң гына контрактта күрсәтелгән акча тулысы белән ҖЧҖ счетына күчерелә.

Ә комсызлык арттан этә бирә. Узган ел декабрь аенда директор Яшьләр эшләре министрлыгына кабул итү документларының күчермәсен сорап килә. Нәфесле Нәфисә ошбу “хезмәт”нең бәһасен 170 мең дип бәяли. Имеш, теге проректор белән “җайлыйсы” эшләр бар. Анысы исә мәсьәләне бик тиз җайлап-майлап куя. Бары тик тагын 60 мең түләргә кирәклеген әйтә.

Санап карасак, студентларны күңелле ял иттерү һәм сәламәтлеген ныгытуга дигән акча янчыгының бөтенләй диярлек бушап калуы күренер. Әлбәттә ки, мондый комсызлык эшмәкәр директорны да туйдыра башлый. Шул сәбәпле, бюджет акчасын үзара бүлешү факты белән Татарстан бүлеге Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары шөгыльләнә башлый. Быел 1 февральдә соңгы 60 мең сум ришвәтне алып, документларны подрядчыга тапшыргач, проректорның кулыннан тотып алалар.

Тикшерә башлагач, бюджеттан бүленгән акчаның бер тиене дә студентлар хаҗәтенә сарыф ителмәве билгеле була. Шулай итеп, комсызлык ике мөхтәрәм кешене Җинаять кодексының “Ришвәт алу” дигән 290нчы маддә кысаларына этеп кертә. Әгәр акчаның төркем белән һәм таләп итеп алынуын исәпкә алсак, җәза кырыс булачак. Проректорның хәзер үк сак астына алынуы да, мондый җинаятьләрне Татарстан Югары суды каравы да шул хакта сөйли.

Наил ВАХИТОВ

Криминаль хроника

Самбо ярдәм иткән…

Бөгелмәдә “Ашамлыклар” кибетенең тревога төймәсе кичке дүрт тулып киткәч эшкә җигелә. 17 яшьлек Алексей Н. сатучы апаны пычак белән куркытып (бармакларын яралаган да әле), кассада булган бар акчаны җыеп алган. Чыгып китәргә сатучы комачаулагач, аракы шешәсе белән тәрәзәне ватып качкан. Экипаж Шашин урамында битлек кигән ир-ат шәүләсен күреп ала. Ир кеше гаражлар ягына борылып, качып котылмакчы була. Тоткарлау вакытында хәтта пычагын чыгарып, каршылык та күрсәтергә маташа, әмма самбо приемнары кулланган милиционерлар хокук бозучыны кулга алып, кизү бүлегенә озатты. Һөнәри училищеда укучы егетнең элек тә 162нче маддә буенча җавапка тартылганлыгы ачыкланды. Хәзер аңа янә хөкем каршында җавап тотасы булачак.

“Салсаң”, сугышасың

Тәтештә кичен бергә “салып” утырган арасында аңлашылмаучылык килеп чыгу аркасында күңелсез хәлләр булган. 50 яшьлек ир-ат яшьтәшен агач урындык белән кыйнаган. Хәтта урындыгы җимерелгән. Беркайда да эшләмәүче ирләр гел шулай “матур гына” утыра торган булган. Чираттагы “бәйрәмнәре” кизү бүлеге һәм реанимация белән тәмамланган.

Клуб карагы

Төнге беренче яртыда башкаланың “Сахара” төнге клубының тревога төймәсе эшкә җигелә. Санаулы минутларда килеп җиткән экипажы ачыклавынча, 24 яшьлек кешене кыйнап, пычак белән куркытып, акчасын талап алырга маташканнар. 18 яшьлек бер егетне кайнар эздән тоткарлап, кизү бүлегенә озаттылар. Икенчесе соңрак кулга алынды. Җинаять кодексының 162нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Телефонга кызыкканнар

Алабугада “Алекс” закусочнаясыннан тревога сигналы кичке сигездә килә. Яшьлек урамына килеп җиткән 292нче сак экипажын зыян күрүче каршы ала. Ул сөйләвенчә, элек күрмәгән-белмәгән 30-35 яшьлек ике ир-ат аның кесә телефонын талап алганнар да чыгып йөгергәннәр. Ул биргән тасвирлама буенча кулга алганнар үзләрен. “Самсунг” хуҗасына кайтарылды.

ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәткәре Фирая ГАЙФИЕВА.

Комментарии